Һәр үләнгә башың и!
классный час (6 класс) по теме

Шакирова Лейсан Мансуровна

Дару үләннәре турында ачык тәрбия дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл darudokument_microsoft_office_word_10.docx555.52 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: укучыларга дару үләннәре турында мәгълүмат бирү;

                укучыларның сөйләм телен үстерү;

                табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

Җиһазлау:презентация, төрле дару үләннәре, дарулар,кремнар,шампуньнар,теш пасталары,рәсемнәр,җыентыклар.

Хәерле көн, укучылар.Бүгенге тәрбия дәресебездә без сезнең белән

 дару үләннәре турында сөйләшербез.Мин аның темасын да

“Һәр үләнгә башың и!

дип атадым.

Табигатебез безнең шул дәрәҗәдә бай.Ул безне киендерә дә,туендыра да. Без аның матурлыгына  карап күңелебезне күтәрәбез,тынычланабыз.Аның һәрбер агачы,үләне безгә дәва,шифа бирә.Аны тикмәгә генә “яшел аптека”  дип атамаганнар.

Яшел аптека – планетабызның иң борынгы аптекасы.Аның яше дистә еллар белән генә түгел,бәлки 100 мең еллар белән исәпләнелә.

Үләннәр- борынгы кешеләрнең иң беренче дарулары.Бу турыда 1 че язма истәлекләрдә үк телгә алына.Бу эш белән бигрәк тә кытайлылыр,индиялеләр,египетлылар,греклар шөгыльләнгәннәр.

Борынгы   Русьта дару үләннәрен җыю һәм эшкәртү эшен монастырьларда алып барганнар. 16 гасырда Мәскәүдә  дару үләннәре аптекасы,”аптека түтәлләре”-дару үләннәре плантацияләре ачыла.

Презентация күрсәтү

Укучылар мин сезнең һәрберегезгә өй эше итеп,үзегез белгән дару үләннәре турында әзерләнеп килергә кушкан идем.Нинди дару үләннәре турында мәгълүмат туплый алдыгыз?

Көтүче сумкасы,спорыш(чыпчык аягы),әрекмән,наратбаш,гөлҗимеш,

Миләүшә меңъяфрак,зур төче үлән гөлбадран

Тузганак.

Укроп,сельдерей.керән,петрушка,бөтнек.(Һәрберсенең нинди дәва биргәнлеге турында әйтелә)

Укучылар соңгы әйтелгәннәрен без бакчада үстерәбез.Аларны дару үләннәре итеп тә,шулай ук аш тәмләткеч буларак та файдаланалар.

(Аптекаларда сатыла торган дару үләннәре,алардан  ясалган дарулар,кремнар,шампуньнар,теш пасталары һ.б. күрсәтелә)

Калган дару үләннәре турында без сезнең белән урман аланында танышырбыз.

Урман күренеше.Балалар керә.

Дусларым,әйдәгез, урманга

Һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур,

Гаять бай.

Анда бар :Җир,Су,Кук,Кояш,Ай.

Карагыз әле,монда нинди матурлык! Үзеннән үзе елмаясы,көләсе килә башлый.

Җыр “Елмай”

 Табибә керә.

Исәнмесез,балалар! Мине Доктор Айболит дару үләннәре җыярга җибәрде. Сездә нинди үләннәр үсә икән? Миңа булышмассызмы икән?

Бик рәхәтләнеп.Бездә күптөрле дару үләннәре үсә.Әйдәгез,без сезне шифалы аланга алып барабыз.

Шәвәли йөгерә.

Туктагыз,тукта,мин дә барам. Мин Шәвәли булам. Мине дә алып барыгыз әле.

Ә,Ә, без сине беләбез.Син Шәүкәт Галиев шигырьләрендәге Шәвәли.Тик син урманда экология һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Тыңла:

-Кош ояларын туздырма;

-Чәчәкләрне өзмә;

-агач ботакларын сындырма;

-Чүп-чар ташлап калдырма.

Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәргә сүз бирсәң генә алып барабыз.

Ш.Сүз бирәм,бирәм.

Б.Әйдә,алайса,киттек.

Б.Уздык калын урманны

Болынны, үзәннәрне,

Очраттык без менә

Дарулы үләннәрне.

Монда бака яфрагы,

Тузганак,ромашка,

Кычыткан,әрем

Өзеп кенә ташлама!

Шәвәли

Бу нинди үләннәр икән,арада чәчәкләре дә бар?

Мин-көрән мәтрүшкә.

Син дә менә суык тисә, яфракларын

Кайнат та эч,курыкмыйча.

Җиңеләеп китәр шундук сулышларың,

Йөрәгең дә тынычланыр.

Була аның сарысы

Ш.

Ул нәрсәгә ярый соң?

С.м

Бик күп төрле авыруга

Шифам тия,минем дә.

Тамакны да дәвалыйм мин,

Эчәк авыруларын да.

Табибә

Әйе,мәтрүшкәнең ревматизм,баш авыртудан,салкын тиюдән файдасы бар.Әби-бабайлар мәтрүшкәне 99 авырудан шифа диләр.

Ш.

Ә монысын мин дә беләм. Бу “ярата-яратмый” дип өзеп уйный торган үлән.

Минем исемем-ромашка.

Ишегалдын,бакчаларны,юл буен яратабыз

Яздан алып көзгә кадәр

Тәмле ис таратабыз.

Кешеләрне ничә төрле авырудан тазартабыз.

Менә нинди уңган без,

Менә нинди булган без.

Табибә

Ромашка чәчәгенең төнәтмәсен салкын тигәндә,йөрәк эшчәнлеге начарланганда,авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.

Шәвәли таҗларын өзмәкче була.

Ромашка.

Ой,ой,нишлисең?

Балалар Шәвәлине тотып алып кычыткан янына утырталар.

Биргән вәгъдәңне оныттыңдамыни,яле шушы үлән янында утыр әле син.

Ш.

Ай,ай,бу нинди усал үлән? Минем кулымны тешләде.

Мин – кычыткан-зәһәр инде,

Чагамын кул тидерсәң.

Шаянрак балаларны

Үрле-кырлы сикертәм.

Тик барыбер шифалы мин

Сызласа кул буыннар.

Яфрагымда,сабагымда

Яшәү көчем-суым бар.

Ш.

Кимсетмәгез әле сез

Сукыр кычытканны да,

Йөрәк даруы өчен

Җыялар бит аны да.

Табибә

Әйе,Шәвәли,дөрес әйтәсең.Бу ике төр кычыткан аз канлылыкны дәвалый,йөрәк-кан системасын ныгыта.

Табибә

Энҗе чәчәк,энҗе чәчәк,кая болай ашыгасың?

Э.ч.

Туктап торырга вакытым юк,Роза апаның нервалары какшаган,шуны терелтергә барам.

Ш.

Бу үләнне мин беләм.

Минем аягым киселгәч,бака яфрагын ябып куйган идек.Сразу төзәлде.

Б.я.

Әйе шул,аягың  яраландымы,мине  ябасың,Җәрәхәтнең төзәлгәнен сизми каласың.

Раил

Үги ана яфрагын да ябалар бит ярага,

Әллә инде бармагыма

 шуны ябып карарга?

Ү.а.я.

Дәү әниләр әле мине

Чәй итеп тә эчкәли,

Сулышларым җиңеләйде,

Йөри идем, көчкә,ди.

Ш.

-фу,монысы бигрәк сасы,кулдан исе дә бетмәс инде... Син нинди үлән тагын.

Әрем

Мин гап-гади әче әрем,

Үсәм болын-тугайда.

Әллә ни ис китәрлек җирем

Юктыр инде.

Шулай да,әйтим әле:

Дәвалыймын йокысызлык чирләрен,

Ашказанын...

Бетерермен

Хәтерсезлек чирләрен.

Ш.

Аллай,аллай,йөрәгем чәнчеп куйды..

Песи үләне

Кинәт кенә,көтмәгәндә,

Авырып китсә йөрәк,

Авыртудан дәваларга

песи үләне кирәк.

Кура җиләген менә

Дару дисәң дә ярый.

Кызыл доктор дип аңа исем бирсәң дә ярый.

Суык тисә,вареньесын

Чәйгә салып эчәсең,

Чәйне эчеп бетерүгә

Шабыр тиргә төшәсең.

(варенье бирә)

Менә каен җиләге

Бик тәмле ул,бал гына.

Авызыңа ал гына

Күңелләрең ачылыр.

Әгәр инде сусасаң,

Сусавың да басылыр.

Яфрагы да шифалы.

Парга тотып чак кына,

Җәрәхәткә яп кына,

Юып алыр ялт кына.

Бала.

Йөткерсәм,йә карлыксам,

Әни миңа кич-иртә,

Бераз гына бал кушып,

Балан суы эчертә.

Табибә

Балалар,сез бик күп дару үләннәре беләсез икән. Миңа булышуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

Әйе,бик күп алар-шифалы үләннәр.

Тигәнәк,шомырт,тузганак

Барысы да елмаешып,

Җем-җем итеп балкып тора.

Тәмле-тәмле хуш исләре

Әллә каян аңкып тора.

Бөтен авыруга дәва,

Рәхим итеп эчеп кара,

Алар китерәләр файда!

Ш. Чәй эчә

Ай-ай, нинди тәмле!Дөрестән дә ,аяк астында шуның кадәр хәзинә бардыр дип кем уйлаган.Болай булгач,Җир- Анабызга ,андагы һәрбер үләнгә баш иеп,рәхмәт әйтергә кирәк икән ич!...

Табибә

Беркайчан да рәнҗетмәгез!

Табигать ул-Җир – Ана.

Табигатьне якын дусты

Булсын иде һәр бала.

Каен җиләге

Рәхмәт сезгә,дускайларым,

Барыгыз да кадерле.

Сез балалар белерсездер

Инде безнең кадерне.

Кура җиләге

Мәңге яшәсен табигать,

Сабыйлар сау булсыннар

Күкләребез аяз булсын,

Игенкәйләр уңсыннар!

Ромашка

Шифалы яңгырлар яусын

Ачылмасын яралар.

Табигатьнең сакчылары

Сау булсыннар балалар!

(Шигырьләр  төрле газета- журналлардан алынды.)

Рәхмәт,укучылар! Дәресебез тәмамланып килә.Йомгаклап шуны әйтәсе килә.Табигатебезне һәрвакыт саклыйк,кадерлик.Ходай тарафыннан бушка бирелгән әлеге байлыкны юкка чыгармыйк.Табигатьнең чын дуслары булып калыйк.

Арча районы

 Өчиле урта гомуми белем мәктәбе

(6 нчы классларда

ачык тәрбия дәресе)

Класс җитәкчесе:Шакирова Л.М.

2010-2011 уку елы

         

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә  укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен  хикәягә анализ бирү өчен төзелде....

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”   “Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә!” Габдулла Тукай   Үзен хөрмәт иткән һәр халык үз халкының тарихын яхшы белергә тиеш. Татар халк...

XX йөз башы татар поэзиясендә төрмә темасы

Хезмәттә XX йөз башы татар поэзиясендә киң чагылыш тапкан тоткынлык темасы күтәрелеп чыга. Тема Г.Тукай, Н. Думави, М.Гафури шигырьләре аша яктыртыла....

«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»

“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

Дәрестә Сингапур структуралары кулланылды, әсәргә анализ ясалды....

Презентация "Решение олимпиадных задач. Игра Баше"

Презентация "Решение олимпиадных задач. Игра Баше"...