"Әдәп башы - матур гадәт"
план-конспект урока (6, 7 класс) по теме

Марданшина Фания Хусаиновна

Рус телендә сөйләшүче урта звенодагы сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dp_bashy_-_matur_gadt.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                    Мәрданшина Фәния Хөсәеновна

                                                                                                       Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның

                                                                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                 

                                Тема. Әдәп башы – матур гадәт

(Рус телендә сөйләшүче урта яшьтәге сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен)

Максат. Укучыларның тема буенча белемнәрен гомумиләштерү, әзерлекле һәм әзерлексез диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, балаларда күркәм сыйфатлар формалаштыру.

Җиһазлау. Персонажларның маскалары, мич макеты, курчак, текстлар, карточкалар, уенның программасы. Плакатлар:

“Әдәп башы – матур гадәт”

“Әдәп башы – тел”

“Бергә эшлә, бергә аша”

“Бала чагында алган тәрбия чәч агарганчы үзе илә бергә булыр. Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас”

                                                                                            Р.Фәхреддин

“Истинная вежливость заключается в благожелательном отношении к людям”

                                                                                            Ж.Ж.Руссо

      Укучылар 2 командага бүленә. Һәр команда 7 уенчыдан тора. Алар арасында берсе – капитан. Уенны укытучы алып бара. Аңа алдан билгеләп куелган укучылар яисә укытучылар (жюри) ярдәм итә. Интеллектуаль уен 8 этаптан тора.

       

      1 нче этап – «Танышу»

      Һәр команданың уенчысы үзе турында 1-2 җөмлә әйтә (исеме, яраткан шөгыле).  

     

      2 нче этап – « Комплимент әйт»

      Командаларның һәр уенчысы каршы команданың уенчысына комплимент әйтә.

     

      3 нче этап – «Мин – сиңа, син – миңа»

      Командалар конвертлар ала. Һәр конвертта – 7 сорау. Алар уенчылар арасында таратыла. Командаларның һәр уенчысы каршы команданың уенчысына сорау бирә.

      Сорау үрнәкләре.

  1. Синең туган көнең кайчан?
  2. Сине туган көнең белән кемнәр котлый?
  3. Кунакларны табын янына ничек чакырасың?
  4. Табын янында ничек утырырга кирәк?
  5. Сез туган көндә нишлисез?
  6. Син кемнәрне туган көннәре белән котлыйсың?
  7. Бүләк нинди булырга тиеш?

  1. Синең дустың нинди?
  2. Дусларга карата нинди булырга ярамый?
  3. Мәктәптә үзеңне ничек тотасың?
  4. Әти-әниеңә өйдә булышасыңмы?
  5. Өлкән кешеләргә карата нинди булырга кирәк?
  6. Син нинди «тәмле» сүзләр беләсең?
  7. Синеңчә, рәхмәт нинди сүз?

 

     

      4 нче этап – «Кем өлгер?»

      Тактага «Аз сөйлә, күп эшлә» мәкале языла. Беренче команда беренче ике сүзнең хәрефләренә башланган исемнәр, ә икенче команда калган ике сүзнең хәрефләренә башланган исемнәр яза (7 шәр исем). Тизрәк эшләүче команда бу этапта җиңүче була.

      5 нче этап – «Кем зирәк?»

      Һәр командага текст бирелә. Текстны сәнгатьле укырга, тәрҗемә итәргә, геройлар ясаган хаталарны әйтергә кирәк. Биремне үтәү өчен 3 минут вакыт бирелә.

      Текст үрнәкләре.

                                                   

                                            Трамвайда

      Улым Рөстәм белән кунактан кайтабыз. Трамвайга утырдык. Шунда күзебез бер малайга төште. Малай тәрәзәдән башын чыгарды да кычкыра башлады:

       - Дамир! Дамир! Кинога кайчан барабыз?

Рөстәм түзмәде:

      - Нигә кычкырасың? Син трамвайда берүзең генә бармыйсың ич! – диде.

      Менә трамвай туктады. Вагонга кеше керде. Мин урыныма бер әбине утырттым. Рөстәм урынын кечкенә кызга бирде. Теге малай янында бер карт бабай басып бара иде.

- Бабайга урын бирергә кирәк, -  дидем мин малайга. Ул урыныннан тормады.

  • Тор, тор! – диде аңа улым Рөстәм.

      Малай урынын бирергә теләмәде, тәрәзәгә карап барды. Шуннан соң Рөстәм аңа пышылдап:

       - Их, син! Үзең дә бабай булырсың. Шулай үзеңә дә балалар урын бирмәсәләр, рәхәт булырмы? – диде.

                                              Без өйдә юк.

     Бу вакыйга бик матур бер авылда була. Һәр йортта я песи, я эт яши. Авыл песиләре һәм авыл этләре белән бик дус яшиләр.  

      Ял көне Песи баласы дусты Көчеккә кунакка барырга чыга. Юлдан барганда, Песи баласы Көчек белән очраша.

  • Сәлам, хәерле көн! – ди Көчек. – Син кая барасың?
  • Сиңа кунакка, - дип җавап бирә Песи баласы.
  • Кызганычка каршы, - ди Көчек, - мин өйдә юк.
  • Ә син кайда? – дип сорый Песи баласы.
  • Мин сиңа кунакка киттем.
  • Аңлашылды, - ди Песи баласы.  – Тик мин дә өйдә юк бит.
  • Ә син кайда? – дип сорый Көчек.
  • Мин сиңа кунакка барам.
  • Кызганыч, - ди Көчек, - син дә, мин дә өйдә юк. Нишләргә икән соң?
  • Әйдә, хәзергә урамда уйныйбыз, көтәбез. Бәлки, я син, я мин өйгә кайтырбыз.  

      Алар шулай кичкә кадәр урамда бергә йөгерә-йөгерә уйныйлар. Песи баласы белән Көчек бик кечкенә шул әле. Алар кунакка йөрү кагыйдәләрен белмиләр.

 

      6 нчы этап – «Сәхнәләштерү» (Өй эше )

      Командаларга алдан бер мәкаль сәхнәләштерергә бирелә. Беренче команда «Әдәп башы – тел» мәкален сәхнәләштерә (Ә.Бикчәнтәеваның «Тәмле сүз» хикәясе буенча).

      Катнашалар.

      Кунак апа, Әни, Гөлкәй, Рәйсә.

      Ишек шакыйлар. Кунак апа керә. Әни кызы Гөлкәй белән кунакны каршы ала.

      Кунак апа. Исәнмесез!

      Әни. Кунак бар икән. Әйдә, әйдә, хуш киләсең!

      Кунак апа. Рәхмәт. Исәнме, Гөлкәй! Сиңа бүләгем бар. Менә, ал әле. (Курчак бирә)

      Гөлкәй. Рәхмәт,апа.

      Кунак апа. Дәү үс, акыллым.

      Әни, Кунак апа түргә узалар, сөйләшәләр. Ишек шакыйлар. Гөлкәйнең иптәш кызы Рәйсә керә. Гөлкәй каршы ала.

      Рәйсә. Исәнмесез!

      Гөлкәй. Исәнме, Рәйсә. Әйдә, уз.

      Рәйсә. Гөлкәй, курчагың бик матур.

      Гөлкәй. Матур шул, кунак апа алып килгән! Әйдә, уйныйбыз.

      Кызлар уенчыклар янына узып уйный башлыйлар. Рәйсә курчакны кулына ала, диванга утырта.

      Гөлкәй. Кит әле, минем курчагыма кагылма! Бир әле, үзем утыртам!

      Кунак апа. Абау, иптәшең белән шулай сөйләшергә ярыймыни?! Курчак өчен рәхмәт әйткәч, мин сине бик тәмле телле дип уйлаган идем.

      Әни. (кызлар янына килә) Хәзер үк дустыңнан гафу үтен. Башка вакытта  алай тупас булма.

      Гөлкәй. Гафу ит, Рәйсә!

      Кунак апа. Тәмле телле булыгыз, балалар! Әдәп башы – тел!

     

      Икенче команда «Бергә эшлә, бергә аша» мәкален сәхнәләштерә («Тавык, тычкан һәм көртлек» әкияте буенча)

      Катнашалар.

      Автор, Тавык, Тычкан, Көртлек.

      Автор. Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты, шатлыгыннан кытаклап җибәрде.

      Тавык. Арпа таптым, арпа таптым! Аны тегермәнгә кем алып бара?

      Тычкан. Мин бармыйм.

      Көртлек. Мин дә бармыйм.

      Бергә. Без бармыйбыз.

      Автор. Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды.

      Тавык. Дусларым, өйгә онны кем алып кайта?

      Тычкан. Мин алып кайтмыйм.

      Көртлек. Мин дә алып кайтмыйм.

      Бергә. Без алып кайтмыйбыз.

      Автор. Яхшы. Тавык онны үзе алып кайтты.

      Тавык. Ипине кем изә?

      Тычкан. Мин измим.

      Көртлек. Мин дә измим.

      Бергә. Без измибез.

      Автор. Тавык ипине дә үзе изде.

      Тавык. Мичкә кем яга?

      Тычкан. Мин якмыйм.

      Көртлек. Мин дә якмыйм.

      Бергә. Без якмыйбыз.

      Автор. Тавык мичне дә үзе якты.

      Тавык. Ә мичкә икмәкне кем куя?

      Тычкан. Мин куймыйм.

      Көртлек. Мин дә куймыйм.

      Бергә. Без куймыйбыз.

      Автор. Тавык икмәкне дә үзе куйды. Икмәкләр бик тәмле булып пештеләр. Тавык аларны алып өстәлгә куйды.

      Тавык. Ә икмәкне кем ашый?

      Тычкан. Мин ашыйм.

      Көртлек. Мин дә ашыйм.

      Бергә. Без ашыйбыз.

      Тавык. Юк, сез ашамыйсыз!

      Тычкан, Көртлек (бергә). Нигә?

      Тавык. Сез бит эшләмәдегез!

      Автор. Бергә эшлә, бергә аша.

         

       7 нче этап – «Уйлап тап»

      Командаларның капитаннары өстәлдән берәр карточка ала, анда сүзләр язылган. Капитаннар карточкада язылган сүзләрне үз командаларына башка сүзләр ярдәмендә аңлаталар. Капитанның хикәясенә нигезләнеп, командалар карточкада бирелгән сүзләрне атарга тиеш.  

      Карточка үрнәкләре.

      1. Өй        1. Мәктәп.

      2. Дус.        2. Өлкән кеше.

      3. Туган көн.            3. Яңа ел.

      4.  Кыш.        4. Җәй.

     

      8 нче этап – «Дәвам ит»

      Бу этапта җөмләне дәвам иттерергә кирәк. Җөмләнең башын алып баручы әйтә, командалар чиратлап җөмләне тәмамлый. Кайсысы 3 минут эчендә җөмләне күбрәк төгәлли ала, шул команда бу этапта җиңүче була.

      Җөмлә үрнәге.

      Мин үземне әдәпле укучы, игелекле бала, яхшы дус дип саныйм, чөнки ...

      Уен төгәлләнә. Алып баручы укытучы уенга нәтиҗә ясый.

       

     

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һәр үләнгә башың и!

Дару үләннәре турында ачык тәрбия дәресе...

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә  укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен  хикәягә анализ бирү өчен төзелде....

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”   “Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә!” Габдулла Тукай   Үзен хөрмәт иткән һәр халык үз халкының тарихын яхшы белергә тиеш. Татар халк...

XX йөз башы татар поэзиясендә төрмә темасы

Хезмәттә XX йөз башы татар поэзиясендә киң чагылыш тапкан тоткынлык темасы күтәрелеп чыга. Тема Г.Тукай, Н. Думави, М.Гафури шигырьләре аша яктыртыла....

«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»

“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

Дәрестә Сингапур структуралары кулланылды, әсәргә анализ ясалды....