Безнең заман герое
творческая работа учащихся на тему

Шакирова Лейсан Мансуровна

Бер киләдер гомер.Тик бер генә

Яши җирдә адәм баласы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_zaman_geroe.docx35.14 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Арча районы

Өчиле төп гомуми белем мәктәбе

РЕФЕРАТ

Безнең заман герое.

            “Дөньякүләм танылган милләттәшләребез”

                     

                          Башкарды: 7 сыйныф укучысы Вәлиев Ранил

                   Җитәкче:Шакирова Ләйсән Мансур кызы

Эчтәлек.

I.Кереш .............................................................................................................3

II.Төп өлеш .......................................................................................................4

1.Чыныгу мәйданында. ...................................................................................5

2.Белем үрләрен яулаганда. ............................................................................6

3.Хезмәт мәйданында. .....................................................................................6

4.Сәяси еллар дулкынында. .............................................................................7

5.Туган авылына кабат җан өрүче. .................................................................9

6. Алтын куллы якташым.................................................................................10

7.Туган ягым горурлыгы..................................................................................11

III.Йомгаклау. ...................................................................................................12

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге..................................................................13

I. Кереш.

Бер киләдер гомер! Тик бер генә

Яши җирдә адәм баласы.

Син атлаган эздә – төгәл беләм –

Изгелекләр генә каласы.

Бөтен авыл сиңа рәхмәт укый,

“Авылдаш !” дип дәшә,”Якташ!” дип.

Халык хәтле халык үз җанында

Юкка гына учак якмас бит!

Нәзирә Сөләйманова.

Арча районы Иске Йорт авылы.

   Әлеге шигырь юллары Татарстан республикасының  Арча  районында урнашкан кечкенә генә Иске Йорт авылында туып үскән Тәлгать Нигъмәтҗан улы Шиһабиевка багышланган. Кем соң ул Шиһабиев Тәлгать? Нигә аңа багышлап шигырьләр язылган диярсез. Республика, ил күләмендә танылган, югары дан-дәрәҗәләргә ирешкән зур, абруйлы җитәкче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе; үз нигезен генә түгел, бетүгә дучар ителгән туган авылын яңадан аякка бастырган; данлыклы көрәшче – Сабантуйлар батыры; галим-педагог, академик, йөзләрчә фәнни мәкалә, күп санлы монографияләр авторы; хаҗи, указлы мулла, юмарт иганәче, гомумән, булдыклы, атаклы шәхес ул- Тәлгать Нигъмәтҗан улы Шиһабиев.

II.Төп өлеш.

1.Чыныгу мәйданнары.

   Арча шәһәреннән чыгып,   Кенәр юлының  12 нче километрында  Өчиле авылы урнашкан. Иске Йорт авылына әнә шул авылдан  кереп баралар. Шушы авылның  уңган, булдыклы Хәтимә һәм Нигъмәтҗан Шиһабиев гаиләсендә бишенче бала булып Тәлгать дөньяга килә. Нигъмәтҗан абзый Бөек ватан сугышы башлангач та сугышка китә. Әсирлеккә эләгеп, барлык газабын татыгач, аңа кабат туган якларына кайтырга насыйп була.

Тәлгать абыйның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы катлаулы елларга туры килә. Ачлык, ялангачлык көндәлек юлдашларына әйләнә аның. Авыл малайларына насыйп булган авыр эшләр, гыйбрәтле хәлләр-берсе дә читләтеп үтми малайны. Әтисенә бер гаепсезгә тагылган кара тап баланың көндәлек тормышына комачаулык итми калмый, әлбәттә. Ихтыярлы, көчле рухлы Тәлгать барлык авырлыкларны да егетләрчә җиңеп  бара.

   Башлангыч белемне үзләренең елИске Йорт авылында ала ул. Барлык фәннәрне дә “4” ле, “5” ле билгәренә өлгерә. Тик менә бер җиргә дә чыгып йөрмәгән малайның урысчасы  гына чамалырак була.

   Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, Тәлгать апасы белән җидееллык  Субаш Аты мәктәбенә йөреп укый.Тырышып укый, спорт белән чынлап торып кызыксына. Гер күтәү, көрәшне аеруча яратып башкара. Урта мәктәпне тәмамлаган елны  Субаш Аты сабантуенда беренче тапкыр баш батыр булып кала.

2. Белем үрләрен яулаганда.

   Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган, спорт буенча җиңүләр  яулаган  егетне хәрби комиссариаттта да бик тиз күреп алалар. Егетнең хыялы- Жданов исемендәге Ленинград хәрби-политик училищесына керү. Тик әтисенең әсирлектә булу мәгълүматы гына Тәлгатьнең бу хыялын чәлпәрәмә китерә.

Гаилә ишле, йорт җанлы егет, өйдәгеләренә булышу максатыннан, комсомол путевкасы белән Свердлау өлкәсенең Красноуральск шәһәренә-бакыр рудникларына юл тота. Шахта тормышына ияләнеп беткәндә генә, Тәлгатьне хәрби комиссариатка чакыралар.1959 нчы елның көзендә су өсте хезмәтенә матрос булып, егет хәрби хезмәткә юл тота.1961нче елда хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайту бәхетенә ирешә. Шул ук елны Казанның  химия-технология институтына укырга керә. Биредә ул үзен уку алдынгысы, активист итеп таныта. Көрәшче буларак, Татарстан, Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышларда ике мәртәбә чемпион исеменә лаек була. Танылган мастерлар мәктәбендә штанга күтәрү белән шөгыльләнү дә  Шиһабиевка зур уңышларга ирешергә мөмкинлек  бирә.

3. Хезмәт мәйданында.

   Катлаулы да кызыклы да булган  студент еллары бер мизгел эчендә үтә дә китә.1966 нчы елда Минск шәһәренә “Белспецмонтаж» трестына практикага җибәрәләр. Әнә шул практика Тәлгать Нигъмәтҗан улы Шиһабиевны зур, дәрәҗәле хезмәт юлына алып кереп китә. Казанга кайтып, химия-технология институтының аспирантурасын тәмамлый. ”Татсельстрой” карамагындагы ПМК-327 дә прораб һәм җитәкче, Совет районы Совет депутаты, партиянең район комитеты әгъзасы; 1976-1982 нче  елларда Мәскәү район Советы депутаты һәм партиянең район комитеты әгъзасы, 1979-1988 нче елларда партия өлкә комитеты  әгъзалыгына кандидат булып сайлана. 1976 нчы елдан Шиһабиевка “Союзтатгаз” тресты белән җитәкчелек итү эше йөкләнә. Ә 1984 нче елда Тәлгать Шиһабиевны Мәскәүдә “Востокстройтрансгаз”ның генераль директоры итеп билгелиләр. Бу трестка Россиянең төрле төбәкләрендә урнашкан 21 төзү берләшмәсе керә. Искиткеч зур эшләр башкара бу трест. Нинди генә эшкә алынсалар да, сыйфатлы итеп башкарып чыга аларны Шиһабиев җитәкләгән трест. Шушындый зур хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе “ордены, “СССР ның атказанган төзүчесе “ һәм  “СССР  ГАЗ промышленностеның атказанган хезмәткәре “ дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

4. Сәяси еллар дулкынында.

1990 нчы елда якташым Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайлана. Шул елларда Шиһабиев җанланып килгән милли хәрәкәтләрдә актив катнаша башлый. Аның исеме халык хәрәкәтенең күренекле җитәкчеләре Марат Мөлеков, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Әмир Мәхмүдов, Зәки Зәйнуллин, Хәләф Гарданов һәм башкалар белән беррәттән, еш телгә алына башлый.

   Тәлгать Шиһабиев  Татарстан Республикасының Югары Советы белән берлектә Милли Мәҗлесне – “ татар халкының парламентын ” оештыруда актив катнаша һәм аның беренче съездына депутат һәм президиум әгъзасы булып сайлана.

   Тәлгать Нигъмәтҗан улы татар халкының мөһим  сәяси, мәдәни социаль мәсьәләләрен хәл итүдә Марат Мөлеков, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Рүзәл Юсупов кебек күренекле милли хәрәкәт җитәкчеләре белән кулга-кул тотынышып  эшли. Шулай да, конкрет эш башкаруны ул үзенең төп депутат вазифасы итеп саный. Бу җәһәттән үк су белән тәэмин итү турындамы, балалар бакчасы төзүме яки башка катлаулы мәсьәләнеме – берсен дә хәл итмичә калдырмый. Моңа ирешү өчен ул район советы депутатлары, промышленность оешмалары җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә  торып эшли. Әкренләп үзе җитәкләгән треста  хәйрия   ярдәме күрсәтү гадәткә әйләнә. Депутатлык хезмәте тәмамлангач та, мохтаҗларга ярдәм итә, мәктәпләр, балалар бакчаларын төзекләндерүгә зур ярдәм күрсәтә. Гомумән, кайда гына, кемнәр белән генә очрашса да, Шиһабиев Татарстан мәнфәгатьләрен, мөселман халыкларын яклап чыга торган әһәмиятле карарлар кабул итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Тәлгать  абый ярдәме белән ачылган  башлангычларның исәбе-хисабы юк: тарихи – мәдәни һәйкәлләрне яңарту һәм саклау; югары уку йортларына, башка белем-тәрбия бирү учреждениеләренә ярдәм итү, төрле иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек оешмаларына, фән, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә булышу-барсы да аның хезмәте.

   1999 нчы елда Шиһабиевка күп кенә хатын-кыз оешмалары ярдәм сорап килә. Аңа “Әнием” фонды эшен оештыру тапшырыла, соңыннан ул бу фондның президенты итеп сайланыла.

5. Туган авылына  кабат җан  өрүче.

“Чын баһадир булу өстенә, үзен генә кайгыртып түгел, авылдашлары рәхәтен дә кайгыртып яшәгән әлеге затлы адәмгә җиргә хәтле бөгелеп баш иясе килә. Аның хакында хикәяләр, повестьлар язасы килә. Булыр, алары да булыр. Минем туган авылым Өчиле дип атала иде, ни аяныч, юк инде ул хәзер.Менә синең кебек, туган авылын саклап калу өчен бөтен көчен, бар булдыклылыгын эшкә җигә белә торган баһадир затлардан үрнәк алырга кирәк булган безгә. Хәзер соң шул инде”,- дип яза күренекле язучыбыз, якташыбыз Гариф Ахунов. Әйе, аның үзенең туган авылын аякка бастыру-үзе зур тарих.1980 нче елларда яшьләр китү сәбәпле, хуҗалыклар бик нык кими. Авылда 15-20 йорт кына кала. Аларында да әби-бабайлар гына яшәп кала. Тәлгать  абый туган авылына трестның ярдәмче хуҗалыгы статусын бирү идеясен күтәреп чыга һәм коллектив бу яңача башлангычны хуплый.1985 нче  елда Арчадан алдарак авылга юл уңаенда булган газ кертелә. Казаннан килгән дистәләгән эшчеләр авылда яңа тормыш башлыйлар. Кыска гына вакыт эчендә бетәргә дучар  ителгән авылда күз күрмәгән, колак ишетмәгән зур объектлар төзелә: 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексы; зур кибет, яхшы җиһазлы башлангыч мәктәп бинасы; дистәдән артык яңа йортлар күтәрелә, олы юлдан җиле километр озынлыктагы асфальт юл керә, ә аның үтеп йөрергә иң кыен җирендә киң, нык, заманча итеп, тимер бетоннан ике яңа күпер салына; һәр йортка торбадан чишмә суы килә, телефон кертелә.Үзенә күрә кечкенә генә шәхси хуҗалык төзеп, авыл халкын эш белән тәэмин итә. Авылга әлегә кадәр күрелмәгән техника бирелә. Үзе исә, төп нигезен яңартып, шунда гаиләсе белән атнаның җомга, шимбә көннәрендә кайтып, шунда яши һәм хуҗалык эшләрендә катнаша.

   Балачакта күз алдында Иске Йорт мәчетенең манарасын кисәләр. Әнә шул хатирәләр кечкенә малай күңелендә җуелмас эз калдыра.1993-1994 нче елларда үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра, үзенең хәләл акчасына кирпечтән матур итеп мәчет төзетә. Аңа, әнисе хөрмәтенә, Хәтимә дип исем куя.

6. Алтын куллы якташым.

Искиткеч тырыш кеше ул Тәлгать ага. Инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, авылына кайтып, умартачылык белән шөгыльләнә. Бер минут кына да буш вакыты бар микән аның?! ”Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль нәкъ менә аны күз алдында тотып уйланылган диярсең. Кулыннан килмәгән эше юк: үзе сантехник та, слесарь да, ташчы да, балта остасы да, пыялачы, умартачы да, мичче дә, тимерче дә, механик та, пешекче дә, гармунчы да, кирәк булса, җыр-биюгә дә аптырап тормый.

7.Туган ягым горурлыгы.

Мин бу хезмәтемне язганда үзебезнең мәктәп музеендагы истәлекләрне дә кулландым. Музейда Тәлгать абыйга аерым почмак булдырылган. Биредә беренче укытучысы Нәзирә апаның   аңа багышлап язган шигыре, фәнни китаплары һәм берничә шәхси әйберләре урын алган. Якташым -мәктәбебездә көтеп алынган кунак. Аның төрле елларда очрашуга килгән фотографияләре истәлек альбомнарында урын алган. Бу-Тәлгать Шиһабиевның тырышлыгы. Шулай ук, 2003 нче  елда мәктәп эчендәге “Туган якны өйрәнү музее “ да Тәлгать ага ярдәме белән ачылган.

Тәлгать  Шиһабиев турында замандашлары да җылы, мәгънәле фикерләр әйткән.

   Татарстан Республикасының  Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аны-республиканың йөз аклыгы, горурлыгы дип атый.ТР беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров татар милләте Шиһабиев кебек асыл затлары  белән дөнья аренасына чыгачак дип атый.

   Әлбәттә, заталы Кеше затлы бүләкләргә дә ия булырга тиеш, бу бәхәссез. 2005 нче елда Шиһабиев “Меценат”  “Алтын ордены”  белән бүләкләнә һәм  “Милләтнең Алтын Китабы”на  кертелә. Шушы ук елда Халыкара  “Милли Дан” Хәйрия фондының “Алтын Йолдыз ордены” белән бүләкләнә. ”Ватан Даны” ордены, эшмәкәрлек Дипломы, халыкара  “Алтын ягуар”, ”Лавры Славы”, ”Дуслык ордены” һәм башка бик дәрәҗәле исемнәр авторы.

III.Йомгаклау.

   Тәлгать Шиһабиев – минем җирлекнең, туган авылымның горурлыгы. Кечкенә генә авылда туып, катлаулы тормыш юлы үткән, авырлыкларга бирешми алга барып, зур дәрәҗәләргә ирешкән әлеге шәхескә сокланмый мөмкин түгел. Тәлгать абый – бүгенге көн яшьләре өчен алыштыргысыз үрнәк!

Кулланылган әдәбият:

1.Дәү әнием истәлекләре.

2.Күршеләре Әхмәтҗанова Фәхия сөйләгәннәр.

3.Өчиле төп гомуми белем мәктәбе музее материаллары: альбомнар, Тәлгать Шиһабиевның шәхси истәлекләре.

4.Шәхси хуҗалык җитәкчесе Шәяхмәтов Данис сөйләгәннәр.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы к трём урокам литературы на темы: «Герой мятущейся души…» (по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени»); «Детали будут тут нелишни…» ( по роману В.Набокова «Машенька»); «О чём поёт эпохи муза…» (по лирике А. Блока)

В методическую копилку учителей словесности предлагаю материалы к трём урокам литературы на темы: «Герой мятущейся души…» (по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени»); «Детали будут тут нел...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Урок и презентация по теме «Герой без ног. Герой Советского Союза летчик-истребитель Алексей Петрович Маресьев» на английском языке

Предлагаемый вашему вниманию урок английского языка   был проведен в мае, и был посвящен 70 годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Актуальность темы урока обусловлена потребностью с...

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...