Телсез идек-Тукай безне телле итте, Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.
материал на тему

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

Әдәби-музыкаль, сәяхәт истәлек кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл telsez_idek_.docx45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль

районы муниципаль бюджет гомуми

белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

Телсез идек-Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.

(әдәби-музыкаль, сәяхәт истәлек кичәсе)

                                   Төзеде: Рафикова Эльвира Алмарис кызы,

                                        Татарстан Республикасы Азнакай          

                                        муниципаль районы муниципаль бюджет

                                        гомуми белем бирү учреждениесе  

                      “Азнакай шәһәре 4 нче лицее”ның

                                        I категорияле татар теле һәм әдәбияты                          

                                        укытучысы

Азнакай, 2013

1 нче слайд (Г. Тукай портреты-1). Телсез идек-Тукай безне телле итте,

                                                            Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.

Максат: Г. Тукайның туган көне уңаеннан аның турында күбрәк мәгълүмат бирү,

бәйләнешле сөйләм үстеру; Г. Тукай әсәрләре аша укучыларда дуслык, татулык, олылау, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Г. Тукай портреты, китап күргәзмәсе, интерактив такта. Слайдлар “Г.Тукай” интерактив китабыннан алынды

“Туган тел” җыры җырланыла.

1 нче алып баручы. Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген нәрсәдән бу?

2 нче алып баручы. Мин беләм бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

1 нче алып баручы. Әйе, укучылар, хөрмәтле кунаклар, бүген бәйрәм. Бу бәйрәм сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышлана.

2 нче алып баручы. Тукай! Нинди бөек исем!Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

1 нче алып баручы. “Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам-юатучы, иркәләним дисәм-сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә-кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр”.

Г. Тукай.

1 нче станция “Исемдә калганнар”

3 нче слайд (Г. Тукай портреты-1).

4 нче слайд (Шагыйрьнең туган авылы Кушлавыч-2).

1 нче бала. 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Габдулла Тукай Казан губернасы өязе Кушлавыч авылында (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) указлы мулла Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим мулла улы белән Бибимәмдүдә Зиннәтулла мулла кызы гаиләсендә дөньяга килә. Теркәү кенәгәсендә аны үз әтисе Мөхәммәтгариф мулла “Габдуллаҗан” исеме белән теркәп куйган.

5 нче слайд (Г. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф-4).

29 нчы август Г. Тукайның әтисе 44 яшендә каты авырудан үлә. Кушлавыч зиратында җирләнә. Әтисе үлгәндә, Габдуллага дүрт ай ярым була.

Мөхәммәтгариф-Татарстанның Әтнә районы Кушлавыч авылында туган. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап, 1864 нче елның 30 нчы апрелендә муллалыкка указ алып, Кушлавыч авылында икенче мәхәлләдә мулла булып торган. Г. Тукайның әтисе ике тапкыр өйләнә. Беренче хатыны-Бибигафифә, икенчесе-Бибимәмдүдә. Беренче хатыныннан Газизә белән Мөхәммәтшариф исемле ике бала кала. Мөхәммәтшариф Казанда буфетчы булып эшли, Тиф белән авырып, Кушлавычка 12 нче мартта күмелә.

6 нчы слайд (Г. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә-5).

7 нче слайд (Бәләкәй Тукай-6).

Бибимәмдүдә (бер документта, Миңсафа дип язылган) Зиннәтулла мулла белән Камилә кызы. Өчиледә туган. Әнисе Камилә иртә үлеп, үги ана кулында үскән. Укымышлы булган, шигырьләр язган, кул эшләре белән шөгыльләнгән. Истәлек авторлары Тукайда әнисе чалымнары күренүен әйтәләр.

8 нче слайд (Сасна авылы).

2 нче бала. 1888 нче ел 22 нче декабрь Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Малмыҗ өязе (хәзерге Балтач районы) Сасна пүчинкәсе авылының указсыз мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга икенче мәртәбә кияүгә чыга. Бибимәмдүдәгә 23, Мөхәммәтшакирга 69 яшь була. Кечкенә Габдуллаҗанны Кушлавычка алып барып, Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра. Бу вакытта Габдуллага 2 яшь 8 ай була.

«Исемдә калганнар» исемле автобиографик очеркында ул үзе бу карчыкта үткән көннәрне турында болай ди: “Мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне күрсәтмәгән”.

9 нчы слайд (Саснада әнисе белән Габдулла яшәгән йорт сакланмаган, ләкин йорт тирәсендәге өянкеләре исән әле-8).

1 нче бала. 1889 нчы ел март-апрель. Әнисе Бибимәмдүдә Габдулланы үз янына Сасна пүчинкәсенә алдырта. «Исемдә калганнар» да бу турыда түбәндәге сүзләр язылган: “...үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә”.

Тукай Сасна пүчинкәсендә бер елга якын торган.

2 нче бала. 1890 нчы ел 18 нче гыйнвар. Г. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә 26 яшендә эченнән кан китү авыруыннан вафат була. Сасна пүчинкәсенә авылы зиратына күмелә. Кабер урыны билгесез. 3 яшь тә 9 ай булганда, әти-әнисе үлеп, Габдулла тома ятим кала. «Исемдә калганнар» автобиографик очеркында Тукай бу вакыйганы хәтерендә түбәндәгечә яңарта: “Мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлендә капка астыннан үкереп елый-елый йөгереп чыгып: “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!”-дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләгәнемне язамын”.

10 нчы слайд (Өчиле авылының күренеше-9).

Февраль-март. Әнисе вафат булганнан соң Габдулла яңадан Өчилегә, бабасы Зиннәтулла йортына кайтарыла.

1 нче бала. 1891 нче ел урталары. Зиннәтулла бабасы белән үги әбисе Латыйфә Габдулланы бер авыл ямщигына утыртып, Казанга озаталар. Казанга озатылу моменты турында ул болай ди: “Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: “Асрарга бала бирәм, кем ала?!”-дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган”.

...Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде”. Алар Яңа Бистәдә торганнар.

11 нче слайд (Өчиле авылының бер урамы-10).

2 нче бала. 1892 нче ел башы. Мөхәммәтвәли белән Газизә, каты авырып киткәнлектән, үзебез үлсәк, бу бала кемгә калыр, дип куркып, Габдулланы бер ямщикка утыртып яңадан Өчилегә, бабасы Зиннәтулла өенә кайтарып җибәрәләр.

12 нче слайд (Тукайның Өчиледән Кырлайга китәе-12, Сәгъди абзыйның йортының ишегалды-13, Сәгъди абзыйның йорты-14, Сәгъди абзыйның йортының ян тәрәзәсе-15).

1 нче бала. Июнь урталары бабасы Зиннәтулла Габдулланы Кырлай авылы кешесе Сәгъди белән Зөһрәгә асрамага биреп җибәрә. Кырлай - Г.Тукай иҗатына билгеле бер эз салган авыл, үзе әйткәнчә, “минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”. “Шүрәле” поэмасында, “Туган җремә”, “Туган авыл” шигырьләрендә ул Казан артын аерым бер мәхәббәт белән сурәтли.

13 нче слайд (Кырлайдагы Сәгъди абзыйның эчке күренеше-16-17, бәләкәй Апуш һәм Сәгъди абзый-19).

2 нче бала. 1893 нче ел яз көне. Сәгъди абзыйның Садретдин исемле ир баласы дөньяга килә. Кечкенә Габдулла бу җәйне шул баланы карап үтә. Кырлай картларының сөйләвенә караганда, Садретдин революциядән соң Кырлай авылында беренчеләрдән булып Кызыл Армиягә языла һәм Гражданнар сугышында һәлак була.

Көз. Габдулла абыстайда укуын төгәлләп, мәдрәсәгә күчә. Мәдрәсәдә “Һәфтияк”, “Бәдәвам”,  “Кисекбаш” әсәрләрен бик җиңел үзләштерә.

Тукай бу мәдрәсәдә Уральскига киткәнче укый. “Иман шарты”н өйрәтүче кеше Фәтхерахман мулланың Маһруйбикә абыстай була.

1894 нче ел. Сәгъди абзыйның Бибисаҗидә исемле кызы 15 яшендә үпкә авыруыннан вафат була.

14 нче слайд (Авыл күренеше).

Музыкаль пауза. “Туган авыл” җыры Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов музыкасы.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән...

Истән чыкмый минем монда күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяга, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

15 нче слайд (Поезд бара).

2 нче алып баручы. “Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

                                     Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас”.

Г. Тукай.

2 нче станция “Җаек тормышы”

16 нчы слайд (Г. Тукай һәм аның апасы Газизә Уральск шәһәрендә-28).

3 нче бала. 1894 нче ел. Көз. Уральскидагы җизнәсе Галиәсгар Госмановның чакыртуы буенча Кушлавыч крестьяны Бәдретдин абзый Габдулланы Кырлай авылыннан Уральскига алып китә. Габдулла Кырлайдан турыдан туры Уральскига китми. Бәдри абзый ниндидер эш белән Казанга киткәнлектән, бер ай кадәр аны көтеп, Кушлавычта торуы, берникадәр вакыт Кушлавыч мәдрәсәсенә сабакка йөрүе турында билгеле.

Көз ахыры. Габдулланы Бәдри абзый ат белән Казанга алып китә. Җаектан аны алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән. Шул сәбәпле, Бәдри абзый белән алар бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттылар.

Ел ахыры. Габдулла Уральскига Җаекка килеп җитә. Уральскига сәүдәгәр җизнәсе Галиәсгар Госманов, аның хатыны Газизә чакыртып ала. Газизә Госманова Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бертуган апасы. Тукай 27 еллык гомеренең зур өлешен шушы шәһәрдә үткәрә. Уральск-аның зур шагыйрь булып формалашкан шәһәре.

17 нче слайд (Элеккеге Мотыйгыя мәдрәсәсе бинасы-21).

4 нче бала. 1895 нче ел сентябрь. Габдулланы җизнәсе Галиәсгар Госманов “Мотыйгыя” мәдрәсәсенә укырга бирә.

“Мотыйгыя”дә иң әүвәлге хәлфәсе-Фәтхетдин хәлфә Рәхмәтуллин. Ул Коръән, “Тәгълиме әс-салат” исемле гарәпчә китаплар укыта.

18 нче слайд (1896-1998 нче елларда Тукай укыган 3 класслы рус мәктәбе бинасы-22).

3 нче бала. 1896 нчы ел сентябрь. Габдулланы җизнәсе Галиәсгар Госманов өч еллык рус классына бирә. Рус классында беренче укытучысы Оренбургта Укытучылар мәктәбе тәмамлаган Әхмәтша Сираҗетдинов. Укытучының бай китапханәсе булган. Тукай Пушкин, Лермонтов иҗаты белән ул беренче мәртәбә шушында танышкандыр, лип уйланыла.

4 нче бала. 1898 нче ел. Габдулланы Кырлайдан барып алып Уральскига озаткан Кушлавыч авылы крестьяны Бәдри абзый үзе дә Уральскига күчә. Башта балта остасы, соңыннан сәүдә эше белән шөгыльләнә. Ул Тукайның ерак туганы булган.

3 нче бала. 1899 нчы 26 май. Уральскида Пушкинның тууына 100 ел уңае белән “Пушкин йорты” ачыла. Тукай “Пушкин йорты”нда булган рус язучыларының юбилей кичәләренә бик яратып йөргән.

19 нчы слайд. (Элеккеге Мотыйгыя мәдрәсәсе бинасы-21).

4 нче бала. 1900 нчы ел 30 июль. Г. Тукайның җизнәсе сәүдәгәр Галиәсгар Госман улы Госманов ашказаны авыруыннан вафат була. Булачак шагыйрь, җизнәсе үлгәннән соң, “Мотыйгыя”гә торып укырга күчә. Ул монда 1906 нчы елның декабренә кадәр яши.

20 нче слайд (Тукайның остазы, мотыйгия мәдрәсәсенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин – 20).

Ел дәвамында. Г.Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укыганда шагыйрь Мирхәйдәр Чулпаный белән таныша.

Мотыйгулла хәзрәттән Шигырь үлчәве турындагы дәресләре ала.

3 нче бала. 1901 нче ел. Истәлекләрдә өч еллык рус классын тәмамлаган Тукай үзе дә Мотыйгулла хәзрәткә метрика дәфтәре язуда булышкан, дигән фикерләр очрый.

21 нче слайд (Г.Тукай һәм Камил Мотыйгый Уральскида-26).

4 нче бала. 1902 нче ел. Камил Мотыйгый 1900 нчы елда Истанбулда, аннан Мисыр-да укый. 1902 нче елда Уральскига әйләнеп кайткан, Тукай аңардан нәхү, мантыйк, хәдис, фикъһе, гарәп әдәбияты буенча дәресләр ала.

К. Мотыйгый 1902 нче елда Мисырдан кайтканнан соң китап бастыру эшләре белән шөгыльләнүче контора оештыра. Г Тукай монда конторщик хезмәтен үти.

Җәй. Тукай Истанбул университетыннан алдынгы фикерләре өчен куылган, Уральскига килеп, “Мотыйгыя”дә бер җәй, бер кыш укып киткән төрек егете Габделвәли Әмрулла белән дуслаша, аңардан төрек телен өйрәнә. Баштагы шигырьләрендә төрекчелекнең көчле булуы, мәдрәсәдә укудан тыш, шушы Габделвәлинең азмы-күпме тәэсире белән дә аңлатыла.

Елның икенче яртысы. Тукай “Мөгаллим Нури” һәм “Укыгыз, кызлар, укыгыз!...”  шигырьләрен яза.

22 нче слайд (“Бишек җыры” шигыренең  кулъязмасы-48).

Ел дәвамында. “Мотыйгыя” мәдрәсәсе сабакташы Гали Хикмәтуллин үзенең истәлегендә Тукайның җырлар чыгаруын, ул җырларны шәкертләр белән бергә отып алып нинди дә булса бер көйгә салып җырлаулары турында сөйли.

         23 нче слайд (Кулъязма “Әлгасрелҗәдит” журналының тышлык бите-24)

         3 нче бала. 1903 нче ел. К. Мотыйгый Г. Тукай һәм алдынгы шәкертләр хуплап каршы алган “Әл-мәгариф” исемле кулъязма газета чыгара. Газета 1904 нче кулъязма “Әлгасрелҗәдит” журналы булып киңәеп китә.

Кыш. Габделвәли Әмрулла Төркиягә китә.

         4 нче бала. 1904 нче ел. Тукай “Әлгасрелҗәдит” журнал идарәсендә редколлегия әгъзасы. Шигырьләре һәм мәкаләләре беренче шушында дөнья күрә.

         Сентябрь. Тукай артист, режиссер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев белән дуслаша.

         Ел дәвамында. Г. Тукай “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә 4 ай балалар укыта.

         3 нче бала. 1905 нче ел. 1 май. Уральск шәһәре Ханская рощада халыкара 1 нче майны билгеләп үтәләр. Тукай эшчеләр тарафыннан оештырылган демонстрацияләргә, митингларга ул актив катнашкан. Бу турында мәкаләләр дә яза. 12 нче май аенда “Әлгасрелҗәдит” журналы тукталып кала.

         К. Мотыйгый “Уралец” газетасы типографиясен арендага ала. Тукай басмаханәгә өйрәнчек булып керә. Хәреф җыю эшенең техникасына әлеге типографиядә эшләүче рус эшчесе Александр Гладышев өйрәтә.

         24 нче слайд (1907 нче елгы фоторәсемдә Уральскидагы дуслары арасында -27).

         4 нче бала. 1906 нчы ел 15 гыйнвар К. Мотыйгыя Төхфәтуллин нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә “Әлгасрелҗәдит” (“Яңа гасыр”) исемле айлык әдәби, фәнни һәм иҗтимагый эчтәлекле журнал басма хәлдә чыга башлый.

        Г.Тукай бу журналның җаваплы сәркатибе булып эшли, иҗаты белән дә актив катнаша.

        1 июнь. Уральскида татар телендә беренче сатирик журнал “Уклар”ның беренче саны чыга. Монда да Тукайның шигырьләре һәм мәкаләләре басыла. Айга бер мәртәбә чыккан бу журнал шул ук елның ноябрендә 6 нчы саны белән туктатыла.

        Шагыйрьнең иҗатын югары күтәреп, беренче бәяләүче “Вакыт” редакциясе булган.

        25 нче слайд (Татар биюе).

        Музыкаль пауза. Татар биюе.

        26 нчы слайд (Поезд бара).

        1 нче алып баручы. “И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

                                                 Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!”

                                                                                                                     Г. Тукай  

3 нче станция “И Казан! Нурлы Казан!”

        27 нче слайд (Тукайның Казандагы тормышы нигездә шушы йортта, “Болгар” кунакханәсендә узган-30).

        5 нче бала. 1907 нче ел октябрь ае. Казан. Шушы вакыттан башлап Г.Тукайның рәсми белем йортына кереп укуы тәмамлана, ул шагыйрьлек, публицист-журналистлык юлыннан китә. Ул “Казан” миһманәсенә Г. Кариев белән бергә октябренә кадәр яши.

        Азербайҗан газетасы “Хәят” та Г.Тукайның шигырьләре басыла.

        Газеталарда эшләвен дәвам итә.

        Г.Тукай Казанга Уральскидан үпкә авыруы алган килеш килә. Казанда табиб аңардан икенче стадия үпкә авыруы таба, ләкин ул дәваланмый.

        28 нче слайд (Г.Тукай. 1908 нче елда-33,38).

        6 нчы бала. 1908 нче ел гыйнвар. Тукай “Сарай” номерында икенче катта, 9нчы бүлмәдә В.Бәхтияров белән бергә яшәвен дәвам иттерә.

        “Чүкеч” журналында да шигырьләре басыла.

        1908 нче ел гыйнвар. Тукай  үги әнисе Газизә апа белән күрешә.

        Г. Тукай “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә җыела торган утырышларында катнаша. “Шәрык” клубы ачылгач, аның актив әгъзасы булып китә. Анда төрле әсәрләрне, лекцияләрне укый.

        5 нче бала. 1909 нчы ел 14 нче гыйнвар. “Габдулла Тукаев диваны” исеме белән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

29 нчы слайд (1909 нчы елда тукай сатирик поэма “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрен иҗат итә-39).

7-12 нче февраль. “Вакыт” газетасы “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” китабы дөньяга чыгу турында кат-кат хәбәр итә.

        Кыш. Тукай “Китап” нәшриятында экспедитор һәм корректор булып эшли. Нәшрият урнашкан йортның ишегалдында карап торган ягында, икенче катта, караңгы, салкын, юеш бүлмәдә яши.

        30 нчы слайд (Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская-43).

        26 нчы май. «Ике кояш” исемле шигырен яза. Шигырь беренче татар прфессиональ актрисасы, Татарстанның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжскаяга багышлап язылган.

            31 нче слайд (Элеккеге “Болгар” номерлары бинасының бер фрагмент-51).

        Җәй. Московская урамындагы “Москва” номерына урнаша. Монда Тукай бик аз гына торган булырга тиеш. Ул күбрәк “Болгар”, “Амур” кунакханәләрендә яши.

        3 нче сентябрь. “Яңа кыйрәт исемле китабы (Әдәбияттан дәреслек хрестоматия) басылып чыга. Китапта Тукайның 18 шигыре һәм 47 вак хикәясе урнаштырылган. Рус классик язучыларыннан Пушкин, Лермонтов, Кольцов һәм Толстойдан тәрҗемә ителгән әсәрләр дә бар.

        32 нче слайд (1909 нчы елда Тукай үзенең үткән балачагы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза-53).

        29 нчы октябрь. К.Д. Ушинский “Мальчик и мотылек” исемле шигырьләреннән файдаланып, “Бала белән күбәләк” шигырен иҗат итә.

        12 нче ноябрь. “Исемдә калганнар” исеме белән автобиографик әсәре басылып чыга.

        31 нче декабрь. Габдулланың бабасы Зиннәтулла үлә.

        33 нче слайд (“Ялт-Йолт” журналының 1912 нче 15 нче апрель санының беренче бите-58).

        6 нчы бала. 1910 нчы ел 4 нче февраль. “Яшен” журналы чыгудан тукталганнан соң, 8 ай үткәч, демократик яшьләрнең һәм Тукайның тырышлыгы белән Әхмәт Урманчиев “Ялт-Йолт” дигән сатирик журнал чыгарырга рөхсәт ала.

        29 нчы апрель. «Халык моңнары» исемендә халык җырларын эченә алган китабы “Җыючысы Шүрәле” дигән имза белән басылып чыга.

        Бу җыентыкка кыска һәм озын көйләргә җырланган халык җырлары, “Сак-Сок” бәетләре кертелгән.

        Л.Н. Толстой 1910 нчы елның 20 нче ноябрендә вафат була һәм аңа багышлап Тукай нәсер жанрындагы әсәрен яза.

        5 нче ноябрь. Тукай Г.Камалның әдәби эшчәнлегендә 10 ел тулу мөнәсәбәте белән үткәрелгән юбилей кичәсендә катнаша.

        31 нче слайд (Зәйтүнә Мәүлүдова-59). (Г.Тукай. 1911 нче ел-56).

        5 нче бала. 1911 нче ел. Тукай мәхәббәт утында яна, сөеклесе Зәйтүнәне ярату хисләрен җанында бикләп яши.

        29 нчы сентябрь. Авыруы көчәеп китә.

35 нче слайд (Г.Тукай. 1911 нче елгы фоторәсемнәр -56-57).

29 нчы октябрь. “Болгар” кунакханәсендә яши. Суыклыктан зарланып бәет яза.

3 нче ноябрь. Матбугатта Тукайның каты авыруы хакында хәбәр бирелә.

Декабрь урталары. Тукай “Свет” кунакханәсенә күчеп тора башлый. Соңрак ул Өчиледәге абыйсына кайтып торырга карар итә.

36 нчы слайд (Бер төркем татар язучылары-Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Колахметов-55).

Г.Тукай Хөсәен Ямашев җитәкләгән әдәби-сәяси түгәрәгенә йөри. Анда                  Г. Колахметов, Ф. Әмирхан, Г. Камал да катнаша. Жандармерия аларны бер өзлексез яшерен күзәтү астында тота.

16 нчы декабрь. Казан Суд палатасыннан Казан матбугат эшләре комитетына рәсми кәгазь җибәрелә. Анда суд палатасының 26 нчы ноябрьдә комитет җибәргән отношениедәге фикер белән килешмәве, “Габдулла Тукаев шигырьләре”ндә (4 нче дәфтәр) җинаять билгеләре юк дип санавы һәм китапка арестны расламавы әйтелә.

37 нче слайд (Өчиле авылының күренеше-9, Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан-37).

6 нчы бала. Яңа 1912 нче елны Өчиле авылында каршылый. Өчиледән (русча Малый Верезей) Әхмәт Урманчиевкә, Гыйльметдин Шәрәфкә, Фатих Әмирханнарга хат яза.

Тукай февраль азагында Казанга “Свет” кунакханәсенә кайткан.

Көз башы. Тукай “Болгар”га күчә.

38 нче слайд (Зәйтүнә Мәүлүдова-5).

Яраткан һәм мәхәббәт турындагы шигырьләренең күбесен аңа мөнәсәбәттә язган Зәйтүнә туташның Казаннан Чистайга китүен Тукай бик авыр кичерә.

10 нчы декабрь. Казанда “Кояш” исемле демократик газетага язышучы итеп билгелиләр.

39 нчы слайд (Г.Тукай. 1912 нче елгы фоторәсем-41,62).

30 нчы декабрь. 48  битлек “Җан азыклары” исемле шигырьләр җыентыгы Тукайның үзе исән чакта басылып чыккан җыентыкларының соңгысы.

40 нчы слайд (“Аң” журналының беренче санында Тукайның бу уңае белән язылган “Аң” шигыре-63).

5 нче бала. 1913 нче ел башы. Сәламәтлегенең көннән-көн начарлана баруына карамастан, Тукай күп эшли. “Ялт-Йолт”, “Аң” журналларында, “Кояш” газетасында әледән-әле аның әсәрләре чыгып тора.

41 нче слайд (Г.Тукай Клячкин шифаханәсендә-64).

26 нчы февраль. Иптәшләренең киңәше белән, Тукай Казанда Клячкин шифаханәсенә керә. Биредә шагыйрьне врач Р.А. Лурия дәвалаган.

Март. Тукайның хәле начарлана, температурасы гел югары тора. Тукай янына Шиһап Әхмәров, Әмин Мостафин, Габдулла Кариев, Габдулла Харис, Шәриф Байчура, Фатих Сәйфи-Казанлы килеп торалар.

Үләр алдыннан Тукай нәширләрдән алачак 500 сум акчасын бер ятим татар баласын стипендия биреп укыту өчен тотарга кушып, телдән васыять әйтә.

42 нче слайд (Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай 1913 нче елның 15(2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минут күзләрен мәңгегә йома-65).

2 нче апрель, кичке 8 сәгать 15 минут. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның йөрәге тибүдән туктый. Җан биргән вакытында аның янында Әмин Мостафин була. Тукайны озатырга алты меңләп халык җыйналды. Яңа татар зиратына күмелә.

43 нче слайд (Табигать күренеше).

Музыкаль пауза. Бер бала гармунда “Әллүки” көен башкара. Икенчесе шул ук көй астында “Милли моңнар” шигырен (Г.Тукай сүзләре) укый.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә, матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле,-

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә

Татар күңеле ниләр сизгәнен;

Мискин булып торган өч йөз елда

Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызлып-сызлып чыга күңеленнән.

Хәйран булып җырны тыңлап тордым,

Ташлап түбән дөнья уйларын!

Күз алдымда күргән төсле булдым

Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзалмадым, бардым җырлаучыга.

Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”

Җавабында милләтәшем миңа:

“Бу көй була, диде, Әллүки!”

44 нче слайд (Поезд бара).

2 нче алып баручы. “Очты дөнья читлегеннән, тарсынып, күңлем кошы,

                                     Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы.”

                                                                                                              Г.Тукай.

4 нче станция “Сәфәр чыктым олы юлга...”

45 нче слайд (Тукайга Әстерханга килүе уңае белән уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә төшерелгән рәсем-60).

7 нче бала. 1911 нче ел башларында үпкә авыруы көчәеп китүен белеп, Сәгыйть Рәмиев нык борчыла һәм аны кымыз белән дәвалау, доктор Нариман Наримановка күрсәтү өчен үз янына Әстерханга алып китә.

“Тургенев” пароходы Саратов шәһәрендә тукталыш ясый. Биредә шагыйрь үзен көтеп торучы Мәүсәфә Яраева җитәкчелегендәге кызлар мәктәбенең бер төркем укучылары белән очраша.

Әстерханга килеп төшкәч, ул “Люкс” кунакханәсенә урнаша. Кымыз эчә, доктор Нариманов белән очраша. С. Рәмиев аны үз өенә күчерә. Тукай Әстерханда да иҗат эше белән шөгыльләнә, “Иделдә” бастыра.

Идел аръягында Шәһит Гайфидә атна-ун көн ял иткәннән соң, Тукай Әстерханга кайта. Җиң сызганып эшкә чума.

14 нче апрель. Казаннан Самарага юнәлә. “Бристоль” кунакханәсендә туктый. Сәяхәтен дәвам итеп, Самарадан поездга утырып Уфага китә. Монда ул Мәҗит Гафури белән очраша. Уфадан Петербургка китә. Дуслары аны университет докторы Александр Робертович Польга күрсәтә. Һәм ул: “Туберкулезның соңгы дәвере...тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора”, - ди.

Петербургтан Тукай поезд белән Мәскәүгә, ә яңадан Уфага китә. Уфада кымыз эчеп дәвалана. Чиләбедә булып, Троицкига килеп җитә.

Анда да кымыз эчә.

21 нче июль. Казанга кайта.

46 нчы слайд (Табигать рәсеме).

Музыкаль пауза. “Гомере буе халкым моңлы булган” (халык сүзләре).

Гомере буе халкым моңлы булган,

Гармуннарын сузып уйнаган.

Күңеле һәрчак моңлы булган,

Күзләрендә утлар уйнаган.

“Карурман”ны сузып җырлаган ул,

Ә күңеле кара булмаган.

Биеклекне максат итеп куйган, якты уйлар гына уйлаган.

47 нче слайд (Поезд бара).

5 нче станция "Балалар өчен шигырьләр".

48 нче слайд (Җаваплары).

1. "- И Куян, куркак Куян, йомшак Куян..." Әлеге юл нинди шигырьдән китерелгән? ("Бичара куян").

2. Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу...

Шигырьне дәвам итәргә. (Тырышып сабак укыгач,

                                            Галим булып җитәр бу)

3. "Эш беткәч уйнарга ярый"шигырендә бала кемнәр белән сөйләшә? Рәттән санарга. (Кояш. Сандугач. Алмагач)

49 нчы слайд ("Ел фасыллары" рәсеме).

Музыкаль пауза. Дүрт бала "Ел фасыллары" әсәрен сөйли.

1 нче бала.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

 Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара! (Яз көне)

2 нче бала.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә

Халык ашыга,

 Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчан була? (Җәй көне)

3 нче бала.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчан була? (Көз көне)

4 нче бала.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчан, туган? (Кыш көне)

50 нче слайд (Поезд бара).

6 нчы станция "Шул халыкның хокукка хакы юк?"

51 нче слайд (Җаваплары).

1. Шигырьнең исемен әйтергә.

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй! ("Сорыкортларга")

2. Шигырьнең исемен әйтергә.

Ник бик тиз беттең син, Дума,

Ник җир-ирек алмадың? ("Государственная Думага")

3. Шигырьнең исемен әйтергә.

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә жәл). ("Китмибез")

4. Казанга килгәч, ул большевик-революционер белән таныша. 1912 нче елда бу шәхес үлә. Тукай, аңа багышлап, шигырь яза. Сүз кем турында бара? Шигырьнең исеме нинди? (Хөсәен Ямашевка багышланган "Хөрмәтле Хөсәен ядкәре" шигыре).

5. "Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре" шигырендә нинди юбилей турында сүз бара? (Романовлар династиясенең 300 еллыгы).

52 нче слайд ("Кәҗә белән сарык" әкиятенең тышлыгы).

Музыкаль пауза. Сәхнәләштерелгән "Кәҗә белән сарык" әкияте күрсәтелә.

53 нче слайд (Поезд бара).

7 нче станция "Хәтеремдә мәңге калыр Туган җирем"

54 нче слайд (Җаваплары).

1. "Туган авыл" шигырендә кайсы авыл турыеда сөйләнә? ("Кырлай")

2. Шигырьнең исемен әйтергә.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... ("Пар ат")

3. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын...

Шигырьне дәвам итәргә.

(Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый)

4. Сандугач кем белән сөйләшә? Шигырь исемен әйтергә.

                                                                      ("Фатыйма белән Сандугач")

55 нче слайд ("Шүрәле" әкиятенең тышлык бите)

Музыкаль пауза. Сәхнәләштерелгән "Шүрәле" әкияте күрсәтелә.

56 нчы слайд (Поезд бара).

8 нче станция "Кызыклы сораулар"

57 нче слайд (Җаваплары).

1. Галинең дусты кем? (Кәҗә)

2. Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек? (Былтыр)

3. Тукай утырып йөргән транспорт төрен атагыз. (Пар ат)

4. Карак малайны куркыткан хатын кем? (Су анасы)

5. Казый абзыйның эш коралы нәрсә булган? (Талчыбык)

6. Ул кемнәрне ХХ гасырның бөек шагыйрьләре дип атый? (Нәҗип Думави, Мәҗит Гафури)

7. "Уянгач беренче эшем" хезмәтендә үзенә ошап бетмәгән шигырьләрен нәрсә дип атый? (Чүп).

8. Аның турында иң күп язган язучы кем? (Фатих Әмирхан)

9. "Тукаев шагыйрьме, түгелме?" дип, шактый бәхәсләр тудырган язучы кем? (Галимҗан Ибраһимов).

10. Шигърият күгендә өч йолдыз кемнәр ул? (Тукай, Пушкин, Лермонтов)

11. Тукай исемендәге премия кайчаннан һәм ни өчен бирелә? (1958 нче ел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен)

12. Тукай иҗатын өйрәнүче, аңа багышлап, "Пар ат", "Кырыгынчы бүлмә" поэмаларын иҗат итүче шагыйрь кем? (Сибгат Хәким)

13. Нинди әсәргә Фәрит Яруллин музыка язган? ("Шүрәле").

14. Нинди әсәргә Әнвәр Бакиров балет иҗат иткән? ("Алтын тарак")

15. Нинди әсәргә Рәшит Гобәйдуллин балет иҗат иткән? ("Кисекбаш")

58 нче слайд (Г.Тукай портреты-1).

1 нче алып баручы. Хөрмәтле, кунакларыбыз, нинди күңелле музыкаль-әдәби кичәбез ахырына да җитте. Кичәбезне "Тукай абый" җыры (З. Туфайлова сүзләре, М. Шәмсетдинова музыкасы) белән тәмамлыйбыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Муса Җәлилнең "Көз җитте" шигырен өйрәнү буенча план-конспект

План-конспект рус телле укучылар өчен тәкъдим ителә...

3нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе "Җәй җитте"

        Урок способствует обогащению речи учащихся, развитию устной и письменной речи, привитию  любви к чтению, развитию умения работать с текстом, коммуникативности....

Класстан тыш чара. Китап - галим, телсез мөгаллим.

Бу чарада укучыларда китап укырга теләк  тудыру, кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б сыйфатлар тәрбияләнә....

“Телләр белгән – илләр гизгән” (татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

ldquo;Телләр белгән – илләр гизгән”(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )...

Көз җитте

Җиргә төшә сары, ал яфраклар көз җиткәнен алар белдерә.Алтын көзем синең, туган ягымКүңелемә якын бер генә....

«Китап галим- телсез мөгаллим»

* Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән....