Класстан тыш чара. Китап - галим, телсез мөгаллим.
классный час (5 класс) на тему

 Бу чарада укучыларда китап укырга теләк  тудыру, кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б сыйфатлар тәрбияләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitap_-galim_telsez_mogallim._klasstan_tysh_chara.docx30.13 КБ

Предварительный просмотр:

КИТАП –ГАЛИМ, ТЕЛСЕЗ МӨГАЛЛИМ

Класстан тыш  чара.

Максат: Укучыларда китап укуга кызыксындыру уяту, активлаштыру, ижади фикер йөртергә, фикерләрен дәлили белергә, эзләнү, эзләгәнне табу, танып-белү эшчәнлегенә, сәләтле үсешенә юнәлтү, шәхес үстерүгә; китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап-дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б. сыйфатлар тәрбияләү.

Компьютер, проектр, китап күргәзмәсе, грамоталар, бүләкләр. Алдан “”Китапханәнең иң якын дусты”, “Иң күп китап укучы” номинацияләре буенча балара билгеләнә.

Укытучы. Табышмак әйтүче бездә кунакта.(Табышмак әйтә)

  • Юк аягы, юк күзе,

Сәйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә? (китап)

  • Агач түгел –яфраклы,

Тун түгел –тегелгән. (Китап)

  • Кабат-кабат катлама,

Акылың булса ташлама. (китап)

  • Теле юк –үзе аңлата.(китап)
  • Анда бар да бар.(китап)
  • Өнсез, жансыз –иң якын дус. (китап)
  • Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.(китап)
  • Ак жир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)
  • Ак ялан, кара сукмак,-

Йөри белгән эз табар.(китап)

  • Ача да яба, ача да яба,

Жавабын зирәк таба. (китап)

  • Киштә башында төпле төргәк,
  • Аңа һәр өйдә хөрмәт,
  • Һәркемгәдә иң кирәк.(китап).

-Әйе, укучылар. Безнең бүгенге дәресебез(кичәбез) нәрсә турында булыр? –

-китап турында.

-Әйе, укучылар, игътибар белән экранга карагыз әле. Шунда язылган жөмләне укыгыз.

“Китап –галим, телсез мөгаллим”. (Мөгәллим сүзе аңлатыла)

-Укучылар каян беләбез ул сүзнең мәганәсен? (аңлатмалы словарь)

-Бик дөрес әйттегез.

-Кем күп белергә тели  ... дәвам итик әле шушы жөмләне? (мин сезгә китап турында эзләнеп килергә кушкан идем, әйдәгез әле, тыңлап алыйк)

Укучы сөйли

Кем күп белергә тели-

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

-Ни өчен якын дус, -дип әйтте? (баларның фикере, әңгәмә).

Укучы

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар-

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

Укучы

Мәктәпкә килер керүгә,

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

Укучы

Мәктәптә иң кирәклесе-

Иң әйбәт өйрәтүче.

Беләбез ич, ул –белемнең

Учагын көйрәтүче.

Укытучы.

Укучылар! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә жыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз –ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул –гыйлем (белем) алу. (“гыйлем”,”сәфәр”  сүзләре аңлатыла).Кмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче кулга нәрсә аласыз?

-Әйе, китап аласыз.

-Ә, нәрсә соң ул китап? Китапларыгызны карагыз әле. (укучылар фикере тыңлана).

Укытучы.

-Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә жыйналып төпләнгән басма әсәр.

-Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. (“сердәш”сүзе аңлатыла)

Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Китаплар, укучылар, бик күп төрле була:калыны да (антоним?), юкасы да. Шигырь китаплары да, хикәяләр, әкиятләр язылган китаплар да.

Китаплар укып без нәрсәләр беләбез?(укучылар фикере)

-Әйе, китаплар укып без яхшыны яманнан аерырга, кеше бәхете өчен көрәшүчеләрнең бөек акыллары белән таныштыра.

-Әйдәгез әле, китап безне нәрсәгә өйрәтә икән? Шуны тыңлап үтик.

Укучылар сөйли

  • Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне,

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

  • Күргәнен, белгәнен

Барын да аңлата

Көлдерә, жырлата

Уйлата, юата.

  • Син аны беләмсең?

Кем соң ул уйлап тап

Иң якын дускаем

Киңәшчем ул китап.

Укытучы.

-Китап укып без нәрсә беләбез соң?

-Сөйләргә өйрәнәбез, төрле телләрне өйрәнәбез. Китап укып без борчылабыз да, шатланабыз да, булган вакыйгаларны уртаклашабыз.

-Ләкин китап укып, аның нинди озын юл үтүен белмибез. Әйдәгез әле, китапның үткән юлын тыңлап үтик.

Укучылар сөйли.

  • Башта кәгазь эшләү өчен

Шактый хезмәт сорала

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз жайлана.

  • Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул безгә жавап тота.

  • Эшчән язу машинасы

Биткә хәреф төшерә.

Битләр әле китап түгел,

Елмаймыйлар кешегә.

  • Ябыштырып, төпләп куйгач,

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына,

Ул битле китап була.

Укытучы.

-Укучылар менә шулай китап туа икән. Сез бик кечкенә вакытта ук әти-әниләрегез сезгә төрле әкиятләр сезгә сөйләп сезне йоклаткан, ә сез татлы йокыга талгансыз. Без инде сезнең белән уку дәресләрендә күп кенә әкиятләр өйрәндек. Әкиятләр алар хезмәткә, тырышлыкка өйрәтә, зирәклек һәм гаделлекне жиңүче итеп калдыра, ялкаулык, комсызлык, рәхимсезлекләрдән көлә.

- Ә хәзер укучылар үзебезне тикшереп карыйк әле. Мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм. Алар кайсы әкияттән һәм нәрсәгә өйрәтә икән?

1. Кәжә әйтә:”Кайгырмагыз, бездә ит күп; ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук! Ни карыйсың? Биз бул әле, тиз бул, Сарык! Капчыктагы Бүре башын китер алып!”

-Бу өзек кайсы әкияттән? Нәрсәгә өйрәтә?

-“Кәжә белән сарык”.

-Дус, тату булырга, бер-береңне ташламаска, кыю, батыр булырга.

2.”Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып

Атты да тышка, тиз үк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.

“Йә иясе юк”,-дип, әйберләргә тими башладым”.

-Бу өзек кайсы әкияттән? Нәрсәгә өйрәтә?

-“Су анасы”

-Дөресен сөйләргә, рөхсәтсез кеше әйберләренә кагылмаска өйрәтә.

3.”-Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;

Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.

Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым диеп,

Аңгар урманда йөрергә мин үзем куштым диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, жибәр, зинһар жибәр;”,

  • Бу өзек кайсы әкияттән? Нәрсәгә өйрәтә?

-“Шүрәле”.

-Кешеләрне кыерсытмаска, жәберләмәскә, шәфкатьле булырга өйрәтә.

Укытучы.

-Димәк, укучылар әкиятләр безне тырыш, эшчән булырга, дус, тату яшәргә, дөресен сөйләргә, урлашмаска өйрәтә.

-Ә бу әкиятләрне кем язган соң?

-Габдулла Тукай.

-Әйе, Г.Тукай.

-Сез аның турында нәрсәләр беләсез? Әйдәгез, тыңлап китик. Озапкламый бөек язучыбыз Г.Тукайның туган көне. Яз безгә Габдулла Тукайны бүләк иткән. Тукай-татар халкының бүек шагыйре. Ул 1886 нчы елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туган. Габдулла кечкенәдән ятим калган. Ул күп авырлыклар күргән.

  Тукай 27 ел гына яшәгән. Шулайда ул бик күп әсәрләр язган. Балалар Габдулла Тукайның бик күп шигырьләрен, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен яраталар.

  Казанда ел саен, бездә дә апрель аенда шигырь бәйрәме була. Анда Тукайны искә алалар, аның шигырьләрен укыйлар. (портреты)

  • Ә хәзер мин сезгә Габдулла Тукайның китап турында шигырен укыйм.

КИТАП

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,

Жәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча жанга жылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә житмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь,-

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда жаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым,

Сөйми башлыйм бу дөньяныү ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем.

Жиңелләнәм, мәгъсүмләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмит берлән карыә башлыйм булачакка.

 -    Фәнис Яруллин нәрсә язды икән КИТАП турында. Игътибар белән тыңлыйбыз. (Портреты)

Китапларны укыдым мин киштә-киштә,

Алар миңа акыл бирде һәрбер эштә.

Киңәш сорап китапларга тотындым мин,

Сагышлардан китап укып онтылдым мин.

Өйрәндем мин чит илләрне алар аша.

Өйрәндем мин чит телләрне алар аша.

Алар минем күңел күзен ачыштылар,

Караңгыда калсам –юллар табыштылар.

Тие китаплар бик акыллы булсалар да,

Һәрнәрсәне сыйдыра алмаган алар да.

Шуңа күрә мин тормыштан күбрәк алдым-

Тормыш дигән китап бит ул, ай-һай калын!

Ул китапка дөнья кадәр сагыш сыйган,

Ул китапка төрле-төрле язмыш сыйган,

Ул китапка гаделлек һәм хаклык сыйган,

Ул китапка шөһрәт тә бар, ялган да бар,

Ул китапта мәкер дә бар, ялган да бар!

Ул китапта түбәнлек һәм хурлык та бар,

Ул китапта бөеклек һәм зурлык та бар.

Ул китапны укыйм берәр битләп кенә,

Акыл жыям ялгышлардан чүпләп кенә.

Тормыш бит ул ачып салмый барын бергә-

Туры килә гомер буе өйрәнергә,

                                      өйрәнергә,

                                        өйрәнергә.

  Китап- син якты нур аңымда,

 Син-киңәшчем янымда,

 Тыныч, рәхәт ялым да

 Син – остазым, илһамым.

СКЕТЧ.

Укучы (ялгыз): Иптәшләр! Мин бүген бер төш күрдем. Ул болай булды. (укучы кереп китә, шаулашып, китаплар килеп чыга.)

Пычранып беткән уку китабы сүз ала.

Уку китабы:

-Карагыз әле миңа, туганнар!

Китаплар:

-Карыйбыз, карыйбыз. Ләкин һич танымыйбыз.

Уку китабы:

Берничә көн элек мин дә сезнең кебек матур китап идем. Ә хәзер, күрәсезме, мин нинди?(күзләрен сөртә)

Китаплар:

Ни булды сиңа, туганкай? Я, тынычлан, борчылма.

Уку китабы:

-Күптән түгел генә мине кибеттән бер абый сатып алды.

Математика:

-Әйе, әйе, мин хәтерлим, егерме бишенче август иде.

Уку китабы:

-Шуннан мине энесенә бүләк итте.

Математика:

-Беренче сентябрь көнне.

Уку китабы:

-Әйе, ул мине беренче көнне бик яратты. “Иң матур китап минеке!”-дип, бөтен класска күрсәтте, мактанды. Ә мәктәптән соң, өстәл янында чәй эчкәндә, ул мине майга буяды.

Китаплар:

-Ай-яй-яй! Нинди шапшак малай!

Уку китабы:

-Алай гынамы әле! Ул бер майлы коймакны минем битемә куйды. Битләрем менә кайнар майга буялды, кап-кара булды.

Математика:

-Әйе, май аның ун битендә бар.

Уку китабы:

-Ә кич белән мине баш астына салды да йокларга ятты.

Китаплар:

Ай-яй-яй!  Бу нинди малай. (Иске сумка керә)

Сумка:

-Исәнмесез, бәхетле китаплар!

Китаплар:

-Саумысыз!

Математика:

Сиңа ничә яшь, сумка туган?

Сумка:

-Әле бер яшь тә юк.

Әлифба:

-Ә мин сиңа 70 яшь дип уйладым.

Сумка:

-Малай гаепле инде.

Китаплар:

Күрәбез, күрәбез!

Сумка:

-Малай, мине чана итеп, таудан шуды.

Китаплар:

-Ай-яй-яй! Бик усал малай.

Сумка:

-Менә минем эчемдә нәрсәләр генә юк! Күрегез. Нимәләр генә юк!

Әлифба:

-Авыр шөрепләр, ташлар, рогаткалар...

Уку китабы:

-Иске кәтүк, сынык пычак, чүп-чар бик күп!

Математика:

-Санап бетергесез...

Уку китабы:

-Әнә мин шулар арасында яшим.

Сумка:

-Ә мин шуларны күтәреп йөрим.

(Өстәл астыннан бер тавыш килә)

Дәфтәр:

-Мин  матур язу дәфтәре булам.

Әлифба:

-Алай икән. Ләкин син бер дә матур түгел.

Дәфтәр:

-Оялам, чөнки малай минем битемне пычратты.

Башкалар:

-Ай-яй-яй! Бик шапшак малай.

Карандаш (керә)

-Ә сез күрегез бер генә. Ул көн дә очымны сындыра.

Әлифба:

-Бу нинди эш! Менә минем укучым һич алай түгел. Аның барлык әйберләре дә чиста, сумкасы да, карандашы да.

Математика:

-Күрәсе иде, колагын борасы иде шул малайның.

Уку китабы:

-Юк, минем аны күрәсем килми. Мин макулатура булып китәм.

Дәфтәр:

-Мин дә.

Карандаш:

-Ә мин нишлим соң?

Әлифба:

-Ә сине мин үзем белән алам. Минем укучым сине очлар, кадерләп кенә йөртер.

-Әйдәгез малайга язып калдырыйк. (Карандаш тиз-тиз яза.Чыгып китәләр.)

МАЛАЙ керә.

-Кая минем бу уку китабы? Өстәлдә дә юк, карават астында юк. Язу дәфтәре дә әллә кая киткән. Тапсам, кирәкләрен бирәм инде! (карандаш язган кәгазьне укый)

“Без түзә алмыйбыз, сине ташлап китәбез.”

Мине ташлап киткәннәр. Уф, хәзер нишлим? ?Үз-үзенә, әй, Гата, Гата. Әллә ясадым хата?

Малай:

-Менә мин иптәшләр шундый төш күрдем. Хәзер мин барлык әйберләремне дә яхшы йөртергә сүз бирәм.

Укытучы.

  • Күрдегезме, балалар. Ишеттегезме? Мондый хатаны беркайчан да кабатламагыз! Сез яратып укый торган китаплар, дәреслекләр матур тышлы, күп рәсемле. Ә сез китапны саклап тота беләсезме соң?

-Бездә кунакта “Китап докторы”. Аңа сүз бирик.

Китап докторы:

-Мин сезгә берничә киңәш алып килдем.

  • Китапханә китапларына исем-фамилияңне һәм башка сүзләр язма.
  • Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны истә тот: аны башка укучылар көтә.
  • Китапхәнәдән, иптәшләреңнән башка танышларыңнан   алган китапларны бигрәк тә нык сакла.
  • Караңгы урында укыма:күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, ә китабыңа төшсен.
  • Китапларның битләрен бөкләмәҒ укып тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.
  • Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә.
  • -Китапны ашыкмыйча, уйлап укы.

Укучылар:

-Сезнең киңәшләрегезне без һәрвакыт истә тотарбыз, чын китап дуслары булырбыз.

-Сез килешәсезме, дуслар?

-Ә бу ертылган китаплар белән нишләрбез соңҘ (укучылар жавабы

-Әйе, без аларга һичшиксез ярдәм итәрбез. Рәхмәт сезгә доктор.

(номинацияләр буенча бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшыру).

КИТАП –КЕШЕНЕҢ  ДУСТЫ ҺӘМ ЯРДӘМЧЕСЕ.

   Китап – иң якын дус, турылыклы юлдаш ул. Культуралы кеше китапсыз яши алмый. Китап фән-техника казанышлары белән таныштыра, белем даирәбезне тирәнәйтә, горизонтыбызны киңәйтә. Шуңа күрә балалар да, олылар да китап белән дус булырга тиеш. Яхшы китап геройлары бездә иң гүзәл сыйфатлар -Ватан һәм халыкка турылыклы хезмәт итү, намуслылык, кыюлык, батырлык, фидакарьлек, дуслык хисләре тәрбиялиләр. Китап укуны һәм нинди китаплар укуга юнәлеш бирү-укытучыларның изге бурычы. Һәр эштә бер система булган кебек, укуда да бер система, максат булырга тиеш. Ахырынача һәм аңлап укылган китаплар гына тәрбия көченә ия.

  Китап гажәеп бер хәзинә. Ул бер кешегә генә түгел, ә миллионнарга хезмәт итә. Шуның өчен дә аны яратырга һәм саклый белергә кирәк.

КИТАП ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР.

   Матур әдәбият әсәрләрен уку –тормышны һәм аның көрәш законнарын танып белүдә бәя биреп бетергесез чыганак ул. Китаптан башка белем юк. Китап-бөек тәрбияче ул. Культураны күтәрү-беренче чиратта художество әдәбиятын белү. Ул кешене барыннан да күбрәк баета, кешегә үсәргә һәм халыкны күбрәк аңларга мөмкинлек бирә.

  • Китабы булмаган йорт жаны чыккан гәүдәгә охшый. (Цицерон)
  • Яхшы китапны  беренче тапкыр укыганда  без яңа дус белән танышкандагы кебек хис итәбез. Укылган китапны тагын бер тапкыр укып чыгу, димәк, иске дустың белән яңадан очрашуга тиң. (Вольтер)
  • Уку өчен генә уку –берни дә түгел, иң әһәмиятлесе –нәрсә укырга  икәнен белү һәм укыганны аңларга өйрәнү. (К.Ушинский)
  • Китап-заманабыз тормышы.(В.Белинский)
  • Китап- бер буынның икенчесенә васыяте, үлеп баручы картның яши генә башлаган яшь кешегә киңәше, посттан китүче сакчының үз урынына килүчегә тапшыра торган боерыгы. (А.Герцен)
  • Уку-иң яхшы белем. (А.Пушкин)
  • Яхшы китап укысаң, акыллы кеше белән сөйләшкәндәй буласың. Укучы китаптан белем ала һәм чынбарлыкны гомумиләштерүгә өйрәнә, тормышны аңлауга сәлат таба. (А.Н.Толстой)
  • Уку күп нәрсә бирә! Бик күп! Укыгыз һәм белемегезнең артуын шунда ук сизәрсез. (А.П.Чехов)
  • Китапны яратыгыз, ул –белем чыганагы. Үземдә булган барлык яхшылыкларым өчен китапларга бурычлымын. (А.М.Горький)
  • Китапны чын күңелдән яратыгыз! Ул сезнең иң яхшы дустыгыз гына түгел, мәңге ышанычлы юлдашыгыз да. (М.Шолохов)
  • Уку-фактларны  белү генә түгел. Уку – ул гүзәллекне тою, зәвык тәрбия итү.
  • Акыллы китап –тормышның озын һәм зур юләнда кешегә ышанычлы юл күрсәтүче. (А.Сурков)
  • Китап-кешелек белеме чыганагы, шулай булгач, ул кеше көченең дә чыганагы. (М.Исаковский)
  • Дөнья үтә зур ул. Сез күзегез белән бик аз нәрсәне генә күрә аласыз, шуңа күрә фактларны китаптан эзләгез. (В.Обручев)
  • Китап кешене галәмнең хужасы итә. (П.А.Павленко)
  • Китап кеше фикеренең энжеләрен жыя һәм аларны буыннна-буынга тапшыра. (Айбек)
  • Китап-бакча, андагы язулар –шул бакчаның гөлләре. (К.Насыйри)
  • Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны. (Г.Тукай)

  • Китап –ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могжизаларның берсе... (И.Гази)

 Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, китап –ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могжизаларның берсе...

 Могжиза, чөнки Пушкин үлгән, Тукай үлгән, Гоголь, Толстой, Сервантес, бик күп башка язучылар инде юк, ә без-бүгенге кешеләр алар белән кара-каршы сөйләшкән кебек сөйләшәбез, алар нинди уйлар белән яшәгәннәр, нинди хис-тойгылар белән янганнар, язып калдырган китапларының битләрен ачып, без дә шул уйлар, шул хисләр белән янабыз...

                             МӘКАЛЬЛӘР

  • Китап –белем чишмәсе.
  • Китап галим –телсез мөгаллим.
  • Китапның белмәгәне юк.
  • Китапсыз йорт –ишәк абзары.
  • Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп  китап укы.