Фахреева Лилия Нагимовна

сайт учителя родного языка и литературы

"Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” К.Д.Ушинский

Профессия: учитель родного языка и литературы

Профессиональные интересы: оптимальное использование современных технологий

Увлечения: игра на баяне, танцы, песни

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: г. Белебей, Белебеевский р-н

Место работы: МБОУ школа - интернат г. Белебея

Звание, ученая степень: Отличник образования РБ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fahreeva-liliya-nagimovna
“Укытучы – Китап һәрчак бергә, Пар канаты кебек бер кошның. Белем, акыл баш булганда гына Нигезе нык була тормышның”
Ф. Яруллин

 

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

 

О себе

    1980 елда Бәләбәй педагогия училищесын, 1986 елда Башкорт дәүләт университетының география факультетын, 2010 елда Башкортостан Республикасы Мәгарифны үстерү институтының башкорт теле һәм әдәбияте укытучыларын әзерләүче курсын тәмамлый. 4 ел башлангыч класс укытучысы (1980-1984), 3 ел райкомда  (1984-1987), 18 ел мәктәп директоры (1987-2005), 5 ел туган телләр буенча директор урынбасары вазифасын үтәдем.

    Әлеге көндә Бәләбәй шәһәре интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы. Педагогик хезмәт стажы- 33 елдан ашу. 1 нче категорияле укытучы.  Укытучылар династиясен дәвам итүче. ( барлык укытучы стажы 450 елдан артык).  Башкортостан Республикасы мәгариф алдынгысы.

  Халык педагогикасына таянып, халык фольклорын жыеп, укучылар үзләренең тамырларын эзләп табып (үзенең буынын белгән укучы теле, халкы  язмышына игътибарсыз кала алмый), материалларны дәресләрендә уңышлы кулланып, укучылар белән ижади эшлим. Укучыны үзаллы эшләргә өйрәтү- минем төп максатым. Алдынгы карашлы шәхесләр үстерүне максат итеп куйдым. Укыу процессында укучыларның ижади сәләтен үстерүче технологиялар куллану темасы буенча эшлим. Традицион педагогик алымнар белән беррәттән укытуда яңа технологияларны уңышлы кулланырга тырышам. Үземнең эшемдә укучылар арасында теләктәшлек тудыру, аларның тәнкитле фикерләвен үстерү алымнарын  кулланып  туган телгә сөю тәрбияләүдә яхшы уңышларга ирешергә тырышам.

    Минем  эш принципларым:

-         һәр укучыда милли рух тәрбияләү: туган халкы, аның тарихы белән горурлана белгән, белемле, югары мәдәниятле, конкуренциягә сәләтле, кешелекле шәхес тәрбияләү;

-         укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү, туган телендә матур итеп сәйләшергә өйрәтү, китап укырга кызыксыну уяту;

-         укучының белем алуга эзләнүләр аша килүе;

-         укучыларны дөрес сөйләшергә, сөйләм һәм язма телен үстерергә, ижади фикерләү осталыгын үстерү, сәнгатьле укуга игьтибар бүлү;

-         укучыга үзаллы эшләү, үстерү өчен уңай шартлар булдыру;

-         төрле-төрле эш алымнары кулланып укучыларда туган теле, милләте, аның тарихы, мәдәнияте белән горурлану тойгысы тәрбияләү;

-         белем бирүдә инновацион алымнарны файдалану;

-         укучыларны үзләренең тамырларын эзләү, табу өстендә эш алып бару;

-         телне саклау, үстерү, баету өчен укучының мөмкинлеген ачу;

-         класстан тыш чараларны мавыктыргыч формаларда, укучылар күңелендә эз калдырырлык итеп үткәрү;

-         алдынгы хезмәттәшләр белән тыгыз бәйләнеш булдыру;

-         галимнәрнең, интернет материалларын һәрчак өйрәнү, дәресләрдә куллану.

Бер төрле алым өстендә генә эшләп яхшы нәтижөләргә килеп булмый, шуңа күрә төрле-төрле алымнар:

·       адаптив укыту системасы (бу технеологиянең төп бурычы –укучыда үзаллылык тәрбияләү, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу, парлар белән эшләү, укучыларны үзенең һәм иптәшләренең эшенә бәя бирергә өйрәтү. А.С.Границкая “Уйланырга  һәм эш итергә өйрәтү” исемле китабы.)

·       Терәк конспект белән укыту. (терәк сигнал, терәк конспект, терәк плакат. Укучыларның күзәтүчәнлеген, логик фикерләвен, материалны блоклап  бирергә ярдәм итә. Материалдан иң кирәклесен сайлап ала белергә, ижади эшләргә, бәйләнешле сөйләм үстерергә мөмкинлекләр ача. В.Ф.Шаталов төшенчәләре)

Укытучы һәрвакыт алда булырга тиеш. Ә аның өчен белемеңне арттырырга, эштә ижади караш булдырырга, осталыкны арттыру өстендә эшләргә, алдынгы педагогик тәжрибә өйрәнергә, яңа технологияләрне үзләштерергә – һәр укытучының  төп бурычы. Халык музыкасын, фольклорын яратам, баянда уйныйм, жырларга, биергә яратам. Һәрчак ижади чараларда теләп катнашам. Район һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән фольклор конкурсларында катнашам: “Сабантуй”, “Минем шәжәрәм”, “Эх, чәк-чәк”, һ.б. чараларда катнашып призлы урыннар яуладым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 “Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе”. И. Гази.

       Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко.
       Балачакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», — ди Р. Декарт.
      «Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар. Г.Әпсәләмов, М. Мәһдиев, И.Юзеев, Т.Миңнуллин, З.Биишева, М.Кәрим, Р.Гарипов, һ.б. әсәрләрен яратып укыйм.
Китап — киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.

Мои достижения

Грамоты, сертификаты, благодарности, дипломы, удостоверения.

Моё портфолио

Укытучы гомере буена киләчәк өчен эшли, ә тел һәм әдәбият укытучысы-гомере буена милләтенең киләчәге, аның язмышына, халкына хезмәт итә, үзе милләте сагында тора.

  Мәктәпкә югары белемгә ия булган, грамоталы, һәр яклап булдырган, ил алдындагы изге эшләрне башлап йөрүче кешеләр әзерләп чыгару бурычы тора. Ул мөһим бурычны заманча хәл итүдә туган теле зур роль уйный.

  Яңа информацион технологиялар тудырылган заманда укытучы алдына укучыларның туган теленә, сүзгә булган кызыксынуын үстерергә, телнең байлыгын күрсәтү, нәфис сүзгә сөю тәрбияләү, укучыларны туган телдә төпле, аңлы белем алырлык итеп укыту бурычы куела.

   Укытучы –киң карашлы, көчле рухлы, сәләтле, ижади эшләгән, талантлы, мәгариф өлкәсендә яңа идеяларны, алдынгы педагогик тәжрибәне таратучы.    Ул үз-үзенә яңа максатлар куерга һәм шул максатларны тормышка ашыру өстендә һәрвакыт эшләргә тиеш.

 Халкыбызның рухын, мәдәниятен, милли аңын үстерүче туган тел укытучысы һөнәрен сайлап яңгышмавыма тагын да шатланам.

  Заман гел үзгәреп тора, замана үзгәргән саен, укытучы да искелекккә тотынып ятмыйча заман белән бергә атларга, белемен һәрвакыт үстерергә, күп укырга, компьютер техникасын үзләштерергә тиеш. Тик шул чакта гына укучылар алдында дәрәжә, хөрмәт яуларга мөмкин.

  Укытучы- ул хезмәтчән, үз эшенең дәртле, илһамлы, киң белемле кешесе дә, психолог та, тәрбияче дә һәм дус та. Туган телне саклап калу, үстерү, телебезгә сөю, туган илне ярату, кызыксыну тойгылары тәрбияләү безнең, тел укытучыларының, төп бурычыбыз.

Укытучы!

Нинди гүзәл исем!

Кеше итеп сине әзерли,

Тормышның ул көрәшчесе итә,

Кечкенәдән сөя, кадерли!

Мои публикации:
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: