Доклад "Шәһәр мәктәбендә татар теле укыту проблемалары"
статья на тему

Укытучыларга ярдәмлек материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_shhr_mktbend_tatar_tele_ukytu_problemalary.docx13.99 КБ

Предварительный просмотр:

Шәһәр мәктәбендә татар теле укыту проблемалары.

  Туган тел, туган жир, туган ил... Бу сүзләрне һәркем хөрмәт белән әйтә.  Минемчә, үзенең туган теленә, тарихына хөрмәт белән караган кеше генә башка телләрне, мәдәниятләрне хөрмәт итә аладыр.

     Тәрбияле кеше, тәрбияле буын - ышанычлы бүгенгебез, өметле киләчәгәбез ул.

     Туган татар теле укытучысы буларак, минем максатым – укучыларның үзләренең милли мәдәниятенә карата булган кызыксынуын оештыру, белем алырга шартлар булдыру, ижади активлыгын үстерү, аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләү.

     Педагогик бурычым – татар теле дәресләрендә укучыларга үз халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтү.

      Күпмилләтле шәһәр мәктәбендә татар теле укытканда укытучы алдына шундый проблемалар килеп баса:

  • Укучылар татар теле дәресләрендә алган белемнәрен аралашканда аз куллана, яки бөтенләй кулланмый.
  • Рус телендә сөйләшүче татар балаларына татар телен укыту процессында барысына да өйрәтәбез: укырга да, язарга да, татар теленең грамматикасын да.
  • Иң элек, рус телле татар балаларын татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәклеген онытмаска кирәк.
  • Татар язучыларының әдәби әсәрләре белән танышу өчен сәгать саннары әз. Әсәрләрдән алынган өзекләрне генә өйрәнү, татар әдәби теленең бөтен нечкәлеген һәм матурлыгын күзалларга мөмкинлек бирми.

Укучыларның туган  телне үзләштерүдә зур нәтижәләргә ирешүе бик авыр.

   Күпмилләтле шәһәр мәктәбендә рус телле татар балаларын татар теленә өйрәткәндә түбәндәге максатларны куерга кирәк:

  • Укучыларны үз телендә сөйләшергә, туган телләрен көндәлек сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Туган теле, халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү.
  • Укучыларны туган телдә укыганны һәм ишеткәнне аңларга өйрәтү.
  • Татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес итеп әйтергә, бирелгән темаларга сөйләшергә өйрәтү.
  • Дәреслектә, гәзит-журналларда бирелгән әдәби текстларны укырга һәм аңларга өйрәтү.
  • Укучыларны жөмләләр, диктанатлар, изложениелар һәм иншаларны дөрес итеп язарга өйрәтү.
  • Туган телне, халкыбызның әдәбиятен, тарихын, традицияләрен башка милләт халыкларының мәдәниятенә һәм традицияләренә бәйләп өйрәтү.
  • Татар теле дәресләрендә татар халкының мәдәнияте, традицияләре, йолалары турында белем формалаштыру. Туган телләренең үткәне турында мәгълүмәт алалар, милли ашлар, халык уеннары, халык әкиятляре белән таныштыру.
  • Укучыларда туган тел ул дөнья телләре, шул исәптән дөнья мәдәниятенең бер өлеше икәнлеген күзаллау.
  • Татар теле буенча класстан тыш эш һәрвакыт туган телне өйрәнүгә кызыксынуны саклап калуга юнәлтү.
  • Туган телгә карата кызыксынуны һәрвакыт үстереп тору. Юбиләр-шагыйрьләр ижатына багышланган шигырь сөйләү бәйлеләре, фольклор бәйрәмнәре, төрле тематик бәйрәмнәрне сәхнәләштереп күрсәтү. Әти-әниләрен, әби-бабаәларын чакырып үткәрү.
  • Туган телгә карата кызыксыну ижади эшләр, иншалар, рефератлар, кроссвордлар һәм эзләнү эшләре кебек эш формалары аша үстерү.
  • Туган әдәбияткә кызыксыну укылган әсәрләр буенча диспутлар үткәрү.

Әдәбият

1.Башкортостан Республикасының Дәүләт программасы. Башкортостан татарларының миллиүмәдәни үсеше. Уфа, 2002.

2.”Башкортостан Республикасының мәгариф турында” Законы. Уфа, 2007.

3.”Башкортостан Республикасы халыклары телләре турында” Закон. Уфа, 2007.

4. РФ милли мәгариф сәясәте концепциясе. (Вестник образования России. 2006 №!һ.

5. Русия Федерациясенең милли мәгариф доктринасы. (Мәктәп директоры.М.2000.

6.Яңа Башкортостанның гражданинын формалаштыру концепциясе. Уфа, 1999.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен). Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов Ч. М. Харисова.Методик ярдәмлек

Аңлатма язуыРус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту,  үз...

Шәһәр мәктәбендә татар теле укыту проблемалары

Туган татар теле укытучысы буларак, минем максатым – укучыларның үзләренең милли мәдәниятенә карата булган кызыксынуын оештыру, белем алырга шартлар булдыру, ижади активлыгын үстерү, аларда иң яхшысый...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...