Без биредә күренекле татар язучысы Мәҗит Гафуриның әсәрләрендәге лексик чараларга хас үзенчәлекләрне һәм рус сүзләренең кулланылышын карап үтәрбез. Эшебезнең төп максаты – Мәҗит Гафуриның әсәрләрендәге лексик чараларга хас үзенчәлекләрне, аларның эчтәлеген, ясалышын, мәгънәсен һәм рус сүзләренең кулланылышын системалы рәвештә өйрәнү.
Вложение | Размер |
---|---|
m.gafuri.docx | 36.35 КБ |
Мәҗит Гафури әсәрләрендәге лексик чаралар
Фәнни-иҗади эш
Эшләде: 9 А сыйныфы укучысы Шигапова Регина кызы
Җитәкче: Фахреева Лилия Нагыйм кызы
Белебей, 2016 нчы ел
Эчтәлек
I бүлекТарихи чор һәм М.Гафури иҗаты 4
II бүлекӘдәби нормалардан үзгә сүзләр катламы 7
III бүлекЛексик чараларның кулланылу үзенчәлекләре 10
Без биредә күренекле татар язучысы Мәҗит Гафуриның әсәрләрендәге лексик чараларга хас үзенчәлекләрне һәм рус сүзләренең кулланылышын карап үтәрбез. Эшебезнең төп максаты – Мәҗит Гафуриның әсәрләрендәге лексик чараларга хас үзенчәлекләрне, аларның эчтәлеген, ясалышын, мәгънәсен һәм рус сүзләренең кулланылышын системалы рәвештә өйрәнү.
Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
1) әсәрдән архаизмнарны, диалектизмнарны табу;
2) аларның эчтәлек-мәгънәсен ачу;
3) рус сүзләренең кулланылышын өйрәнү;
4) архаизмнарның төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен тикшерү.
Тикшеренү методлары. Эшебездә чагыштырмалы-тарихи, тасвирлама, структур-лингвистик методлар кулланылды.
Эшнең методологик базасы. Югарыдагы бурычларны чишү өчен Ф.М.Хатыйпов, Д.Ф.Заһидуллина, М.Гафури хезмәтләренә таянып эш ителде.
Эшнең гамәли әһәмияте. Архаизмнарның, диалектизмнарның, рус сүзләренең ясалышын, таралыш-кулланылышын, төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы өчен зур әһәмияте бар, алар ерак үткәннең колоритын, рухын тоярга, борынгы лексика, формаларны үз итүчеләрнең cөйләм үзенчәлеген чагылдырырга ярдәм итәләр.
Эшнең структурасы. Хезмәт керештән, өч бүлектән ( I бүлек Тарихи чор һәм М.Гафури иҗаты; II бүлек Әдәби нормалардан үзгә сүзләр катламы; III бүлек Лексик чараларның кулланылу үзенчәлекләре) һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Тормыш бер заманда да гади дә –кайберәүләрнең сүзен тыңлап торганнан соң калган тәэсир сыман – беркатлы булмаган. Әйе, һәр чор катлаулы. Егерменче гасыр башка чорларга караганда бүтән төр катлаулы. Андагы кискен давыллар саны гына да бүтән гасырлардагыдай чагыштыргысыз дәрәҗәдә күп һәм алар янына куеп та булмастай көчле.
Ә якыннанрак караганда нинди кискен давыллар, бу гасырны башкалардан нык аерып торган нинди җитди зур үзенчәлекләр соң алар? Без ни өчен «егерменче гасыр аеруча катлаулы» дибез?
Безнең чор — егерменче гасыр — иң башта үзенең төп сыйфаты: кешелек җәмгыятенең беренче мәртәбә бөтенләй яңа төрле, үзгә тормышка аяк басуы — озак еллар буе хыялында йөрткән социалистик яшәү дөньясының эченә кереп китүе белән башкалардан нык аерылып тора. Бу сыйфат безнең гасырны башка барлык чорлардан чагыштыргысыз дәрәҗәдә үзгә, бүтән итеп куя.
Әйе, бу гасыр—җиргә яңа төрле яшәү урнаша башлаган вакыт. Шуңа бик нык бәйле рәвештә кеше тормышының зур социаль һәм психологик каршылыклар белән очрашуы, аның шәхси яшәешенең кискен катлаулануы чоры. Чөнки, әйткәнебезчә, әле тарихта мондый олы күчеш, принципиаль үзгәреш күзәтелгәне, аның кеше шәхесенә шул хәтле зур тәэсир итүе күренгәне юк иде.
Бу чор — кешелекнең киң масштабларда күченүе чоры. һәм әнә шуңа күрә, шул зур күченү уңае белән, безнең гасырда кешелеккә никадәр сугыш, кан кою, күпме җаннарны югалту трагедиясен кичерергә туры килде. Гасырның беренче яртысында ук — ике мәртәбә бөтен дөнья сугышы! Бу кеше шәхесе өчен никадәрле психологик тетрәнү, рухи һәлакәт һәм авыр яралану дигән сүз!
«Гомерем йомгагы» исемле шигырендә Мәҗит Гафури болай яза:
Җыеп караганда, алай бик зур
Төсле түгел гомерем йомгагы,
Сүтеп караганда, чак күренә
Аның бер ягыннан бер ягы.
Шагыйрьнең тормыш юлы, үзе язганча, кечкенә генә түгәрәк йомгак кебек.
Ләкин йомгакны сүтеп караганда, Мәҗит Гафуриның гомере, чыннан да, бик озын булып чыга. Ул Казакъ далаларына китеп укытып йөри. Мәҗит Гафури анда җиде тапкыр бара. Троицкий тирәсендәге авылларда ялланып эшли: уракчыларга аш пешерә, ипи сала, сыер сава. Хезмәтнең һәр төре аның өчен таныш. Ул торф чыгара, алтын шахталарында җир казый, ә менә корректор, ягъни хата төзәтүче булып, берничә ел эшли.
Мәҗит Гафуриның сүтелгән йомгагы өч революция һәм Беренче бөтендөнья сугышы, илдәге ачлык һәм колхозлар төзү вакыйгалары аша үтә. М.Гафуриның иҗатында татар һәм башкорт халкының мәгърифәт өчен, иҗтимагый һәм сыйнфый азатлык өченалып барган көрәшләре ачык чагыла. Ул беренче әсәрләрендә үк хезмәт ияләренең аянычлы язмышын чагылдыра, алар өчен борчылуын ачык яктырта. “Фәкыйрьлек белән үткән тереклек” хикәясендә крестьяннарның авыр тормышын күрсәтә.
Илебездә бара торган зур үзгәрешләр Гафури поэзиясендә киң чагылыш таба. Коммунистик әхлак проблемалары, культура фронтындагы уңышлар, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү елларындагы кискен көрәш, социалистик индустрияләштерелүгә ныклы нигез салыну — болар һәммәсе дә аның әсәрләренә бай материал бирде. «Могҗиза һәм радио» (1928), «Күңелле көннәр» (1929), «Себер истәлеге» (1930), «Я'гез, әйтегез!» (1932), «Колхоз фронтында җиңүчеләргә» (1933) һ. б. шигырьләрдә совет халкының күп тармаклы, вакыйгаларга бай, матур тормышы чагылды. М. Гафури поэзиясе тематик яктан да, художество алымнары ягыннан да төрләнә һәм байый барды.
Мәҗит Гафури иҗатының гомуми әһәмияте турында сөйләгәндә, шуларны аерып күрсәтергә кирәк. Язучы татар демократик әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе булды. Ул югары идеяләргә тугрылык саклап иҗат итте. Хезмәт иясе интересларын һәрвакыт кайнар яклады. Революция алды татар әдәбиятының уңышлары Гафури исеме белән аерылгысыз бәйле. Ул иң алдынгы традицияләрне социалистик әдәбият казанышлары югарылыгына күтәрде, совет әдәбиятының яңа традицияләренә нигез салышты. Татар әдәбиятына уңышлы хезмәт итүе белән бергә, М. Гафури башкорт совет әдәбияты нигезен салучыларның да берсе булды. Ул тугандаш татар һәм башкорт совет әдәбиятларына өр-яңа темалар һәм проблемалар алып килде, аларны яңа эчтәлек һәм яңа форма белән баетуга үзеннән күп өлеш кертте. Бу әдәбиятларда социалистик реализм методының зур уңышлар яулавына якыннан торып булышты.
Поэзия һәм проза жанрларында уңышлы эшләүдән тыш, драматургиягә дә мөрәҗәгать итеп, «Кызыл йолдыз» исемле пьеса язды. Болардан тыш ул оста журналист, ялкынлы публицист һәм үткен каләмле фельетонист та иде. Ул мәсәл жанрын яңа биеклеккә күтәрде. Ил һәм халык тормышының барлык тармаклары дип әйтерлек Гафури иҗатында чагылыш тапты. Ул Совет Ватанының ялкынлы патриоты, ленинизм идеяләрен кайнар пропагандалаучы булды. Бу иҗатның гомуми әһәмиятен билгеләп, патриот шагыйрь Муса Җәлил: «М. Гафури иҗаты татар совет әдәбияты фондына кыйммәтле бер җәүһәр булып кереп калды»,—диде.
Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану ярдәмендә сурәт тудыручы сүзләр атала. Әдәби әсәрләрдә бер сүзләр туры, номинатив мәгънәдә кулланылса, икенчеләрекүпмәгънәлеккә ирешү чарасына әверелә. Әдәбият белеме фәнендә лексик чаралартермины белән янәшә поэтик сүзлек, поэтик лексика төшенчәләре дә кулланылышта йөри. Сүз һәм гыйбарәләрне үзенчәлекләреннән чыгып төркемнәргә мөмкин. Бу бүленеш “Әдәбият белеме”сүзлегендә түбәндәгечә бирелә:
Мәгънә охшашлыгына яки аерымлыгына нигезләнгән лексик чаралар(синоним, антоним, омонимнар, сүз уйнату);
Сүзләрнең тарихына һәм географиясенә бәйләнешле лексик чаралар (архаизмнар, диалектизм, гади сөйләм сүзләре)[Заһидуллина Д.Ф., 2007, 93].
Зур художник үзенең әсәрләрендә милли тел байлыгын мөмкин кадәр тулы файдаланырга, бар җегәрен, моңын, матурлыгын эшкә җигәргә тырыша. Чор, төбәк, даирәнең сулышын, колоритын төсмерләтү өчен әдип ара-тирә аларны да әсәренә кертеп җибәрә. Шуның белән бергә бу җәһәттән ул үзен һәрдаим тыеп тора, арттырып җибәрүдән саклана. Ул аларны үтә чикле күләмдә, сиздереп куярлык, ишарә итәрлек дәрәҗәдә генә ала. Боларга диалектизмнар, варваризмнар, профессионализмнар, архаизмнар, тарихи сүзләр, неологизмнар керә.
Түбәндәге саналганнарның кайберләре персонаж телендә дә, автор хикәяләвендә дә урын алыргамөмкин. Моңа архаизм, тарихи сүзләр, диалектизмнаркерә.Архаизм (грекча агсһаios) борынгы дигәннебелдерә. Хәзерге җанлы сөйләмнән төшепкалган искергән сүзләрне, борынгы грамматик формаларныархаизм диләр. Ә Диалектизмнар дип (грек сүзе сөйләм, шивә) аерым төбәкләрдә генә яши торган уртак милли телгә үтеп кермәгән сүз һәм фразеологизмнар атала.
Алар ерак үткәннең колоритын, рухын тоярга, борынгы лексика, формаларны үз итүчеләрнең cөйләм үзенчәлеген чагылдырырга ярдәм итәләр. Аларны укып без дә үзебезне шул дәвер кешеләре арасына килеп кергәндәй хис итәбез[Хатыйпов Ф.М., 2000, 120].
Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1930) повестенда архаизмнар, диалекталь сүзләр, фразеологизмнар, рус сүзләре бик күп кулланылган. Хәзер без түбәндәге сүзләрнең эчтәлек-мәгънәләренә тукталып үтәрбез.
Алтынның мыскалын –(татар сүзе, архаизм) үлчәү системасы кертелгәнгә кадәр якынча 4, 26 граммга тигез булган авырлык; аманлашканнан – (диалекталь сүз) исәнлек-саулыксорашканнан ; бишмәт- (татар сүзе, архаизм) татар һәм башка төрки халыкларда мамык белән сырып тегелгән кышкы өс киеме; бадъян – (диалекталь сүз) агачтан чокылып ясалган савыт; гуаһландыру –(фарсы сүзе, архаизм ) күргән, белгән кешеләрдән дөресләтү, раслату, аларны шаһит итү; кыямәт – (гарәп сүзе, архаизм) күтәрелү, кубарылу; калач - (татар сүзе) ак күмәч; күтәрмә – (диалекталь сүз) өйалды баскычы, болдыр ;мосафир –(архаизм ,) юлчы; мәслихәт –киңәш; тәңкә – бакыр яки көмеш акчаны атаганнар; тымык (көн) – җылы, рәхәт көн; хосул – (архаизм) табыш; үләң - (архаизм) җыр; җилән- өс киеме; чолгау – аякка урый торган чүпрәк, аяк киемен кигәндә шуны урап кигәннәр.
Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» (1927) повестендагы архаизмнар.
Шәкерт - укучы; дарелхәребтә - изге урын; хәт - җәза; фарыз – (гарәп сүзе) бурыч, мәҗбүрият эш. Фарыз эшне үтәү мәҗбүри, аны эшләмәгән мөселман җәһәннәмдә җәза ала, ә фарыз эшнең мәҗбүрилегенә ышанмау көферлек санала; гуаһ – (татар сүзе) шаһитлар, танык; гөнаһ – (фарсы сүзе) җинаять, язык эш, дини-әхлакый кануннарга каршы килә торган гамәлләр; нәһер – (татар сүзе) елга; нәмәхрәм - гөнаһ; зык куптарып – шаулашу, шау-гөр килү, тавыш; каравыл йорты - гаепле кешеләрне вакытлыча ябып тоту өчен файдаланыла торган йорт; сөаль - (татар сүзе) җавап яки аңлатма бирү таләп ителә торган мөрәҗәгать, сүз; сорау;им-том, өшкерү – авыруларны дәвалауның борынгы, бик гади ысулы.Моның белән, өшкерү-төкерү белән күпчелек динчеләр шөгыльләнгән; күтәрәм – (татар сүзе) печән җыйганда бер күтәреп алырлык итеп әзерләнгән печән өеме; күбә – (татар сүзе) сәнәк белән бер күтәреп алырлык итеп куелган печән яки иген өеме; мәдрәсә - ( татар сүзе) мөселманнарда урта һәм югары класслары булган дини уку йорты; мәхәллә – (гарәп сүзе -квартал) , берәр мәчет урнашкан территория; сәке – (архаизм) элекке авыл өенә хас, идәннән ярты метр чамасы күтәртеп җәйгән калын такталардан гыйбарәт утыру-яту урыны; кот – (архаизм) тәннән аерылып китә дип уйланылган җан; шайтан кагылмасын, зәхмәт тимәсен дип янда йөртү өчен эшләнгән “җан” “кот” сурәте; кот койдыру - куркып авырган кешене имләү ырымы; суфи – изге, гомереналлага, дингә хезмәт итүгә багышлаган мөселман; гайре – (татар сүзе) башка, бүтән;кабул күренде – яхшы дип табу, риза булу; бинахак – (татар сүзе) хаксызга, урынсызга, гаепсезгә.
Бу ике повестьта рус теленнән кергән сүзләр бик күп кулланылган. Бигрәк тә «Шагыйрьнең алтын приискасында»әсәрендә.
Прииска – кыйммәтле байлыкларны эзләү урыны; самородка – металл кисәге; “Восьмой”– сигезенче; батрак– (татар сүзе, тарихи сүз) алпавытка яки кулакка эшли торган ялчы яки көнлекче;каравай- – (сөйләм теле) мич төбенә салып пешерелгән түгәрәк ипи; казарма– (итальян сүзе) эшчеләр өчен көйләнгән тору урыны; контрольлек– кемдер өстеннән күзәтү, тикшерү; нарядчик- эшне бүлүче кеше, документлар белән эш итүче; управляющий–идарә итүче; бант–кат-кат бөкләп, уртадан элмәкле төен белән бәйләнгән бизәнү тасмасы; награт– бүләкләү; разведкага– берәр урынны тикшереп, өйрәнеп, анда нәрсәләр барлыгын, нәрсәләр барлыгын, нәрсәләр эшләнүен ачыклау; повозка - кешеләрне утыртып йөртү өчен ясалган җайланма, аларны атларга көйләгәннәр.
XX йөз башы әдәбияты суфичылык кысаларыннан чыгып, Шәрыктан Гарепкә борылып , европалашып зур сикереш хасил итә.Бу язучыларның иҗатында бик зур урын ала. Минемчә, әсәрләрдә рус теленнән кергән сүзләрне куллану да шуның ачык мисалы булып тора.
Сүзнең борынгы грамматик формалары да очрый: икәүсе (икесе), иеленкерәп (иелеп), чатлыгына (чатына), кулына маңлаен куеп ( кулын маңгаена куеп),борын булса – элек замандагы, күптәнге вакыт.
Татар әдәбияты XX йөз башына кадәр асылда дини мифология һәм дини күзаллау белән өртелеп, Шәрык әдәбиятлары белән бергә бер үзәннән үсә, алар белән бергә ислам мәдәниятен тәшкил итә. М.Гафуриның ике әсәрендәге архаизмнарны, диалектизмнарны өйрәнгәннән соң, мондый нәтиҗәләр ясарга мөмкин:
- Бу сүзләрнең күбесе ислам дине белән бәйле: суфи, кот койдыру, мәхәллә, гуаһ, фарыз, дарелхәребтә,им-том, өшкерү. Ләкин бу кешеләр яклый торган этик нормалар кешене богаулап кую өчен генә яраклы. Дин әһелләре ул нормаларны сүздә яклаган булып кыланалар, чынлыкта исә бернинди этика кануннарына сыешмый торган эшләр эшлиләр.
- автор персонажларның характерларын аларның сөйләме аркылы ача. Ул оста гына итеп җирле сөйләмне куллана. “Шагыйрьнең алтын приискасында” әсәрендә казакларның сөйләшүе кертелгән: ”Уй-бай, бу нә кылган эш! Кесе мосапирлардан акша алучы идәбе” .
- Шулай ук аерым кешеләрнең сөйләменә генә хас сүзләр дә очрады. Алар бу сүзләрне еш кабатлыйлар: “вәт”, “рисвай”, “ну”. Әсәрдәге диалектизмнар катнашучының каян икәнлеген, белем дәрәҗәсен күрсәтеп тора. Мәсәлән, бадъян, күтәрмә.
1. Әдәбият теориясе/Ф.М.Хатипов.-Казан: Мәгариф, 2000.
2. Әдәбият/А.Г.Яхин. – Казан: Мәгариф, 2001.
3. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге/Д.Ф.Заһидуллина.-Казан: Мәгариф, 2007.
4. Ислам.Белешмә –сүзлек. – Казан: Татар китап нәшрияты.
5. Татар әдәбияты/А.Әхмәдуллин.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986.
6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – 1 т. – Казан, 1977; – 2 т. – Казан, 1979; – 3 т. –Казан, 1981.
7. Эпик шигърият / төз. Ф.З.Яхин.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (тарих), 2002.
Злая мать и добрая тётя
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Шелковая горка
Подарок
Агния Барто. Сережа учит уроки