"Кошлар" темасына конспект
план-конспект урока на тему

Ачык дарес "Кошлар" ( конспект)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dares_koshlar_konspekt.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: « Кошлар – безнең дуслар.» Сөйләм телен үстерү.( Птицы- наши друзья. Урок развитие речи.)

Максат:- Башкортстанда яшәүче кошлар белән танышу, алар тормышы турында тулырак мәгълүмат бирү;

- сүзлек байлыгын, бәйләнешле монологик һәм диологик сөйләм телен баету, арттыру, үстерү;

- кошларга карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү;

Җиһазлау: компьютер,экран, презентация, әдәбият дәреслеге, магнитофон, истәлеккә хат, песнәк битлеге, җимлек үрнәге;

План

Ι.Оештыру моменты. Максат кую.

- Исәнмесез, балалар.

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

  Анам телен, Тукай телен

  Өйрәнергә дип килдек.

- Рәхмәт, балалар. Утырыгыз.

- Балалар, бүген без сезнең белән сөйләм телен үстерербез, туган телебезне тагын да яңа сүзләр белән баетырбыз. ( дәресебезнең темасын белер өчен сезгә табышмакка җавап бирергә кирәк):

Югары менә чылбырсыз,

                                            Түбән төшә баскычсыз,

                                            Өйләр сала балтасыз.

               Нәрсә була ул? ( Кош)  1енче слайд

Дөрес, бүген без сезнең белән кошлар турында сөйләшербез,белемнәребезне үстерербез, баетырбыз. Дәреснең темасы «Кошлар – безнең дуслар.»  2нче слайд

ΙΙ. Фонетик күнегү.  3енче слайд

Ι рәт                                                                   ΙΙ рәт

Кар, кар.                                                          Торрыйк, торрыйк.

Мичтә бәлеш бар,бар.        Дуслар белән бергә торыйк.

 - Балалар, ә бу тавышларны нинди кошлар чыгара? 4енче слайд

   Чык-чырык, кәк-күк,  фьют-фьют, чут-чут, гөлдер-гөлдер, тук-тук.

- Афарин, балалар, сез бик игътибарлы икән, кошлар тавышларын ишетә дә, аера да беләсез.

ΙΙΙ. Төп өлеш.

1) Сүзлек эше:  5енче слайд

- Укучылар, сез безнең якларда яшәүче нинди кошларны беләсез? (рәсемнәрен күрсәтү, татарча исемнәрен әйтү)

  Кышлаучы кошлар: карга, чәүкә,чыпчык, суер, күгәрчен, тукран, кызылтүш, песнәк, ябалак,саескан. Кызылтүш һәм песнәк безгә кышларга килә. 6-17нче слайдлар

  Күчмә кошлар: кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач, аккош, лачын, сандугач, челән. 18-27нче слайдлар

2) Әңгәмә: 28енче слайд

- Бу кошларның кайсылары, язын безнең якларга килеп, көзгә таба җылы якларга китә?

- Нинди кошлар безнең якларда кышлый?

- Кошлар нинди азык белән туена, күзәткәнегез бармы?

- Янәшәдә яшәүче кошларның оя корулары, бала чыгарыулары, аларны үстерүләре турында нәрсәләр беләсез? (балалар әзерләп килгән мәгълүматләр тыңлана)

- Балалар, кайбер кошлар бик сирәк очрый, андый кошларны сакларга кирәк һәм алар « Кызыл китапка» кертелгән. Аларны тотарга, атарга ярамый.

- Кошлар безгә  нинди файда китерә? (Бер пар сыерчык ,балалары очып киткәнче, 8000ләп зарарлы бөҗәкне ашый)

- Аларны икенче төрле ничек атыйлар?(урман санитарлары)

- ( урманда, бигрәк тә кош балалары ояда вакытта, нинди кагыйдәләрне онытмаска кирәк? Сез аларны беләсезме?  29ынчы слайд

* тавышланып йөрергә ярамый;

* кош оялары янына барырга ярамый;

* кошларны өйгә алып кайтырга ярамый;

* кош балаларына тияргә ярамый;

3) Ял минуты:

- Күрсәт әле, үскәнем

  Ничек кошлар очалар?

- Менә шулай, менә шулай

  Кошлар шулай очалар.

- Ничек аккошлар йөзәләр?

- Ничек чума үрдәкләр?

- Ничек бии торналар?

- Ә хәзер күзләрегезне йомып, кошлар сайравын тыңлап ял итеп алыгыз(магнитофонда кошлар сайравын тыңлау)

- Балалар, күз алдыгызга нәрсәләр килде? (җаваплар тыңлана)

- Ял итеп алдык, эшебезне дәвам итик.

4) Кунакка песнәк килә. Ул балаларга шигырь укый: «Песнәк» Нәби Дәүли

- Исәнме, Кеше!

Син бер генә валчык ташла миңа,

Күрәсеңме, авыр хәлләрем.

Ә мин сиңа бәхет китерермен,

Валчык түгел- таулар кадәрен.

Син кызганма миннән шәфкатеңне,

Бушлай түгел, сорыйм бурычка.

Син дә кирәк миңа яшәр өчен,

Мин дә кирәк сиңа тормышта.

Син бер генә валчык,

              Ә мин яз бирермен,

Талга кунып  җырлар көйләрмен.

Алма, чия белән, җиләк- җимеш белән,

Бурычымны сиңа түләрмен…

- Песнәк кешеләргә нәрсә дип эндәшә?

- Сез кошларга кыш көне ничек ярдәм итәсез?

- Җимлекләргә нинди кошлар килә, күзәткәнегез бармы?

5) Халык авыз иҗаты турында әңгәмә.Элек- электән безнең гүзәл табигатьле Уралыбыз кошларга бай булган. Хәзерге көндә 8600 төр кош яшәсә, Башкортстанда шуларның 300 төрен очратырга була. Халкыбыз иҗатында да кошлар образы еш очрый. Мәсәлән әкияттә – аккош, бәхет кошы-Һомайкош, бәетләрдә-Сак-Сок, җырларда- сандугач, карлугач, бөркет. Шулай ук кошлар  турында мәкальләр, сынамышлар да күп. (әйдәгез китапларның  92нче битен ачып андагы мәкальләрне укып үтик:

* Кош сайравыннан билгеле.

* Аккош ялгыз яшәмәс.

* Бөркетнең канаты очканда ныгый.

* Карга килсә, кар китәр.

- Мин сезгә сынамышлар әйтәм, ә сез дәвам итегез: 30ынчы слайд

* Карлыгач түбән очса, (яңгыр ява)

* Саескан шыркылдаса, (кеше килә )

* Каз томшыгын канат астына тыгып, бер аягын күтәрсә, (көннәр суына)

- Үзегез нинди сынамышлар, мәкальләр беләсез?

ΙV. Йомгаклау.

« Кайсы кош артык?»   31енче слайд

А. Чәүкә, кәккүк, тукран ( урман кошы тугел) Нинди урман кошларын беләсез?

Б. Песнәк, сандугач, чыпчык (күчмә кош) Нинди күчмә кошларны беләсез?

В. Каз, аккош, тукран (су кошы түгел) Нинди су кошларын беләсез?

Г. Козгын, ябалак, лачын (төнге кош)

- Афарин, балалар, әйдәгез кроссворд чишеп алыйк, дөрес чишсәгез урта баганадагы сүзне укырсыз: 32нче слайд

Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый.( Күке)33енче слайд

Торган булалар да кычкыралар:

«Торрыйк та, торрыйк» (Торна) 34енче слайд

Аерып булмый бу кошның

Исемен җисеменнән,

Сокландыра барысын да

Актан-ак төсе белән. (Аккош) 35енче слайд 

Сазлыкларны үз итә,

Бака, чикерткә тота.

Бер үрелә, бер сузыла

Исеме аның …….. (Челән) 36нчы слайд

Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (Каз)37нче слайд

Агач башы тукылдык

Тукый- тукый  тук булдык. (Тукран)  38енче слайд

к

ү

к

е

т

о

р

н

а

а

к

к

о

ш

ч

е

л

ә

н

к

а

з

т

у

к

р

а

н


- Нинди сүз килеп чыкты? (кошлар) Дөрес. 39,40ынчы слайдлар

- Шуның белән дәресебезнең азагы да җитте. Кыш көне кошларга ничек ярдәм итәргә кирәк?

- Балалар, менә шундый җимлекләр ясап элегез.(балаларга үрнәккә җимлек күрсәтү )

- Җимлекләргә нинди ашамлыклар салырсыз?

- Бүген өйгә кайткач әти-әниләрегезгә нәрсәләр сөйләрсез?

- Рәхмәт, балалар, дәрестә тырышып эшләгән, дөрес җавап биргәннәргә бишле билгесе куям һәм барыгызга да истәлеккә хат таратам:

 Тышта салкын, салкын кыш иртәсе,

Күрәсезме, песнәк сөйләшә:

« Безгә күз салыгыз!

Авыр чакта ярдәм итегез!

Кыш безнең белән булсагыз,

Җәй без сезне ташламабыз!»

Кул сузыгыз авыр сәгатьләрдә.

Ишетәсезме, кошлар эндәшә!

 ( өй эше бүген дәрестә алган белемнәрегезне файдаланып «Кошлар - безнең дуслар » темасына инша язып килерсез.  

- Укучылар, әйдәгез, җимлекне тышка чыгып агачка элик, җим салыйк. Нинди кошлар килүен күзәтерсез, үзегез дә ашамлыклар китереп салырсыз.