Ачык дәрес "Милли ашлар"
план-конспект урока по теме

                 1)татар халык ашлары белән таныштыру; 

                 2) яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның  бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;

                 3) татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_milli_ashlar.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык ашлары.

                                                  Фахреева Лилия Нагыйм кызы,

                                                 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                     

Бәләбәй 2015

Татар халык ашлары.

(3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес)

Максатлар :    1)  татар халык ашлары белән таныштыру;  

                 2) яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның  бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;

                 3) татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау:  таратма дидактик материал, дәреслек, компьютер, интерактив такта.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  •  Исәнмесез укучылар!
  •  Кәефләрегез ничек?
  •  Сыйныфта бүген кем дежур?
  1.  Максат кую.

Уңай психологик халәт булдыру.

  • Балалар,бүген без сезнең белән сөйләм телен үстерербез, туган телебезне тагын да яңа сүзләр белән баетырбыз.

(ишек шакыйлар, Морфология апа безгә посылка җибәргән)

  • Укучылар, безгә Морфология апа посылка җибәргән, әйдәгез әле карыйк, нәрсә икән аның эчендә.
  •  Посылка эчендәге предметны белер өчен сез сораулар бирергә тиеш буласыз, ә мин сезгә әйе, юк дип кенә җавап кайтарырга  тиеш булам.
  • Бик яхшы укучылар, бу чәк-чәк.
  •  Сез чәк-чәк турында тагын нәрсә әйтә аласыз?(баллы, ашый торган, сары, вак )
  •  Чәк-чәк кайсы халык ашы?
  •  Бик яхшы укучылар, чәк-чәк татар халык ашы.
  •  Ә сез тагын нинди татар халык ашларын беләсез?

 (1нче слайд)

Фонетик күнегү

Карга әйтә кар-кар

Мичтә бәлеш бар-бар

Мичтән бәлеш алыр идем

Өйдә кунак бар-бар.

II.  Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Ишетеп аңлау.

 - Прослушайте и скажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

1) Әни бик тәмле өчпочмак пешерде.

 Әни бик тәмле өчпочмак  һәм токмач ашы  пешерде.

2)Радикка әнисе баллы чәй бирде.

Радикка әнисе баллы, кайнар чәй бирде.

-Прослушайте и укажите лишние слова в логическом ряду.

Ботка, шикәр, дәфтәр, чәй,  аш, кунак, өчпочмак.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Сүзлек эше. (2нче слайд)

Камыр - тесто

Бәлеш– бәлеш

Кыстыбый - кыстыбый

Өчпочмак - треугольник

Токмач ашы – суп из домашней лапши

Чәк-чәк– чак-чак

Он - мука

Укытучы укый, ә укучылар кабатлый. (1нче төркем татарча, 2нче төркем тәрҗемәсен әйтә)

  1. Укытучы

Кулинарное искусство татарского народа богато своими национальными традициями, уходящими в глубь веков. Изделия славятся оригинальностью приготовления, вкусовыми качествами и оформлением. В питании татар по традиции преобладают зерновые продукты в виде различных видов муки (ржаной, пшеничной, гречневой, гороховой, ячменной, овсяной) и круп (пшена, гречки, полбы, риса). В больших количествах татарская кухня использует мясо, главным образом баранину, говядину и конину. Оно служит основой супов и бульонов, а в отварном виде — самостоятельным вторым блюдом. Особенностью традиционного стола является разнообразие мучных изделий.

       Физминутка

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик,бер басыйк,

Күл тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк.

Арганнарга булышыйк.

  1. Ә  хәзер,  укучылар, үзебез пешекче булып карыйк.

3нче слайд: токмач ашы.

  • Укучылар, токмач ашы пешерү өчен  нәрсәләр кирәк? ( ит, токмач, шулпа, кишер, суган, тоз, борыч)

4нче слайд: бәлеш.

  • Ә бәлеш пешерү өчен нәрсәләр кирәк? (камыр, ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч, шулпа)

5нче слайд:  кыстыбый.

  • Кыстыбый пешерү өчен нәрсәләр кирәк? (камыр, бәрәңге, суган, май, сөт)

6нчы слайд: өчпочмак.

  • Өчпочмак әзерләү өчен нәрсә кирәк? (камыр, ит, суган, бәрәңге, май, борыч, тоз)

7нче слайд: чәк-чәк

  • Чәкчәк әзерләү өчен нәрсәләр кирәк? (он, йомырка, сөт, тоз, шикәр, май)

IV Белем- күнекмәләрне ныгыту.

  1. “Адашкан” уенын уйнау. (8нче слайд)
  • Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне җыярга.

Камөчпоч

Әшлеб

Сытбыкый

Кәчкәч

Мачток

  1. Диалогны тәрҗемә итү һәм рольләргә бүлеп уку (таратма материал)
  • Маша, син өчпочмак пешерә беләсеңме?
  • Юк. Минем әнием пешерә белә.
  • Аны пешерү өчен нәрсәләр кирәк?
  • Камыр, ит, суган, бәрәңге, май, борыч, тоз.

-Ә хәзер, үзегез диалог төзеп карагыз.

  1.  “Әни нәрсә пешерә?” уенын уйнау. (9нчы слайд)
  2. Бу ризыкларның кайсылары татар милли ашларына керә? (10нчы слайд)

V. Йомгаклау.

  1. Укучылар, сез нинди милли ризыкларны яратасыз? Аларны пешергәндә әниләрегезгә, әбиләрегезгә булышасызмы?
  2. Өйгә эш:

I төркемгә: ашарга әзерләргә:

Суп с лапшой, чай с молоком, пирожки с картошкой, сладкий чай, вкусный треугольник.

II төркемгә: Татар милли ашларын кулланып кроссворд яки ребус төзеп килергә.

III төркемгә: Татар халык ашларыннан бер рецепт язып алып кил.

3)Укучыларга билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык ашлары

Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗ...

Татар халык ашлары

Татар халык ашларына багышланган "Могҗизалар кыры" уены...

Татар халык ашлары

презентация...

Презентация "Татар халык ашлары"

Иллюстрации с названиями блюд  можно использовать на уроках по темам "Минем туган көнем" в 5 классе, в 6 классе ....

Татар милли ашлары

Татар милли ашлары...

Авылым халкының бик борынгы милли ашлары.

Авылыбыз Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның...