Авылым халкының бик борынгы милли ашлары.
творческая работа учащихся по краеведению (7 класс) на тему

Абузарова Рузиля Динмухаметовна

Авылыбыз Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның үзенең базары, кирпич заводы, көнбагыш мае чыгару һәм ипи пешерү пекарнясы булган. Арыш, бодай, кукуруз, арпа, солы, киндер басулары, урман-кырлары ерактан үзенә тартып торган. Халык малны да күп асраган, катыгын-сөтен саткан, булган байлыгының берсен дә әрәм итмәгән. Сугыш еллары гына авылны бераз аяктан ега, шулай да бал-чага, карт-коры авыр сугыш чорларын җиңеп чыга.Шушы чорларда иң яратып ашала торган ризыкларның берсе катык күзикмәге, сырлыкай була. Сугыш чорында һәркем  сыер асрый алмаса да  бер чиләк сөт, катык, ун йомырка күрше-күлән, туган-тумачага тамак ялгарга ярдәм иткән. Камыр катыкка гына басылганга күрә исеме дә катык күзикмәге дип аталган

 

Катык күзикмәге.

1 литр катык,

4-5 йомырка,

Ярты стакан көнбагыш мае,

Он,

Бер чеметем чәй содасы.

Җылы катыкны сода кушып күпертергә, йомырка, көнбагыш мае салып тугыларга, он кушып йомшак камыр басарга, камырны берничә кисәккә бүлеп  таба зурлыгында уртача калынлыктагы җәемнәр җәяргә, шадра тастымал белән каплап 20 минут кабартырга. Җәемнәрне йөзе килгән мичтә яисә духовкада көнбагыш мае белән майланган табада пешерергә.

 

 

Сырлыкай.

 

Ярты литр җылы сөт,

3-4 йомырка,

Бер чеметем чәй содасы,

Тәменчә тоз,

Он.

 Җылы сөткә йомырка, сода, тоз кушып яхшы итеп болгатыла, әзер массага он салып уртача катылыктагы камыр ясап берничә җәем җәелә. Камыр җәемнәрен калын итеп җәяргә, зурлыгын төрличә итәргә мөмкин, ләкин таба зурлыгыннан артмаска тиеш. Җәймәләргә пычак белән камырны кисеп чыгармыйча берничә урыннан сызыклар сызыла ( < ). Ике сызыкны ике бармак белән тотып кысып ябыштырырга. Аз гына көнбагыш мае салынган табада мичтә яисә духовкада пешерергә. Сырлыкай кырыйлары күпереп, уртасы кабарып пешә.

 

Борынгы эчемлекләр.

Төче бал балы.

Төче бал балының тарихы:

   Халкыбыз элек- электән умартачылык белән шөгылләнгән, чәчәкле болыннары, икмәк кырлары умартачы кәсебе өчен бик уңайлы булган. Балы да күп булган, сатып дөньясын алып барырга, бала-чагаларын укытырга  да ярдәм иткән бал. Туй –мәҗлесләрдә төче бал балы кунакларны сыйлаган. Бавыр,бөер, эчәк юллары авырулары вакытында, салкын тиеп чирләгәндә дә халык балдан дәва тапкан. Бүгенге көндә авылыбызның фольклорчысы Камил ага Шәмсуаров бик күп умарта тота. Ул үзенең рецептлары белән уртаклаша.

                                                                                 

 

3 литр кайнаган суга 1,5 кг  тал бөресеннән җыелган серкәле кәрәзле бал салына. Ике 3 литрлы банкага бүлеп салып, банкаларга тыгыз итеп резина перчатка кигезелеп , кояшлы яисә җылы урынга куела. Ачып, кайнавы туктагач, кәрәз чүпләре аска утыра, резина перчатка башка кабармый башлый. Банкадагы сыеклык марля аша сөзеп чиста банкаларга салына, 2-3 аш кашыгы бал салып нык  кына болгатыла һәм салкынча урынга куела. Озак саклау учен суыткычта тотарга киңәш ителә.   

                                                          Солы сырасы.

 

Бер чиләк кайнап торган суга 3 кг кабыклы солы салына һәм солының эче кабыгыннан аерылып беткәнче кайнатыла. Эре иләк яисә марля аша сөзеп чиста сыеклыкны 40 литрлы флягага салырга, шуның өстенә 20 литр кайнаган җылы су,

6-7 кг. шикәр комы яисә 6 литр бал салып 10 көнгә җылы урынга әчетергә  куела. Әчеп әзер булгач марля аша сөзеп алына,  банкаларга яисә шешәләргә тутырып салкынча урынга куела. Дәвалау үзлекләре бик күп

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

Татар милли ашлары

Татар милли ашлары...

Тема: “Милләтен-халкын пакъләгән, яклаган, саклаган шәхес”

Тарихчы,әдип, күренекле дин эшлеклесе, галим Р.Фәхретдин турында...

Ачык дәрес "Милли ашлар"

               1)татар халык ашлары белән таныштыру...

“Татар халкының борынгы, милли бәйрәме Сабантуй һәм Әтнәнең батыр көрәшчеләре.”

Фәнни тикшеренү эше.Җирлек материалларына нигезләнеп төзелгән....


 

Комментарии

Абузарова Рузиля Динмухаметовна

Дружный коллектив МБОУ "Исергаповская СОШ"