Тема: “Милләтен-халкын пакъләгән, яклаган, саклаган шәхес”
статья (8 класс) по теме

Тазиева Рузалия Равгатовна

Тарихчы,әдип, күренекле дин эшлеклесе, галим Р.Фәхретдин турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r._fekhretdin.doc171.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Милләтен-халкын пакъләгән, яклаган, саклаган шәхес

          “Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган  милләт рухсыз”(Р Фәхреддин).

ХХ йөз башында татар иҗтимагый тормышында зур урын тоткан шәхесләр бик күп. Алар арасында үзенең хезмәтләре белән Ризаэддин Фәхреддин аерым бер урын алып тора. Аның татар мәгарифен үстерү өлкәсендәге хезмәтләре әйтеп бетергесез мөһим.Ул үзенең эшчәнлеген һәм фәнни хезмәтләрен тулысынча туган халкының аң-белем дәрәҗәсен, әхлакый тәрбиясен күтәрү максатларына багышлый. "Кеше булу өчен,  - ди ул, - гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм дә боларны бер-берләреннән аеру дөрес булмас.”

“Минем хезмәтләрем киләчәктә үз халкымның галимнәре өчен кирәк булачак бит! Шулай булгач, алар минем халкыма хезмәт итәргә тиешләр.” – ди галим.

Ризаэддин бине  Фәхреддин бине Сәйфетдин - иң күренекле затларның берсе буларак, татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган.7 яшендә мәдрәсәгә керә, аннары Түбән Чыршылыда укый. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр Чистай мәдрәсәсендә укыган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларында шәкертләргә үзе дә сабак укыта башлаган.
Р. Фәхреддин яшь вакытта ук Мәрҗани әсәрләрен өйрәнә. 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша.Бу очрашу аның күңелендә җуелмас эз калдыра. Ш. Мәрҗанинең фәлсәфи фикерләре, алдынгы карашлары яшь шәкертнең иҗади эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Балалар укыта башлагач, ул Мәрҗанинең алдынгы ысулларын куллана, тәрбия эшендә бай тәҗрибә туплый.

1887 елда Ризаэддин Фәхреддиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган  беренче  китабы басылып чыга.
         Уфа шәһәрендәге Диния Нәзарәтенә беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэддин Фәхреддиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.

Уфада ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек әдәбе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» , «Әсма, яки Гамәл вә җәза»  кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре  дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
         1908 елның гыйнварында Оренбургта «Шура»журналы  чыга башлый, баш мөхәррире итеп Р. Фәхреддин билгеләнә,1918 елга хәтле «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф, дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе.

Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы – аның галим буларак зур абруйга  ирешкәнлеген  дәлилли.
          Р. Фәхреддиннең әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Аның кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кеше бармы икән? Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 100 гә тула.

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле, тормыштан алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган. Шуңа күрә дә үз вакытында алар яратылып укылган, кайберләре ун-унбер мәртәбә дөнья күргән. Бу Ризаэддин Фәхреддиннең зур тәҗрибәгә ия булуы белән дә аңлатыла.

Галим Хатыйп Миннегулов  галим турында болай дигән:“Ризаэддин бине Фәхреддин- халкыбызның вөҗданы, горурлыгы, йөз аклыгы.”

Ризаэддин Фәхреддин-энциклопедик шәхес.Аның иң яраткан өлкәсе-халкыбызның тарихы.Сәяхәтнамәләрне ул тарихның нигез ташы итеп карый.”Ислам сәяхәтчеләре”исемле әсәре шул турыда сөйли.

Педагог һәм әдип, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, дин белгече һәм тарихчы Р.Фәхреддин 19 йөз ахыры-20 нче йөз башындагы катлаулы чорда яшәп, гомеренең күп өлешен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган. Аның эшчәнлеге күпкырлы, һәм үзеннән соң ул төрле мәсьәләләргә багышланган йөзләгән мәкалә һәм 65 китап мирас итеп калдырган, шулардан 12 се тарихка карый. Тарихи мирасның энҗесе дип аның 4 томлык “Асар” исемле хезмәте санала.Хезмәттә язучының төп максаты-укучыга төрки татар халыкларының рухи мәдәниятенең тарихын күрсәтеп, халыкта милли үзаң уятырга, алга таба үсәргә һәм киләчәктә элеккегечә бөек милләт итеп яши башларга юл күрсәтү.

     Р.Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль

мәсьәлә, һәм ул – укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне җитмештән артык китабында күрсәтә.        Галимнең "Тәрбияле бала” хезмәтен һәр уку йортының диварларына алтын хәрефләр белән язып куярга булыр иде.

Безнең бай традицияле мәдәни һәм рухи мирасыбызда Р.Фәхреддин тоткан урын бик эчтәлекле һәм  күпкырлы.

Рефератны Р.Фәхреддиннең үз сүзләре белән тәмамлыйм: “Дөньяда эшләргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын”.

Р.Фәхреддиннең бу хикмәтле сүзләре бүген дә алтын бәясендәге иң кыйммәтле гыйбарәләрнең берсе булып кала.


.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Обобщение, систематизация и проверка знаний по теме "Имя прилагательное" (На материале декоративно-прикладного искусства. Русская матрёшка). 6 класс. (тема рассчитана на 2 часа)

Тема: Обобщение, систематизация и проверка знаний по теме "Имя прилагательное"  (На материале декоративно-прикладного искусства. Русская матрёшка). 6 класс.   ...

Конспекты по экологии с контрольными вопросами по темам: Тема № 4: « Понятие мониторинга окружающей среды». Тема № 5: Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах. Тема урока № 6: Организация рационального природопо

Конспекты по экологии по темам:4.Понятие мониторинга окружающей среды,5. Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах, 6.Организация рационального природопользования...

Контрольный диктант по теме "Глагол"-5кл,К.Р.для 5кл. по теме "Прилагательное".К.Р.для 5кл. по теме"Существительное"К.Р.для 5кл. по теме"Фонетика"К.Р. для 7 кл. за 1 и 2 полугодие.

Контрольный диктант по русскому языку 7 класс по теме "Глагол" помогает проверить качество усвоения основных орфограмм по теме, разработан в соответствии стандарта ФГОСДанная конторльная работа по рус...