Тазиева Рузалия Равгатовна

И ГАЗИЗ, ТУГАН ТЕЛЕМ!

Бу тормышта минем адымым нык, Укытучы - минем һөнәрем. Бар көчемне, талантымны биреп, Балалар, дип үтә көннәрем.

Профессия: УЧИТЕЛЬ

Профессиональные интересы: ПРОЕКТЫ

Увлечения: ВЫПУСКАЮ ШКОЛЬНУЮ ГАЗЕТУ

Страна: Татарстан

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ

Место работы: МАОУ"СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №40 С УГЛУБЛЕННЫМ ИЗУЧЕНИЕМ ОТДЕЛЬНЫХ ПРЕДМЕТОВ"

Звание, ученая степень: учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/tazieva-ruzaliya-ravgatovna
Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев) "Яшәү- туктаусыз алга бару ул.” (С.Джонсон) "Җиңел тормыш эзләгән кеше- иң мескен кеше.”(Д.Джордан) "Кешенең иң кадерле нәрсәсе-гомере. Яшәү-эзләнү һәм борчылулар утында яну ул.”(Э.Верхарн) Чын тормышның төп максаты-гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу.”(А.Платон) Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. М. Кәрим

МИН -УКЫТУЧЫ. БАЛАЧАК ХЫЯЛЫМ ТОРМЫШКА АШТЫ. МЕНӘ 34 ЕЛ ИНДЕ ШУШЫ ХЫЯЛЫМА ХЫЯНӘТ ИТМИЧӘ,МӘКТӘПТӘ АНА ТЕЛЕ УКЫТАМ. УКУЧЫМА АНА ТЕЛЕНЕҢ НӘФИС, МОҢЛЫ, НАЗЛЫ, ШУЛ УК ВАКЫТТА ҖИТДИ ТЕЛ ИКӘНЕН ҖИТКЕРЕРГӘ ТЫРЫШАМ. ХАЛКЫБЫЗНЫҢ БӨЕК ШӘХЕСЛӘРЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРЫП, УКУЧЫДА  ГОРУРЛЫК ХИСЛӘРЕ ТӘРБИЯЛИМ.

О себе

 

     Мин ямьле Чирмешән районы Лашман авылында туып-үстем.Безнең авыл бик зур һәм бик матур,халкы бик уңган.Язучы Гаяз Исхакыйны үземнең якташым дип саныйм,чөнки Исхакыйлар нәселе безнең авылдан чыккан.Безнең күршедә Исхакый туганнары яши. Лашман авыл халкы Гаяз Исхакыйны бик хөрмәт итә. Ел саен безнең районда, Лашман урта мәктәбендә язучыга багышланган кичәләр, фәнни-практик конференцияләр үтә.Мин Г.Исхакый әсәрләрен бик яратып укыйм. Аның талантына баш иям. 

Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга кердем.Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым.Менә институтны тәмамлаганга да быел 30 ел була.Студент еллары, группадашлар, педагоглар бик сагындыра.Гомернең иң күңелле еллары Казанда узды.Шулай итеп, 1983 нче елдан бирле укытучы булып эшлим. Чаллы шәһәре мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам. Эшемне яратап башкарам.Шул еллар эчендә татар телебез төрле хәлләрдә булды.Инде менә бетә, менә бетә дигәндә, телебез, халкыбыз яңадан күтәрелеп китте.Татар теле укытучысына телне саклап калу өчен күп тырышырга, икеләтә эшләргә туры килде.Тик барыбер, телнең язмышы өчен һаман да йөрәк әрни әле

БУ ТОРМЫШТА МИНЕМ АДЫМЫМ НЫК,

УКЫТУЧЫ МИНЕМ ҺӨНӘРЕМ.

БАР КӨЧЕМНЕ, ТАЛАНТЫМНЫ БИРЕП,

БАЛАЛАР ДИП ҮТӘ КӨННӘРЕМ.


 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 М. МӘҺДИЕВ ӘСӘРЛӘРЕН, Ф. ЯРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕН, НӘБИРӘ ГИМАТДИНОВА , Х. САРЬЯН, А. ГЫЙЛӘҖЕВ, 

Х.ТУФАН ИҖАТЫН УКЫРГА ЯРАТАМ.

Мой взгляд на мир

Кеше үз тормышын үзе бизәргә  тиеш.

Мои достижения


Моё портфолио

 

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезгә кайбер файдалы дип санаган дәрес һәм сыйныфташ тыш чараларның эшкәртмәләрен тәкъдим итәм. Фикерләрегезне көтеп калам. Рәхмәт.

Изгелек ит тә, суга сал,-

Балык белер.

Әгәр балык белмәсә,-

Халык белер.

Ит игелек, булма явыз,

Какма читләр капкасын.

Үз-үзеңне мактама,-

Кеше сине мактасын.

 

Добавить грамоту в портфолио