Әниләр, мәрхәмәтле безнең әниләр!
методическая разработка (8 класс) на тему

Тазиева Рузалия Равгатовна

әниләргә багышланган әдәби музыкаль кичәнең сценарие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр, мәрхәмәтле безнең әниләр!

( әдәби- музыкаль кичә )

Сценарийны әзерләүче:

Яр Чаллы шәһәре 40нчы урта мәктәбенең югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Таҗиева Рузалия Рәвгат кызы

Әниләр, мәрхәмәтле безнең әниләр!

( әдәби- музыкаль кичә )

Бүлмәне бизәү: гаилә фотосурәтләреннән күргәзмә, « Әниемә мәдхия» исемле укучыларның иҗади эшләре, әниләр турында мәкаль һәм әйтемнәр: «Ана җылысы- кояш җылысы», «Ана ачуы- язгы кар: күп булса да, тиз эри» , «Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер», «Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр».

  Бүлмәдә Р. Миңнуллин сүзләренә « Әнкәмнең догалары» җыры яңгырый.

Укытучы:  Хәерле кич, хөрмәтле әниләр, кадерле балалар! Инде менә берничә еллар безнең илебездә иң кадерле кешеләребез хөрмәтенә әниләр көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан « Бер күрешү- бер гомер» дип, сезне бүген бәйрәм кичәсенә чакырдык .

Ана- бөек исем !

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке- ана булуда,- дигән татар халкының яраткан шагыйре  Һ. Такташ.

 Әйе, әни ул – һәркем өчен кадерле , изге зат. Аналар булмаса, кешелек яшәүдән туктар иде. Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез- әниләр. Әниләребез безне  сулышлары белән җылыта, назлары белән иркәли, гомерләре буе безнең  өчен сызлана. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Кешегә сабый чагыннан башлап, олыгайгач та әни  кирәк. Суга бата башлаган бабай да: «Әни!»- дип кычкырган ди имеш.

 Хөрмәтле әниләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете телим.

             Ә хәзер сүзне балаларыгызга бирәм .                                                                                                 -Укучылар, безне әниләрегез белән таныштырыгыз әле.

(Укучылар үзләре язган мәдхияләрне укыйлар һәм әниләренә тапшыралар).

Укытучы: Әнкәй, әни, инәй, әнием… Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән

эндәшмәсен, эчтәлеге бер үк кала бирә. Син - Ана! Балаң өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана!

                Бер укучы кыз бала, әнисе янына килеп, дәвам итә :

- Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач , безне  өстәл янына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә- сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың.Кичләрен,  күзлек киеп, газета караштырасың. Шуннан бер-бер яхшы сүз, гыйбрәтле вакыйга тапсаң, безгә дә укып калырга ашыгасың. Андагы юлларда көлке сүзләр  язылганда елмайганыңны күрәм мин. Син кычкырып  көлә дә белмисеңдер шикелле. Юк, беләсең. Әдәпсез булып күренәсең, безне эшебездән бүләсең  килми.

Икенче укучы:              

-Менә син, вак-вак атлап, түр якка чыгасың. Мин, үзеңнән яшереп кенә, һәр хәрәкәтеңне күзәтәм. Ачык ишек аркылы тәрәзә төбендәге гөлләр янына килгәнеңне күрәм. Кибә башлаган яфракларны кайчы белән сак кына кисеп аласың. Төпләрен тотып карыйсың да баш чайкап куйгандай итәсең. Туфраклары катыбрак киткән, тамырлары кысылгандыр, дип борчыласыңмы син.

Өченче укучы::

 -И әни…  Без дә үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә

алмыйбыз. Арган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. Син тәрбияләгән тыйнаклык кына шул  теләкләрне тыеп тора, шулай да яратуны сиздерәсе килә.

Җыр: «Әниемә».

Дүртенче укучы:

:                       Беренче тел ачылуга    

                        « Әннә», ди һәрбер бала.

                         Чөнки аның күңелендә

                         Иң кадерлесе ана.

                         Ана! Язгы җилдәй йомшак, җылы,

                         Саф һәм изге аның күңеле.

                         Тиңсез көчле аның мәхәббәте,

                         Ана, бөек аның  сөюе.

 Бишенче укучы: Э. Шәрифуллина шигыре «Әгәр мин әни булсам».

             Алтынчы укучы:

                         Аналарга булган рәхмәт сүзен

                         Алыштырмас һичбер бүләк тә,

                         Авырмыйча, әни, озак яшә,

                         Балаларың шушы теләктә.

 Җиденче укучы:

:                        Әти- әнигә ирешсен

                         Балаларның рәхмәте.

                         Насыйп итсә икән ходай

                         Ике дөнья рәхәтен.

            Җыр « Әни  кирәк». Р.Миңнуллин сүзләренә

            Сигезенче укучы:

                          Кайберәүләр:”Кояш бер генә!” ди,

                          Мин килешмим, икәү ул минем.

                          Аның берсе балкый күк йөзендә,

                          Икенчесе өйдә-әнием.

                          Бер кояшым бирә тормыш уты,

                          Икенчесе йөрәк җылысы.

                          Бөтен гомерем үтсен шулар белән

                          Шул бәхетемнең иң-иң олысы.

Укытучы: Төрле буын язучылары әниләр турында  әсәрләр иҗат иткәннәр һәм киләчәктә дә иҗат итәрләр. (Ә. Еникинең «Матурлык» хикәясеннән өзек уку)

 Тугызынчы укучы:

                           Чәчләремнән бер сыйпасаң иде,

                            Их, йомшак соң, әнкәй, кулларың.

                            Бала булып сиңа кайтыр идем,

                            Борып булса тормыш юлларын.

                            Һичбер нәрсә алыштыра алмый,

                            Һәр нәрсәдән Ана олырак.

                            Нәрсә бар соң җирдә кадерлерәк,

                            Әнкәй сөюеннән җылырак.

Укытучы: Кадерле балалар! Сез бик бәхетлеләр, чөнки сезнең әниегез бар. Шушы бәхет гомерегез буе сезне озата барса иде.  Ә менә сезнең кебек күп кенә балаларның әтиләре дә, әниләре дә, җылы өйләре дә  юк. Аларның кадерле кешеләре я бәхетсезлеккә очрап үлеп киткәннәр, яисә әниләре аларны бала тудыру йортларында  ук ташлап калдырган,

сабыйларны ятим иткәннәр.

 Ә әтиле- әниле булып та, гомерендә бер тапкыр да әнисенең йөзен күрмәгән сукыр балалар да бар. Менә шундый бер бала турында шигырь тыңлагыз..

                     Бер сукыр баланың моң-зары.

                                             СабирГабделмән.

           Мин ишетәм, кояш якты, көн якты, дип,

           Суларның агышлары бик яхшы, дип;

           Күк йөзенең йолдызлары уйнап йөри

           Җир йөзенең мәхлуклары тик ятмый, дип.

           

           

           Мин ишетәм, киң сәхрада гөл үсә, дип,

           Болытлар тау-таудай булып күчә, дип;

           Адәм угылы башын селкеп хәйран кала

           Бакчадагы тамашаларны күрсә, дип.

 

           Мин ишетәм, карлар эри, боз китә, дип;

           Су буенда күп кешеләр сәйр итә, дип;

           Балалар мәктәпләрдә укып-укып,

           Гыйлем алып чыгалар, дип, булып әдип.

 

           Галәмгә карау безгә була, дип, ямь,

           Үзем төсле балалардан мин ишетәм.

           Мин боларның һич берсен дә теләмимен,

           Бер мәртәбә әнкәемне күрсәм икән!

 Унынчы укучы:

              Җылы наз ул, әнием,- синдә генә,

              Иркә сүзләр- синең телдә генә.

              Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

              Изге синең, әнием, теләгең дә.

  Җыр.Әниемнең җылы кочагы.

           Унберенче укучы:

                Бер кеше дә нәкъ синеңчә сөя белми,

                Бала өчен синең  кебек янмый- көйми.

                Тик син генә, балам диеп көн итәсең

                Хыялыңда минем белән юл үтәсең.

                Мин дә аны тоям кебек җаным белән,

                Башым иеп, әнкәй, сиңа рәхмәт диям.

                Яшә шулай озак еллар шатлык белән

                 Сүрелмәсен мәңгегә дә яшәү көчең.

 Барысы бергә «Җырлыйм әнием турында» җырын башкаралар. Укучылар әниләренә бүләкләрен тапшыралар.

Укытучы: Кадерле балалар!Әниләргә игътибарлы, итәгатьле булыйк, үзебезнең тәртибебез, укуыбыз, кылган яхшы гамәлләребез ягымлы сүзләребез белән аларны куандырып яшик. Әни-әтиләр алдында без мәңге бурычлы. Бер хәдистә болай диелгән:

 «Анаңны аркаңа күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайтсаң да, аңа булган бурычыңны үтәп бетерә алмассың».

               Мин сезне әти-әниегез,туганнарыгыз, укытучыларыгыз горурланырлык бала булырсыз дип ышанып калам. Ә хәзер сезгә «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабыннан кайбер бик әһәмиятле нәсыйхәтләрне укып китәм. Бу китапны һәр гаиләдә булдырырга һәм өстәл китабы итәргә киңәш итәм. ( 14- 17 нче битләр).

 

     Шуның белән  әниләргә багышланган кичәбез тәмам.

      Файдаланылган әдәбият:

   1.Балаларга  үгет-нәсыйхәт. Казан: «Дом печати» нәшрияты.- 2001ел

   2. Ә. Еники «Матурлык» хикәясе.

   3.Татар телендә 100 сочинение. Рифә Рахман. (24-25 нче битләр).

   4.Бер сукыр баланың моң-зары. Сабир Габделмән.                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...