С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?
методическая разработка (7 класс) на тему

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_s._hkim.doc50 КБ
Package icon s_hakim.zip2.34 МБ

Предварительный просмотр:

                      Әлки муниципаль районы

        Карга төп гомуми белем бирү мәктәбе

 Әдәбият  

            7 нче сыйныф

Сибгат Хәким

“Кайда сез, безнең ӘНКӘЙЛӘР?”

                              Фән укытучысы: Галиуллина  

                                        Гөлсинә Әнвәр кызы

                                        1 кв.категорияле татар теле һәм  

                                        әдәбият  укытучысы

2011 нче ел.

Тема :   Сибгат Хәким
“Кайда сез, безнең ӘНКӘЙЛӘР?”
 

2нче слайд

Максат: 

1. Укучыларны С.Хәким иҗаты белән  таныштыруны дәвам

    итү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын,

    һәм сөйләм телен үстерү.

3. ”Әнкәй”, ”Клиндерләр эзлим” шигырьләрен укып

    анализлау.

4. Балаларда ӘНКӘЙләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.          

Җиһазлау:Дәреслек Ф.М.Хатипов,Ф.Г.Галимуллин

                 С.Хәким . Сайланма әсәрләр, төрле елларда              

                   чыккан китаплары;

                 көянтә - чиләкләр, чишмә һәм кран суы.

 

                         Дәрес   барышы.

I. Оештыру. Психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар,без бу дәрестә С.Хәким иҗатын өйрә-

нүне дәвам итәбез.Рәсем-слайдлардан файдаланырбыз.

3нче слайд.

               “Әллә бар ул,әллә юк хәзерге

                 Яшь,тук буын өчен тәбикмәк.

                 Ачлык елны менә шул тәбикмәк

                 Язмышымны минем хәл итмәк...”

Укытучы. Әлеге шигырь юллары шагыйрьнең кайсы әсәреннән? (Тәбикмәк).

4нче слайд.

 Сүзлек өстендә эш

Тәбикмәк –җәймә,юка,таба икмәге

Юнәлсәм – кайсы якка барсам да

Мөлдерәмә -тулы

Бу шагыйрь турында нәрсәләр беләсез?

( “Тәбикмәк” шигыренә нигезләнеп,  укучыларның фикерләре тыңлана.)

5нче слайд . 

Өй эшен тикшерү.

Шагыйрьнең тормыш юлы сорау-җавап рәвешендә бара.

1.С.Хәкимнең тормыш юлын искә төшерегез.

2.Ул үзенә якыннарының нинди сыйфатларын кабул итеп алган?

3.Нәрсә ул шәҗәрә?Үзегезнең шәҗәрәгезне беләсезме?

4Әтисенең улына булган мәхәббәтен тасвирлагыз?

5.С.Хәким иҗатына күзәтү ясагыз?

6.С.Хәким сүзләренә җырлана торган нинди җырларны бе-

ләсез?

7.Кем ул лирик герой?

8.Ярату белән сагыну,юксыну хисләре каршылыкмы әллә бер үк хиснең ике төрле чагылышымы?

9.”Көй – шигырьнең канаты”,-диләр,килешәсезме?

III. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

6 - 10 нчы слайдлар

 С.Хәкимнең портреты , туган авылы рәсеме.

 Биографиясе һәм иҗатына күзәтү.

11нче слайд.

  С.Хәким  иҗатына якташыбыз Шамил Маннапов фикере.

Язмыш гүя үзе саклап бара,

Алып чыга аны дугадан-

Халкым аны , газиз улы күреп,

Изге дога белән ураган.

           Җирне барлап атлый акрын гына,

           Чишмәләрне арчый ,тукталып,

           Күңелләре саекмасын диеп,

           Кешеләргә бара моң алып.

12 нче слайд

 Чын шигърият нинди була?

        Язар өчен илһам эзлә, диләр,

        Урын эзлә, диләр , ямьлерәк.

        Никтер минем шигъри хисләремә

        Арышларның исе тәмлерәк!

13 нче слайд

С.Хәким үзе болай яза: ”Күңел туктаусыз эзләнә. Нәрсә җитми аңа, белмим. Үз-үзеннән канәгатьсезлек, шагыйрьне шул йөртәдер, мөгаен. Сугышны күрдем, тәмам арып, авырып кайттым. Бераз хәл керде, яңадан шул урыннарга сөйрәде җан. Нәрсә калган, нәрсәне әйтеп бетермәгәнмен-әйтеп бетерәсе иде. Туган якка күпме кайттым икән мин үз гомеремдә? Кешеләр бер кунак булып килү дип кенә уйлыйлар. Ә мине кайтып-кайтып та сөйләп бетереп булмаган изге хис газаплый. Шигырь дә, җыр да язып карыйм, юк, ул хис тирәндә, ә җир үзе гап-гади, кешеләре гади, яшәешләре гади. Шагыйрь күңеле җирдәге изгелекне җырларга тиеш. Син тота алмаган хистән дә авыррак нәрсә юк дөньяда”.

14 нче слайд

Әнкәйләр темасына эпиграф

Ана-

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда!    (   Һ.Такташ.)

Укытучы: Әнкәйләр темасы һәр язучы,һәр шагыйрь иҗа –

тында төп темаларның берсе булып тора.

15нчы слайд.

 С.Хәкимнең “Әнкәй” шигыре

16 нчы слайд

 “Клиндерләр эзлим” шигыре.

17 нче слайд.

Әсәрләрне анализлау өчен сораулар.

1. ”Ана-бөек исем”,- дигән темага сөйләшәбез.

2. С.Хәкимнең әнисенә булга мөнәсәбәтен сурәтләгез.

3. Җәннәт-әниләрнең аяк астында, диләр, ничек аңлыйсыз?

4. Татар әдәбиятына кое, чишмә образларының килеп керүен Сез ничек аңлатырсыз?(18нче слайд.)

 (Чишмә суы белән краннан алган суны чагыштырып күрсәтү, көянтә-чиләк күрсәтү)

5. С.Хәким сурәтләгән ана образы нинди булып күз алдына килеп баса?

19 нче слайд -  Балаларын көтүче Әнкәйләр рәсемнәре

6.Урта гасырлар татар шагыйре Мәула Колый: ”Ата-ананы

хөрмәт иткән, аларга хезмәт күрсәткән, күңелләрен хуш кыл-ган уллар-кызлар---АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘнең дустыдыр”,  -дигән. Сез моны ничек аңлыйсыз?

7. Әниләрегезгә сезнең мөнәсәбәтегез ничек?

20 нче слайд. Укучыларның әниләре фотолары.

8.Әсәрдә нинди ырымнар, ышанулар очрады?

21 нче слайд.

   Пар чиләк –тигезле

   Мөлдерәмә, тулы иләккә очрау –юлың уңу

   Буш чиләк –Юлың уңмауны белдерә һ.б.

 22 нче слайд - Чишмә юлындагы кызлар рәсеме.

 23 нче слайд.

9. Тексттан мәкаль булган җөмләне табабыз, аңлатабыз.

10.Күчтәнәч яратасызмы, бигрәк тә нәрсә?

    Үсеп эшли башлагач, әниләрегезгә күчтәнәчләр алып кай-

тырга онытмассыз, дип уйлыйм.

IV. Ныгыту.

24 -25 нче слайд.

 Викторина сораулары.

1. Халкыбызның яраткан шагыйре туган елны һәм төбәкне атагыз.( Әтнә районы Күлле-Киме авылы,

             1911нче елның  4нче декабре.)

2. Ул Казанга кайчан килә һәм кая укырга керә?

    (1931нче елны рабфакка.)

     3.Кайсы елда нинди уку йортын тәмамлый?

     (1937нче елда КДПИны.)

4.Нинди журналда әдәби хезмәткәр булып эшли?

      (“Совет әдәбияты” хәзерге “Казан утлары”)

5.Курск тирәсендәге сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен нинди орденга лаек була?(“Кызыл Йолдыз” ордены.)

6.Шагыйрьнең кайсы шигырьләренә көйләр язылган, санагыз. ((“Юксыну”, “Фазыл чишмәсе”, “Ага чишмә”, “Бер тауда ун чишмә”, “Үрләреңне менгәч”, Һ.б.)

7.Шагыйрь турында каләмдәшләре ни диләр ?

   (26-28 нче слайд)

V.  Дәресне йомгаклау.

Без бүген С.Хәкимнең ӘНКӘЙләргә багышланган шигырь-

ләре белән таныштык. Аның әнкәйләргә багышлап язылган шигырьләре  2006 нчы елда басылып чыккан Сайланма әсәрләрендә “Кайда сез, безнең әниләр?” дигән бүлеккә тупланган. Кызыксынучылар шуннан укый алалар.

VI. Өй эше.

29 нчы слайд.

Әниләрегез турында шигырь яки хикәя язарга.

VII. Билгеләр куела.

Дәрес “Фазыл чишмәсе” дигән җыр тыңлау белән тәмамлана.