Парламентский урок "Законнар кайда туа"
классный час по теме

Фазулзянова Найма Махмутовна

Парламентский урок "Законнар кайда туа"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

6 нчы класста парламент дәресе

ТЕМА: ЗАКОННАР  КАЙДА  ТУА?

Класс җитәкчесе:

 Фазылҗанова Н.М.

6 нчы класста парламент дәресе

Тема: Законнар кайда туа

Максатлар һәм бурычлар:

  1. «Конституция», «хакимиятләрне бүлешү принцибы», «президент», «Дәүләт Советы», «депутат» төшенчәләренең мәгънәсен аңлату;
  2. Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимият органнары системасын аңлату һәм тасвирлау;
  3. законнарга карата ихтирамлылык, закон һәм дәүләт алдында җаваплылык хисләре тәрбияләү хакында уйлану;
  4. түбәндәге төп күнекмәләр булдыруны дәвам итү:
  5. анализ ясый һәм чагыштыра белү, эвристик әңгәмәдә һәм дискуссиядә катнашу;
  6. документлар белән эшләү, текстның асылын аңлату, үзләштерелгән материалны актуальләштерү.

Дәреснең тибы: сәяхәт-дәрес.

Дәрес кулланмалары: «Җәмгыять белеме» дәреслеге (авторлары: А.И. Кравченко һәм Е.А. Певцова), эш дәфтәре, Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, «Microsoft Office PowerPoint» электрон слайд презентациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турында видеофильм.

Дәреснең планы:

  1. Оештыру.
  2. Яңа материалны өйрәнү.
  1. «Конституция» төшенчәсенә билгеләмә.
  2. Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимият органнары системасы.
  3. Закон кайда һәм ничек туа?
  4. Депутатлар һәм аларның җәмгыятьтәге роле.
  1. Эшлекле уен  “Мәктәптә кесә телефоныннан файдалану кагыйдәләре” дип аталган закон проекты төзү.
  2. Дәрескә йомгак ясау.

Дәреснең барышы:

Оештыру.

Яңа материалны өйрәнү.

Кереш.

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, тормышта безгә кагыйдәләр кирәкме? Кагыйдәләрдән башка гына яшәү ничек шәп булыр иде! Кайда телисең, шунда велосипедта йөрисең; мәктәпкә теләсәң йөрисең, теләмәсәң юк; үзең теләгән вакытта йокларга ятасың.

Әйе, кайвакытта кешегә бернинди кагыйдәләр дә кирәк түгел кебек тоела. Ә чынбарлыкта син дә, синең дусларың да, әти-әниеңнәр дә билгеле бер кагыйдәләр буенча яшиләр. Кагыйдәләрсез уен уйнап та, юлда йөреп тә булмый, хәтта ашны да кагыйдәләрне үтәмичә пешереп булмый, чөнки кагыйдәләр тәртип урнаштыралар. Законнар - шул ук кагыйдәләр, алар да илдә тәртип урнаштыралар.

Безнең дәресебезнең темасы кызыклы гына түгел, һәрберебезгә бик кирәкле дә. Без бүген түбәндәге сорауларга җавап бирербез: Нәрсә ул закон? Ул ни өчен кирәк? Законнар кайда туа? Аларны кем яза?

I. «Конституция» төшенчәсенә билгеләмә.

Укытучы: Куйган сорауларга ачыклык кертү өчен мин сезгә «Законнар дөньясы» дип аталган гаҗәеп бер илгә сәяхәт кылырга тәкъдим итәм. Беренче тукталышыбыз «Конституция – илнең төп законы» дип аталган станция булыр.

Укытучы: «Конституция» сүзе сездә нинди ассоциация тудыра?

(Тактада укучылардан алынган җаваплар языла).

Укытучы: Ә хәзер тикшереп карыйк, интуициягә нигезләнеп, «конституция»гә ни дәрәҗәдә төгәл билгеләмә бирә алдык икән һәм иң отышлы билгеләмә кемнеке. Әйдәгез укып карыйк, дәреслек авторы әлеге төшенчәгә нинди билгеләмә биргән икән (96 нчы бит).

Укытучы: «Конституция» термины латин сүзеннән килеп чыккан: constitution – «корылыш, билгеләү, урнаштыру» дигәнне аңлата. Ул җәмгыять һәм дәүләт корылышын, хакимият органнарын төзү тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели.

Аңлату барышында тактада түбәндәге схема эшләнә:

II. Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимият органнары системасы.

Укытучы: Сәяхәттә безнең чираттагы тукталышыбыз «Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимият органнары системасы» дип атала.

Бирем:

«Законнар дөньясы» на юл күрсәткечебездә «Россия Федерациясендә дәүләт хакимияте органнары системасы» схемасы сурәтләнгән.

Әйдәгез, аны игътибар белән карыйк, ул схема тәмамланмаган, рәссам, күрәсең, ашыккандыр, аны эшләп бетермәгән.

Алдагы станциядә алган белемнәребезне һәм түбәндәге терминнарны кулланып, ул башлаган эшне тулыландырыйк: Президент, Югары Арбитраж Суды, Федераль Собрание, Югары Суд, Дәүләт Думасы, Хөкүмәт, Федерация Советы, Конституция Суды.

Укытучы: Балалар, сез Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъекты булуын беләсез. Аның үзенең хакимият органнары системасы бар. Әйдәгез, Татарстан Республикасы Конституциясе тексты нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары» схемасын төзеп карыйк. Безгә бу эштә алдагы тукталышта үзләштергән белемнәребез һәм түбәндәге терминнар ярдәмгә килер: Президент, Дәүләт Советы, Конституция суды, Министрлар Кабинеты.

III. Законнар кайда туа?

Укытучы: Балалар, алдагы тукталышларда без Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары структурасын карадык, Конституция – илнең төп законы булуын белдек; ә менә чираттагы тукталышыбызда законнарның кайда барлыкка килүен ачыкларга тиеш булабыз. Һәм моны без үзебезнең республика мисалында башкарырбыз. Шулай итеп, чираттагы тукталышыбыз «Законнар кайда туа?».

Әлеге сорауга җавап табу өчен мин сезгә видеофильм карарга тәкъдим итәм. Ул сезнең өчен бик кызыклы булыр. (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турындагы видеофильм карау).

«Законнар кайда туа?» дигән сорауга хәзер ничек җавап бирер идегез? (Парламентта).

Татарстан Республикасы парламенты ничек атала? (Дәүләт Советы).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советын кем җитәкли? (Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы).

Дәүләт Советының төп бурычы нидән гыйбарәт? (Республика Конституциясен, Татарстан Республикасы законнарын кабул итү һәм аларга үзгәрешләр кертү, аңлатмалар бирү).

IV. Депутатлар һәм аларның җәмгыятьтәге роле.

Укытучы: Чираттагы һәм соңгы тукталышыбыз да сезнең өчен мавыктыргыч булачагына аз гына да шигем юк, чөнки ул «Депутатлар тукталышы» дип атала.

Бирем.

Балалар, кемнәр алар депутатлар?

 (Балаларның фикерләре тыңлана һәм эшчәнлеккә йомгак ясала).

Эшлекле уен: “Мәктәптә кесә телефоныннан файдалану кагыйдәләре” дигән закон проекты әзерләү.

Хәзер мин сезгә бераз вакытка үзегезне депутатлар итеп күзалларга тәкъдим итәм. Сыйныф ике төркемгә бүленә, һәр төркем “Мәктәптә кесә телефоныннан файдалану кагыйдәләре” дигән закон проекты әзерләргә тиеш.

Проект эшләүнең алгоритмы (экранда):

  1. Закон проектының әһәмиятен нигезләү.
  2. Әһәмиятен исәпкә алып, закон проектының статьяларын планлаштыру.
  3. Закон проекты статьяларын эшләү.
  4. Закон проектының презентациясе.
  5. Төзәтмәләр кертү.
  6. Закон проектын күпчелек тавыш белән кабул итү.

Закон проектын әзерләүгә 10 минут вакыт бирелә.

Төркемдә эшләгәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк (экранда):

  1. Төркем фикере – дөрес.
  2. Төркемнән бер кеше чыгыш ясый.
  3. Төркем үз дәлилләрен бәян итте, аңа сораулар бирергә мөмкин.
  4. Чыгыш ясаганда сөйләүчене бүләргә ярамый.
  5. Сорауларны чыгыш ясау тәмамлангач кына бирергә.
  6. Төзәтмәләр кабул ителә.

Ике төркемдәге депутатларның да чыгышларыннан соң күпчелек тавыш белән закон кабул ителә һәм раслана. (Билгеләнгән алгоритм буенча укучыларның мөстәкыйль эше)

Сез бик мөһим эш башкардыгыз: закон әзерләп, аны кабул иттегез. Бу законга хәзер һәркайсыгыз буйсынырга тиеш. Аны бит сез үзегез эшләдегез!

V. Дәрескә йомгак ясау.

Укытучы: Мавыктыргыч «Законнар дөньясы»на сәяхәтебез тәмамланып килә.

– Исегезгә төшерегез, без нинди тукталышларда булдык?

– Нәрсә күбрәк хәтерегездә калды?

– Үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз?