Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."
календарно-тематическое планирование (7 класс) по теме

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigatne_saklau-beznen_burych_-_kopiya.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Табигатьне саклау –безнең бурыч.

Максат:яңа сүзләрне өйрәнү һәм сөйләмдә активлаштыру;боерык фигыль формаларын ныгыту; бәйләнешле сөйләмне камилләштерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:мультимедиа, магнитофон,буклетлар,”Экологическая правда”газетасы, Кызыл китап,рәсемнәр,карточкалар,дәреслек Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел” 7нче сыйныф, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

I.Оештыру этабы.

Исәнләшү,хәлләрен сорашу.

Дежур укучы һава торышы белән таныштыра.

II.Өй эшен тикшерү:23нче күнегү 88нче бит.Экология фәне турында сөйләтү.(Экология фәне нәрсәне өйрәнә? “Гринпис” оешмасы һәм Әлмәттәге экологик оешма турында сөйләтү)

III.Актуальләштерү.”Җөмләнең ахырын тап.” дигән уен (тактага беркетелгән карточкалар белән эшләү.)

4нче октябрь- хайваннарны халыкара яклау көне.

5нче июнь- бөтен тирә-юньне саклау көне.

1нче апрель-халыкара кошлар көне.

22нче апрель-Җирне саклау көне.

22нче март-Су ресурсларын саклау көне.

IV.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру өчен сорау-җавап оештыру.

-Укучылар сезнең төп бурычыгыз нәрсә?

(Уку һәм әти-әниләргә булышу,табигатьне саклау)

-Бүгенге дәрестә дә табигатьне саклау турында сөйләшүне дәвам итәрбез.Сез миңа ничек сакларга кирәклеген сөйләрсез.

1) Дәреслек белән эшләү.

Рәсем буенча фикерләрен тыңлау.

-Балалар кая килгәннәр?(Балалар урманга килгәннәр)

-Урманда үз-үзләрен ничек тоталар?

(Агачларны сындыралар,суга чүп-чар ташлыйлар, кошларга комачаулыйлар, музыка тыңлыйлар.)

-Алар нинди балалар? (Тәрбиясез,тәртипсез,битараф.)

2)Сүзлек өстендә эшләү.(тактага транскрипциясе  белән бирелә)

Күгәргән-заржавевший

Ярчык-осколок

Рәнҗер дәрәҗәдә-до оскорбительной степени

Вәхшиләнмәс иде-не варварствовал бы

Туң-здесь: черствый

3)Тыңлап аңлау:Р.Фәйзуллинның “Алтын балык түгел, гади балык сөйләде...” шигырен тыңлату һәм проблемалы сорау кую

-Су төбендә нәрсәләр бар?

     (Су төбендә күгәргән көрәкләр,үтүкләр,чиләкләр һ.б.бар)

4)Шигырьне укучылардан сәнгатьле итеп укыту.Авторы турында кыскача гына сөйләтү.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)Сорауларга җавап бирү.

-Суга әйберләрне кем ташлаган? (Суга әйберләрне кешеләр ташлаган)

-Кешеләрне вәхшиләр дип буламы?(Әйе, вәхшиләр дип була)

-Барлык кешеләрне дә вәхшиләр дип буламы? (Юк, мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр күбрәк.)

     2)Укучылар, рәсемдәге балаларга хаталарын аңлатыгыз, киңәшләр бирегез.

-Сез елгага чүп-чар ташламагыз,агачларны сындырмагыз, кошларга һәм хайваннарга комачауламагыз.

3)Эш дәфтәрендә эшләү(яңа сүзләрне ныгыту)9нчы күнегү, 64нче бит.Җөмләләрне язып бетерергә, азактан дөреслеге тикшерелә.

Физминутка.

Күзләрне ял иттерү.(Талгын гына музыка уйный, кошләр сайравы ишетелә)

4)Әлмәт шәһәренең экологиясе турында видеосюжет карау һәм фикер алышу.

5)Монологик сөйләм:

  Әлмәт шәһәренең экологиясенә бәйләп табигатьнең файдасы һәм аны саклау турында сөйләү.Ничек итеп завод-фабрикалар һава һәм суларны пычрата, тозлы су һәм нефтьнең зарары,табигатьне саклау өчен нинди эшләр башкарабыз, шул турында сөйләтү.

1нче укучы табигатьнең файдасы турында сөйли.

2нче укучы һава турында, 3нче укучы суның файдасы турында сөйли.

4нче укучы табигатьне саклау өчен без нәрсәләр эшлибез, шул турыда сөйли(өмәгә чыгу, шәһәр күлен чистарту, агачлар, чәчәкләр утырту, урамнарны җыештыру кебек эшләр турында)

Укытучы сөйләме:

-Әйе, без кешеләр табигатькә зыян китерәбез, шуңа күрә аны саклап калу өстендә күп кенә эшләр дә башкарабыз.Әлмәттә табигатьне саклау һәм яклау буенча махсус оешма эшли.”Экологическая правда” газетасы чыга. Сез ул газета белән даими танышып торасыз. Шәһәребез елдан ел чистара, матурлана.Бу эштә сезнең дә өлешегез бар.Хәзер мин сезгә темалар тәкъдим итәм,ә  сез үзегезгә ошаган тема буенча диалог төзеп сөйләгез.

6)Диалогик сөйләм:

Темалар:Табигатьне саклау

                Безнең якта яшәүче кошлар һәм хайваннар.

                Милли парк һәм тыюлыклар.

                Өмәгә эшкә чакыру.

VI.Йомгаклау:

Блиц турнир үткәрү.(сыйныф ике төркемгә бүленә һәм сораулар бирелә)

1.Татарстанда иң зур елга?

2.Кайсы шәһәр балык исемен йөртә?

3.Зоология нәрсәне өйрәнә?

4.Анатомия нәрсәне өйрәнә?

5.Кайсы кош баласын кыш көне чыгара?

6. Иң озын телле кош?

7.Кайсы хайван үзенең баласын сумкасында йөртә?

8.”Кара алтын” дип йөртелүче файдалы казылма?

-Димәк, укучылар без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

(Табигатьне саклау турында сәйләштек)

-Ә табигатьне кемнәр сакларга тиеш? (Без, кешеләр сакларга тиеш.)

Өй эше бирү:

1)Көчле укучыларга  рәсемнәр буенча хикәя төзергә(табигать һәм аны саклау буенча рәсемнәр)

2)Калган укучыларга буклетлар өләшелә(кроссвордларны чишәргә)

Укучыларның белемен бәяләү.

Дәресне “Табигатьне саклыйк!” дигән җыр белән тәмамлыйбыз.Зөләйха Минһаҗева сүзләре, Вәсим Әхмәтшин музыкасы.

Чәчәк булып күккә кара,

Кош булып кара җиргә.

Авыр яралган һәммәсе

Саксыз кагыла күрмә.

Кушымта:

Кызганыгыз аларны,юк-барга рәнҗетмәгез

Табигатнең бизәген берүк әрәм итмәгез,

Зинһар әрәм итмәгез.

Яралы кошлар кебек

     Сызлана үләннәр дә.

Табигать мәрхәмәтле

Кадерен белгәннәргә.

Кушымта шул ук.

Матурлыклар китмәсен

Урманда, блыннарда.

Барча тереклек калсын

Киләчәк буыннарга

Махиянова Рүзилә Миргазиян кызы

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әлмәт шәһәре,17нче мәктәп


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать туган йортыбыз

Сочинение на тему "Природа". Природа наш родной дом. Охрана природы долг каждого....

Табигать -безнең йортыбыз

Табигать -безнең йортыбыз темасына план...

Табигать – уртак йортыбыз

Табигать – уртак йортыбыз...

Табигать – уртак йортыбыз

Табигать – уртак йортыбыз...