Табигать – уртак йортыбыз
план-конспект урока (8 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Табигать – уртак йортыбыз

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bsu_tabigat-urtak_yortybyz_8_syynyf.docx288.4 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Табигать – уртак йортыбыз.

Класс: 8 нче сыйныф

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:  татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: аңлап уку күнекмәсен формалаштыру, логик   фикерләү  күнекмәсен үстерү, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү;

Коммуникатив УУГ:  телдән  сөйләм  күнекмәсен үстерү, сораулар бирә белү, сүзләрне  дөрес, урынлы куллану;

Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү, сыйныфташлар белән уртак хезмәттәшлек итә белү;

Предмет буенча: тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый , дөрес куллана белү;

Дәреснең тибы:кабатлау

Эшне оештыру :төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар: презентация, рәсемнәр, карточкалар, интерактив такта

Дәрескә куелган максатлар:

1. Белем бирү максаты: “Табигать – уртак йортыбыз” темасы буенча үзләштергән лексик күнекмәләрне камилләштерү.

2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3. Тәрбияви максат: Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы

I  Оештыру моменты.

а) Уңай эмоциональ халәт тудыру.

-Хәерле иртә, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

- Кәефләр тагын да яхшырак булсын өчен бер-берегезгә комплиментлар әйтегез.

- Сез бүген экологлар һәм журналистлар ролендә булырсыз.Сайлау үз иркегездә. Журналистлар уң якка,экологлар сул якка утырыр.

II Теманы ачыклау,  максатлар билгеләү. “Табигать тавышы ” аудиоязмасын тыңлау.

- Укучылар  язмада нинди  сихри тавышлар ишеттегез ? ( Кошлар  тавышы, чишмә тавышы, табигать тавышы)

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Табигать турында)

- Нинди табигать турында сөйләшербез?(Туган ягыбыз табигате турында сөйләшәбез) 

III  Актуальләштерү. 

а) Төркемнәрдә эш. ( кластер моделе)

- Укучылар,нәрсә соң  ул табигать? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә  табигать сүзенә  түбәндәге аңлатма бирелә: «Табигать – билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек, хайваннар дөньясы, кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килә торган һәммә нәрсә».

Әйдәгез әле, табигать сүзенә беренчел кластер төзеп карыйк.(Җир, кояш, күк, хайваннар дөньясы, үсемлекләр дөньясы, матурлык,саф һава,кеше, тормыш).Һәр төркем кластеры белән таныштыра.

- Дөрес ,безне урап алган тирә-ягыбыз табигать дип атала. Һава, кояш, җир, су, урманнар, диңгезләр, тау-калкулыклар, урмандагы кошлар һәм хайваннар – болар барысы да табигать.   Без шул табигатьтә яшибез. Без барыбыз да табигать балалары.Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти,матурлата, сафландыра, илһамландыра.

IV Уку мәсьәләсен чишү

Бирем:сорау- җавап. Журналистлар экологлардан интервью ала.

  •  Узнай у друга:

 о природе родного края

  • Спроси  у друга:

нравится ли ей(ему)природа родного края

  • Спроси у друга:

какие реки текут в Ютазинском районе.

  • Узнай у друга :

какие деревья растут в лесу.

  • Узнай у друга :

в каких  экологических акциях он  участвует

  • Узнай у друга:

какие  растения внесены в Красную книгу Ютазинского района

  • Спроси у друга:

какие природные памятники  имеются в Ютазинском районе

  • Узнай у друга:

какие  птицы внесены в Красную книгу Ютазинского района

  • Узнай у друга:

 имеется ли  Красная книга Ютазинского района

Спроси у друга:

  • чем можно помощь природе родного края

  Эш нәтиҗәсе картасына билгеләр куялар.

   - Укучылар, сезгә  “Туган ягым табигате” дип исемләнгән проект эшләре әзерләргә кирәк иде.Әйдәгез  эшләрегез белән танышабыз.

     1 нче кучы:Районыбызда урнашкан Урдалы тау   табигый һәйкәлләрдән санала. Элек ул  нарат урманы белән капланган була. Хәзер анда нарат урманында гына үсә торган үсемлекләр үсә. Күкчәчәк, яшел чәчәкле шартлавык, үзгәрүчән канәферһ.б.Тау итәген сөрү,көтү йөртү тыела.Тауның Марков дип йөртелә торган итәгендә болынлы далага хас булган 76 үсемлек,19 үсемлек ташлы далага,9 ы наратлы урманда очрый торганнары үсемлекләр үсә.Тереклек ияләре  дә шактый. Мәсәлән,кәлтә елан,чәберчек,йомран.Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар.

  -  Туган ягыбыз челтерәп агучы, тавышлары еракларга ишетелүче чишмәләргә дә бай.

    2 нче укучы: Иске  Урыссу авылына кергәндә  Имаметдин чишмәсе бар. Әлеге чишмәгә Ютазы районы халкы суга килә. Күрше Башкортстаннан да килүчеләр дә күп,чөнки чишмәнең суы бик тәмле.Тарихына килгәндә бик кызыклы.Имаметдин исемле бабайның йорты шушы чишмә янында була.Ул һәрвакыт   чишмәне карап тора. Җәйнең матур көнендә сугыш башлана. Аны фронтка алалар. Сугыштан аягы яраланып кайта.Сугыштан соң  инвалид калса да,ул бик оста мич чыгаручы була. Шулай матур гына яшәп ятканда тормыш иптәше үлеп китә.Ялгыз калуын бик авыр кичерә.Кайгысын басар өчен еш кына чишмә буена килә .Чишмә белән сөйләшеп утырам әле,ул мине тыңлый белә дип әйтә торган була.Чишмә тавышыннан үзенә иптәш таба. Менә шулай итеп,  чишмәгә Имаметдин бабай чишмәсе дип исем бирелә.

   3 нче укучы: Ютазы районының Кызыл китабына районыбызда  бик сирәк очрый торган 11 кош кергән. Шуларның берничәсе  белән таныштырасым килә.

Ак  ябалак  

Озынлыгы 55 см; канатларының озынлыгы 150 см кадәр җитә .Безнең  якларга кышларга  килә.Ачык урыннарны ярата.Кимерүчеләр һәм кошлар белән туклана

 Бүдәнә

Оя коручы  күчмә кош.Оясын җирдә ясый.Якынча алты- егерме йомырка сала.Болында ,кырда яши.Бөҗәкләр һәм төрле орлыклар белән туклана.Май аеннан алып сентябрьгә кадәр очратырга була.

Кыр тургае

Күчмә кош.Апрель аеннан алып сентябрьгә кадәр очратырга була. 4-6 йомырка сала. Бөҗәкләр һәм төрле орлыклар белән туклана.

    Эш нәтиҗәсе картасына билгеләр куялар.

-     Алдагы бирем түбәндәгечә:

  • Экологлар сүзләрне тиешле грамматик формаларга куярга,ә журналистлар мәкальләрнең ахырын табарга тиеш.

Бирем: сүзләрне тиешле грамматик формаларга куярга кирәк.

    __________һәр почмагында үзенә генә хас ис бар (урман). ...Бу исләр,ел вакытында,көн ________,һава хәленә карап,үзгәреп тора(вакыт). Менә бу ________имән,өрәңге күбрәк (урман).Мондагы _________иң шәп вакыты-көз (ис).Яфрак белән түшәлгән имән ,өрәңге ____________борынга имән мичкә,тозлы кыяр исе килә (тамырлар).Түбәнрәк төшсәң- __________(юкә)... Юкәлек! Юк, андагы  ис бүтән бер _______   да була алмый (урман).Монда бодай ________(он) пешерелгән кабартма исе-бары тик шул ис кенә!

                                                                                                 М. Мәһдиевтән

Бирем: мәкальләрнең ахырын табарга.

Агач үстерергә- илле ел,кисәргә биш минут кирәк.

Агач үз ихтыяры белән урманны ташлап китми.

Урман белән су-табигать күрке.

Кул пычранса,су белән юарсың,су пычранса, нәрсә белән юарсың?

Алма яратсаң,агачыннан күз алма.

Кеше үз гомерендә ун төп агач утыртырга тиеш.

Бер агачтан мең шырпы ясап була,бер шырпы белән мең агачны яндырып була.

Каен себеркесе хан кызын терелткән.

Җиргә төкергән-үзенә төкергән.

Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.

Эшләрне парларда алмашынып тикшерәләр.Эш нәтиҗәсе картасына билгеләр куялар.

Бирем: сынамышларны тәрҗемә ит.

 Петухи распевают-к  дождю.

 Поздний цвет рябины- к поздней осени.

 Сильный ветер во время дождя –будет хорошая погода.

 Много майских жуков- к засухе.

 Ласточка прилетела- скоро гром загремит

Эш нәтиҗәсе картасына билгеләр куялар.

  Видеосюжет карау

-Әлеге сюжетта нинди проблема күтәрелә?(Проблеманы билгеләү)

-Хәзер без фишбоун моделен төзеп карарбыз. Әлеге проблеманың фактларын,сәбәләрен ачыкларбыз.Бер нәтиҗәгә килербез.

Фикерләрне тыңлана һәм эшләр такта эленә.(Сәбәпләре:үсемлекләр югалу-үсемлекләрне дөрес җыймау,таптау,көтүлекләр кертү; урманнар үлү- янгын,агачлар утыртмау,агачларны сындыру; хайваннар югалу-аларны күпләп ату,браконьерлык; һава пычрану- заводларның химик газлар чыгаруы;сулыклар пычрану-чүп ыргыту,нефть агызу,химик калдыклар агызу;чишмәләр кибү-чүп ыргыту)Нәтиҗә:табигатне саклау- безнең изге бурычыбыз; табигатне саклагыз!Кешеләр сезгә дәшәбез!

Эш нәтиҗәсе картасына билгеләр куялар.

 -Димәк,табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

-табигатьне сакларга

-елга буйларын пычратмаска

-агачлар утыртырга

-урманнарны сакларга кош ояларын туздырмаска

-хайваннарны кошларны ауламаска

Димәк, табигатебез- безнең уртак йортыбыз.Аны кечкенәдән үк ярата,аның матурлыгын тоя,күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый.Бары тик әхлаклы,намуслы, чын кеше булыр.

Рефлексия

-Без бүген дәрестә нинди проблема турында сөйләштек?

-Әлеге проблемадан нинди чыгу юлларын таптык?

-Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

Өй эше

1.“ Табигатьне саклау” темасына  диалог төзергә.

2.  Табигатькә багышланган мәкальләр тупларга.

3  “Табигать һәм мин “ дигән  темага   инша язарга.

Укытучы:Дәресебезне Р. Миңнуллинның сүзләре белән тәмамлыйсы килә. “Табигатьул- сабый бала төсле саф,кызларыбыз төсле,нәфис,әниләребез төсле сөйкемле,аксакалларыбыз төсле акыллы”.Һәрберебез күңел күзләре белән табигатьне күрә белсәк иде, юкка чыгуына юл куймасак иде! Укучылар, һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Табигать    үзен    яраткан кешеләрне генә ярата  бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Табигать туган йортыбыз

Сочинение на тему "Природа". Природа наш родной дом. Охрана природы долг каждого....

Табигать -безнең йортыбыз

Табигать -безнең йортыбыз темасына план...

Табигать – уртак йортыбыз

Табигать – уртак йортыбыз...

Ачык дәрес "Табигать - туган йортыбыз"

Ачык дәрес "Табигать - туган йортыбыз", 6 сыйныф (рус төркеме)....