Ачык дәрес "Табигать - туган йортыбыз"
план-конспект урока (6 класс)

Хузяхметова Гульнара Рамзиловна

Ачык дәрес "Табигать - туган йортыбыз", 6 сыйныф (рус төркеме).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_-_tugan_yortybyz.docx17.26 КБ

Предварительный просмотр:

 6А сыйныфында (рус төркеме)

туган  телдән ачык дәрес планы

Табигать – туган йортыбыз

(кабатлау, йомгаклау дәресе).

 

Укытучы:  Хуҗәхмәтова Г.Р

Әгерҗе, 4нче мәктәп

2018

             

          Тема: Табигать – туган йортыбыз.                  

Максат: 1. “Табигать туган йортыбыз” бүлеген кабатлау, йомгаклау, ел фасылларын искә төшерү, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү.  

 2. Укучыларда искә төшерү сәләтен, уйлау дәрәҗәсен, мөстәкыйльлекне, җитезлекне, күзаллауны үстерү.

 3.  Туган як табигатенә кызыксыну тәрбияләү.

 

УУГ. Сорауларга җавап бирү,  иптәшеңне тыңлый белү, фикерне төгәл итеп әйтеп бирү, үзбәя.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр,  рәсемнәр, карточкалар.

Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: сүзлек белән эш , әңгәмә, сорауларга җавап бирү, карточкалар белән эшләү һ.б.

Дәреснең төре: катнаш дәрес.

Дәреснең тибы:  белем - күнекмәләрне куллану дәресе.

Предметара бәйләнеш: рус теле, табигать белеме.

                                                       

                                      Дәрес барышы:

Оештыру моменты.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бер – беребезгә елмайдык, кунакларга елмайдык. Утырыгыз.  Дәресне   башлыйбыз.
  • Бүген сыйныфта кем кизү?
  • Бүген ничәсе?
  • Атнаның нинди көне?
  • Сыйныфта кемнәр юк?
  • Урамда көн нинди?

 Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1.     Укучылар, сезнең алда конверт (төркемнәрдә эш). Конвертларны ачтык, бирелгән пазллардан картина җыябыз.(кыш, яз, җәй, көз). Картина җыйганнан соң, рәсемгә карап җөмләләр төзиләр (төркемнәрдә).

Картина буенча әңгәмә.

 -Монда нинди ел фасыллары бирелгән?

(көз, кыш,яз, җәй)

-Көз үзенә нинди айларны ала?(сентябрь, октябрь, ноябрь)

 Кыш үзенә нинди айларны ала?(декабрь,гыйнвар, февраль)

Яз үзенә нинди айларны ала?(март, апрель, май)

Җәй үзенә нинди айларны ала?(июнь, июль, август)

           Һәр айда нинди үзгәрешләр була?

 Әйе, бик дөрес. .

1. пазлны  җыярга.

2. рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән? (сорарга)

3. рәсем буенча җөмләләр уйларга.

4. шул җөмләләрдән текст төзергә. (1 укучы укый)

2.   Ә сез  ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Әйе, бик дөрес, без дә бүген сезнең белән ел фасылларын искә төшерербез,  тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез һәм күнегүләр эшләрбез.

Укучылар мин сезгә хәзер 2 җөмлә әйтәм,  алар бер – берсеннән ничек аерылалар?

Кыш  җитте.   Җыйнак   җөмлә (ия белән хәбәр, баш кисәкләр)

Салкын кыш  җитте. Җәенке җөмлә (ия , хәбәр һәм иярчен кисәкләр)

 Телдән. Карточкаларга 1 - 2  дип язып куям, укучылар парларда үзләре җөмләләр төзиләр яз темасына. 1-2 укучы тикшерә. 1-1сеннән сорыйлар.

 

3. Хәзер алдагы дәрестә үткән сүзләрне искә төшереп, сүзлек диктанты язабыз.

   

 Табигать, елга, урман, агач, үлән, чәчәк, кош, кояш, буран, алан.  (Тикшерәбез) Хәзер, каршыда утыручы иптәшегез белән дәфтәрләрне алышасыз, тикшерәсез һәм билге куясыз. (кызыл-3, яшел-5, сары-4) Адель ни өчен Антонга 5 ле куйдың? (чөнки хатасы юк)

                           

                4.       Модел   конэрс (Сингапур технологиясен куллану)

Ә хәзер ял итеп алабыз.  Һәр почмакта төрле ел фасыллары язып куелган. Музыка башлангач, сезгә кайсы ел фасылы ошый, шунда барып басыгыз.  

     яз              көз           кыш        җәй

Уйларга 30 секунд бирелә. Ни өчен сез ул ел фасылын сайладыгыз (парларда уйлыйлар), кемнең туган көне мартта  була, шулар башлый.

 Укучылар сезгә уен ошадымы? Ә кемнәрнең җаваплары сезгә ошады? Бик яхшы. Утырыгыз.

5. Дәреслек белән эш.      язма

98 нче бит,  8 нче күнегү (язма).  Экранга җавап чыга. Тикшерәбез. Һәр укучы эшләгән эшен аңлатып бара.

6. Карточкалар белән эш. (телдән)

 

 Нокталар урынына тиешле сүзләрне куярга (Вакыт калса тәрҗемә итәргә).

     Яшь дусларым! Без – .... хуҗалары. Без аны ....  , яңадан-яңа байлыкларны табарга, өйрәнергә тиеш.

     Балыкка – .... ,  кошка – ..... , җәнлекләргә ....  кирәк. Табигатьне саклау – ....  илеңне саклау дигән сүз ул.

Сайлау өчен сүзләр: су, табигать, Туган,  сакларга, һава, урман-кырлар.

Группада эшлиләр, экранга чыга дөрес җавап (тикшерәләр), 1укучы үрнәк укый, хата булдымы, һәркем үз эшен бәяли.  

  • Укучылар мин ни өчен бу текстны  сайладым дип уйлыйсыз? (табигать турында)
  • Табигатьне саклар өчен без нәрсә эшли алабыз? (Суларны пычратмаска, агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә,    Әйе, без - табигатьне сакларга тиеш. Табигать – ул безнең йортыбыз!

Йомгаклау.

 -Без бүген дәрестә нәрсәләрне искә төшердек, кабатладык, ничек эшләдек?

   Ә хәзер, укучылар,  үзегезгә нинди бәя бирер идегез (смайлик).

 Өй эше.

  1. 98нче бит, 9нчы күнегү  (мәҗбүри).
  2. Яраткан ел фасылы турында сөйләргә, рәсем ясарга (теләк буенча).

Билгеләр кую. Саубуллашу. Дәрес тәмам. Игътибарыгыз  өчен рәхмәт. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як табигатен тасвирлау" темасына ачык дәрес - сәяхәт эшкәртмәсе һәм презентациясе

Хәзерге заманда укучыларыбыз күбрәк компьютер, телевизор артында утыралар, кесә телефонында казыналар. Әйләнә - тирә мохит , табигать белән бик аз кызыксыналар. Җитмәсә, урам тәрбиясе балаларыбы...

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Табигать туган йортыбыз

Сочинение на тему "Природа". Природа наш родной дом. Охрана природы долг каждого....

Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.

Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....

Ачык дәрес "Туган ягым табигате"

Ачык дәрес "Туган ягым табигате"...

8 нче сыйныфның рус төркемендә туган (татар) телдән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

quot;Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында 8 нче сыйныфның рус төркемендә туган (татар) телдән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....