Табигать туган йортыбыз
учебно-методический материал (9 класс) по теме

Сафина Гульназ Ильфаковна

Сочинение на тему "Природа". Природа наш родной дом. Охрана природы долг каждого.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_tugan_yortybyz.docx11.71 КБ

Предварительный просмотр:

    Табигать- туган йортыбыз.

        Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә, тормышыбызны бизи, шатлык китерә.

        Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр һавадан, судан башка яши алмыйлар. Һәркемгә саф һава, чиста су кирәк. Әмма заводлар.ю фабрикалар күп, аларның торбаларыннан корым, көл, зарарлы һәм агулы газлар чыга. Алар һаваны, елгаларны пычраталар, агулыйлар. Пычрак су, агулы һава сәламәтлек өчен бик зарарлы. Шуңа күрә һаваны, суны чистарта тоган корылмалар уйлап табарга һәм шуларны кулланырга кирәк.

       Һаваны үсемлекләр, агачлар чистарталар. Шуңа күрә без нең шәһәрләрдә агачларны күп утырталар, урман полосалары, парклар булдыралар.

      Җирдән без файдалы казылмалар алабыз. Андагы байлык бетә бара, шуңа күрә файдалы казылмаларны акыл белән һәм саклык белән кулланырга кирәк.

       Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим, чөнки үсемлекләр, хайваннар, җирдәге байлыклар кими. Ә киләчәк еллар турында  без хәзер кайгыртырга тиеш, чөнки бу җирдә без яшибез, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз яшәячәк. Шуңа күрә һәр кеше  табигатьне сакларга тиеш. Аның байлыкларыннан дөрес, кирәгенчә генә файдаланырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш.

       Кеше үзе дә табигать баласы. Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Табигать -безнең йортыбыз

Табигать -безнең йортыбыз темасына план...

Табигать – уртак йортыбыз

Табигать – уртак йортыбыз...

Табигать – уртак йортыбыз

Табигать – уртак йортыбыз...

Ачык дәрес "Табигать - туган йортыбыз"

Ачык дәрес "Табигать - туган йортыбыз", 6 сыйныф (рус төркеме)....