"Табигать - туган йортыбыз" - инша. Автор: Сөнгатуллин Раил
творческая работа учащихся по экологии (8 класс) на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Табигатебезне сакларга тиешбез!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabig.docx17.71 КБ

Предварительный просмотр:

МБГББУ «ТР Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе»

 

   

Табигать – туган йортыбыз

                         Сөнгәтуллин Раил Рәис улы, 8 нче сыйныф укучысы

          Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                          Кайбыч, 2013

                                                            Юк, табигать, кемдер уйлаганча,

                                                            Кырыс түгел миңа ул кадәр.

                                                            Анда җан бар, сулыш, хәрәкәт бар,

                                                            Анда хис бар, тел бар – бар да бар.

Әйе, бу шигъри юллар белән тулысынча килешәм. Никадәр тирән мәгънә ята, никадәр дөрес фикер әйтелгән дурт юллык шигырьдә!

Табигать – дөрестән дә, безнең туган йортыбыз. Үзебез яшәгән капкадан чыгуга ук, өлешләп-өлешләп, әйләнә-тирә мохит белән чорналып, үрелеп барабыз. Без табигатьтән башка  берничектә яши алмыйбыз. Шул хәзинәнең бер кечкенә генә молекуласы булып торабыз.

Табигатьне мин кырмыска оясы белән чагыштырыр идем. Кырмыска оясында да бит эш гөҗләп тора, гел хәрәкәттә, барысы да нәрсәдер эшли, ташый, бер-берсенә ярдәм итә һәм аерым гына яши алмый. Чынлап та, табигатьтәге бер чылбыр гына өзелсен, бәйләнеш юкка чыга.

Ә кешеләр? Нигә соң кешеләр соңгы елларда әйләнә-тирәбезгә күпләп зыян сала башладылар? Нилектән икән соң бу? Кешеләр табигатькә генә түгел, бер-берсенә дә шәфкатьсез була бара. Кечкенә генә җан ияләре, кырмыскалар кебек тә акылыбыз юк микәнни соң? Кешеләр бит барысын да белеп эшли, белә торып зыян сала? Мине бу мәсьәләләр бик борчый, нәрсәдер эшлисе, ниндидер чаралар күрәсе килә, ләкин бу мәсьәләләр минем өчен буй җитмәслек ераклыкта. Шунысы кызганыч та.

Үземнең туып үскән авылым бик матур җирдә урнашкан. Бабам истәлекләре буенча, ул тагын да гүзәл, матур, табигате искиткеч булган икән. Хәзерге вакытта иң мөһим булган экологик проблемалар минем туган авылымны да читләтеп үтми.

Тирә-яктагы кайсы гына авылның тарихына күз салсак, барысы да ниндидер елга буена урнашкан, шул исәптән минем Кайбыч авылым да. Дөрестән дә, халык телендә шундый мәкаль бар: “Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма.” Димәк, безнең элеккеге бабаларыбыз елга, су буйларына урнашырга тырышканнар. Ни өчен? Минем уйлавымча, су булган урында тереклек җанлана. Кешегә тормыш итү өчен дә иң мөһиме-су кирәк. Безнең авылыбыздагы су чыганаклары булып инеш, елга, чишмәләр санала. Бабам һәм әбием истәлекләре буенча, элеккеге елларда су буйлары чиста булган. Авылыбыз тирәсендә генә дә биш чишмә челтерәп аккан. Ә хәзер? Хәзер инеш, елга буйлары пычрак, авыл халкы бер-берсеннән кача-поса, караңгы төшкәч, чүп-чарларын түгәләр. Нәрсә генә юк анда?! Үз йортындагы чүп-чарлардан котылам дип, табигатькә ни кадәр зыян салганын аңламый. Югыйсә, пычрак һаваны үзе сулый, инешкә каз-үрдәкләр төшергәндә, пыяла кисәкләренә басып, аяк-кулларын авырттыра.

Элек халык чишмәгә йөргән, чөнки аның суы шифалы, төрле авыруларга дәва булган. Ә хәзер ул чишмәләр ташландык хәлдә. Үткән уку елында бер чишмәне укытучы апабыз белән чүп-чарлардан арындырган идек. Быел башка чишмәләрне дә сафландырырга исәп тотабыз.Тикмәгә генә “Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың”димәгәннәр бит.

Авылыбыз горурлыгы булып Алач куак урманы санала.Чынлап та, табигатьнең иң гүзәл почмагы бит ул. Елның кайсы гына вакыты булмасын, урман кешене һәрвакыт үзенә тартып тора.Урман-төзелеш чыганагы да.Элегрәк вакытта бер агач кистеңме, берне утырт дигәннәр. Ә хәзер бер агач урынына унны утыртсаң да, таманга килә.Урманнар бетсә, тереклек иясе өчен иң кирәкле булган һава-кислород та нык кими.Статистика мәгълүмәтләренә күз салсак,урманнар Җир шарына кислородның өчтән бер өлешен бирә.

Бүгенгесе көндә авылым кешеләрен  тагын бер борчыган мәсьәлә көн кадагында.Ул да булса, чүп-чар җыя торган урын.Ул урынны берничә ел элек кенә булдырдылар. Аңа кадәр,  авыл халкы чүпләрне теләсә кайсы урынга түгә иде. Шундый урын булдырылгач, авыл халкы бик шатланды. Ләкин шатлык озакка бармады. Беренчедән, бу урын авылга бик якын җирдә һәм тигез урында, икенчедән, җилле көнне кәгазьләр,  пакетлар авыл урамнары буйлап “сәлам хатлары”тапшырып очалар.

                        Нинди матур, иркен,саф һавалы,

                        Нинди күркәм безнең ягыбыз.

                        Кайда бар соң бездәгедәй яклар,

                        Гүзәл дә соң туган ягыбыз!

                        Һәр почмагы аның, һәр сукмагы,

                        Тиңсез матур, чиксез ягымлы,

                        Җирнең һичбер гүзәл урынына да

                        Алыштырмам туган ягымны!  

Бик килешәсе иде бу шигырь юллары белән, ләкин никтер күңел тартмый. Дөрес аңлагыз, матур безнең яклар, әмма туган авылыма кагылган проблемалар булмаса, дөрестән дә, бу шигырь юллары нәкъ безнең авыл турында язылган бит дияр идем.

Бөтен Галәмгә кычкырасы килә: “Борчылырлык, уйланырлык нәрсәләр бик күп бит, кешеләр! Барлык җан ияләренең дә, үсемлекләрнең дә, хайваннарның да, кешеләрнең дә йорты-табигать. Тереклек яшәсен өчен суларга һава, эчәргә су, ашарга азык, үсәргә кояш җылысы кирәк. Алар барысы да табигатьтә. Шулай булгач, әйдәгез, табигатьне үзебезнең туган йортыбыз кебек кадерлик, саклыйк!

Иң беренче язылган шигьри юлларга әйләнеп кайтсак, менә болай үзгәртер идем:

                        Әйе, табигать, кемдер уйлаганча,

                         Кырыс була икән бу кадәр.

                         Әгәр дә син каршы барсаң аңа,

                         Хиссез, телсез була икән шулкадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать туган йортыбыз

Сочинение на тему "Природа". Природа наш родной дом. Охрана природы долг каждого....

Табигать -безнең йортыбыз

Табигать -безнең йортыбыз темасына план...

Табигать – уртак йортыбыз

Табигать – уртак йортыбыз...

Табигать – уртак йортыбыз

Табигать – уртак йортыбыз...

Ачык дәрес "Табигать - туган йортыбыз"

Ачык дәрес "Табигать - туган йортыбыз", 6 сыйныф (рус төркеме)....