"Кәрим Тинчуринның тууына - 125 ел" - инша. Автор: Сөнгатуллин Раил
творческая работа учащихся (8 класс) по теме

Хасанова Нурлися Фирдусовна

К. Тинчурин - бөек драматург

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mbgbbu.docx17.06 КБ

Предварительный просмотр:

МБГББУ “Татарстан Республикасы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе”

          “Кәрим Тинчурин тууына 125 ел”

                                                       Сөнгәтуллин Раил, 8 нче сыйныф укучысы

                                                       Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы, татар теле                                                              

                                                       һәм әдәбияты укытучысы

                                                            2012 ел

     

      Кәрим Тинчуринның тууына  125 ел үткән. Бер гасыр да, 25 ел дигән сүз!

      Шулхатле гомер узган булуга карамастан, бүгенге көндә дә, бу олы шәхесне хөрмәтләп,олылап, чын  талант иясе  буларак  искә алалар.

      Чынлап та,талантлы драматург, актер, режиссер  Кәрим  Тинчурин- татар

театры  һәм драматургиясе тарихында тирән эз калдырган сәнгать остасы.

      Ничә ел узуга карамастан, Кәрим Тинчуринның сәхнә куелышында алгы

рәтләрдән урын алып торучы спектакльләре күп. “Зәңгәр шәл”, “Американ”,

“Казан сөлгесе”, “Җилкәнсезләр” кебек әсәрләре бүгенгесе көндә дә сәхнә тү-

рендә. Тикмәгә генә, театр сезоны бөек драматургның  “Зәңгәр шәл” спек-

такленнән башланмый бит!

      Минем фикеремчә, “Зәңгәр шәл” спектакле  алга әйдәп баручы  әсәрләрнең берсе.

      Иншамның эчтәлеген  тулыландыру максатыннан чыгып, үзем белән та-

ныштырып  китүне кулай күрәм. Минем әбием белән бабам гомерләренең

ярты өлешен укытучылык һөнәренә багышлаган кешеләр. Безнең өйдә, мин

үземне белә башлаганнан бирле, китаплар дөньясы чолгап ала. Ник дисәгез,

әбием – Сафина Фирдәвес ярты гомерен татар теле һәм әдәбияты укыткан кеше. Кечкенә чагыннан ук миндә китапка, әдәбиятка зур кызыксыну тудыруда өлеше күп.

      Әбиемнең  икенче “йомшак ягы” да бар. Ул үлеп татар спектакльләре  кар-арга ярата! Казанга әбием белән кунакка баргач, Резедә апа (әбиемнең кызы, әлбәттә, ул әбиемнең, “ йомшак ягын” белгәнгә күрә) безгә Кәрим  Тинчуринның  “Сакла, шартламасын!”  комедиясенә билет алып куйган иде.

      Заманында сәхнәләрдә уңыш казанган “ Сакла, шартламасын!” комедиясе-детектив сюжетлы әсәр.

      Мин эчтән генә ризасызлык белдерсәм  дә, әби белән барырга булдым.

      Без  театрда. Башланырга әле байтак вакыт бар. Мин авыл малае буларак,

тыныч кына утыра алмыйм. Спектакль карарга килүчеләрне күзәтәм. Башта

аз- азлап, аннан күпләп тамашачы үз урыннарына утыра бирде. Комедия-

не карарга күбрәк олы яшьтәге кешеләр килүе мәгълүм булды. Яшь тамаша-

чы бик сирәк иде, ә минем яшьтәгеләр  бөтенләй дә юк санында. Үземне кара

каргалар янында, ала карга сымак хис итттем.

       Ниһаять, спектаклъ башланды. Спектакльне бик игътибар белән карадым.Әйтергә кирәк,ошады миңа бу әсәр.Сюжеты көлкеле дә,кызганыч та.Азып-тузып йөрүче бай улларына-Шэрифҗан,Садрый,Сәләхетдингә акча кирәк.Акча Шакирҗан байда-Шәрифҗанның әтисендә.Шулай итеп,дуслары белән килешеп,улы әтисен талый.Байның котын алыр өчен “ясалма бомба” кулланыла.Күңелдә шундый сорау туа: “Ничек итеп уз әтиеңнең байлыгын таламак кирәк?!”Бу бит акылга сыймаслык хәл!Хәер,төптән уйласаң,нигә гаҗәпләнергә? “Сакла шартламасын”! комедиясендәге геройларга игътибар итсәк,  андый кешеләр безнең чорда да,  беркайда да эшләмичә, бай әтиләр-

енең акчасын туздыруда “зур өлеш” кертүче  яшьләр бик җитәрлек, ләбаса!

       Дөрестән дә, Кәрим Тинчуринның бу әсәре бүген дә бик актуаль. Үзеннән үзе сорау туа. Актуаль булгач, ни өчен соң яшь буын спектакль карамый, ни өчен театрга йөрми? Яшь буынны да тартасы иде мондый чараларга һәм безнең  җәмгыятьтә хәзерге яшьләрнең тоткан урыны башка юлдан китәр иде.

      Минемчә, тамашачы спектакль  карарга килә икән, ничек тә булса рухи

дөньясын баетып китүне максат итеп куйсын иде. Ә бит күп тамашачы театр-

га үзенең киемен, чәч ясалышын – гомумән кайчагында вакытын ничек “үт-

кәрергә”  белмәгәнлектән дә килә. Билгеле, бу аяныч хәл.

      Минем уйлавымча, тамашачыларның яшь составы үзгәрергә тиеш. Олы яшьтәгеләр күңел дәрьясына ямь  өстәү өчен йөрсә,  ә яшь  тамашачылар Кә-

рим Тинчуринның әсәрләре тәрбияви яктан файдалы булганы өчен йөрергә

тиешләр  дип саныйм.  

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә

Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....

"Пешекче - гаиләм һөнәре" - инша. Автор: Фәйзуллина Алинә

Һөнәрләр күп, ләкин дөрес сайларга кирәк....

"Сәламәтлек бәхеткә тиң!" - инша. Автор: Хәсәнов Рәмзил

Сәламәт тәндә - сәламәт яшәү рәвеше....

"Алар һаман безнең арада" - инша. Автор: Тазиева Наилә

Вата ны саклап гомерләрен биргән батырларга мәңгелек дан!...