"Пешекче - гаиләм һөнәре" - инша. Автор: Фәйзуллина Алинә
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Һөнәрләр күп, ләкин дөрес сайларга кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hener_turynda.docx16.79 КБ

Предварительный просмотр:

420018, Буа районы, Кайбыч авылы, Тынычлык урамы, 14 йорт

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе»

Мәктәп директоры- Җамалетдинов  Илдар  Миннеислам улы

                                             Номинация

                 “Хезмәт династиясе”

           “Пешекче – гаиләм һөнәре”

Автор                                                             Эшнең җитәкчесе

  Фәйзуллина Алинә Рифкәт кызы,               Хәсәнова Нурлисә Фирдүс

                                                                               кызы,                                                                             9 сыйныф укучысы                                           татар теле һәм әдәбияты

                                            укытучысы

  420018, Буа районы,                                             МБГББУ “Кайбыч ТГБМ”

Кайбыч авылы, 1Май урамы,                              

1 йорт                                                    

Тел. (8-843)74-42-5-93                                                  Тел. 89063234776

                                            Казан - 2015

                                                                      Балачакны ташлап китәр чаклар,

                                                             Сизелми дә килеп җитәчәк.

                                                             Балачаклар кире кайтмас:

                                                             Алда юллар сезне көтәчәк.

                                                             Алда юллар – кайсын сайларга?

                                                             Төрле уйлар баштан үтәчәк.

                                                             Дөрес һөнәр сайлаганда гына

                                                             Көтәр сезне матур киләчәк.

Әйе, дөрестән дә, шигьри юлларда искә алынган балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китәчәк. Ә алда безне зур тормыш юлы көтә.

Һәрбер яшь кеше тормышта үз юлын табарга, үзенең күңеленә хуш килә торган һөнәргә ия булырга тиеш дип саныйм.

Чынлап та, без – 21 гасыр балалары, бу гасыр тормышыбызга зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы  үзгәрешләр бездә, “ Мәктәптән соң, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерегә?” дигән сораулар тудыра.

Гомерлек һөнәрне сайлау, әлбәттә, бик авыр эш, чөнки һөнәрләр шуның кадәр күп ки, санап бетергесез. Шулар арасыннан, ялгышмыйча, үкенергә туры килмәслек итеп, кайсын сайларга соң? Менә шушы сораулар мине хәзердән үк борчый.

Ә нигә әнием кебек һөнәри училищесының кулинария бүлекчәсенә кермәскә!? Әнием, Гөлсинәнең, әйткән сүзләре искә төшә: “Хатын-кыз өчен кулай саналган һөнәрләрнең берсе – пешекче һөнәре.” Дөрестән дә, тәмле итеп пешерергә өйрәнү, пешекче һөнәренең серләрен үзләштерү – хатын-кыз өчен иң кирәкле юнәлешләрнең берсе, дип уйлыйм.

Гаилә коргач та, тормыш иптәшеңне, балаларыңны тәмле ризык  пешереп каршы алу – ярты бәхеттер ул. Мин моны гаиләдә күреп үстем. Әнием пешергән ризыкларны әтием һәм без, балалар, мактый-мактый ашыйбыз. Шул чагында әниемнең күзләре шатлык белән тула, кайчагында яшьләр дә елтырый иде. Шатлыклы күз яшьләре булган икән бит алар.

Үз эшенең остасы буларак, әнием кечкенә генә бизнесын ачып җибәрде, чөнки аның үз клиентлары барлыкка килде. Тәмле итеп пешергәнгә күрә, пироглар, гөбәдияләр җитешми дә иде.

6,7 нче сыйныфларда мин дә әниемнең уң кулы, ныклап торып ярдәмчесе булдым. Камыр пешерүнең нинди генә серләренә өйрәтмәде әни! Әйтергә кирәк, бу һөнәргә мәхәббәтне дә әни уятты. Киләчәктә мин дә әнием кебек оста пешекче булырмын дип уйлыйм.

Минем әбием дә авылда гына түгел, ә тирә-якта оста пешекче саналган. Авылда нинди генә кунак үтмәсен, әбиемнән башка узмаган.

Хәзергесе вакытта үзебезнең яшьтәшләр арасында шундый мода күзәтелә: мәктәпне тәмамлаучылар барысы да югары уку йортларына керергә омтыла. Укуны дәвам итү – әйбәт күренеш, әлбәттә, ләкин күбесе югары белем алу, ягъни “катыргы” алу өчен генә укырга керүләрен яшереп тә тормыйлар. Кулларына диплом алгач, үз һөнәрләре буенча эшләмиләр. Минем өчен шунысы аяныч та! Әрәмгә, бушка киткән еллар дип саныйм.

Ә минемчә, “бәхет” төшенчәсендә  яраткан һөнәрең булу – иң кирәкле таләпләрнең берсе дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разнообразие педагогических технологий и их применение на уроках английского языка. автор работы :Степанова Алина Александровна

Согласно образовательному стандарту основного общего образования по иностранному языку, обучение английскому языку преследует две основные цели: • развитие иноязычной коммуникативной компетенции, кот...

"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә

Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....

"Сәламәтлек бәхеткә тиң!" - инша. Автор: Хәсәнов Рәмзил

Сәламәт тәндә - сәламәт яшәү рәвеше....

"Алар һаман безнең арада" - инша. Автор: Тазиева Наилә

Вата ны саклап гомерләрен биргән батырларга мәңгелек дан!...