"Сәламәтлек бәхеткә тиң!" - инша. Автор: Хәсәнов Рәмзил
творческая работа учащихся (7 класс) на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Сәламәт тәндә - сәламәт яшәү рәвеше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shag_v_med.docx17.75 КБ

Предварительный просмотр:

420018, Буа районы, Кайбыч авылы, Тынычлык урамы, 14 йорт

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе»

Номинация:

сочинение

Тема:

“Ни өчен сәламәтлек – алтыннан да кыйммәтрәк”

«Сәламәтлек – бәхеткә тиң!”

Автор: Хәсәнов Рәмзил Рамил улы, 7 сыйныф

Җитәкчесе: Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы,            89063234776

Казан,2016

           Халык телендә шундый әйтем йөри: “ Бар нәрсәне дә сатып алып була. Ә сәламәтлекне , исәнлекне бернинди акчага да сатып алып булмый.”

Дөрестән дә, бу сүзләр белән тулысынча килешәм. “Сәламәтлек – зур байлык”, “Исәнлек – ярты бәхет!” – дигән төшенчәләрне өлкәннәр авызыннан еш ишетергә туры килә. Мин үзем, 7 нче сыйныф укучысы буларак, мондый әйтемнәргә зур игътибар бирми идем. Иншаның темасы мине уйланырга, күп нәрсәләргә карата тирәнрәк фикер йөртергә этәрде дисәм,  дөресрәк булыр. Безнең өчен башка мавыгулар: компьютер, андагы уеннар, мода артыннан калышмыйча киенү, кыйммәтле кәрәзле телефоннар булдыру – менә нәрсәләр безнең өчен ярты бәхет. Сәламәтлек -  икенче планда, әйтерсең лә, ул безгә, яшүсмерләргә, бөтенләй дә кагылмый, бөтенләй дә чит нәрсә. Чөнки без сәламәт, безнең уйныйсыбыз, сикерәсебез, чабасыбыз... тагын әллә нәрсәләр эшлисе килгән чагыбыз. Авырып карамагач, каян белик инде без аны!

Ә бит безнең кебек хәрәкәтләнә алмаучы кешеләр, бигрәк тә, балалар арасында чәчәк аткан инвалидлылык, коляскада яисә урын өстендә ятучылар нишлиләр икән, нинди уй-кичерешләр белән яшиләр икән!?

Мин акылым белән аңлый алмыйм: ничек инде ике аягың булып, йөри алма, ике кулың булып, ашый алма, кемнәндер ярдәм көтү – иң зур бәхетсезлекләрнең берседер, минемчә. Телевизордан, матбугат яңалыкларыннан  шундый кешеләр турында күрсәң яисә ишетсәң, бердән, аларга карата кызгану хисләре туса, икенчедән, үзеңнең сау-сәламәт булуыңа чын күңелдән шатланасың.

Мин үзем бик шук малай, гел хәрәкәттә. Кайчагында әнием: “Ай-һай, шук та инде син,”- дип орышса, ә әбием: “Бала булса шук булсын, шук булмаса юк булсын,”- дип әйткәндә: “ Балаңның исән булуына шатлан,”- дип әйтүедер, бәлкем.

Инвалид балаларга, авырулары кичектергесез операция ясауны таләп иткән кешеләргә акчалата ярдәм күрсәтү – кешелеклелекнең иң бөек ноктасыдыр! Кеше язмышына битараф калмау кебек сыйфатлар һәркемгә дә хас түгел. Әбием әйтмешли: “Тамчыдан күл җыела”- дигән мәкаль, нәкъ менә авыр чакта, иң кирәкле мизгелдә авыру кешегә ярдәм кулы сузучы – үлемнән алып калучы дип тә санала.

Таяк ике яклы булган кебек, бернинди акча да, бернинди дарулар да ярдәм итми торган авырулар да бар бит.

Буа сатира һәм драма театры җитәкчесе Раил абый Садриев сәхнәдән торып, юмор катнаш бер монологында болай  дигән иде: “Хәзер кешеләр өч төрле үлем белән генә бу дөньядан китәләр: беренчесе – авария, икенчесе – йөрәк, өченчесе – рак...” Нинди дөрес сүзләр!

Авария нәтиҗәсендә күпме кеше инвалид кала, ракның куркыныч авыру икәнен без, яшүсмерләр дә, беләбез.

“Кеше бүген бар, иртәгә юк”, - дигән әйтемне дә еш ишетергә туры килә.

Сәламәтлегеңне бер югалтсаң, аны кайтару авыр, хәттә мөмкин булмаган очраклар да күп. Бернинди акчага да, бернинди алтынга да сатып алып булмый! Сәламәтлекне сакларга, аның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиешбез. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, гигиена таләпләрен үтәү, вакытында ял итү – сәламәтлекнең нигезен тәшкил итүче иң мөһим алшартлар дип уйлыйм.

Исән булыйк, сәламәт булыйк!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә

Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....

"Пешекче - гаиләм һөнәре" - инша. Автор: Фәйзуллина Алинә

Һөнәрләр күп, ләкин дөрес сайларга кирәк....

"Алар һаман безнең арада" - инша. Автор: Тазиева Наилә

Вата ны саклап гомерләрен биргән батырларга мәңгелек дан!...