"Алар һаман безнең арада" - инша. Автор: Тазиева Наилә
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

 Вата ны саклап гомерләрен биргән батырларга мәңгелек дан!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ul_ellarny_nichek_onytasyn.docx24.98 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                     

                                                                      Ул елларны ничек онытасың,-

                                                                   Ил язмышы кылыч йөзендә.

                                                                    Ир егетләр китте яу кырына,

                                                                   Алып көче тоеп үзендә...

Сугыш... Нинди авыр, кәһәрле шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк совет халкы Ватанны сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән мәхшәрдән алар җиңүче булып чыктылар. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды. Тылда калганнар Бөек Җиңүне якынайту өчен үз-үзләрен аямый көрәштеләр. Алар өлешенә дә авырлыклар күп тиде.

 Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик зур салымын да түләргә кирәк иде.

Матбугатта, газета – журналларда һәм башка чараларда, күбесенчә, ветераннар, тыл батырлары турында күп язалар, ә сугыш чоры балалары аз яктыртыла.

Сугыш чоры балалары турында аерым тукталасы килә. Алар, әниләренә ияреп, колхоз кырларында, ындыр табагында, завод-фабрикаларда олылар белән беррәттән авыр хезмәт башкаралар.

Рәхәтләнеп йокы туйдырганнан соң, туйганчы тамак туйдырып, күңелең булганчы урамда уйнап туя алмаслык бер вакытта, алар өстенә иңнәре күтәрә алмаслык сынау баса. Сугыш чоры балалары иртә олыгая, иртә мөстәкыйльлек ала. Ничек инде, әтиләре, абыйлары Ватанны саклап сугышканда, алар гамъсез була алсын!?

Шуңа күрә дә өлкәннәр белән беррәттән сафка балалар да баса. Кырдагы барлык мәшәкать: сөрү, сукалау, чәчү, утау, су сибү, икмәкне җыеп алу, ындыр табагында көлтә сугу кебек эшләр – барысы да балалар җилкәсенә күчә.

Минем бабам – сугыш чоры баласы. Сугыш вакыты турында бик сөйләргә яратмый. Сораштыра башласаң, күзләре моңсулана, карашын еракка төби дә тынып кала. “Бабай, нишләп җавап бирмисең, әллә онытылганмы?” – дип сорыйм. “Миңа хәзер 79 яшь. Бер ай, ярты ел элек булган вакыйгалар, “ертык” хәтеремнән шунда ук “төшеп кала”, ә сугыш чорына туры килгән балалык, яшьлек елларым шулкадәр истә калган”, - ди. “Әле дә хәтеремдә, 9 яшемдә абыйларым белән печән чабарга йөри идем. Эштән соң, табын артында ук изрәп йокыга тала идем. Иртә белән әнием, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, мине йомшак кына дәшеп уята. Иң беренче, бер туйганчы йоклыйсы иде дигән уй килә. Күз алдыма фронттагы әтием килеп баса, гүя ул миңа: “Булдыксыз, җебегән, син безнең җиңүебезне теләмисеңмени?” – ди сыман. Кулларым әчеттереп сулкылдаса да, иңбашларым тураерга теләмәсә дә, чалгыга килеп ябышам.”

Сугыш вакытында техника начар эшли, барлык эшләр дә кул хезмәте белән башкарыла. Игенне, нигездә, урак белән уралар, чалгы белән дә чабалар. Иртә “өлгергән” сугыш балалары, солдат хатын – әниләре белән янәшә басып, кулга урак тоталар.

Кыр эшләре суыкларга кадәр сузыла. Август – сентябрь айларында башак җыялар. Ач булганга күрә, күгәргән башак ашап, гаилә – гаилә үлүчеләр дә күп булган.

Яз җитүгә, өлкәннәр белән беррәттән, җирне чәчүгә әзерләгәннәр. Кырны үгезләр белән дә сөргәннәр, көрәк белән дә казыганнар.

“Ә укырга кайчан өлгердегез?” – дип сорыйм бабамнан. “Эшләргә дә, укырга да өлгердек, кызым. Дәфтәр урынына иске газетага, китап кырыйларына язабыз, юллар арасына хәрефләр тезәбез. Ручкаларыбыз – каз каурые, карабыз – су кушкан корым” – дип искә ала бабам.

Әйе, дөрестән дә, сугыш чоры балалары кырда эшләп, мәктәп партасы артында яхшы укып, фашистларга каршы үзләренең дә өлешләре керүенә ихлас күңелдән ышанганнар.

Гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә җир йөзендә тынычлыкны саклап калуга тиңсез өлеш керткән сугыш чоры балаларына хөрмәт һәм дан!

Сугыш чоры балалары... “Сугыш” һәм “балалар”. Ике сүзне берничек тә янәшә куеп булмый.

Ләкин фашизм китереп чыгарган сугыш шунысы белән дә мәкерле: балаларны, хатын-кызларны, картларны – гомумән беркемне дә аямый.

Күпме ир-ат Җиңү хакына сугыш кырларында башын салды, күпме хатын-кыз тол калды. Күпме бала ятим исемен күтәрде.

Гаиләгә әйтеп бетергесез шатлык-куанычлар белән ишекне киң ачып, өй бусагасын зур атлап Җиңүче – әти кеше кайтты. Өйдә, кеше күтәрә алмаслык, бәхет! Икенче көнне, бу йорттан, хатын-кыз башын югары күтәреп, горурлык белән капкадан чыга. Бала-чага урамга чыгып: “ Безнең әти кайтты!”, дип иптәшләре белән шатлыгын уртаклаша. Нинди бәхет!

Ә күпме көтеп тә, үлгән хәбәре килгән булса да яки хәбәрсез югалды дигән кәгазъләре кулларында булса да, әтиләре кайтмаган балаларга нишләргә!? Ничек яшәргә!?

Тормыш бер урында тормый. Тешләрен кысып, бөтен кайгыларын бер учка җыеп, тол калган хатыннар да яшәүләрен дәвам итә. Чөнки аларның таянырдай кешеләре юк, иркәләнергә вакытлары юк, балаларны аякка бастырасы, тамакларын туйдырасы бар.

Дөрестән дә, бер тапкыр да әтиләрен күрмәгән, әти сүзен бер тапкыр да әйтмәгән, кочагына сыенмаган, ләкин яу кырында батырларча башын салган газиз әтиләрен, бүгенге көндә дә, сагынып яшәүчеләр бар. Алар инде үзләре олы яшьтә. Туып кына калган балаларга да 75 яшь.

Дөньяга бала туа. Әти, әни сүзе белән теле ачыла. Минем башыма бер хакыкать сыймый: ничек инде кеше бер тапкыр да әти сүзен әйтә алмасын!? Ә бит арабызда шундый кешеләр дә бар. Әйтергә кирәк, аз түгел.

Шушы мәкаләмнең төп герое булган Гөлфирә Салих  кызы яши торган йортка юнәлдем. Нинди хисләр. Нинди уй-кичерешләр белән яши икән минем булачак язмамның герое.

Тимер капкалы, нык агачтан төзелгән зур йорт. Ничек кабул итәр, иң тирәнгә яшеренгән уй-фикерләрен миңа, 9 нчы сыйныф укучысына, ачып бирер микән дигән уйлар белән ишекне ачам. Ачык чырай, елмаюлы йөзен күргәч, тынычландым.

Кулыбызда гаилә альбомы. Үткән елларның кайтавазы ишетелгән сыман. Үземне шул кешеләр арасында кебек хис итәм. Гөлфирә апа аеруча бер фотосурәткә ниндидер җылылык белән каравын сиздем, озак дәшми торды һәм ниһаять:

  • Бер тапкыр да күрмәгән әтием шушы була.

Сугыш башланганда, мин ике яшьлек булып калганмын. Әти һәм әнинең бедәнбер балалары. Әтием сугышка китәргә повестка алгач, мине кулыннан да төшермәгән. Кочаклаган, башымнан сыйпаган. Әйтерсең лә, туган ягына, шушы газиз баласы янына әйләнеп кайта алмавын алдан сизгән.

1942 нче елны әтидән хатлар килү туктаган һәм хәбәрсез югалды кәгазе генә килгән.

Әнием мине үзе генә тәрбияләп Кеше итте. Кеше арасында кимсенеп яшәмәсен дип, укытты, күпләр сокланырлык тәрбия бирде. Гомере буе әтиемә тугрылык саклады, соңгы көннәренә кадәр өметләнеп ирен көтте. Уйлап карасаң, аңа бары тик 22 генә яшь иде. Изге затка олы рәхмәтемне белдерәм.

Сугыш беткән көннәр. Авылга, Җиңү байрагын күтәреп, сугышчылар кайта. Мин дә иптәшләрем белән әтиемне көтәм, ләкин юкка гына.

Еллар узды. Яшь чагында, балалар үстерү мәшәкате белән бу турыда уйланылмаган, ә олыгайган саен әтинең кайда күмелгәнен, каберен табасы килү теләге көчәйде.

Буа ветераннар Советы рәисе Әдип Садыковка мөрәҗәгать иттем. Бик теләп алынды ул эшкә. Күп эзләнүләрдән соң, архив документларын барлаганнан соң, ниһаять әтиемнең кайда күмелгәне билгеле булды, кабере табылды. Белсәгез иде, нинди кичерешләр белән яшәдем ул көннәрдә. Каберенә барып, бер уч туфрак алып кайтсам, җан тынычлыгы табармын кебек.

2014 нче елны улым Марат ярдәме белән әтинең каберен күрергә бардык. Әтием белән очрашкандай булдым, әйтерсең лә, әти карап тора сыман. Җаным тынычлангандай булды. Борчулы, эч пошкан чакларда, бер уч туфракны кулыма алам, әти белән ниндидер бәйләнеш тоям сыман.

Сугыш беркемне дә аямады, күпме баланы ятим итеп, тилмертеп яшәтте.

Хөкүмәтебезгә әйтәсе килгән фикерем шул: ветераннар белән берлектә, безне дә, әтисез калып, тормышта үз юларын тапкан, олылар белән иңне-иңгә куеп, фашизмны җиңүдә үз өлешен керткән сугыш чоры балаларын онытмасыннар иде, аларга аз гына булса да игътибар күрсәтсеннәр иде.

Мин үзем, мәктәпне уңышлы гына тәмамлаганнан соң, журналистика бүлегенә укырга керергә телим. Иң беренче язмам -  сугыш чоры балаларын яктырткан тематика булыр дип уйлыйм.

         Әңгәмәбез ахырында, Гөлфирә апа Украинада барган чуалышлар турында үз фикерен белдерде. “Безнең әтиләр илебезгә басып кергән фашизмга каршы көрәште, ә хәзер үзара бер-берсен үтерәләр. Шуңа бигрәк тә йөрәк әрни”

Мин үзем 9 нчы сыйныфта укыйм. Шундый матур, тыныч тормышта яшәвемә чиксез шатмын. Һәр минутның, һәр көннең кадерен белеп яшәргә омтылам. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, яныбызда иң якын кешеләр: әти һәм әни. Матур, якты, иркен мәктәпләрдә белем алабыз. Тагын ни кирәк кешегә!? Ләкин бар шул арабызда шушы тормыштан ямь тапмыйча, бөтенләй башка юлны сайлаучылар. Аларга карап күңел сыкрый, йөрәк әрни. Бөтен Галәмне тутырып кыкырасы килә: “Нишлисез сез? Туктагыз! Дөнья шундый матур, шундый кызыклы!”

Күңелгә түбәндәге шигьри юллар килә:

                       Сеңелләр, абыйлар, әтиләр,

                       Булсын ла дисәгез яз гына,

                       Басыгыз барыгыз бер сафка,

                       Басыгыз тынычлык сафына.

                            Бомбалар, бомбалар

                                   Кирәкми.

                                    Аңа да,

                                   Миңа да,

                                  Сиңа да,

                                  Кирәкми.

                           Бомбалар кирәкми!

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә

Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....

"Пешекче - гаиләм һөнәре" - инша. Автор: Фәйзуллина Алинә

Һөнәрләр күп, ләкин дөрес сайларга кирәк....

"Сәламәтлек бәхеткә тиң!" - инша. Автор: Хәсәнов Рәмзил

Сәламәт тәндә - сәламәт яшәү рәвеше....