"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл patriot_tsvr_sochinenie.docx514.58 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе

         Патриотик темага сочинение конкурсы

 “Тыныч тормыш батырлары”

Автор: Хәйретдинова Әдилә Илдар кызы, 9 сыйныф

Җитәкчесе: Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                          Буа районы, Кайбыч авылы,

                                         Үзәк урамы, 21 йорт

                                      89063234776

                                                      Буа 2015

           2015 нче ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы булып тарихка кереп калачак.

Дөрестән дә, сугыш тынганга да 70 ел узып киткән. Сугыш башланганда туып калган балаларга инде 75 яшь.

Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның  беренче көннәреннән үк совет халкы Ватанны сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән мәхшәрдән алар җиңүче булып чыктылар. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды. Алар үз иленең патриотлары иде.

Кемгә каршы корал күтәрергә, ут ачарга, кемнән үч алырга, кемнәрне үз җирләреннән куарга кирәклекне, гомумән, дошман кем иде, совет сугышчысы шуны белеп эш итте.

Совет чорында патриотик рухта тәрбияләнгән кешеләр күпчелек булган. Ә бит тыныч тормышта, хәзергесе вакытта, гамәлдән октябрят, пионер, комсомол төшенчәләре төшеп калган чорда, яшьләр, ягъни без – нинди юнәлештә тәрбияләнергә тиеш соң дигән сорау туа. Чынлап та, яшьләр җиде юл чатында, нинди юлны сайларга белмичә, адашып калучылар азмыни соң!?

Күптән түгел генә, сыныф җитәкчебез бер китап алып килде. Ул китапның исеме “Җидегән йолдыз атылганда” дип атала. Ул безгә шушы китап белән танышып чыгуны сорады.

Бер сулышта укып чыктым. Дөресен әйтергә кирәк, китап мине эчтәлеге, бигрәктә чынбарлыкка таянып язган булуы белән күңелемне тетрәндерде. Китап 2002 нче елның 4 февралендәге Буа районы эчке эшләр бүлегенең хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләргә багышлана.

Икенче дәрестә, укытучы апабыз “Патриот төшенчәсен ничек аңлыйсыз һәм хәзерге чорда патриотик күренешкә мисаллар бармы?”

Уйга калдым. Тема, бер яктан караганда, җиңел кебек, ә икенче яктан, тирән фәлсәфи уйларга этәрә.

Чынлап та, безнең ветераннарыбыз үз иленең чын патриотлары булган. Сугыш чорында гына түгел, ә тыныч тормышта да патриот рухлы булырга мөмкин бит. Кылт итеп, укыган китап искә төште.

Ульяновск шәһәреннән ике дезертир солдат, кулларына корал алып, Буа ягына юнәләләр.

Буа постында төнге дежурствога чыккан милиция хезмәткәрләре Илнур Хәйруллин һәм Марс Усманов юл тәртибен саклау максатыннан, чираттагы машина йөртүченең документларын тикшерү өчен туктарга куша. Әмма машина алга ыргыла. Берничә минуттан, Илнур Хәйруллин, Сергей Шурбин, Олег Сайкин, Радислав Шурбин автомобиль артыннан куа китәләр һәм хезмәт вазифаларын үтәгәндә, кораллы бандитлар кулыннан һәлак булалар.

Машиналарны гына тикшерергә дигән приказ булса да, Рәшит Шәрәфетдинов ике җәяүле кешене дә тикшерергә  уйлый, ә алар коралланган бандитлар була да инде. Ул да, хезмәт вазифасын башкарганда, һәлак була.

Корал алып качкан бандитларны эзәрлекләү дәвам итә. Ничек тә Буа территориясеннән җибәрмәскә. Табарга, тоткарларга һәм эләктерергә!

         Бандитларны эзәрлекләргә милиция капитаны Гамил Загретдинов, милиция лейтенантлары Азат Шәйдуллин, Шамил Абдрахманов, Айрат Бурнашев алына. Кораллы дезертирларның нинди ерткыч булуларын, ничәмә кешенең башына җитүләрен белә торып, аларны тоткарларга баралар. Бандит пулясыннан корбан булудан беркем дә гарантияләмәгән иде. Ләкин бер хезмәткәр дә куркып артка чигенмәде, боерыкны үтәүдән баш тартмады. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, җинаятьчеләр юлына калкан булып басалар һәм һәлак булалар. Айрат Бурнашев исән кала.

             

 Ә бит үлгәннәрнең һәрберсе – үзе бер дөнья, күк гөмбәзендә сүнгән йолдызларны хәтерләтә. Тормышлары чәчәк кебек вакытта өзелә, сөяргә һәм сөелеп яшәргә тиешләр иде! Хезмәт вазифасын үтәгәндә башын салганнарның алда тормышлары, кояшлы көннәре бар иде. Алар үз гомерләрен  - иң зур байлыкларын – тагын кемнәрнеңдер гомерләрен саклап калу хакына бирделәр. Без аларны онытырга хакыбыз юк!

Әйе, тыныч тормышта да батырлыкка күп мисаллар китереп була икән бит! Ерактан дә эзлисе түгел, алар безнең белән, безнең арада!

              Бар җиһанны нурга күмеп кояш бата,

             Якты булып җидегән  йолдыз күктә калка.

             Кара төннең тынычлыгын саклап калган

             Җиде җирдә җиде егет ялгыз ята.

             Олег, Сергей, Илнур, Шамил, Азат, Гамил.

             Дустым Рәшит, кичерегез.

             Гөнаһсызга өзелде  шул гомерегез,

             Нурлы булсын, туганкайлар, каберегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бер түбәтәй тарихы"- хикәя. Автор: Хәйретдинова Әдилә

Г.Тукайның шәхси әйберенә багышлап язылган хикәя...

"Пешекче - гаиләм һөнәре" - инша. Автор: Фәйзуллина Алинә

Һөнәрләр күп, ләкин дөрес сайларга кирәк....

"Сәламәтлек бәхеткә тиң!" - инша. Автор: Хәсәнов Рәмзил

Сәламәт тәндә - сәламәт яшәү рәвеше....

"Алар һаман безнең арада" - инша. Автор: Тазиева Наилә

Вата ны саклап гомерләрен биргән батырларга мәңгелек дан!...

"Туган ягыбызда талантлы кешеләр" - эзләнү эше. Автор: Хәйретдинова Адилә

Һәр як үзенең талантлы шәхесләре белән горурлана....