"Хезмәт урынында куркынычсызлык кагыйдәләре" - инша. Автор: Тазиева Наилә
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Кеше гомере иң беренче урында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ohrana.docx17.27 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Кайбицкая основная общеобразовательная школа Буинского                                            муниципального района Республики Татарстан»

Сочинение

«Охрана и условия труда в процессе трудовой и учебно-воспитательной деятельности»

Автор: Тазиева Наиля Азатовна, 9 класс, 15 лет, 89372805118

Руководитель:  Хасанова  Нурлися  Фирдусовна, 89063234776

                                             Казань, 2015 год

               Кеше... Дөньяда кеше гомереннән дә газизрәк нәрсә бар тагын!? Адәм баласы бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Бәхетле гомер кичереп, олыгайган көннәрендә дә кадер-хөрмәткә коенып яшәргә тели.

Кеше гомерен бернинди үлчәүләргә дә салып булмый, аның бәһасе юк! Минем аңлавымча, Ходай тарафыннан бирелгән гомерне беркем дә чикләргә тиеш түгел.

Иншамны яза башлаганчы, үз алдыма: “Хезмәт урынында куркынычсызлык кагыйдәләре нидән гыйбәрәт?” – дигән сорауга җавап табуны да максат итеп куйдым.

Минем уйлавымча, кайда гына эшләргә туры килмәсен: производствадамы, мәдәният һәм белем бирүдәме, медицина, көнкүреш өлкәсендәме – гомумән нинди генә эштә эшләсә дә, иң беренче чиратта, кеше тормышы өчен җавап бирә торган куркынычсызлык кагыйдәләре булырга һәм үтәлергә тиеш дип саныйм.

Бабам сөйләве буенча  (ул 25 ел колхоз рәисе булып эшләгән) эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләре, бигрәк тә кеше тормышына кагылганы, иң беренче чиратта тора иде. Җитәкче урыннарда эшлисең икән, син кул астыңда хезмәт куючылар өчен җаваплы булырга тиешсең.

Хәзерге җәмгыятебездә кеше тормышы турында кайгырту ни дәрәҗәдә соң? Мин китергән мисаллардан соң, уйланырга җирлек бар дип саныйм.

2010 елның 10 июле. Татарстан халкын тетрәндергән хәбәр: “Болгария” теплоходы 2-3 минут эчендә су астына китә. Күпме кеше якыннарын, газиз балаларын, оныкларын югалтты, дөньяга туарга да өлгермичә калган бәләкәчләр турында искә алырга да куркыныч! Коточкыч цифрлар!

Коткару командасында эшләүче водолазлар үлгән балаларның зур итеп ачылган күзләрен күреп, хаттә үзләренә психологлар тарафыннан ярдәм кирәк булуы да күп нәрсә турында сөйли!

Башкалабызда зур сәүдә комплексы “Адмирал”да пожар чыгу, кешеләрнең үлүе, күпме кеше материаль яктан хәерчеләнеп калуы – хезмәт куркынычсызлыгының үтәлмәве, бигрәк тә, кеше тормышы өчен җавап бирүче пунктларына төкереп карау – тирән фаҗигаларга китерде.

Дөрестән дә, кемнәрнеңдер җиңел карашлары нәтиҗәсендә, кесә калынайту өчен , саклану чараларының үтәлмәвен белә торып, рөхсәт бирү – вәхшилекнең иң биек ноктасы дип әйтер идем мин.

 Куркынычсызлык кагыйдәләре, кеше тормышы белән бәйле булганнары, балалар бакчасында, мәктәпләрдә, эш урыннарында гына түгел, ә үзебез яши торган тораклардан ук башлана.

 Мин белем ала торган мәктәбемдә хезмәт һәм укыту-тәрбия эшчәнлеге процессында килеп чыгарга мөмкин булган куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлә дип саныйм.

Сыйныф җитәкчеләребез һәрдаим юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп торалар.Укыту процессында,  химия, физика, физик культура, хезмәт дәресләрендә куркынычсызлык кагыйдәләренә басым ясыйлар, тирәнтен аңлаталар.

Тормыш иминлеге дәресләрендә теоретик ягын гына түгел, практик ягына да басым ясыйлар. Пожар булган очракта, эвакуация чаралары еш оештырыла һәм, әйтергә кирәк, безнең укытучыларыбыз, мондый чараларга бик җаваплы килеп, эшне төгәл оештыралар.

Алар безне тормышта төрле көтелмәгән вакыйгалар алдында каушап калмаска һәм салкын кан белән эш итәргә өйрәтәләр.

Әйе, дөрестән дә, кеше гомере өчен җавап бирү -  катлаулы да, четерекле эш тә. Бигрәк тә, хәзер бөтен сфералар шәхси миллеккә әйләнеп кайткан заманда, кеше гомере бернигә дә тормый, ә байлык туплау – беренче урында. Чынлап та , куркыныч заманда яшибез!

Барлык кешеләрне, иң беренче чиратта, җитәкче урыннарда эшләүчеләрне, мин өндәр идем: “Кеше һәм аның сәламәтлеге беренче булырга, калган төшенчәләр аңардан соң!”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә

Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....

"Пешекче - гаиләм һөнәре" - инша. Автор: Фәйзуллина Алинә

Һөнәрләр күп, ләкин дөрес сайларга кирәк....

"Сәламәтлек бәхеткә тиң!" - инша. Автор: Хәсәнов Рәмзил

Сәламәт тәндә - сәламәт яшәү рәвеше....

"Алар һаман безнең арада" - инша. Автор: Тазиева Наилә

Вата ны саклап гомерләрен биргән батырларга мәңгелек дан!...

Кабинетта куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау

Куркынычсызлык   кагыйдәләре...