"Ак халатлы фәрештәләр" - инша. Автор: Закирова Алинә
творческая работа учащихся на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Саулык - зур байлык!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shag_v_med_2_-_kopiya.docx17.66 КБ

Предварительный просмотр:

420018, Буа районы, Кайбыч авылы, Тынычлык урамы, 14 йорт

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем              мәктәбе»

Номинация:

сочинение

Тема:

“Табиблар турында минем яраткан китабым”

Ак халатлы фәрештәләр”

Автор: Закирова Алинә Марсель кызы, 7 сыйныф

Җитәкчесе: Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы,            89063234776

Казан, 2016

Саулык – зур байлык. Исән булсак, бар да булыр. Дөрестән дә, сәламәт тәндә – сәламәт яшәү рәвеше. Кеше үзен яратырга , үзенең сәламәтлегенә, исәнлегенә битараф калырга тиеш түгел, даими кайгыртып торганда гына, саулык синең белән янәшә атлар дип саныйм.

Ләкин кеше авырмыйча да тора алмый. Авыру һәркемгә дә хас нәрсә. Шул очракта безгә ярдәмгә ак халатлы “фәрештәләр” килә. Бар шундый төр табиблар, йөзендәге елмаюларын күргәч үк, бөтен авыртуларың басылгандай була. Тикмәгә генә алар турында сүз белән дә дәвалыйлар димиләр. Ак халатлы табиблар турында күп ишетергә туры килә., бигрәк тә матбугат битләрендә, телевизион тапшыруларда алар турында җылы сүзләр яңгырый.

Алар турында күпме генә әсәрләр тумаган, җырлар иҗат ителмәгән , шигырьләр язылмаган!  Татар халык язучысы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы гына да татар әдәбиятында зур урын били. Хәзер дә күп кешенең өстәл китабы булып тора.

Үзем китап уку белән мавыкканга күрә, укытучы апа бу китапны укырга тәкъдим итте.

Менә китап минем кулда. Иң беренче исеменә игътибар иттем. “Ак чәчәкләр”... . Ни өчен “ак”, ни өчен “чәчәкләр?” һәм үземә нәтиҗә ясадым: ак төс – сафлык, пакълык булса, чәчәкләр кешеләргә шатлык  өләшә дигән фикергә килдем. Роман үз эченә бөтереп алып керде, шул чорда, шул кешеләр белән йөргәндәй булдым.

Әсәрнең үзәгендә иң кешелекле профессия вәкилләре – табиблар тора. Табиблар дөньясы белән бергә, үзенең кайгы-хәсрәте һәм савыгу шатлыгы белән авырулар дөньясы бирелә.

Габдрахман Әпсәләмов ни өчен табиблар темасына мөрәҗәгать итүе турында болай итеп язган: “Сугышка кадәр мин авырмадым һәм авыруның нәрсә икәнен дә белми идем. Беренче тапкыр табиблар кулына фронтта, яраланып эләктем һәм шунда бу профессия кешеләренә беренче мәхәббәтем уянды. Ул мәхәббәт, күрәсең, шактый көчле булган, мин беренче романымда ук (“Алтын йолдыз”) врач образын тудырырга омтылып карадым... .”

Автор бу әсәрен тулысы белән фәрештәләргә тиңләрлек кешеләргә – табибларга багышлый.

Әсәрдә төп урын Әбүзәр Гиреевич, Гөлшаһидә, Мансур, Диләфрүз, Юматша образларына бирелә. Чөнки алар, чын мәгънәсендә, эш-гамәлләре, кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, кеше кайгысын йөрәкләре аша үткәрүләре белән аерылып торалар. Шундый табиблар да булганмы икән, хәзергесе чорда да шундыйлар бармы икән дигән сораулар туа.

Алар, кешенең кемлегенә карамастан, авыруларны бертигез күреп, күңелләрен ихлас биреп дәвалыйлар. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булганмыни аларның!? Алар, чын мәгънәсендә, ак халатлы дәвалаучылар! Авыручы нинди генә авыр хәлдә булса да, табибларны күргәч, яшәүгә, терелүгә өмете туа.

Гиппократ антына тугры калучы табиб һәм табибәләргә дан! Тәҗрибә туплаган еллар эчендә күп кешеләрне үлем тырнагыннан алып калучылар алар!

Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романына нигезләнеп төшерелгән татарча киносын карау бәхетенә дә ирештек. Кино караган вакытта, кабат төп геройлар белән очрашкандай булдым. Әсәрдәге геройларга туры килердәй артистларны сайлау һәм оста итеп образларны ачып бирү – үзе үк зур осталык һәм тырышлык сорый.

Шундый табиблар күбрәк булсын иде! Рәхмәт сезгә ак фәрештәләр!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә

Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....

"Пешекче - гаиләм һөнәре" - инша. Автор: Фәйзуллина Алинә

Һөнәрләр күп, ләкин дөрес сайларга кирәк....

"Сәламәтлек бәхеткә тиң!" - инша. Автор: Хәсәнов Рәмзил

Сәламәт тәндә - сәламәт яшәү рәвеше....

"Алар һаман безнең арада" - инша. Автор: Тазиева Наилә

Вата ны саклап гомерләрен биргән батырларга мәңгелек дан!...