и мөкатдәс моңла сазым...
методическая разработка (7 класс) по теме

Тазиева Рузалия Равгатовна

Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i_moktds_monly_sazym.doc158 КБ

Предварительный просмотр:

И мөкәтдәс моңлы сазым...

(Г.Тукайның тууына 125 еллыкка багышланган әдәби-музыкаль кичә.)

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән.Пәрдә ачылганда әкрен генә “Тәфтиләү” көе яңгырый. Көй әкренәйгәч, алып баручы сәхнәгә чыга.

Хөрмәтле мөгаллимәләр, укучылар!

2011 нче ел Төрксой- төрки милләтләр оешмасы тарафыннан Тукай елы дип игълан ителде.Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта-1886 нчы елның 26 нчы апрелендә яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Быел татар дөньясында зур юбилей. Тукайның тууына 125 ел.

Тукай бүген дә актуальме? Һичшиксез! Аның татар холкы, хәер, ул гына да түгел, яраткан шигърияте безнең күңелләргә бишек җырлары, самими балалар шигырьләре, әкиятләрендәге онытылмас образлары белән сабый чактан ук кереп урнаша.Һәм еллар буе рухи көч биреп, халык күңеленең саф чишмәләре белән аңнарыбызны сафландырып,һәрвакыт безне озата бара.Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы булган Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәбезне башлыйбыз. (музыка көчәя)

“Бәйрәм бүген”шигыре.

1 кыз бала, 1 малай сәхнәгә чыга.

Малай.

Әле бик күп белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

Кыз.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, шүрәлеләр-

Безнең дуслар барысы да.

Малай.

Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

Кыз.

Шүрәлеләр яшәгәнгә,

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

Малай.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара шагыйрь бүген текәлеп.

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

Кыз.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

Малай.

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай.

Кыз.

Туган телне сөйләп, җырлап

Үсеп җитәрбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине Тукай.

Алып баручы.

Татар халкының гимны булып әверелгән “Туган тел”шигыренең Тукай тарафыннан язылуына да инде 1 гасырдан артык. Җырга әверелгән бу шигырь соңгы сулышкача җанга изгелек, өмет, милли хис иңдереп, буыннар арасында күпер булып тора.

(әкрен генә “Туган тел” җыры ишетелә)

Күренекле татар шагыйре Ш.Галиев читтә йөргәндә “Туган тел”җырын ишетеп, мондый юллар яза:

Ишеттем мин читтә “Туган тел”не,

Халкым,нинди моңлы көең бар!

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм да гына тыңлыйм,туялмыйм,

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшьне тыялмыйм  -дип язган.

И.Шакиров башкаруында”Туган тел”җыры яңгырый. Җыр барышында Тукайга багышланган презентация күрсәтелә.

Дөнья әдәбиятында Тукайныкы шикелле ачы язмышлы бер генә шәхесне дә табып булмый. Нинди генә кимсетүләргә дучар булмаган Тукай: ятимлек,фәкыйрьлек, ачлык. Авылдан-авылга сатылып йөрүләр,татар байларына хезмәт итүләр, татар мәдрәсәләрендә черүләр.

Сәхнәгә Тукай булып киенгән малай чыга.

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишек ачылмый, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан Шәрифә карчыкның: “Кадалмас әле, килмешәк!”—дигән сүзләрен ишетәм.Ул мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән... Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым.Беркөнне, Казанга бара торган ямщикка утыртып,мине Казанга озаттылар. (“Тәфтиләү”җыры ишетелә). Минем гомерем шактый ямьсез,шактый караңгы, шул ук вакытта кызык кына да үткән.

(Экранда видеоязма күрсәтелә)

Сәхнә артында берничә кат көчле тавыш яңгырый: “Асрамага бала бирәм,кем ала?”

Сәхнәгә 1 малай, 1 кыз чыга.

Малай.

Асрамага бала,әй,кем ала?

Язмыш кырыс,язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбаларны

Алып китәр иде кай тараф?

Кыз.

Үксез ятим—

Кемгә бала кирәк?-

Дип, язмышың сине рәнҗеткән.

Ул чак язмыш-үзе тере ятим;

Кемнәрдәндер җылы сүз көткән.

Малай.

“Асрамага бала бирәм!— диеп

Кем ала?”—дип сатып йөргәннәр.

Әй язмышның шомлы агышы!

Бөеклекнең алтын ярлары...

Гомерендә- халкы язмышы,

Җырларында- халкы моңнары. (“Тәфтиләү”җыры ишетелә)

Алып баручы.

Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты-татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль,әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы “Туган теле”, Җир шарының бөтен халыкларын сокландырган “Шүрәлесе”үзе генә дә ни тора?!

Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы!Тукай теле- туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз!

Г.Тукай. “Туган авыл”җыры башкарыла.

Алып баручы.

Тукай-балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны нәниләр күзе белән күрә. Ул үзе дә тәмам сабыйга әйләнә. “Шүрәле”, “Су анасы” кебек әсәрләре белән Тукай безне гаҗәеп тә, серле дә булган әкияти дөньяга алып керә,бераз сискәндерә, юата. аннары ул безгә дусларча эндәшә.

 “Сабыйга”шигыре.

Алып баручы: Тукай кечкенә чакта ук күп җырлар белгән. Ул үзенең Газизә апасына: “Апай, минем белмәгән җырым юк бит”,— дип мактана торган булган. Тукай җыр, бәет, әкиятләр җыйган. Ул хисапсыз күп әкият белгән, аларны искиткеч оста итеп сөйләгән. Аның әкиятләрендә җырлар, бәетләр дә була.

Тукай! Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Тукай ул халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыра. Тукай ул еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Тукай халыкның киләчәге яшь буын икәнен аңлый.

- “Су анасы” әкиятен  күрсәтү.

Алып баручы. Әйе, Тукай тудырган табигать баласы- Су анасы-буыннан-буынга күчеп яшәп килә. Кеше күңелендә була торган намуслылык, гаделлек, кешелеклелек сыйфатларын шагыйрь әкияте аша җиткергән.

Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык керәләр.

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Без кая килеп кердек соң, сарык?

Сарык. Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урман да түгел, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?

Кәҗә! Ми-ки-ки-ки! Ах,уңмаган, надан сарык! Язып куелган иде бит : “40 нчы мәктәп”,-диеп.

Сарык. Мә-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык!Бәйрәм бүген!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит! (сарык капчыктан “Сабыйга” китабын чыгара.)

Сәхнә артыннан  “Бишек җыры “ишетелә..Бер укучы “Бишек җыры” шигырен сөйли.

Кәҗә. Менә бусы “Бала белән күбәләк “ китабы.

Ике бала  сандугач тавышлары  астында “Бала белән күбәләк” шигырен сөйлиләр.

Алып баручы:

Яр башлары яшел чирәм генә,

Инеш тулы ага язгы күбек,

Өйләреннән Сәгъди абзыйларның

Сабый Тукай йөгереп чыгар күк. (сәхнәгә бер бала йөгереп чыга һәм маэмай белән уйный башлый)

“Кызыклы шәкерт” шигыре.

Ишектән кулларына печән тоткан сарык белән кәҗә керәләр.

Кәҗә. Безнең Гали мине бигрәк ярата инде , гел сусыл печән генә ашатып тора.

“Гали белән кәҗә” шигыре. Кәҗә белән Сарык Галине озатып, кереп китәләр.

Алып баручы: 1907 нче елда инде канатлары ныгыган, талантлы шагыйрь булып Җаектан туган ягына, сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына пар атларга утырып, Тукай килеп керә. Юлдагы кичерешләрен “Пар ат” шигыренә сала. Ә хәзер Татар дәүләт академия театрының халык артисты, күп кенә спектакль һәм фильмнарда Тукай ролен башкарган Илдус Әхмәтҗанов башкаруында “Пар ат” шигырен тыңлап һәм карап китик .(видео)

Алып баручы: уйлар Тукайга тора-тора әйләнеп кайта.Җиде еллык иҗат гомерендә татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә җәлеп итә бара.

Язмыш булачак шагыйрьне бишектән үк каһәрли. Шәрифә карчыкның: “Кадалмас әле, килмешәк!”—дигән сүзләре Тукай колагында гомер буе яңгырый. Бу килмешәк- Тукай- татар поэзиясенең генә түгел,бөтен төрки әдәбиятының күгендә яначак.(салмак кына “Әллүки” ишетелә)

Милли моңнар”шигырен бер укучы сөйли.

Алып баручы: Тукайның сабый чакта ук яра алган җанына гомер агышында яңадан-яңа җәрәхәтләр өстәлә.Хәзер инде ул милләт өчен яна, көя, хәсрәтләнә, нәфрәтләнә, сызлана.Мөгаен. шушы сыйфатлар Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргәндер дә.

Г.Тукай “Өзелгән өмет” шигырен бер укучы сөйли.

   Г.Тукай Китмибез шигыре.

Сәхнәгә 2 укучы чыга. Берсе артыннан берсе чиратлашып укыйлар.

  1. 1906-1907 еллар. Бер ел эчендә Тукай 50 ләп шигъри әсәр, поэма(барлыгы меңнән артык

шигырь юлы), 50 гә якын мәкалә һәм фельетон яза.

  1. 1907 ел.Тукай тәрҗемә итә
  2. 1909 ел.Тукайның 7 китабы дөньяга чыга.
  3. 1914 ел.Тукайның берничә әсәре рус теленә тәрҗемә ителә.
  4. 1917 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр кайбер әсәрләре рус телендә 2 миллионнан артык тираж белән 50 тапкыр басылап чыга.
  5. 1921 ел.Тукайның “шүрәлесе”беренче тапкыр рус телендә басылып чыга.
  6. 1945 ел. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәдә беренче тапкыр “Шүрәле”не куя.
  7. 1958ел.Татарстан Министрлар советы карары белән, 1958 нче елдан башлап, әдәбият-сәнгать өлкәсендә аеруча уңышларга ирешкән авторларга республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырылуы игълан ителә. Аның дипломы һәм билгесе бар.
  8. 1972 ел. Арча районы Яңа Кырлай авылында Г.Тукайның әдәби-мемориаль музее ачыла.
  9. 1979 ел. И.Нуруллинның “Атаклы кешеләр тормышы”сериясеннән “Габдулла Тукай”китабы басылып чыга. Китап рус телендә дә дөнья күрә.
  10. 1984 елда Мәскәүдә Пушкин музеенда Тукайга да урын бирелә.
  11. 1985 ел. Октябрь. Париж. Берләшкән Милләтләр Оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча комитеты (ЮНЕСКО)татар халык шагыйре Г.Тукайны бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кертелүен игълан итте.
  12. 1986 ел. Башкалабыз Казанда Тукай музее ачыла.
  13. 2011 ел. Г.Тукайның тууына 125 ел.Төрксой милләтләр оешмасы тарафыннан 2011 ел Тукай елы дип игълан ителде.

Алып баручы.

“Нинди зур шагыйрь!”— дигән Сергей Есенин Тукай турында. Есенин да, Тукай да- икесе дә зур халык  шагыйрьләре, дөньдан алар бик иртә киттеләр. Ләкин тугандаш әдәбиятларда, рус һәм татар әдәбиятларында алар зур эз калдырдылар”,— дип язган рус язучысы Павел Радимов.

Г.Тукай-татар шигъриятенең илебез-җиребез күгенә бер калыккан һәм һичкайчан батмас кояшы ул.

Килә...язлар саен сиңа

Илем килә туган көнеңдә.

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

Килер илем меңләп сукмаклардан,

Килер иртән, килер кичләрдә.

Сәламнәрен чәчәкләре аша,

Гөлләр аша тәкъдим итәргә.

Туган илнең тирән ихтирамын

Әверелдереп гөлгә, чәчәккә.

Туган көнең белән котлап килү

Керсен иде гомум гадәткә.

Сөекле шагыйребезнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәбезне татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

Сценарийны әзерләде: Яр Чаллы шәһәре 40 нчы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Таҗиева Рузалия Рәвгатовна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

книга К.Федина "Сазаны"

Текст книги "Сазаны" К.Федина...

Солдат сазы. Легенда.

Легенды и предания родного края...