Туган якның моңлы сазы
классный час (10 класс)

Вильданова Лилия Равиловна

Класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yaknyn_monly_sazy.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Туган якның моңлы сазы.

Максат:  Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү; шигырьләргә нигезләнеп, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү; шагыйрә иҗаты белән горурлану хисе тудыру.

  Эпиграф:                                                     Әй кыр казы-

                                                                     Туган якның моңлы сазы...

    1 А.Б. Туган яктан китеп баручы кыр казларын шулай дип атаган иде ул үзенең бер шигырендә. Үзе дә, шигырендәге шул кыр казлары кебек, туган авылыбызны, туган ягыбызны сагышка-моңга күмеп, мәңгелеккә китеп барды. Көзен киткән кошлар бер кайтыр да, ул гына әйләнеп кайтмас. Туган ягымның моңлы сазы  - Рәисә апабызның йөрәк түреннән, бик тирәннән ургылып чыккан, күңелләрне җәлеп итә торган сагыш, моң тулы шигырьләре генә торып калды.

         2. А.Б.   Сүзебез  - озак еллар Мусабай-Завод урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан, хөрмәтле кунакларыбызга да яхшы таныш булган укытучыбыз Рәисә Әхәт кызы Фахразыева – Вәлитова турында.

         1. А.Б.   Шагыйрь иҗатында еш телгә алына торган бер исем бар. Ул – безнең туган авылыбыз исеме.

3. Арыш исе кырларыңда

Күгеңдә - тулган аең.

Җыр булып төшләргә кердең

Авылым – Мусабаем.

Сиңа дигән сагну сүзем

Тургайлар җыры саен.

Сабый чакның ал бишеге

Авылым – Мусабаем.

Моң ярсулар тулышканга

Җыр язамдыр, мөгаен.

Син бит минем илһам чишмәм

Авылым – Мусабаем.

Кырлар тулы зәңгәр томан,

Юл читләрең ак каен.

Зәңгәр томан  - минем сагыш

Авылым – Мусабаем.

       2. А.Б.  Менә шушы авылда 1956 нчы елның июль аенда дөньяга килә ул. Авылыбызның шәфкать туташы булып эшләгән, кешеләрне дару белән генә түгел, тәмле теле, ачык йөзе белән дә дәвалаган, үзе дә шигырьләр, бәетләр язган әнисе Зәйтүнә  апа кечкенә Рәисәсен ияртеп табигатьтә йөрергә яраткан. Менә шул вакытларда  ул нәни кызчыгын гөлләрне, чәчәкләрне сөяргә, йолдызлар телен аңларга өйрәткән. Нәкъ менә шул вакытларда бөреләнгәндер кечкенә кызчыкның күңелендә шигырь юллары.

3.Туган авыл урамыннан,

Эз калдырып хәтфә юлдан,

Иртә таңнан чыклар ярып,

Йөрим әле җырлар язып...

Ал томанда ак каеннар...

Тоташ җырдан тора дөнья!

Сандугачлы авыл таңы

Йөзә кебек сихри нурда.

Җәйнең инде нәкъ уртасы –

Энҗе чыклар төшкән бер чак.

Болыннарда җиләк исе,

Кояш нуры кочак-кочак.

Каеннарда яшел алка.

Тибрәтсә җил көлеп-уйнап,

Гүя кызлар толымыннан

Чулпы җыры агыла чыңлап.

Таң нурында иркәләнеп

Алтын арыш серкәләнде.

Аҗаганнар камчы төсе –

Җитеп килә урак өсте.

         1. А.Б.   Ул бик яшь чагыннан шигырьләр яза башлый. Беренче шигыре 7 нче класста укыганда “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга. Үзенең ничек итеп беренче мәртәбә язган шигырен укыганын безгә дә сөйли иде Рәисә апа. “6-7 нче классларда укыган чак иде. Апрель ахырлары, табигать уянган мизгел, күңелдә шигырь юллары туды. Бөтен көчкә чабып, онытылганчы дип өйгә кайттым. Әни, шигырь чыгардым, дим, күзләр зур итеп ачылган, чәчләр тузган. “Сөйлә, кызым”, - ди әни. Ачык тәрәзә каршына бастым да, дөнья шедевры дәрәҗәсендәге бөек әсәремне кычкырып укый башладым. Әни тыңлый, мин илһамланып сөйлим. Шаркылдап көлгән тавышка мин чәчрәп киттем, ачык тәрәзәдән тышка күз салсам, бакчада рәсем ясап утырган абыем, эчен тота- тота, минем иҗаттан көлә. Шул минутта кычкырып елап җибәрдем, әле дә исемдә, матур шигырьләр язучы булырга ант иттем ул вакытта”.

              2. А.Б. Шул вакыттан бирле аның шигырьләре “Азат хатын” журналында, республика һәм район газетасы битләрендә басылып чыга, шигырь җыентыкларына кертелә.

3.Җыр языйм дип эзләмимен,

Җыр ул үзе мине эзли,

Синең зәңгәр күзең булып,

Күңелемнең күлен эзли.

Яши алмыйм тыныч кына,

Качып китеп җырларымнан.

Әнкәм булып дәшә ул җыр

Сабый чагым елларыннан.

Җыр языйм дип илләр гизмим,

Ул бит һәрчак минем белән.

Икмәк тәмен, дөнья ямен

Мин җырларым аша беләм.

         1. А.Б.  Туган авылыбызда 8  классны, Борды урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, шул ук мәктәптә укытучы булып эшли. Читтән торып Казан Дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Ул елларда янәшәдә генә төзелеп килүче автогигант төзелеше иҗат дәрте ташып торган Рәисәне дә үзенә тартып ала. Ул яшьлек каласы – Чаллыга килеп урнаша. “Якты юл” газетасы редакциясендә эшли. Чаллы шәһәренең “Ләйсән” әдәби берләшмәсе әгъзасы булып тора.  

 3.Такыялар үрәм ак чәчәктән,

Ак чәчәкләр саны егерме.

Егерме ел яшәгәнмен җирдә

Азмы соң бу, әллә түгелме?

Такыялар үрәм җырлый-җырлый,

Җырлар гына чәчәк арасы.

Ак чәчәктән үрәм гомер юлын,

Йокмасын ла дөнья карасы.

Такыялар үрәм, такыялар...

Ирешелгән бик аз түгелме?

Алда язлар гаять күп булса да,

Бер генә бит кеше гомере.

Такыядай үрәм гомер юлын...

Җырлы гомер – үзе якты ямь.

Шигъриятем бүләк булсын сиңа,

Ак чәчәкле гомер такыям.

  1. А.Б.  Әйе, аның тормышы ак чәчәктән үргән такыядай матур башлана, җырдан башлана.

2. Арыш исе килә, икмәк исе,

Күпереп пешкән арыш икмәге.

И, Туган җир! Буразнага ятып

Шул хуш исне туймый иснәдем.

Икмәк исе – сабый чагым төсе

Туган якның изге кисәге.

Урак өсләрендә тугангамы,

Тансык миңа арыш икмәге.

Арыш ипие керде төшләремә,

Төшкә керүләр соң тиккәме?

Туган якта әнкәй сагынып көткән

Пешереп куеп арыш икмәге.

         дип яза ул үзенең “Сабый чагым төсе” шигырендә. Инде күпләр тарафыннан язылган да кебек шигырь туган яктагы арышларны да, әнкәйләрне һәм башка язмышларны да Рәисә апача күрергә мәҗбүр итә. Туган якка, туган җиргә, нәтиҗәдә - туган илгә мәхәббәтебезне арттыра.

     1. А.Б.    .... Өстәлемдә “Кызлар җыры”, “Яшьлегем - Чаллы” китаплары, шагыйрәнең төрле елларда басылган газета –журналлар... Укыйм...

 Иртүк торып, алтын кояш

Сүткәч тә нур толымын.

Сагнуларга түзә алмый,

Сиңа килдем, болыным!

Кыңгыраулар арасында,

Аунап үстем үзеңдә -

Шуңадырмы, кыңгыраулар

Төсе калды күземдә.

Аяк бассам үләнеңә

Онтыла сагышларым.

Тургайларың, зифа талың –

Сабый чак танышларым.

Тирә-ягың назлы бер моң,

Сукмагың – зәңгәр томан.

Шул сукмактан сабый чакка

Йөгереп китәрмен сыман.

Һәр үләнең таныш миңа,

Беләм һәрбер юлыңны.

Әйләнәм дә сиңа кайтам,

Сабый чагым болыны.

  1. А.Б. Укыган саен укыйсы килә.
  2. А.Б. Чөнки аның шигырьләрендә - тургайлар җыры белән тулы иген басулары, иксез-чиксез кырлар, урманнар һәм хәтфә болыннар. Күңелгә рәхәтлек өсти торган салкын сулы чишмәләр, талгын инешләр. Инеш буендагы зифа таллар, туган якларын сагынып кайтучы кыр казлары... Балачактан бирле күңелгә сеңеп калган, карап сокланып туя алмаслык туган як картиналары – барысы да бар Рәисә апаның шигырьләрендә. Чөнки ул янәшә - тирәбезнең гүзәллеген күңеле белән күрә, йөрәге белән тоя һәм аны табигый таланты белән үзенең әсәрләрендә оста итеп чагылдыра алган. Шуңа аның әсәрләрендә яңа пешкән икмәк, күпереп пешкән арыш икмәге исе. Әйтерсең лә аның җырларына “кыр казлары моңы күчкән”.

3. Кыр казлары, кыр казлары...

Китеп бара еракларга.

Артларыннан яулык болгап,

Басып калдым сөзәк ярда.

Кыр казында ап-ак канат,

Ак болытлар көнләшерлек.

Кыр казының сагыш – моңы

Бар дөньяга өләшерлек.

Әй кыр казы, әй кыр казы,

Туган якның моңлы сазы.

Җырларыңда шушы җирнең

Кабатланмас яшел язы.

Кыр казлары, кыр казлары...

Ераклашты инде күптән.

Язылачак җырларыма

Кыр казлары моңы күчкән.

     1. А.Б.  Рәисә апаның тормышын ничектер җырдан башка күз алдына китерүе дә кыен. Алар аерылгысыз кебек – җыр һәм тормыш. Ә тормышта һәр җыр  - зур сынау ул. Шагыйрә үзе дә “Сыналасы җырларым бар зур тормыш сукмагында” дип яза. Аның җырлары вакыт сынавын уңышлы үтте: күп кенә шигырьләренә көй язылды. “Кыңгыраулар көен тыңладым” Хәмит Булатов көе, “Авылым – Мусабаем” Илгиз Закиров көе, “Гаҗәпләнмә” Рафик Сабиров көе һ.б. Шул җырларның берсен тыңлап үтегез. “Гаҗәпләнмә” Рафик Дәминов көе.

      2. А.Б.  Туган авылыннан әллә ни читтә булмаса да, Рәисә апаның төшләренә кереп йөдәтә авылымның ак каеннары, ямьле әрәмә буйлары.  Бөек төзелешкә дә  күңеле ятмый аның.

1.Июнь айларыннан баллар таша,

Унсигездә чагы җәйләрнең.

Ак каеннар йөгерә, ак шәл болгап,

Туган якка кайттым әйләнеп.

Җилләрендә мәтрүшкәләр исе,

Җәйләремнән миңа күчтәнәч.

Сагышларым һич басылмас төсле,

Болыннардан җырлап үтмәгәч.

Сыздыр әле, әйдә, грмуныңны.

Сандугачлар белән ярышып.

Алтын толымнарын җилфердәтеп,

Чыкмас микән яшьлек йөгереп? дип җырлый - җырлый туган авылына бөтенләйгә әйләнеп кайта ул. Һәм авылыбызда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлый.

          2.  А.Б. Туган ягыбызны бөтен барлыгы белән яраткан Рәисә апабыз үзенең дәресләрендә безнең күңелләребезгә туган авылыбызга, аның кешеләренә карата зур хөрмәт хисләре тәрбияләде. Аның туган авылыбызга багышлап язылган тагын бер җырын тыңлап китегез. “Мусабай - тылсым иле” Рафик Дәминов көе.

         1. А.Б. Мәктәбебездә үтә торган бер генә кичә дә, бер генә бәйрәм дә Рәисә апаның шигырьләреннән башка үтми. Аның җырлары вакыт сынавын уңышлы узса да, үзе язмыш сынавына биреште: мәрхәмәтсез авыру аны безнең арабыздан мәңгелеккә алып китте. Үзенең авыруын беркемгә дә сиздермәгән, тешен кысып булса да түзгән ул. Елар чакта да көләр өчен никадәр ихтыяр көче кирәк булган аңа. Сүнеп барганда да шушы гүзәл дөньяга сокланып, булганына шөкер итеп яткан укытучым белән торган саен ныграк горурланам, аның рухи ныклыгына сокланам.

       2. А.Б....Укыйм.

 Көзләрнең тулышкан бер мәле,

Торналар сагышы өстәлде.

Моңаймыйк, күңелдә өмет бар –

Дөнья киң, яктырыр офыклар...

Көзләрнең илаһи бер мәле...

Әй гомер, ашыгып үтмәле!

Җаннарда күпме җыр, моң яши,

Күңелнең назлары бетмәде!!!

Санамыйк яшисе елларны,

Ни көтә алда дип, юрамыйк...

Куаныйк бу якты көннәргә,

Язмыштан артыгын сорамыйк!

Нур өстик илаһи көзләргә,

Кушыйк та йөрәкләр җылысын...

Мең шөкер бу гүзәл дөньяга,

Шушы бит бәхетнең олысы!

Шунда бит бәхетнең олысы!

     2. А.Б.  Укыган саен күңелем яктыра, җаным җылына бара. Вак –төяк дөнья мәшәкатьләре җуела. Тормышка мәхәббәтем арта.

1. Юл буйлары ап-ак томан

Ефәк пәрдә корган сыман...

Төннәр зәңгәр... Кырлар ап-ак...

Сагыш-кайгыларны ташлап

Киек каз юллары буйлап

Әй китәсе иде атлап...

дип язган иде ул үзенең бер шигырендә. Киек каз юллары буйлап мәңгелеккә китеп барган укытучым! Тылсымлы да, моңлы да туган ягыма ярату хисләре тәрбияләгән, табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәткән, Тукай һәм Җәлил теленә мәхәббәт тәрбияләгән өчен рәхмәт сиңа. Синең якты образың безнең күңелләрдә озак сакланыр, моңлы һәм сагышлы шигырьләрең гомер буе безне озата барыр, Туган ягымның моңлы сазы...

       2. А.Б.  Халык юкка гына, бу дөньяда эзең калсын өчен, йорт сал, агач утырт һәм бала үстер, димәгән. Рәисә апаның да эшен дәвам итүчеләр – аның кызлары бар. Кызы Фирүзәнең шигырьләре һәм мәкаләләре мәктәптә укыганда ук республикабыз газеталарында басылып килде. Бүген Фирүзә Вәлитова “Көмеш кыңгырау” газетасы хәбәрчесе. “Көмеш кыңгырау” газетасын алып карасагыз, бер генә сан да аның мәкаләсеннән башка чыкмый. Димәк, Рәисә апаның эше дәвам итә.

      1. А.Б.  Хөрмәтле кунаклар, кичәбезне Рәисә апаның тагын бер җыры “Туган ягым – каенлы як” җыры белән тәмамлыйбыз. Бу җыр озак еллар буена радио һәм телевидениедә авторы билгесез җыр буларак яңгырады. Рәхим итеп тыңлагыз.  

       2. А.Б.    Бүгенге кичәбез Рәисә апаның рухына дога булып барып ирешер дигән теләктә калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Туган якны өйрәнү. Биш мунчадан - Бишмунча"

ТР, Әлмәт районы Бишмунча авылы тарихы....

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә....

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

“ Туган якны өйрәнү” музее.

Укучыларда әдәплелек, әхлаклылык, әти-әниләргә, туганнарга карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү – ...

“Туган якны өйрәнү” (6-7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)

Электив курс түбәндәге максаттан чыгып оештырыла: Балаларда туган як, башка халыкларның тарихын, мәдәниятын өйрәтү аша толерантлык һәм  патриотлык хисләре булдыру. Максатка ирешү өчен т...