Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.
материал по обществознанию на тему

Хайруллин Ринат Миннегаянович
Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon samoanaliz_raboty_2012.doc140 КБ

Предварительный просмотр:

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Татарстан республикасы Мамадыш муниципаль районы, Урта Кирмән гомүми урта белем бирү мәктәбе базасында тормышка ашырыла.

Тарих  һәм җәмгыять белеме укытучысы Ринат Миннегаян  улы Хәйруллинның эш тәҗрибәсеннән

  Янәшә тыныч, үзара бәйләнеп һәм берсен-берсе үстереп яшәүче ике конфессия – ислам һәм христиан диннәре булган Татарстан шартларында яшәп, башкалар мәдәниятен хөрмәт итүнең, милли килешүчәнлекнең күпмилләтле Россия һәм Татарстан өчен никадәр мөһимлеген аңлап мин тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру буенча үз системамны булдырдым.

  Әлеге системаның максаты – укучыларда актив тормыш позициясе  булдыру, аларда тәнкыйди фикер формалаштыру, конфликтларны чишә белү сәләтләрен үстерү.

   Мин ышанам,  төрле диндәге кешеләр арасындагы конфронтацияләр дә, державачыл шовинистик рух та дәүләт белем   бирү системасында урын алырга тиеш түгел.

   Үзем укыта торган фәннәр буенча теоретик һәм методик әзерлегем миңа белем бирүне төрле дәрәҗәдә алып барырга, заманча педагогик технологияләр  элементларын кулланырга мөмкинлек бирә. Программада каралган материалны милли-төбәк компоненты белән бәйләү  тарихи вакыйгаларны, традицияләрне, халыклар мәдәниятен, кешеләр эшчәнлеген өйрәнүне тагын да эчтәлеклерәк итә. Мин укучылар аңында ислам һәм православие диннәренең тарихи тамырлары турында тулырак күзаллау, аларның татар һәм рус халкының мәдәнияте үсешенә йогынтысы турында тирәнрәк белемнәр формалаштырырга тырышам. Башка дин турындагы белемнәр, башка дингә хөрмәт белән карау – милләтара килешүгә омтылучы шәһеснең мәдәни үсешенең мөһим компоненты.

   Укытучы үзенең укыту эшчәнлеген  заманча белем бирү теориясе нигезләрен белмичә оештыра алмый. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен эшемдә 5 нче класстан ук укучыларның укуга сәләтләрен ачыклау буенча диагностик карталар кулланам. Ел башындагы нәтиҗәләрне ел ахырындагылары белән чагыштырып үзем өчен нәтиҗәләр ясыйм, алга бурычлар билгелим.

  Мин шулай уйлыйм, укытучының сөйләве никадәр генә кызык булмасын, укучы алдында дөнья бөтен тулылыгы белән үз әйләнә-тирәсендәге дөньяны аңлагач кына ачыла.

 Минем кайбер дәрес, класстан тыш чара эшкәртмәләрем, тәрбия темасына язылган мәкаләләрем матбугат битләрендә дә урын ала.

                                                 

     

 

Укучыларның белем сыйфаты

Предмет

2009 ел

2010 ел

2011 ел

Тарих

55,5 %

58,3 %

64 %

Җәмгыять белеме

67 %

80 %

83,8 %

 

 Тарих һәм җәмгыять белемен бердәм дәүләт имтиханы итеп сайлаган укучылар югары уку йортларына уңышлы керәләр.

 

1

Шайхутдинов Ф..

2003

КГУ

Тарихчы

2

Ахметшин И..

2003

ЕГПУ

Тарих укытучысы

3

Имамутдинов А.

2003

ЕГПУ

Тарих укытучысы

4

Аглямутдинов Р.

2004

КГУ

Социолог- жур.

5

Ибрагимова Л..

2004

КГУ

Социолог- жур.

6

Шарифуллина Э..

2005

Пермь хокук һәм идарә коллед.  

Юрист

7

Мушарляпов Р.

2005

ИСГЗ

Экономист

8

Хайруллин И.

2006

ИСГЗ

Экономист

9

Насибуллин Ф.

2007

ИСГЗ

Экономист

10

Зарипов Р..

2007

ИСГЗ

Экономист

11

Сахабиева З.

2010

ИЭУП

Юрист

12

ДиароваГ.

2010

КФЭУ

Экономист

13

Имамутдинова Г.

2010

ЕФ КАИ

Экономист

14

Нагимов Л.

2011

НГПИ

Информатика

2010 нчы елда 2 укучым тарихтан, 4 укучым җәмгыять белеменнән БДИ тапшырып, республика күрсәткеченнән югары нәтиҗә күрсәттеләр

                                                   БДИ нәтиҗәләре ( %)

Мәктәп

Район

Республика

Район буенча урын

Тарих

62,5

52,5

50,1

3

Җ.белеме

64,7

54,6

54,9

2

2011нче елда 4 укучым җәмгыять белеменнән  БДИ тапшырды.

Предмет

Мәктәп

Район

Республика

Җ.белеме

58

56

55,7

Әлеге укучылар да республиканың төрле уку йортларына уңышлы керделәр.

   

     Хәзер укучылар өчен республикада бик күп фәнни-гмәли конференцияләр уза. Укучыларым бик теләп аларда катнашалар, аларның фәнни-тикшеренү эшләре белән уңышлы җитәкчелек итеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. 2009 нчы елда Шәрифуллина Сөмбел Галимҗан Ибрагимов исемендәге 2 нче конференциядә үзенең мәчетләр тарихына багышланган проекты белән катнашып 1 урын алды. Шул ук елда Хәйруллина Диләрә Хуҗа Бәдигый иҗатына багышланган конференциядә “Татар халык иҗатының бүгенге хәле”  темасына чыгыш ясады, һәм 1 нче урын алды. Ике елга бер узучы шушы ук конференциядә бу уку елында  да катнашып Диләрә 2 нче урын яулады.

Укучыларымның Казан шәһәрендә узучы укучы балаларның регионара Каюм Насыйри исемендәге эзләнү-тикшеренү укуларында катнашуы гадәти күренешкә әверелде. узган елгы 9 нчы укуларда кызым Диләрә 2 нче урын алып кайтты.

        ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча 2009 нчы елда 6 нчы тапкыр уздырылган бәйгенең 1 нче турында укучым Шәрифуллина Сөмбел 1 нче урын алды.

    Район күләмендә уздырыла торган бәйгеләрне дә хөрмәт итәм. Узган ел “Фәндә үз эзем” район конференциясендә укучым Нәгыймова Ләйләнең 1 нче урын алуы зур шатлык булды. Быел бу конференциядә укучым Ибрагимов Инсаф катнашырга әзерләнә. Ул сигез улын сугышта югалткан Фатиха әби оныгы буларак чыгыш ясаячак.

   2008 нче елдан укучыларым Россия күләмендә узучы“Танып белү һәм иҗат” проектында катнашалар. 2011нче елда укучым һәм улым Илшат Хәйруллин әлеге бәйгенең “Борынгы Рус тарихы ” номинациясендә катнашып, Дипломга лаек булды.

     Укытучының педагогик осталыгы укыта торган фәннәр материалын дәрестән тыш эшчәнлек белән бәйли алуда. Минем дәрестән соң эшчәнлек системамда күп урынны туган якны өйрәнү алып тора, ягъни тарих фәнен өйрәнү белән бергә туган якның тарихын, этнографиясен, табигатен өйрәнү һәм белү. Үзең яшәгән тирәлеке\не танып белү- һәр кешегә үзен чолгап алган дөнья белән активрак һәм нәтиҗәле тәэсир итешергә, үзеңне ышанычлырак тоярга, аның проблемаларын белергә һәм чишү юлларын табарга мөмкинек бирә.

    Безне чолгап алган тирәлекне Ватанның бер өлеше буларак танып белү “өлешләрдән гомүмигә ” дидактик принцибына туры килә. Җирле материал балага үзләштерү өчен җиңел, ә бу конкрет мисаллар белән кешелек ирешкән казанышларда, дөнья һәм ватан тарихында үзеңнең кече Ватаның тоткан урынны аңлауны җиңеләйтә.

   2011 нче елның җәй аенда Болгар шәһәрендә узган фестивальдә катнашып, укучым Галеева Ясирә 3нче урын алып кайтты.

  Укучыларым белән беррәттән үзем дә төрле бәйгеләрдә катнашырга яратам. Парламент дәресләре -2011 бәйгесенең җиңүчесе буларак, ТР Дәүсоветы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшиннең Рәхмәт хатына лаек булдым.

 2011 нче елда якташыбыз В.Т.Тимофеевның дини-педагогик мирасын тәрбия эшендә файдалану буенча Россия күләм уздырылган конференциядә доклад белән чыгыш ясадым. Шул ук елда татар мәгърифәтчесе Р.Фәхретдин исемендәге премиягә дәгъвә итүчеләрнең финал турына узып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдым.

  Узып баручы уку елында “Лучший учитель»  Гранты иясе булдым.

 

   Минем дәрестән тыш оештырылган чараларымның нигезендә интеллектуаль уеннар ята. Аларны уздырганда төбәк материалларын куллану бик уңышлы. Бу очракта бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк – теге яки бу халыкның кыйммәтләрен башкаларныкыннан өстен куярга ярамый. Капма-каршы кую урынына чагыштыру, анализлау, уртак билгеләр табу элементларын кулланам. Куелган сораулар, биремнәр республика, район, авыл үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш. Күп кенә эшкәртмәләрем 2007 нче елда Татарстан мәгарифне үстерү институтында басылган “Гасырларга илтер тарихым бар” методик кулланмамда урын алды. Кулланмага рецензяне тарих фәннәре докторы  Ф.Г.Ислаев язды. Әлеге кулланманы район мәктәпләре укытучылары үз эшләрендә кулланалар.  

        2001-2010 елларда  мин җитәкләгән түгәрәк әгъзалары муниципаль, республика бәйгеләрендә катнашып 30га  якын призлы урын яуладыдар.

       

Укучыларымның соңгы елларда муниципаль, республика, федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашуы.

Ел

     Катнашучы

                           Бәйгенең дәрәҗәсе

Нәти

җәт тат

район

республика

федераль

2008

Вәлиуллин А.

Тормыш яхшы эшләр өчен бирелгән

лауреат

2008

Шәрифуллина С.

Татарстан дигән Ватаным бар

Номинациядә җиңүче

2008

Мөхәммәтҗанов Ф.

“Ватан” хәрәкәте

2 урын

2009

Хәйруллина Д.

Х.Бәдигый ис.укулар

1 урын

2009

Хәйруллина Д.

“Солдатская родословная”

катнашу

2009

Шәрифуллина С.

Татарстан 1әм татар халкы тарихы

2 урын

2009

Хидиятуллина Э.

Татарстан тарихы һәм татар халкы тарихы

2 урын

2009

Хәйруллина Д

“Шәҗәрә төзи беләсеңме?”

3 урын

2009

Сәхәбиева З.

“Семейный очаг”

1 урын

2009

Хәйруллина Д.

Гаиләм тарихы-Ватан тарихы

Лауреат

2009

Хәйруллина Д.

Ел табылдыгы

3 урын

2009

Ибрагимов И.

21 гасыр Кулибиннары

грамота

2009

Шәрифуллина С.

Г.Ибрагимов ис. конференция

1 урын

2009

Хәйруллина Д.

“Самый классный классный”

2 урын

2010

Ибрагимов Б.

Моя малая Родина

Сертификат

2010

Хайруллина Д.

Конкурс, посвящ. Году учителя

Сертификат

2011

Нагимова Л.

Мой след в науке

1 место

2011

Хайруллина Д.

Межрегиональные чтения им. К.Насыйри

2 место

2011

Хайруллина Д.

Х.Бәдигый ис.укулар

2 урын

Бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләрем.

Елы

Район

Республика

Федераль

Нәтиҗә

2009

“50 педагогических идей”

2 урын

2009

«Лучшая находка года»

1 урын

2009

История моей малой Родины

3 урын

2010

«Бөек Җиңү кайтавазы»

3 урын

2010

“Сердце отдаю детям”

лауреат

2010

“Гражданин и выборы”

РТ Дәүсоветының Рәхмәт хаты

2010

“Мой край родной”

1урын

2010

Конкурс музеев

1 урын

2011

“Учитель года 2011”

2 урын

2011

Конференция имениВ.Т.Тимофеева

Сертификат

2011

Конференция имени Р.Фахрутдина

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты

2012

Лучший учитель истории- 2012

1 место

2012

Учитель года 2012

Лауреат

2005 ел. Казанның 1000 еллыгы истәлек медале.

2007 ел. “Мәгарифтәге казанышлары өчен” ТР күкрәк билгесе.

2011-2012 уку елы. “Наш лушчий учитель” гранты.

ТР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы.

   Минем дәрестән тыш оештырылган чараларымның нигезендә интеллектуаль уеннар ята. Аларны уздырганда төбәк материалларын куллану бик уңышлы. Бу очракта бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк – теге яки бу халыкның кыйммәтләрен башкаларныкыннан өстен куярга ярамый. Капма-каршы кую урынына чагыштыру, анализлау, уртак билгеләр табу элементларын кулланам. Куелган сораулар, биремнәр республика, район, авыл үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш. Күп кенә эшкәртмәләрем 2007 нче елда Татарстан мәгарифне үстерү институтында басылган “Гасырларга илтер тарихым бар” методик кулланмамда урын алды. Кулланмага рецензяне тарих фәннәре докторы  Ф.Г.Ислаев язды. Әлеге кулланманы район мәктәпләре укытучылары үз эшләрендә кулланалар.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.Бер кавемнең     әдәбияты  нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”(Ризаэддин Фәхреддин)   Әхлакый тәрбия бирү- ке...

Татар әдәбияты дәресләрендә танып белү универсаль уку гамәлләре формалаштыру. Методик эшкәртмә.

Татар әдәбияты дәресләрендә танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлтелгән эш төрләре, аларны кулланышка кертү мөмкинлекләре әдәби әсәрләр мисалында күрсәтелә....

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары...

“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”

Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар  кабул итә торган иҗади шәхес тәрбиялә...

Җәгыять белеме дәресләрендә халык педагогикасы элементлары

Җәмгыять белеме укучыларга, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда, иң авыр фәннәрнең берсе булып кала бирә.Әлеге фәнне укытканда, үземә бер закончалыкны ачтым: фәнни нигездә бирелә торган белемнәр тат...

Тарих дәресләрендә укучыларда толерантлык тәрбияләү

Татарстан Республикасы — күпмилләтле дәүләт. Биредә татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар ,башкортлар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Шуңа күрә балаларны һәр кешегә үзенең гореф-гадә...