“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”
статья (7 класс) на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар  кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”

Әхтәмова Г.М, Казан, Совет районыф 175 нче мәктәп

Чыгышымны К.Ушинский сүзләре белән башлап китәсем килә: “Халыкның теле-аның бөтен рухи тормышының иң яхшы,

беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге” дигән. Коллегаларым, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, шулай бит.Әйе, бу мәңгелек  матур чәчәк беркайчан да шиңмәсен өчен, без туган тел укытучылары, бүгенге көндә җиң сызганып эшләргә тиеш.

Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар  кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.

Минемчә, бу аудиториядә утырган һәр укытучы, үзенә генә хас эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли. Педагогик технологияләрнең төрлесен тикшереп карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Шулар нәтиҗәсендә, аның «үз технологиясе» туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, ШӘХЕС тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз.

Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Бүгенге укучының зәвыгы нинди? Аны нәрсә кызыксындыра? Заманча гаджетлар белән коралланган баланы китап укуга ничек җәлеп итәргә? Коллегалар, сез дә мондый сорауларны үзегезгә бирсездер. Минемчә, шәхес үсешен күздә тотып оештырылган дәресләр генә укучы күңеленә барып җитә, гомерлеккә хәтеренә уелып кала.

Укучыларны  башлангыч сыйныфтан ук әсәргә анализ ясарга, тексттагы күренешләргә, геройларга үз мөнәсәбәтләрен белдерә белергә өйрәтү мөһим. Балаларның әсәргә мөнәсәбәтләре төрлечә булырга, әсәр эчтәлеге буенча төрле бәхәсләр туарга мөмкин. Балалар барысы да бертөрле уйлый алмый, аларда укытучы уйламаган яңа фикерләр дә туарга мөмкин. Әсәрләрне  анализлау барышында геройларга характеристика, анализ  төрләрен билгеле бер алгоритм буенча эшләү зур нәтибәгә китерә.

 Балаларның креатив фикерләү сәләтен үстерү өчен дә әдәби әсәрләр иң кулай материал. Сезгә әдәбият дәресләрендә түбәндәге текст белән эш алымнарын  тәкдим итәм.

 “Тамгалар куеп уку”Символларны куеп, укучы мөстәкыйль белем алырга омтыла. Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, нинди дә булса билге куярга кирәклеген аңлап, игътибар белән укый.

"V" – мин моны беләм

"+" – бу минем өчен яңа материал

"-" – мин бу фикер белән килешмим

"?" – аңлап бетермәдем

"!!" – бу өлеш мине кызыксындырды

“Тукталышлар белән  уку” алымы үз эченә түбәндәге этапларны ала.

Текстның исеменә яки  бирелгән рәсемгә карап, укуга  кызыксыну тусын өчен күп очракта фаразлау алымы кулланыла.  Фаразлау  алымы   ул-  булачак вакыйгага үз фаразларыңны белдерерү . Бирелгән әсәр  атамасын ачыклау максатыннан -Бу әсәр нәрсә турында  булыр?   – дигән сорау куела. Әдәби әсәрне  уку барышында туктап “Алга таба текстта нинди күренешләр көтелә. Ни өчен алай уйлыйсыз?” кебек сораулар куела.

“Ачкыч сүзләр” алымы да текстның эчтәлеген күпмедер дәрәҗәдә ачыкларга мөмкинлек тудыра.  Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укчылардан  бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзетеп карау. Мәсәлән:М.Фәйзи “Галиябану” драмасына ачкыч сүзләр. Кулъяулык,  егет, яучы карчык, револьвер

Г.Ибраһимов «Алмачуар» хикәясенә ачкыч сүзләр. Хәрәмләшү, колын,  Сабантуй, ат чабышы. Әсәрне укыганнан соң, укучыларның тәкъдим ителгән вариантлары, чыгынак текст белән чагыштырыла.

«Укуны бүлдерү»  төре алга таба әңгәмәне дәвам иттерүне таләп итми торган сораулар биреп («Аңладыгызмы, ни өчен?») укучыларның күзаллауларын уяту, мөһим фактларга игътибар иттерү максатыннан кулланыла

Аңлатмалы (комментарий биреп) уку  төре – фикерләүгә өстенлек биреп уку ысулы. Ул күбрәк текстны кабаттан уку барышында кулланыла.

“Эзләнеп уку” тексттан кирәкле информацияне таба белергә өйрәтә. Әсәрдән ниндидер вакыйганы, күренешне,текстның төп мәгънәсен аңлаткан җөмләне, тексттан, бирелгән рәсемгә туры килгән өлешне табып уку; рольләргә бүлеп укырга мөмкин булган өлешне табып уку кебек биремнәр тәкъдим ителә.

Йомгаклау әңгәмәсендә укучылар  белән фикер алышу, эзләнү, бүлеккә исем кую, текстка туры килгән мәкальләр уйлау, иҗади эшләр керә. Бу алым балаларны әсәргә анализ ясарга, автор позициясен, аңлата белергә өйрәтә.

«Әйе- юк» алымы балаларның текст эчтәлеген аңлавын тикшерү өчен уңайлы. Текст эчтәлеге буенча җөмләләр бирелә, балаларның аларның текст эчтәлегенә туры килгәннәрен +,туры килмәгәнен – тамгасы белән билгелиләр. Бу алымны кулланганда туры килмәгән җөмләләрне дөресләп, текст эчтәлегенә туры китерерлек итеп төзәтү эшен дә тәкъдим итәргә мөмкин.

Текст эчтәлеген геройлар исеменнән сөйләтү. Балалар үзләрен герой ролендә хис итеп,. 1 зат берлек сан алмашлыгын кулланып  сөйләтү.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары текст эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләп бирергә тырыша. Күпчелеге, текстның беренче сүзен онытканга, эчтәлек сөйләүне башлый алмый тора. Укучыларга бер үк фикерне белдерү өчен бик күп ысулларның булуын күрсәтергә кирәк. Шуларның берсе  сүзләрне синонимик рәт белән алмаштыру ысулы.

Текстны уку этабында чылбырлап, эчтән, пышылдап уку төрләрен тәкъдим итәргә була. Текстның иң үтемле өлешләрен укытучы укуы белән алмаштыру югары нәтиҗә бирә, чөнки эмоиональ яктан сәнгатьле укып кына әсәрнең  иң дулкынландыргыч мизгелләрен  баланың йөрәге тоемлый ала.  

         

Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасы”Су анасы” әкияте, “Бала белән Күбәләк”  һ.б шигырләре  укучыларга  балалар бакчасыннан  таныш.   Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга  Штурм методы кулланып, ситуатив сорау бирү уңай нәтиҗә бирә мәсәлән,  «Ямьле җәй көнендә урманга җиләк җыярга бардыгыз.Каршыгызга Шүрәле килеп чыкты.Сез нишләр идегез?” “Елга буенда су коенганда синең күзеңә Су анасы күренде. Син нишләр идең? Проблемалы ситуацияне чишкәндә, төрле вариант җаваплар тыңлана. Һәр идеяне хупларга, дусларча бәяләргә, отышлы вариантларны укучыларның үзләренә сайларга ирек бирергә кирәк. Гомумән алганда, кайсы гына теккстка тукталмыйк,  Штурм методы  укучыларны иҗади фикерләү сәләтен үстереп, әдәби әсәрне  укуга кызыксыну уята.

 Пресс” методы әдәбият дәресләрендә иң уңышлы методларның берсе дип саныйм. Әсәрне укыганнан соң кулланыла.Шигырьләр өстендә дә эшләргә мөмкин.   Бу метод 4 этаптан тора:

  • Үз фикереңне әйт. Мин...... саныйм.
  • Фикереңне дәлиллә. Чөнки....
  • Фикереңне расла Мәсәлән, ...
  • Гомумиләштерү, нәтиҗә.  Димәк,

М.Җәлилнең”Бакчачы” шигыре мисалында карап китик.

  1. Үз фикереңне әйт Мин шигырдәге бабайны бик уңган дип саныйм.
  2.  Фикереңне дәлиллә Чөнки ул кояш белән бергә тора.
  3.  Фикереңне расла Мәсәлән, ул түтәлләр  казый, гөлләр утырта, алмагачларның башларын кырка.
  4. Гомумиләштерү, нәтиҗә Димәк,  үзеңнән соң матур бакча калдырасың килсә, җиң сызганып эшләргә кирәк.

Үз фикереңне әйт Мин хикәядәге Зөфәр абый күрә дип уйлыйм.

  1.  Фикереңне дәлиллә Чөнки ул һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли,хисле, ярата белә.
  2. Фикереңне расла Мәсәлән, болындагы печәнне дә пөхтәләп тигез рәтләргә сала, гармунда өздереп уйный, тәрәзә йөзлерләрен, капкаларныж бизәкләрен үзе эшли,  алты-җиде төрле роза гөле дә үстерә.
  3. Гомумиләштерү, нәтиҗә Димәк, кешедә маңгай күзеннән тыш күңел күзе  белән тоя ала дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Бу  алым укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстереп , сөйләмгә этәрә.

Халыкның гасырдан гасырга күчә барган тормыш тәҗрибәсе, акыллы фикерләре, зирәклеге халык авыз иҗаты әсәрләрендә  ачык чагылыш табаДәресләремдә  фразеологизмнар куллануны  уңай күренеш дап саныйм.  Максатым:укылган әсәр нигезендә фразеологизмнарны эзлекле рәвештә сайлап алып ,  кыскача әсәр эчтәлеген сөйләүгә нигезләнә.

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенә  бирелгән фразеологизмнарны карап китик. Чыннан да,  текст төзү мөмкинлеге зур.  Әлбәттә укытучы бу фразеологизмнарны әсәр эчтәлегенә туры килгәнен алдан әзерләп куярга тиеш.

Баш күккә тию, күңел күтәрелү, башка күз белән карау, җиң сызганып,  борыны күтәрелә, күзләрен яндыра,  күз ату, күз төшерү,  энә күзеннән үткәрү

Укучының телебезгә кызыксынуы  уяна,   иҗади  фикерләү сәләте үстерелә, сүзлек байлыгы арттырыла, дөрес матур , мөстәкыйль рәвештә сөйләм күнекмәләре формалаштыра.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә бәйле....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен интеграль өйрәтү барышында укучыларда мәдәниара белем –күнекмәләр булдыру.(методик чыгыш)

Татар теле һәм әдәбияты  фәннәрен  интеграль өйрәтү барышында укучыларда  мәдәниара белем –күнекмәләр  булдыру.(методик чыгыш)...

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү

Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә.  Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә  тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра....

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...