Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.
статья по теме

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”

Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы  булып эшлим.

            Телебез  безнең - тарихыбыз да, киләчәгебез дә, безнең бурыч- туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру.

    Татар телен саклап калу максатыннан Татарстаныбызда күп төрле проектлар, әһәмиятле чаралар эшләнә.

    Радио-телевидение тапшырулары, интернет челтәрләрендә төрле мәгълүматлар, җәмәгать урыннарында  үткәрелә торган татарча акцияләр барлык милләт халыкларының игътибарын үзенә юнәлтә. Бу проектлар,чаралар телебезгә карата зур кызыксыну уята, әмма телебезнең бүгенге халәте тынычланырлык түгел. Компетентлы, толерантлы, иҗади һәм фәнни фикергә ия булган шәхесне ничек тәрбияләргә? Мин  рус –татар мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, бу проблеманы чишү юлы итеп, уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләрне, чараларны кулланам. Шуңа күрә дә мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Дәресләремдә укытуның традицион һәм яңа педагогик технологияләрне дә кулланам. Рус мөхитендә үскән бала бары тик мәктәптә генә татар теленә өйрәнә. Минем төп максатым:  рус телле укучыга индивидуаль якын килеп, аралашу осталыгын формалаштырып телебезгә өйрәтү,  аралашу күнекмәләрен үстерүдә мәгълүмати-коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау.

Шуннан чыгып мин үз эшчәнлегемдә түбәндәге  бурычларны куйдым:

1.Рус телле укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

2.Укучыларны татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү;

 3.Укучыларның танып белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыру

Алда әйтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам: коммуникатив, уен, интерактив, мәгълүмати - комуникатив мультимедиа технологияләреннән файдаланам.

     Мультимедиа чараларын  дәреснең төрле этапларында кулланырга мөмкин: проблемалы ситуация тудыру; яңа материалны аңлату; өй эшен тикшерү ; дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.

 Беренчедән, мондый дәресләрдә укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре үстерелә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм эшчәнлеген формалаштыруның 4 төре бар.

1.     Тыңлап аңлау(аудирование)

2.     Сөйләү ( диолог, монолог) (говорение)

3.     Уку

4.     Язу

     Әзер электрон ресурс  булган  “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәмгә килә.Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.Мәсәлән “Кем миллионер булырга тели?”, “Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Шулай ук, рус телле укучылар өчен татар телен өйрәнүдә “Ана теле” онлайн- мәктәбе материаллары да нәтиҗәлелекне арттыра.Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар.

  Башлангыч һәм урта  сыйныфларда  «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану  дә уңышка китерә.

Мин рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә тагы бер заманча эшчәнлекне уңай дип саныйм.  Ул - лингафон кабинеты. Татар сүзләрен, текстларын диктор укуында тыңлау, әйтеп карау һәм чагыштыру – рус телле укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта. (аудирование).Тыңлау өчен текст тәкъдим иткәндә традицион алымнардан тыш укучыларның үзләреннән сорау куйдыру, текстка исем уйлап табу, текстны дәвам итү алымнарын кулланам.

Бу кабинетның мөмкинлекләре чиксез.

1) Телне чит тел буларак өйрәнүче укучыларга уңайлы шартлар тудыру

2) Укучыга шәхси якын килү

3) Укучыларның эшчәнлеген контрольдә тоту

4) Ишетеп аңлау күнекмәләрен формалаштыру

5) Укучыларның аналитик фикерләү мөмкинлекләрен булдыру

6) Укучыларның дөрес сөйләм дәрәҗәсен язмаларда тыңлау

7) Бер үк вакытта барлык сыйныф укучылары белән төрле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Лингафон кабинетында төрле эш алымнарын кулланырга була:

-Сыйныфка, аерым укучыга мөрәҗәгать итү.

- Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген тикшерү максатыннан укучы белән элемтәгә керү.

- Укытучы җибәргән текстны тыңлау.

-Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

- Диалогларны һәм монологларны яздыру

- Төрле типтагы тестлар һәм контроль эшләр үткәрү

-Әңгәмәне башлап җибәрү һәм тәмамлау; сыйныфташының сөйләмен игътибар белән тыңлау һәм әңгәмәгә кушылу.

   Мәсәлән, 4 нче сыйныфларының  рус төркемнәрендә Р.Вәлиеваның “Дуслык” шигырен өйрәнгәндә,  укучылар аудиязманы мөстәкыйль тыңлаганннан соң, төрле эш алымнарын үткәрдем.

 Укучылар текстны тыңлаганан соң, укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан, тест  үткәрергә мөмкин. Тест тәмамлану белән укучылар үзләренең эш нәтиҗәләрен экраннарында күрәләр һәм мин дә аларның эш нәтиҗәләре белән танышам. Хата җибәргән укучылар үзләренең ялгышларын кереп карый алалар.

9 нчы сыйныфта БРТ-на  әзерләнү максатыннан, тестларның беренче бүлеге буенча әзерлек алып барам. Лингафон кабинетын куллану укучыларга тестка әзерләнергә зур ярдәм итә. Укучылар техник чара белән эшләргә өйрәнә, танып-белү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыра, гомумән, укучыда  тестны уңышлы тапшыра алам дигән ышаныч туа.

Лингафон кабинеты белән эш укырга өйрәтүнең техник ягын да яхшырта, аның нәтиҗәсендә сүзләр дөрес укыла.Уку этабында тагын бер зур бурыч - тыңлаганны аңлау проблемасы чишелә. Тыңланылган текстны образлы итеп сөйләү, кечкенә хикәяләр төзү, үзең турында сөйләү, дустыңның биографиясен сөйләү формалары аша, монологик сөйләмгә чыгарам.

Гомумән, лингафон кабинетыннан файдалану  укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы,  нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Лингафон кабинетын кулланып, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уята. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, лингафон кабинеты куллануның да роле зур.

•  шәхес тәрбияләү;

•  фикерләү сәләтен үстерү;

•  эстетик тәрбия бирү;

•  информацион культура тәрбияләү;

•  укытуның сыйфатын күтәрү;

•  предметара бәйләнеш булдырыла;

    Йомгаклап әйткәндә, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда алда санап киткән информацион технологияләрнең  йогынтысы зур, дигән нәтиҗәгә килдем.  

Мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә без дә  үзгәрәбез.Көн артыннан көн туа, һәр көн ниндидер яңалык алып килә.  Бер урында гына таптану, минем холкыма туры килми. Киләчәктә укучыларның аралашу күнекмәсен үстерү өчен яңадан яңа технологияләр белән танышып, төрле проектлар  өстендә эшләүне үземә бурыч итеп куям.  Күптән түгел генә “Тестоник” проекты өстендә эшли башладым. Бу проектның татарча  вариантыюк,шуңа күрә мин сайт җитәкчеләренә хат яздымһәм минем ярдәм итүемне сораган элктрон хат алдым.  Яңалык белән без дә яңарабыз. Балалар белән бергә без дә үсәбез.  Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда.Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш – шәхеслек билгесе”, - ди  күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Минем укучыларымның  да киләчәктә шундый шәхес булуларына ышанып калам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esh_tzhribm_fotosyz.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Рус төркемнәренең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив күнекмәләрен электрон белем бирү ресурслары ярдәмендә устерү

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәт...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану...

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

ldquo;Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү...