“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс
методическая разработка

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

“Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен  үстерү” темасына  мастер-класс“Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен  үстерү” темасына  мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мастер-класс15.79 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы

Сауш  төп гомумбелем бирү мәктәбе

“Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен  үстерү” темасына  мастер-класс

                                                                           Укытучы:  беренче квалификация

                                                                            категорияле татар теле һәм

                                                                            әдәбияты укытучысы

                                                                            Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

                                                         

Сауш, 2019 ел

    Исәнмесез,  хөрмәтле   коллегалар!  Мин  сезне бүгенге мастер-класста  күрүемә бик шатмын. Бүгенге көнебез файдага үтсен дигән теләктә осталык дәресебезне башлап җибәрәбез. Мин  сезгә  мәкальләр өләшәм, ләкин ул мәкальләрнең башы берегездә булса, ахыры икенче кешедә. Ә сез дөресләп парлашырга тиеш буласыз. Башладык.
* Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.
*
Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел.
* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
*
Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.
*
Татлы тел тимер капканы ачар.
*
Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.
*
Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
*
Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.

Мәкальләре туры килгән кешеләр бер өстәл артына утыралар. Бик яхшы, бу эшне уңышлы гына башкардык.

   Татар  теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  5-7  нче  сыйныф  укучыларының    бәйләнешле   сөйләм  телен  үстерү  өчен, мин төрле  алымнар  кулланам.  

     Сезгә  хәзер  үзем куллана  торган  тавышландыру  алымын  тәкъдим  итәм. Әлеге алымны ничек кулланырга икәнен өйрәнгәндә сездән “Бу  алымны   куллану укучыларның нинди осталыкларын үстерергә ярдәм итә?  Сез  үзегезнең  дәресләрегездә  ничек  кулланыр  идегез?” сорауга  җавап уйлавыгыз сорала.                                                                                                                        

    Тавышландыру нинди  алым  соң ул? Укучыларга  таныш  булган  тавышсыз  мультфильм  күрсәтелә. Шулай  ук  терәк  сүзләр  бирелә. Укучылар   мультфильмны  тавышсыз   гына  карыйлар. Шуннан  соң  уйлау  өчен вакыт  бирелә. Биремне  үтәгәндә, теманы укучы  үзе  дә  сайлый   яки  укытучы  да  тәкъдим  итә  ала. Эш  башкарылганнан  соң, бергәләп, укучыларның  сөйләмнәренә нәтиҗә  ясала.                                                                                                                  

    Хәзер  беренче өстәл артында утыручы төркемгә бирем.

    Сезгә  тавышсыз  мультфильм   күрсәтәбез. Ләкин сезгә, укучыларга  вакыт  бирелгән  кебек, вакыт биреп тормыйбыз. Шунда ук тавышландырабыз. Теманы  үзегезгә  сайлау  мөмкинлеге  бирелә (бер тапкыр карыйлар, икенчесенә  тавышландыралар).

Икенче төркемгә дә шундый ук эш тәкъдим ителә.

  Бу  алым  белән  без  укучыларның  диалогик, монологик  сөйләм  һәм  иҗади  уйлау  сәләтен  үстерәбез. (укытучыларның  җаваплары  тыңланыла  һәм  нәтиҗә  ясала).

        Хөрмәтле коллегалар! Мин сезне бүгенге мастер- класста балаларның сүзлек запасын баета, эчтәлек сөйләүгә әзерли, идеяне билгеләргә өйрәтә, бала үзен шагыйрь итеп хис итә һәм барлык балалар да башкарып чыга ала торган эш төрләренең берсе — синквейн алымы белән дә таныштырасым килә.

Нәрсә соң ул синквейн?

Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Яки нәрсә? соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул баланың темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Баланың темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме)

Һәр төркем хәзер синквейн төзеп карый.  Сезгә туган тел сүзе бирелә.

Шулай итеп, Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, дөрес бәяләргә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме халык мәкалендәгечә “Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар”  дигәндәй Синквейн төзү укучыдан, баладан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә. Минемчә, бу метод укучыларны кызыксындырып кына калмас, ә уйландырырга, фикер йөртергә этәргеч була. (Укучыларның иҗади фикерләвенә мисал буларак, “Теләче” газетасында (27.02.2019ел № 14) басылып чыккан шигырьләре белән таныштыру)

     Хөрмәтле  коллегалар! Бүгенге  мастер-классыбыз  тәмам, сезгә  ошагандыр  дип   уйлыйбыз. Игътибарыгыз   өчен  рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Синквейн как активный метод обучения. Использование синквейна на уроках русского языка и литературы"

    Помните, как в школьные годы нам нравилось играть с друзьями во дворе или на переменках, и как огорчала необходимость читать серые скучные учебники и запоминать придуманные взросл...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Статья "Составление синквейна на уроках химии. Конструктор синквейна"

Учитель делится опытом составления синквейна на уроках химии. Рассматриваются разнообразные формы работы с синквейном. Предлагаются конструкторы синквейнов по темам: азот, фосфор, сера, алюминий....