Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү
статья по теме

Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә бәйле.                       

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан санала. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтүгә, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teldn_hm_yazma_soylm_usteru.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

    Муниципаль белем бирү учреждениесе

“6нчы урта мәктәп”

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып, телдән һәм язма   сөйләм күнекмәләрен  үстерү.

                                                       Эшләде: Шәйдуллина Т.Р.,

                                                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

        

Түбән Кама

2013

                                                             Эчтәлек.

I       Кереш.

II.    Төп өлеш.

 1.    Бурычлар һәм максатлар.

 2   . Бәйләнешле сөйләм үстерү.

 3.    Төрле иҗади эш алымнарын кулланып, укучыларның телдән һәм язма  

         сөйләм  күнекмәләрен үстерү.

 4.    Укучылар иҗаты.

Ш.   Йомгаклау.

IV.    Кушымта.

   1. ”Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау”-дәрес эшкәртмәсе.

   2  “Китап-күңел көзгесе” –ачык чара эшкәртмәсе.

 V.    Кулланылган әдәбият.

I

Кереш.

Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә бәйле.        

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан санала. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтүгә, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.

Рус педагогы К.Д.Ушинский укучыларда тел үстерү эшенең психологик нигезләрен ача, телне фикергә, фикерләүне телгә бәйләп карый. Ул үзенең хезмәтләрендә баланың сөйләү һәм язу телен үстерү мәсьәләсенә зур урын бирә. Укытуның башлангыч чорында ук укучыларга тел үстерү күнекмәләрен бирә башларга кирәклеген әйтә. К.Д.Ушинский туган телне белем чишмәсе дип атый: аның фикеренчә, тел- иң яхшы укытучы, акыл өйрәтүче генә түгел, бәлки, әйләнә-тирәдәге табигать, җәмгыять тормышы белән таныштыручы да. Ана теле дәресләрендә баланың язу һәм сөйләм телен үстерү эшен системалы рәвештә алып барырга чакыра.

Татар теле методистларыннан Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, М.Галләмова, М.Фазлуллин һ.б. үзләренең методик хезмәтләрендә укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирү һәм аларның сүзлек байлыгын арттыру мәсьәләләренә тукталалар, бу өлкәдә төрле метод һәм алымнарны кулланырга тәкъдим итәләр.

Тел байлыгы җитмәү нәтиҗәсендә, укучылар башка фәннәр буенча да кирәкле материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Шунлыктан укытучы тел курсының бөтен тармаклары(фонетика, орфография, морфология,синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык (төр) тип дәресләрендә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле алымнар кулланып, укучыларда сөйләү һәм язу күнекмәләре формалаштыру эшенә зур урын биререгә тиеш. Хәтта тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрү дә кирәк була.Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиешләр.

Г.Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?”  исемле китабында ана теле дәресләрендә әйтмә һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча игътибар итә. “Сөйләү яшәүдә нинди зур урын тотса, язып аңлату да хәзерге мәдәни хәятта аннан аз ким әһәмиятле”,- ди. Шуңа күрә “Инша үзенең иң саф рәвеше белән беренче сыйныфта ук башлана”,-дип билгели. Беренче көннән үк балаларга бәйләнешле сөйләмгә куелган таләпләрне аңлатам. Алар түбәндәгеләр:

1.Сөйләм эчтәлекле булырга тиеш.

2.Сөйләм логикалы,акылга ятышлы булырга тиеш.

3.Сөйләм ачык булырга тиеш.

4.Сөйләм анык булырга тиеш.

5.Сөйләм саф, чиста булырга тиеш.

6.Сөйләм грамматик яктан төзек, орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес булырга тиеш.

7.Сөйләм тел чараларына бай булырга тиеш.

8.Сөйләм тәэсирле булырга тиеш.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, бу мөһим проблемага мин ныклы игътибар бирәм. Методистларыбыз Г.Ибраһимов, М.Корбангалиевләрнең бәйләнешле сөйләм үстерү турындагы хезмәтләренә нигезләнеп, методик темам буенча эзлекле эш алып бару өчен максат-бурычларымны билгеләдем.

                                                             II

Бурычлар һәм максатлар.

Минем методик темам : ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып,  телдән һәм язма  сөйләм күнекмәләрен үстерү”.

Иң башта теманы өйрәнүдә ярдәм итәрлек фәнни әдәбият белән таныштым. Сөйләм телен үстерү мәсьәләсенә соңгы елларда игътибар аеруча артты. Журналларда һәм башка басмаларда урын алган, дәрестә яңа технологияләр кулланып эш итү алымнарын чагылдырган мәкаләләрне өйрәндем. Шуннан чыгып, якын арада башкарылачак эш юнәлешләрен ачыкладым.Укучыны сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү юнәлеше буенча инде күп еллар эшлим.

Татар теле һәм әдәбияты укытуда мин үз алдыма түбәндәге бурыч һәм максатларны куйдым:

1.Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Укучыларның татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

3.Балаларны  татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

4.Фикерне телдән һәм язмача бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белергә өйрәтү.

5.Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган илгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Бу бурычлар үзара тыгыз бәйләнгәннәр.Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла. Шулай ук киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милли мәнфәгатьләрен  яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын да күздә тотам.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Билгеле булганча, укучыларда татар сөйләме күнекмәләренә башлангыч сыйныфта нигез салына.Алдагы сыйныфларда ул камилләшә, тел буенча мәгълүматлылык арта, тирәнәя төшә, нәтиҗәдә ныклы бер системага әверелә. Алдыма куелган бурыч һәм максатларны гамәлгә ашыру өчен, мин заманча технологияләрне файдаланып, төрле иҗади эш алымнарын киң кулланып, дәресләремне мавыктыргыч, нәтиҗәле итеп оештырырга тырышам.Укуның беренче көннәреннән үк укучылардан сүзлекчә булдыруларын һәм өйрәнелә торган яңа сүзләрне системалы рәвештә язып баруларын таләп итәм.  Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзибез.Аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдаланабыз.Мондый эшләр укучыларның сүз байлыгын арттыра, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итә.

Телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру өчен, укучыларда уку теләге уяту мөһим. Шул максаттан уку елы башында ук кабинетта татарча газета-журналлар, китаплар тупладым. Һәр дәрес биш минутлык пышылдап уку белән башлана. Бу эш укучыларга да бик ошый. Бердән, ул кучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерсә, икенчедән, йөгерек укуны үстерә.

Төрле иҗади эш алымнарын кулланып, укучыларның телдән һәм язма сөйләм осталыгы күнекмәләрен үстерү.

Укытучы әйткәнне генә эшләү укучыларны ялыктыра, кызыксынуны киметә. Шуңа күрә мин дәресләремдә төрле иҗади эш алымнары, төрләре кулланырга тырышам. Дәрес башында төрле рәсемнәр буенча кыска күләмле хикәяләр төзү, һава торышы турында сөйләтү, предметларны билгеләре буенча тасвирлау  кебек эшләр, бердән, укучыларны эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итсә, икенчедән, сүз байлыгын, сөйләм телен, иҗади сәләтен  үстерә. Төрле сүзлек диктантлары, аңлатмалы, искәртмәле, хәтер диктантлары, сочинениеләр, изложениеләр язу да укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерә, сүз байлыгын арттыра. Сочинение, изложениеләр язу укучыларның иҗади эш сәләтләрен арттыра, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. 5 нче рус төркемнәрендә “Минем дустым”,  “Минем әни”,“Яраткан йорт хайваным”, “Татарстаным”, “Ямьле яз” , ә татар төркемнәрендә исә “Китап-белем чишмәсе”,  “Туган ягым”,  “Бакчадагы язгы эшләр”, “Икмәк кадере” кебек   темаларга  сочинениеләр яздык. Укучыларны сочинение язарга өйрәтүгә аеруча ныклы игътибар биреп эшлим.

Сочинение язу алдыннан, аңа әзерлек уздыру бик әһәмиятле. Гап-гади теманы алыйк: “Минем әни”. Әниләр бәйрәме алдыннан ел саен язуга карамастан, укучылар  бер үк җөмләләр язалар : “Минем әниемнең исеме Гөлназ. Ул кибетче булып эшли. Әнием бик матур, эшчән. Безгә тәмле ашлар пешерә.”Укучыларның әйтәсе килгән фикере шушы җөмләләргә сыеп бетә диярлек. Ләкин укучыга “Минем әнием” дигән темага сочинение язарга кушканчы, дәрес-сөйләшү уздырсаң, күп мәртәбә отышлы булачак. Мондый дәресләрне укытучы тәкъдим иткән һәм план  нигезендә алып бару уңайлы. Дәреснең башыннан ахырына кадәр укучылар бирелгән теманы ачу өчен, план буенча сөйләшү алып баралар. Сөйләшүләр барышында видеоязмалар куллану, музыка, җыр тыңлау дәрескә җанлылык кертеп җибәрә. Мәсәлән, туган авыл турында сочинение язарга әзерлек дәресләрендә авыл табигате, урманнары, чишмәләре, болын-кырлары төшерелгән видеоязма күрсәтү – гади авыл гына түгел, ә искиткеч матур туган авыл турында җанлы сөйләшү тудыра. Бер үк вакытта туган авыл өчен горурлык хисләре дә уяна.

Язучылар, шагыйрьләр иҗаты буенча сочинение язу укучылар өчен аеруча кыенлык тудыра. Укытучы нинди тема бирсә дә, укучылар үзләренең язмаларында язучының биографиясен яки әсәрнең эчтәлеген язу белән  чикләнәләр. Шуңа күрә мондый темаларга сочинениегә әзерләнү дәресләрен үткәрү әдәбият укытучысыннан зур иҗади осталык тәлап итә. Кайбер дәресләрдә язучы итеп дәрескә берәр укучыны әзерләп, интервью үткәрү кызыксыну уята, кайберләрендә теманы ачардай тестлар әзерләү отышлы.

Югарыда әйтеп үткәнчә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре өчен  алдан план төзү дә бик уңышлы. Планның һәрбер пункты буенча әңгәмә алып барылганнан соң, нәтиҗә ясау мөһим. Нәтиҗәләр ясаганда, татар халкының мәкаль, әйтемнәреннән, халык җырларыннан файдаланырга була. Дәрес барышында ясалган һәрбер нәтиҗә, тикшерелгән һәрбер өзек, шигырь балаларның дәфтәрләренә язылып барыла. Ул сочинениене билгеле бер тәртиптә, эзлеклелектә язарга ярдәм итәчәк. Әнә шундый эшләр оештырылганда, укучыларга сочинение язу авыр йөк булмас. Алар аны коры, гомуми җөмләләр белән түгел, ә җанлы тел, кайнар хисләр белән иҗат шатлыгы кичереп язачаклар.

Шулай ук дәресләрдә милли-төбәк компонентыа караган материалларны да еш кулланырга тырышам. Дәресләрдә татар этнокультурасын, тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк чагылдырган текстлар сайлап алам, текстка сораулар төзибез, сорауларга җаваплар бирәбез, җөмләләрнең кайберләрен дәфтәргә дә язып куябыз. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын мин дәреснең төрле этапларында һәм төрлечә кулланам. Мәсәлән,  4-5 нче сыйныфларда “Сүз төркемнәрен” өйрәнгәндә , төбәк язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләреннән өзекләр яздыртып, сүз төркемнәренең астына сыздыртам, сүз төркемнәрен билгеләтәм. “Ялгызлык исемнәр” темасын үткәндә, Түбән Камада яшәүче язучы, шагыйрь, композитор, рәссамнарның исем-фамилияләрен яздыртам, алар турында кыскача мәгълүмат биреп китәм. “Фигыль”темасын өйрәнгәндә дә төрле шигырьләрдән, хикәя өзекләреннән фигыльләрне табу, аларга тулы морфологик анализ ясау кебек эшләрне еш бирәм. “Сан” темасын үткәндә, “Туган як”газетасы буенча төбәк икътисады үсешен сурәтләгән җөмләләрне күчереп алып, сан төркемчәләрен билгелибез, аларга морфологик анализ ясыйбыз.  Төбәгегебездә яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм   язучыларыбызның иҗаты белән һәрдаим кызыксынып торабыз, алар турында мәгълүмат тупланган папкалар булдырылды. Укучылар төбәгебез шагыйрьләренең шигырьләрен өйрәнәләр. Дәрестә балаларны да иҗатка тартырга тырышам. Укучыларны иҗатка тартуда дәресләрдә язылган  хикәя, шигырьләрне вакытлы матбугат битләрендә яктыртып бару да зур роль уйный. Шәһәребездә укучылар һәм укытучылар өчен чыгарыла торган “Чулман энҗеләре”газетасында күп кенә укучымның шигырьләре  басылып чыкты.  Хәзер шуларның берничәсен Сезгә дә тәкъдим итәм.

                                                Укучылар иҗаты.

Әниемә бүләккә.

Мин әниемне бүген

Тәбрик итәргә телим.

Аның туган көне бит,

Иң яхшы бүләк эзлим.

Нәрсә бүләк итәргә?

Конфет белән чәчәкме?

Әби белән бергәләп

Пешергән баллы чәкчәкме?

-Рәхмәт, кызым, күз нурым,

Минем якты йолдызым.

Иң яхшы бүләгем- син,

Йөрәгем парәсе син!

            Алия Исхакова, 7 нче Б сыйныфы укучысы.

Туган авыл.

Әй, авылым, авылым,

Минем туган авылым.

Чишмәләрең, тауларың

Исемдә мәңге калыр.

Ял итәргә авылга

Кайтамын мин һәр ялда.

Кошлар моңын тыңларга,

Дуслар белән уйнарга.

             Диния Гәрәева, 7 нче Б сыйныфы укучысы.

Футбол яратабыз.

Без шәп футбол уйныйбыз,

Командага бүленеп.

Әй уйныйбыз, уйныйбыз,

Шатланышып туймыйбыз.

Туп бездән алдан чаба,

Кызулыкны шәп ала.

Шәп ала шул, шәп ала,

Тузаны гына кала.

Маратыбыз шәп уйный,

Аннан үрнәк алабыз.

Аның кебек уйнарга

Хыялланып калабыз!

Дәрестә тестлар эшләүгә дә зур игътибар бирәм. Тестлар кыска гына вакыт эчендә укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итәләр.  Көчле укучылар белән катлаулырак тестлар, карточкалар буенча олимпиадага әзерләнү эшләре дә системалы рәвештә алып барылды. Бу эш яхшы нәтиҗәләр бирде:

Сәхәбиева Алисә татар теле буенча шәһәркүләм олимпиадада 1 нче , Исхакова Алия. Республика күләмендә үткәрелгән  “Зирәк тиен” конкурс- уены буенча

1 нче , Хәлилов Илнур татар теле буенча шәһәркүләм олимпиадада 3 нче , Насыйбуллина Эльмира. татар әдәбияты буенча шәһәркүләм олимпиадада 5 нче урыннар яуладылар.

Дәрестә һәрвакыт гадидән катлаулыга,җиңелдән авырга баруны күздә тотып эш итәргә тырышам.

Телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү уку, әдәбият дәресләрендә дәвам иттерелә.. Аерым алганда, табышмаклар, мәкальләр,санамышлар,шигырьләр ятлау, аларны дәфтәргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Шуңа күрә дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда мондый эшләргә дә игътибарны юнәлтәм. Укуның беренче көннәреннән үк укучыларны татарча газета-журналлар белән таныштырам , татарча спектакльләргә , концертларга йөрергә, татар телендә телевидение һәм радио тапшыруларын карарга  күнектерергә тырышам.  Класстан тыш чаралар  үткәрү дә балаларны дөрес, матур, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтә, аларны татар әдәбияты, татар халкының җыр-музыкасы белән таныштыруда, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүдә зур роль уйный. Быелгы уку елында үткәрелгән “Китап-күңел көзгесе”дигән китап сөючеләр конференциясендә балалар бик күп шигырьләр сөйләделәр, язучылар турында кызыклы  мәгълүматлар өйрәнделәр, күп эзләнү эшләре алып бардылар.

Дәресләрдә караган кинофильм яки спектакльләр, яисә экскурсиягә баргач күргәннәре буенча хикәяләр төзеп  сөйлибез, фикер алышабыз Шулай Алабуга шәһәренә экскурсиягә барып кайткач, “Алабуга- тарихи шәһәр” дигән темага сочинение яздык, күргәннәр, ишеткәннәр турында фикер алыштык. Мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда чыгышлар ясау  укучыларның иҗади сәләтләрен һәм мөстәкыйльлеген  үстерә. Төрле темаларга докладлар ясау, рефератлар яздырту да  балаларның сөйләм телен баета, кеше арасында чыгыш ясарга өйрәтә.  Укучылар шагыйрьләр һәм язучыларның тормышы, иҗаты турында,төрле үсемлекләр, хайваннар турында рефератлар язарга яраталар һәм дәрестә аларны яклыйлар.

Укучыларның ана телен өйрәнүгә кызыксынуы, омтылышы, иҗади эзләнүләргә теләге,  үз милләтенә, теленә мәхәббәте көннән-көн үсә, тел буенча мәгълүматлылыгы арта, тирәнәя төшә

                                                                 III

Димәк, рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан  санала. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтәләр. Укытучы  укучыларга бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирүгә тиешле урын биреп, дәрестәге һәм дәрестән тыш эшләрне укучыларның сөйләү һәм язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәрлек итеп оештырырга тиеш. Ул үз эшенә иҗади якын килеп, төрле эш төрләрен, методик алымнарны сайлый белсә, аларны урынлы һәм иҗади кулланса, шулай ук аларны үзгәртә , тулыландыра белсә, укутуда ул үзе көткән нәтиҗәләргә ирешә алыр һәм аның укучылары мәктәптән дөрес язарга һәм оста дәрәҗәдә сөйләшергә өйрәнеп чыгып китәрләр.

                                   

                                                    Кулланылган әдәбият:

1.     Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова  Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына

         ана теле һәм әдәбият укыту  программалары.

 2.     Вәлиева Ф.С. , Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен

    укыту методикасы.

3.     “Фән һәм мәктәп”, №1, 2006 нчы ел.

4.     “Фән һәм мәктәп”, №5, 2009 нчы ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулланып укыту

Проект  методын кулланып укыту  максатлары;•  белем бирү процессының нәтиҗәлелеген үстерү;•  укучыларны киләчәк тормышка әзерләү;•  укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны , ...

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Презентациядә   мастер-классның  барышы  бирелә.Монда  тавышландыру  алымында  нинди  этаплар  кулланылганы  күрсәтелә....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...