Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулланып укыту
презентация к уроку по теме
Проект методын кулланып укыту максатлары;
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tel_hm_dbiyat_dreslrend_proektlar_metodyn_kullanyp_nxpowerlite.ppt | 2.98 МБ |
ЭЛЕКТИВ КУРС ӨЧЕН ПРОГРАММА | 61.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Предварительный просмотр:
«Рәшит Әхмәтҗан иҗатын тирәнтен өйрәнү» темасы буенча электив курс өчен программа
(11 нче сыйныф)
Н.И.Мифтахова
Баулы шәһәре 2 нче урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аңлатма язуы
Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләүнең зарурлыгы һич бәхәссез. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган,үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын ярата, сөя, үз милләте ,үз якташлары өчен янып-көеп йөрүче һәм шуңа сәләтле булып үсә.Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны унышлы хәл итүдә төп чыганак- иге- чиге булмаган әдәбият дәрьясы, шигъриятебез ,нәфис ,камил булган туган телебез. Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә,кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларга якын җирле материал зур кызыксыну уята. 60- 90 нчы еллар әдәбиятын өйрәнгәндә шигърият мәйданында саллы гына үз урынын тоткан шагыйрьләрнең берсе буларак Рәшит Әхмәтҗанның иҗатын өйрәнү укучылар алдында түбәндәге максат һәм бурычларны хәл итүгә юнәлтә : -шагыйрь тормышы белән тулысынча танышу;
- шагыйрьнең әсәрләреннән рухи ризык алу;
- шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер иҗади шәхес тәрбияләү;
- укучыларга Рәшит Әхмәтҗан шигырьләре аша милли рух иңдерү, милли тәрбия бирү .
Милләтпәрвәр шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанның моңга, хискә терелгән лирик шигырьләрен тирәнтен белү, язылган шигырьләрне аңлап уку, анализлау зарур.Рәшит Әхмәтҗанның иҗат юлын өйрәнү өчен авторның төрле елларда иҗат иткән иң отышлы шигырьләрен алырга тырыштым . Бу укучылар шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулысынча танышсыннар, әсәрләреннән рухи ризык алсыннар өчен эшләнә. Бу электив курс программасы 17 сәгатькә исәпләнә.
Программаның эчтәлеге.
I.Тема: Рәшит Әхмәтҗанның тормыш юлы белән танышу. -2 сәгать. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле.
II.Тема: Туган як турындагы шигырьләр.- 4 сәгать. “ Кандыз елгасы”, “Борын –борын заманда”, “Ибли чишмәләре ерак әле” , “Кандыз авылы яшьләре” шигырьләрен укып анализлау. Шагыйрьнең туган авылына экскурсия
III. Тема : “ ...И туган тел!...” - 3 сәгать. “... И туган тел !...”, “Бергәләп җырлыйк”, “Онытмыйм”, “ Ант”, “Керләр чайкый әнкәй”, “Тарих китабыннан”шигырьләрендә туган телне саклау проблемасының бирелеше.
IV. Шагыйрь иҗатында мәхәббәт лирикасы. - 3 сәгать . “... Әйттеләр сиңа кешеләр...” , “...Язмышымны кара урманында”, “Тауларына менсәң –җил бәрә”, “...Яратам дип тагын әйталмадым...” , “Күрмәдеңме, былбыл, сөйгән ярымны” шигырьләре аша авторның нечкә күңелендә туган матур хисләрнең бирелешен анализлау. Туган як музеенда шагыйрьгә багышланган күргәзмә белән танышу .
V. Тема .Поэмалар.- 3 сәгать . “Бишташ” һәм “Карачкы” поэмаларында образлар системасы. VI.Йомгаклау. - 2 сәгать . 1. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган проект эшләре яклау. 2.Презентацияләр ясау
Материалны тематик планлаштыру.
Сәгатьләр саны | Тема | Эш төрләре | Әдәбият, җиһазлау. |
1 Рәшит Әхмәтҗанның тормыш юлы белән танышу | |||
2 сәгать | Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле | Р.Әхмәтҗанның тормыш юлы белән танышу, якташ язучының иҗаты турында әңгәмә оештыру. | “Җан яктысы”,”Кавышыр көн”, “Ачлык мәйданы”, ”Сайланма әсәрләр ”, “Сәфәр ае” җыентыклары,төрле елларда басылган газета материаллары,истәлекләр. |
2.Туган як турындагы шигырьләр | |||
4 сәгать | “ Кандыз елгасы”, “Борын –борын заманда”, “Ибли чишмәләре ерак әле”, “Кандыз авылы яшьләре”. | Шигырьләрен уку, анализлау. Шагыйрьнең туган авылына экскурсия | Р.Әхмәтҗан “Сайланма әсәрләр”, 37,45, 46 нчы битләр |
3. ...И туган тел!...” | |||
3 сәгать | “... И туган тел !...”, “Бергәләп җырлыйк”, “Онытмыйм”, “ Ант”, “Керләр чайкый әнкәй”, “Тарих китабыннан” шигырьләрендә туган телне саклау проблемасының бирелеше | Автор әсәрләрендә туган телне әни белән янәшә кую, телнең киләчәген кайгырту, саклау проблемаларының бирелеше. Туган телне саклау турында әңгәмә. | Р.Әхмәтҗан “Сайланма әсәрләр”, 124 ,92,100,104,120 нче битләр. |
4. Шагыйрь иҗатында мәхәббәт лирикасы. | |||
3 сәгать | “... Әйттеләр сиңа кешеләр...” , “...Язмышымны кара урманында”, “Тауларына менсәң –җил бәрә”, “...Яратам дип тагын әйталмадым...” , “Күрмәдеңме, былбыл, сөйгән ярымны” шигырьләре аша авторның нечкә күңелендә туган матур хисләрнең бирелешен анализлау. Туган як музеенда шагыйрьгә багышланган күргәзмә белән танышу . | Шигырьләре аша авторның нечкә күңелендә туган матур хисләрнең бирелешен анализлау. Туган як музеенда шагыйрьгә багышланган күргәзмә белән танышу . | “Җан яктысы” (36 нчы бит). “Җан яктысы” (34 нче бит) “ Без күккә егылырбыз”(7 нче бит) “Сайланма әсәрләр” (189,265 нче битләр). |
5. Поэмалар. | |||
3 сәгать | “Бишташ” һәм “Карачкы” поэмаларында образлар системасы. | Р.Әхмәтҗанның поэмаларында образлар системасы билгеләү, характеристика бирү. | Р.Әхмәтҗан “Сайланма әсәрләр”, (317-405 нче битләр) |
6. Йомгаклау. | |||
2 сәгать | 1. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган проект эшләре яклау. 2.Презентацияләр ясау 3. “Йөрәк бәйрәме” дигән темага әдәби –музыкаль кичә оештыру | Йомгаклау рәвешендә һәр укучы үз сайлавы буенча эш башкара : проект яки презентация ясый. Күмәк рәвештә әдәби –музыкаль кичәдә катнашу, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү. | “Җан яктысы”,”Кавышыр көн”, “Ачлык мәйданы”, ”Сайланма әсәрләр ”, “Сәфәр ае” җыентыклары,төрле елларда басылган газета материаллары, каләмдәш дусларының истәлекләре. |
17сәгать |
Кулланылган әдәбият.
- Айдар Хәлим .Гомеремнең ун көне. 425 бит.
- “Хезмәткә дан” газетасы, 12.04.97.
- Р.Әхмәтҗан .Ачлык мәйданы.-Казан:Тат. кит. нәшр.,1993 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Моңлану.-Казаан:Тат. кит. нәшр.,1991 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Хыялларым үзем белән. –Казан:Тат. кит.нәшр., 1965 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Адымнар . –Казан:Тат.кит. нәшр.,1969 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Ак канатлар. –Казан:Тат. кит. нәшр.,1972 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Гомер чишмәсе-Казан:Тат. кит.нәшр.,1976 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Алмалы җәй.-Казан:Тат. кит. нәшр.,1979 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Җан яктысы.-Казан:Тат. кит. нәшр.,1980 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Кавышыр көн.-Казан:Тат. кит. нәшр., 1985 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Йөрәк бәйрәме.-Казан:Тат. кит.нәшр., 1988 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Сайланма әсәрләр .Казан: “Рухият”нәшр.,1998 ел.
- Р.Әхмәтҗан .Сәфәр ае.-Казан:Тат. кит.нәшр.,2001 ел.
- Т.Галиуллин .Ачышлар һәм бурычлар.“Казан утлары” 1988 ел, 4 сан, 160 бит.
- Р.Мостафин .Җаваплылык тойгысы.“Казан утлары”. 1988 ел, 4 сан, 163-164 битләр.
- Әхмәт Рәшит.Аклыкны бөртекләп җыйды ул.”Юлдаш”.2001 ел, 25 сан, 1-2 битләр.
- Луиза Әхмәтҗанова.Бөтен гомеремә бер гөлем.”Таһир Зөһрә”. 2002ел.27 сан, 3 бит.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ана теле дәресләрен информацион технологияләр кулланып укыту.
Татар теле дәресләрендә техник чаралар. Дәрес планы-конспекты (4 сыйныф)....
"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек
Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...
Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”
ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...
Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары
Әлеге мәкаләдә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары яктыртыла. Дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чи...
Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары
Бүгенге көндә халыклар үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел ...
Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.
Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту....
Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.
Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту....