Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү
статья по теме

Абдуллина Гульнур Ризвановна

Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә.  Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә  тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mmb_doklad.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау 2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Доклад

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү

                                               Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                Абдуллина Г.Р.

                                               

                                                   

                                                   2016 нчы ел

   Әхлак темасы – хәзерге заманда иң актуаль, төп темаларның берсе. Татар әдәбиятында да әхлак темасы – үзәктә торучы иң мөһим мәсьәлә.  Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә әдәбият дәресләрен куллану – укытучы өчен зур хәзинә.

Бала иң беренче әхлак тәрбиясен гаиләдә, аннан балалар бакчасында ала. Гаиләдә салынган әхлак нормалары бик зур әһәмияткә ия. Гаиләдә әти-әни бер-берсен хөрмәт итсә, әти кешенең дәрәҗәсе зур булса, бу гаиләдә мөстәкыйльлеккә омтылучы, яхшы холыклы бала үсәчәк. Әти-әнинең өлкәннәргә, якын-тирәдәгеләргә мөнәсәбәте, сөйләшү рәвеше, нәрсә белән кызыксынулары балада әхлак сыйфатларын формалаштыруда зур роль уйный. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” мәкале бик урынлы. Туган телне хөрмәт иткән, балага халкыбызның матур гадәтләрен сеңдергән гаиләдә итәгатьле бала үсәчәк. Өйдә, балалар бакчасында алган белемне мәктәп тулыландыра. Мәктәп программасына әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тота.

           Иң  беренче чиратта балада үз милләтенә, аның гореф – гадәтләренә, тарихына, тел, сөйләм үзенчәлекләренә карата кызыксыну, хөрмәт уятырга кирәк.  Бу эш, башлыча, әдәби әсәрләрне һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен  өйрәнү – анализлау барышында алып барыла.

           Әдәбият программаларында һәр сыйныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән мәкаль, табышмак, әкият, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга татар халкының бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулылындырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итәләр. 5 нче сыйныф укучылары бишек җырларын бик яратып укыйлар. Җырлардагы ягымлылык, анасының баланы ярату хисләре аша без халкыбызга хас самимилекне күрәбез. Ничек инде бишек җырларын тыңлап үскән баланың күңелендә начарлык булсын?! Г.Тукайның “Су анасы” әкияте балаларда тугрылык кебек сыйфатлар тәрбияли. XIX йөз әдәбияты үрнәге булган “Әбүгалисина” кыйссасы укучыларның белемгә омтылышын көчәйтә. Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендәге бала бик күпләр өчен тырышлык үрнәге була ала.  “Өч кыз ” әкияте укучыларга хезмәт  тәрбиясе бирүдә дә, кайбер әхлак төшенчәләрен: сабырлык, тырышлык, гомумкешелек кебек сыйфатларны аңлатуда ярдәм итә. Хезмәт сөючән ялгыз ананың беренче һәм икенче кызы ташбәгырьле булып сурәтләнә, газиз әниләренә авыр вакытында ярдәм итәргә теләмиләр. Ахыр чиктә кызларның  җәза алулары укучыларны аналарны рәҗетмәскә, аларны хөрмәт итәргә, аналарга карата гуманлы гамәлләр генә кылырга өндәп тора. Өченче кыз – эшлекле, хезмәт сөючән, ана хакы, ана сүзе, ана теләге һәм аның сәламәтлеге бу кыз өчен буш сүз түгел. Аның киләчәге бәхетле, якты, матур булып сурәтләнә. Анасының ризалыгы – кыз бала өчен зур бәхет ул. Бу, әлбәттә, балалар күңеленә сеңеп кала. “Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, ... укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, ...мондый кызлар – кардәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр”, дип яза Р. Фәхреддин.

V сыйныф әдәбият дәресләрендә татар халык әкиятләреннән “Зирәк карт”, “Үги кыз” әкиятләре дә өйрәнелә. Әкиятләрнең һәрберсе үгет-нәсихәтле, нинди дә булса хакыйкатьне бәян итә. Аларда халык хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый; гаделлек, зирәклек һәрвакыт җиңә;  ялкау,  комсыз кешеләр көлкеле хәлләрдә кала.

Шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтүдә Ә. Еникинең “Матурлык” әсәре зур әһәмияткә ия. Хикәянең төп герое булган Бәдретдингә шәкерт буларак характеристика бирелә. Ул яхшы укый, дусларына ярдәмчел. Бәдретдин кайткач, өйдәгеләр “улым” дип күрешәләр. Монда аларның бер-берсен сагынуларын, бер-берсенә булган ихтирамнары күренә. Бәдретдиннең өйдәге иң өлкән кешегә “Бабакай” диеп эндәшүе генә дә күңелләрне эретерлек. Шәкертләр киткәндә аннан фатиха бирүне сорыйлар. Монда инде бабайның гаиләдә төп кеше булуы күренә, чөнки мөселман халкында олылырга зур хөрмәт белән карау гадәткә кергән. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, -ди халык. Әсәрдә Бәдретдиннең күңел матурлыгы да, гаиләдәге мөнәсәбәтнең  матурлыгы да, шәкертләрнең үзара мөгалләмәләренең матурлыгы да бөтен тулылыгы белән сурәтләнгән. Йорт-җирнең начарлыгы да бу матурлыкны ямьсезли алмый. Чәчәк зәхмәте шәкертнең әнисенең йөзен коточкыч ямьсез иткән. Тик Бәдретдингә әнисе дөньядагы бар кешедән дә матуррак булып күренә. Ул  әнисе белән горурлана, хөрмәт итә, аның эчке дөньясының матурлыгын күрә. Әдәбият дәреслекләрендә бирелгән һәр әсәр укучының күңел дөньясына үтеп керә һәм кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, тырышлык сыйфатларын тәрбияләүдә зур роль уйный.

“...Милләтләр гүзәл холык сәбәбеннән тәрәккый итәләр вә холыклары бозылу белән түбән китәләр. Холыклары гүзәл булган милләт бөтен дөньяда өстен һәм хөрмәтле булачактыр...”. Р.Фәхретдиннең бу сүзләрен һәрвакыт истә тотсак иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар әдәбияты дәресләрендә күпмәдәниятле тәрбия бирү

татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары өчен әзерләнгән чыгыш...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...