Абдуллина Гульнур Ризвановна

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты

Дөреслек - хакъ ризалыгы, дөрес бул, Сине максатыңа илтер дөрес юл.

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: яңа инновацион технологияләрне үзләштереп, аларны эшемдә куллану

Увлечения: газеталарга мәкаләләр язам, китап укыйм, кул эшләре белән шөгыльләнәм

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Биектау районы Биектау авылы

Место работы: Икенче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/abdullina-gulnur
"Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән".
Г.Кандалый

Туган тел! Һәркемнең туган, газиз теле бар. Үзенең  туган телен белгән, туган телендә сөйләшә, аралаша алган кеше бик бәхетле.  

О себе

Мин Арча районының гүзәл табигатьле Штерә авылында туганмын. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының ТРО бүлегенә укырга кердем. Мәктәп еллары, укыткан укытучыларым, студент чаклар , группадашлар сагындыра, алар балачакның, яшьлекнең кабатланмас хәтирәләре. Хезмәт юлымны Штерә мәктәбендә башладым. Кызганыч, үзгәртү җилләре Штерә мәктәбенә дә кагылмыйча калмады, берничә ел элек  аны башлангыч мәктәп итеп үзгәрттеләр. Биектау районы мәктәпләрендә эшли башлаганга да 24 ел үткән инде. Хәзерге вакытта эш стажым - 30 ел. Ике балам - ике канатым бар. Кызым Гөлчәчәк, Арча педагогия көллиятенең инглиз теле бүлеген  тәмамлап, Саба интернат-мәктәбендә эшли. Улым Айназ - мәктәп укучысы.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 
 
 
 
           "Китап - белем чишмәсе", - ди татар халык мәкале. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз.Китапларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без яңа геройлар белән танышабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз, яки кайберләренә охшамаска тырышабыз. Безнең халкыбыз электән үк китапка сакчыл караган, китап укырга тырышкан.
         Минем эчке дөньямны формалаштыруга йогынты ясаган әсәрләрнең берсе -  Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы.

 

Моё портфолио

Эшләгән эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш

Мои публикации:
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: