Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе (техн.карта)
план-конспект урока (7 класс) на тему

Абдуллина Гульнур Ризвановна

Технологик карта 7 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен төзелде. Бу җөмлә кисәкләрен өйрәнү буенча беренче дәрес. Дәрестә проблемалы укыту, өлешчә эзләнү методлары кулланылды. Укучыларга аралашу өчен коммуникатив биремнәр дә тәкъдим ителде. Сингапур методикасы да файдаланылды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehn_karta_zhomlnen_bash_kisklre._docx.docx23.16 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО                                             Абдуллина Гөлнур Ризвановна

Фән                                               туган тел

Класс                                             7Б (рус төркеме)

Дәрес темасы                               Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе

Дәреслек                                        Р. З. Хәйдәрова  Күңелле татар теле, 2014

Үткәрү вакыты                             9.12.2017

Дәреснең максаты: җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү. Ия белән хәбәргә сорау куеп табарга өйрәтү.

Бурычлар:

Белем бирү: ия белән хәбәр, аларның белдерелүе ;

Тәрбияви: спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру,  иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; спортка карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Предмет  җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат алу

Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  гомумиләштереп нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Дәреснең тибы:  ГКФ

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, тест

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Технологик карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез! Хәерле көн!

- Бүген кем дежур?

- Рәхмәт, минем кәефем бүген кояш кебек. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар укытучы белән исәнләшәләр.

-Дежур укучы отчеты

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Фонетик зарядка

Максат:  

СЛАЙД №1

Татар алфавитына гына хас булган хәрефләрне һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне әйтү

укытучы артыннан кабатлыйлар

сүзләр белән җөмләләр төзиләр

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) әңгәмәдәшең белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

  • Укучылар, рәсемгә карагыз әле. Анда кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

СЛАЙД

- Әйдәгез, рәсем буенча җөмләләр төзеп карыйк әле.

- Беренче җөмләдә нәрсә турында әйтелә? Тәрҗемә итәбез.

-Кыш турында нәрсә әйтелә?

-Сүзләргә сорау куябыз. Сүз төркемнәрен билгелибез.

-Рус телендә җөмләнең бу кисәкләре ничек атала?

- Бүген дәреснең темасы нинди? СЛАЙД №2

(Укытучы теманы тактага яза)

- Без дәрестә нәрсә эшләрбез?

- Рус телендә ия белән хәбәрнең астына ничек сызабыз?

-Дәреслектә бирелгән кагыйдәне укып алыйк.

- Рәсемдә кыш сурәтләнгән.

Укучылар чылбыр буенча тактага (калганнар дәфтәргә) җөмләләр язалар.

Кыш килде. Көннәр салкын. Кар ява. Көчле җил исә.

-Пришла зима. Кыш турында.

-килде.

-Нәрсә килде. Кыш нишләде? Кыш – исем, килде – фигыль.

-Главные члены предложения.

-Җөмләнең баш кисәкләре

-Ия белән хәбәрне табарга өйрәнербез,  күнегүләр эшләрбез, диалог төзербез

Ия белән хәбәрнең астына сызалар.

Укучылар укыйлар, аңлатма биреп баралар.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV. Авырлыктан чыгу проектын төзү.

Максат: Алган белемнәргә таянып схема төзү.

- Сез хәзер төркемнәрдә эшлисез.

- Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез нинди булырга тиеш?

- Конверттан биремнәрне алыгыз, укыгыз. Бирем: Кагыйдәне схемада төзегез.

- Дус, әдәпле, тыныч, актив.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Схема төзиләр:

1 нче төркем - Ия

2 нче төркем - Хәбәр

 Һәр төркем үз схемасын укый. Тактада элеп куя.

Тактада 1 схема булачак.

             

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Сөйләмдә беренчел ныгыту.

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

 - 36 нчы бит, 2 нче күнегү

ФИЗМИНУТ

  • Ә хәзер басабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Ял итеп алыйк.

- Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар?

- Хәзерге заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар?

- Үткән заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар?

- Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар?

- Укучылар үрнәк җөмләне укыйлар, сораулар куеп, баш кисәкләрне билгелиләр. Күнегүне дәфтәрдә эшлиләр. Чиратлап такта янына чыгалар.

  1. Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка астында  бер укучы физик күнегүләр ясый, калганнар  кабатлыйлар.

  1. Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча ашыкмыйча гына йөриләр. Музыка туктатыла, укучылар укытучының соравын игътибар белән тыңлый, кычкырмыйча сорауга җавап бирерлек санны барлыкка китерәләр – төркемләп басалар. МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы “музыка яңгыраганда боталалар”, “музыка туктагач (селкенмичә) торалар”, “төркемнәргә берләшәләр”)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу (Танып белү УУГ)

VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

-Ә хәзер, укучылар, “Кыш” темасына диалог төзибез.

-Укучылар, диалог төзегәндә һәр җөмләдә ия белән хәбәрнең булуы мәҗбүриме?

- парларда эш

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ)

Үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII.  Тикшерү эше. Тест.

Максат: Теманы аңлауны ныгыту.

VIII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

Мин бүген ...өйрәндем.

Мин дәрестә...турында белдем.

Миңа... авыр булды.

Миңа ... кызыклы булды.

Хәзер мин ... беләм.

Үзбәя: СЛАЙД №3

* Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам- 5

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым-4
  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим-3.

ӨЙ ЭШЕ. СЛАЙД №4

1. 35 нче бит, кагыйдә

2. 36 нчы бит, 3 нче күнегү

3. Кышкы уеннар турында 4 җөмлә язарга, ия белән хәбәр астына сызарга.Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укучылар үзләренә бәя бирәләр.

 

Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аергыч һәм аның белдерелүе

7 нче сыйныф укучыларына "Аергыч" темасы буенча дәрес үткәрү өчен план - конспект....

Исем фигыльнең исемгә әйләнүе. Морфологик анализ ясау.(техн.карта)

Технологик карта татар теленнән 7 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар өчен төзелде.Коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш бирелде.Проблемалы, өлешчә эзләнү методлары кулланылды....

Техн. карта урока в 10 кл. "Teen activities" к модулю 1a) Spotlight

Первый урок в 10 классе. Вначале учитель знакомится с учащимися. В конце урока  используется метод Aotogramjagt, где учащиеся спрашивают друг друга, чем им нравится заниматься в свободное время. ...