Аергыч һәм аның белдерелүе
план-конспект урока (7 класс) по теме

 Саляхова Филия Фарахутдиновна

7 нче сыйныф укучыларына "Аергыч" темасы буенча дәрес үткәрү өчен план - конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aergych_hm_anyn_belderelue.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          Аергыч һәм аның белдерелүе        

Максат: Укучыларга аергычлар, аларның белдерелүен аңлату,               укучыларның сөйләм телен үстерү, туган якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, таблица,  карточкалар, тест сораулары.

                                            Дәрес барышы.

I.         Оештыру өлеше. Укучыларның белемен актуальләштерү.

1. Тест сорауларына җаваплар алу.

1.         Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе:

А) сүзтезмә

Б) җөмлә

В) тезмә сүз

2.        Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә:

А) сүзтезмә

Б) җөмлә

В) тезмә сүз

3.        Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре:

А) тезүле

Б) ияртүле

4.        Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:

А) хәбәр

Б) ия        

5.        Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, боеру җөмлә төрләренә бүленә?

А) нинди тойгы белән әйтелүгә        

Б) сөйләүченең нинди максат белән әйтүенә

В) иярчен кисәкләре булуга

6.        Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе кирәк?

«Нинди ямьле безнең ил»

А) нокта

Б) сорау

В) күп нокта

Г) өндәү

7. Җөмлә дип нәрсәне атыйлар?

А) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе

Б) билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе

В) теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе

2. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.

Сораулар.

-        Нинди кисәкләр баш кисәк дип атала?

-        Ия, хәбәр.

-        Нинди җөмлә кисәге ия була?

-        Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.

-        Нәрсә ул хәбәр?

-        Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.

-        Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?

-        Җөмләнең хәбәре исем, исем фигыль һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

-        Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәк дип атала. Сез нинди иярчен кисәкләрне беләсез?

-        Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.

-        Бүген иярчен кисәкләрнең берсе - аергыч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.

II. Яңа белем  формалаштыру.        

1.        Таблицадан җөмлә тикшерергә.

Азатлык өчен көрәштә корбан булган аналарның да иң беренче җылы сүзе балалары турында булган.

-        Укучылар, җөмләнең аергыч дигән иярчен кисәге һәрвакыт исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый. Бу - аергычларны табуны җиңелләштерә: исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый торган теләсә нинди сүз җөмләдә аергыч була. Ә хәзер таблицадагы җөмләдән исем белән бирелгән кисәкләрне, шулай ук аларны ачыклаучы кисәкләрне табып, җөмләне сүз тезмәләренә аерып чыгыйк.

Азатлык - исем белән бирелгән кисәк, ләкин аның аергычы бармы? (юк)

азатлык өчен көрәштә

корбан булган аналар

аналарның сүзе җылы сүзе

иң беренче сүзе

-        Укучылар, игътибар итегез әле, аергычлар җөмләдә кайсы урыннарда килгәннәр?

-        Шулай, җөмләнең төрле урынында: башында, уртада. Ләкин шуларның берәрсе ияртүче кисәктән соң килгәнме?

-        Әйе, аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән, һәм ияртүче кисәк кайда булса, алар да шунда торалар. Аергычны ияртүче кисәк аерылмыш дип атала. Димәк, аергыч җөмләдә теләсә нинди урынга күчеп йөри алмый, ул аерылмыш белән бергә аның алдыннан гына килә. Бу сүзләрнең уңай (туры) тәртибе була. Шигъри яки гади сөйләмдә генә аергыч аерылмыштан соң килергә мөмкин. (Исемең ничек синең?) Аергычка билгеләмә бирдерү. Таблица буенча нәтиҗә ясау.

Йомгаклыйк. Димәк, ияртүче кисәк - аерылмыш - аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничәнче?кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән дә белдерелә ала.

Нәтиҗә. Аергыч шулай ук килеш кушымчасыннан башка килгән исемнәр - газет-журнал, китап, авыл, шәһәр, район исемнәре белән дә белдерелә ала.

III. Осталык һәм күнекмәләр булдыру.

1.        62 нче күнегү. Басма хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең җөмләдә кайсы кисәк булуын ачыкларга.

Җөмләләрне дәфтәргә язып, аергычларның астына сызыгыз.

Уйсыз-гамсез малай булып

     Тәгәрәдем чирәмдә.

Чук канатлы күбәләкләр

Уйнап очты тирәмдә.

                                                                                Р. Низамиев «Гомер учагы.»

Туплар тынгач, беренче яз килде,

Тыныч язлар, тыныч иртәләр.

Ирләр тире тамды буразнага,

Яңартылды койма-киртәләр.

                                                                                3.        Карточкалар белән эшләү.

I        группа.

Бирем. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, аергычларны аерым баганаларга языгыз.        

Сыйфат

Исем

Сан

Фигыль

 Башкалар

        

Яшь имәннең төбен йомшартып, яфракларын сөртеп торганда, әрәмә башындагы Олы күл ягыннан кинәт кенә җиз торбадан чыккандай калын һәм яңгыравыклы аккош тавышы ишетелде. Бу тавышка икенче аккош тавышы кушылды. Өченче, дүртенче! Инде дүрт аккош бергә кычкыра башлады.

II        группа.

Бирем. Аергычларның астына сызыгыз, нинди сүз төркеме белән белдерелүен өстенә языгыз.

Каурыйларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп.

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп, шаулап,        

Кырлар буйлап уңган көз йөри.        

4.        Аергычның җөмләләрдәге әһәмиятен күрсәтү.

-        Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?

-        Аергычлар җөмләне матурлыйлар. Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атыйлар?

Эпитет.

-        Әйе, без шагыйрьләребез  шигырьләреннән алынган мисалларда да аергычларны күп очраттык. Димәк, аергычлар сөйләмдә еш кулланылалар һәм безнең телебезне баетып, матурлап торалар икән.

IV. Дәресне йомгаклау.

-        Укучылар без бүген нинди җөмлә кисәген өйрәндек?

-        Нинди җөмлә кисәге аергыч дип атала?

Өйгә эш. 63 нче күнегү .

Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока "Хәбәр һәм аның белдерелүе".

Урок  содержит в себе учебный материал 7 класса. Построен  с использованием сингапурских обучающих структур....

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

"Ия һәм аның белдерелүе" темасына презентация

"Ия һәм аның белдерелүе" темасына төзелгән презентация укучыларда әлеге тема буенча күзаллау булдыру максатыннан төзелде.Кирәкле белемнәрне булдыру өчен ,презентациядә урын алган схемалар,җөмләләр дәр...

5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе." [Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе".

“Укыту эшчәнлеген  формалаштыру аша,укучыларның  иҗади фикерләү сәләтен үстерү” регионара семинар-практикумга  Ә.З.Рәхимовның иҗади  үсеш    техно...

Аергыч һәм аның белдерелүе

   Һәммәгезгә хәерле, имин көннәр теләп, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.  Бүгенге дәресебезнең темасы-аергыч һәм аның белдерелүе....

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе (техн.карта)

Технологик карта 7 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен төзелде. Бу җөмлә кисәкләрен өйрәнү буенча беренче дәрес. Дәрестә проблемалы укыту, өлешчә эзләнү методлары кулланылды. Укучыларга аралашу өчен ком...

Дәрес эшкәртмәсе. "Аергыч һәм аның белдерелүе"

Дәрестә танып белү эшчәнлеге Ә.З.Рәхимовның үстерешле белем бирү технологиясенә нигезләнеп,  компьютер технологияләрен,  Сингапур методикасы алымнарын кулланып үткәрелә....