План-конспект урока "Хәбәр һәм аның белдерелүе".
план-конспект урока (7 класс) по теме

Ахунова Венера Салиховна

 Урок  содержит в себе учебный материал 7 класса. Построен  с использованием сингапурских обучающих структур.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yyyyyyyyy.docx211.78 КБ

Предварительный просмотр:

Урыссу гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахунова В.С.

7 нче сыйныфта үткәрәчәк дәреснең конспекты.

Тема: Хәбәр һәм аның төрләре.

Сказуемое и его виды .

Максат: 1. Хәбәр турында алдагы сыйныфларда үткәннәрне искә төшерү, хәбәр төрләрен өйрәнү.

Актуализировать знания учащихся по теме “Сказуемое –главный член предложения”

Бурычлар:

- Җөмләнең баш кисәкләрен табып билгеләүне камилләштерү;

Закрепить знания о главных членах предложения;

-         Хәбәр төрләрен танырга өйрәнү;

Дать представление о видах сказуемого и развить умения и навыки определять виды сказуемого в предложениях; развитие устной речи;

-          әхлак сыйфатларын тәрбияләү;

Воспитать нравственные качества учащихся.

 

Җиһазлау: такта, компьютер, проектор, карточкалар.

                                                Дәрес барышы.

  1. Оештыру Укучылар белән исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Укучылар бер-берсенә, укытучыга хәерле көн телиләр.

Укытучы. Исәнмесез кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар.Дәресебезне башлыйбыз.( шигырьне укып чыга, укучылар да бер – берсен сәламлиләр: кырыйдагылар җилкә белән, капма - каршы утыручылар йодрыклар белән исәнләшәләр)

  1. Өй эшен тикшерү өчен дәфтәрләрне җыеп алабыз, башка ларын өләшәбез.

 Укытучы.Укучылар, без бүген сезнең белән хәбәр темасын өйрәнербез. Аңынчы узган дәрестәге теманы кабатлап китик.

  1. Актуальләштерү:

 

Укытучы. Укучылар, ия турында искә төшереп китәрбез. Моның өчен без сезнең белән  Модель Фрейер ясыйбыз.

Хәзер өстәл өстендә яткан кәгазьләрне алабыз. Бөкләнгән эзләр буенча уртада ромбик ясыйбыз. 4 өлешкә бүләбез. Номерлар куябыз.

Укучылар, сезнең шулай ясалдымы?

Уртадагы ромбикка “ия” дип язып куябыз. Беренче шакмакка ия турында билгеләмә язабыз, икенче шакмакка –иягә характеристика, өченчесенә – мисаллар, дүртенчесенә   иягә туры килмәгән билгеләр язабыз.

Сезгә 5 минут вакыт бирелә.

(Укытучы алар язганны  карап йөри, кирәк булса әйтеп җибәрә, төзәтә.

 

Укытучы. Хай файв! Укучылар әйдәгез тикшереп алабыз.

-1нче өстәл 2нче укучы җавап бирә. Син беренче өлешкә нәрсә яздың? -Данис

-2 нче өстәл өченче укучы җавап бирә. Син икенче өлешкә характеристикага нәрсә яздың?

- 3 нче өстәлдән 4 нче укучы җавап бирә. Син нинди мисаллар яздың? өлия)

- 3 нче өстәлдән өченче укучы җавап бирә. Син иягә туры килмәгән нинди билгеләр яздың?  Илнар

(Әгәр укучыларның җаваплары дөрес булмаса, башкалардан төзәттерәбез, һәм яңадан сорыйбыз.)

- ә хәзер һәрберегез үзегез эшләгән кәгазьгә исемнәрегезне языгыз, икенче номерлар җыеп ала һәм миңа бирә. Бу эшләрне ң нәтиҗәләрен мин сезгә киләсе дәрестә әйтермен.

Укытучы. Укучылар, Иянең ике төре була, шулаймы?.

  • Ниндиләр?
  • -Гади һәм тезмә ия була.
  •   хәзер Раунд тейбл  үткәрәбез.

      Укучылар, сезнең алда 4 җөмлә язылган беренче номерлы  карточкаларны  алагыз. Без хәзер  җөмләләр өстендә эшләрбез. Шартын аңлатам, тыңлагыз. Беренче сандагы укучы  беренче җөмләне укый, иясен әйтә,  астына сыза, сезгә 15 секунд вакыт бирелә. группада җавап тикшерелә. Аннары икенче саннар,(15 с.) өченчеләр (15 с.) һәм дүртенчеләр (15 с.) эшли.

 Укытучы. Барыгызга да аңлашылдымы? Беренче саннар әзерме? Башладык- 15 сек. 1.        Чүмеч йолдыз инде океанга якынлашты

Укытучы. Хай файв! Икенче  саннар сезнең 15 сек.  2.Газизә апа , Габдулланы күргәннән һәм танып алганнан соң да, бераз сүз әйтә алмый торды.

- Хай файв! Өченче укучы - 15 сек. 3.        Остазым Борһан ага Галиев миңа скважиналарны күрсәтеп йөрде.

- Хай файв! Дүртенче укучы 15 сек. 4.        Каен суы тама тып – тып, каеннарның төпләренә

Укытучы. - Хай файв! Эшне төгәлләдек. Тикшерәбез.

  • Беренче җөмләне 3 нче өстәлдән 1 нче укучы укый. Җавабын әйтә,
  • Ия ничә сүздән тора?    (2 сүздән тора)
  • Исем нинди килештә килгән? ( баш килештә)
  • Мондый ия нинди ия дип атала? ( тезмә ия дип атала)

  • Укытучы.  Икенче җөмләне 2 нче өстәлдән 2 нче укучы укый., җавабын әйтә.
  • Ия ничә сүздән тора?    (2 сүздән тора)
  • Исем нинди килештә килгән? ( баш килештә)
  • Мондый ия нинди ия дип атала? ( тезмә ия дип атала)

  • Укытучы.  Өченче җөмләне 1 нче өстәлдән 3 нче укучы укый., җавабын әйтә.
  • Ия ничә сүздән тора?    (4 сүздән тора)
  • Исем нинди килештә килгән? ( баш килештә)
  • Мондый ия нинди ия дип атала? ( тезмә ия дип атала)

  • Укытучы.  Дүртенче җөмләне  1нче өстәлдән 4 нче номерлы укучы укый,җавабын әйтә.

  • Ия ничә сүздән тора?    (2 сүздән тора)
  • Исем нинди килештә килгән? ( баш килештә)
  • Мондый ия нинди ия дип атала? ( тезмә ия дип атала)
  • Укытучы. Укучылар,  катнашканыгыз өчен барыгызга  да рәхмәт.

Укытучы . Укучылар хәзер барыбыз да басабыз, урындыкларны өстәл астына этеп куябыз.

Микс.  Музыка уйный башлый. Балалар бииләр.(10 с)

Фриз.

  • - Җөмләнең ничә баш кисәге бар?  Груп! (Укучылар 2шәр басалар)
  • Укытучы: сез нигә 2шәр бастыгыз? ( Чөнки җөмләнең 2 баш кисәге була)
  • Микс.  Музыка уйный башлый. Балалар бииләр.(10 с)
  • Фриз. (2-3 с.)

-        Иянең ничә төре бар?    Груп! (Укучылар 2шәр басалар)

  • Укытучы: сез нигә 2шәр бастыгыз? ( Чөнки  иянең 2  төре  була)

  • Микс.  Музыка уйный башлый. Балалар бииләр.(10 с)
  • Фриз. (2-3 с.)
  • Ия сүзендә ничә аваз бар?   Груп! (Укучылар 3әр басалар)
  • Укытучы: сез нигә 3әр бастыгыз? ( Чөнки  ия сүзендә 3 аваз бар)
  • Микс.  Музыка уйный башлый. Балалар бииләр.(10 с)
  • Фриз. (2-3 с.)
  • Ия астына ничә сызык сызабыз?  Груп! (Укучылар 1шәр басалар)
  • Укытучы: сез нигә 1шәр бастыгыз? ( Чөнки  ия астына 1 сызык сызабыз)

Укытучы: Барыгызга да зур рәхмәт, урыннарга утырышабыз.

Дәресне дәвам итеп, минем шундый сорау бирәсе килә. Җөмләнең беренче баш кисәген без сезнең белән белдек. Ул нәрсә булды?

  • Укучы. Ия
  • Укытучы: Дөрес, ә икенче баш кисәген без беләбезме?
  • Укучы. Беләбез. Ул – хәбәр.
  • Укытучы: Нинди җөмлә кисәге хәбәр дип атала?
  • Укучы.  исеменнән үк күренеп тора , бу җөмлә кисәге ия турында хәбәр итә.
  • Укытучы:Татар телендә хәбәрне табу үзенчәлеге бармы?
  •  Укучы.Әйе, татар телендә хәбәр күпчелек очракта җөмлә азагында килә.

  1.   Укытучы. Укучылар, хәзер, бирелгән җөмләләрне тикшереп, хәбәрләрне табарга кирәк. Карточкада язылган җөмләләрне укып чыгабыз, ия белән хәбәрен табасыз, асларына сызасыз. Һәр кеше аерым эшли.

1.        Немецлардан азат ителгән бер авылда без каз күрдек.

2.        Мәдинәнең өе мәктәптән шактый ерак.

3.        Биш – алты минуттан Галимулла кайтып керде.

4.        Каюмның авторитеты монда шактый зур иде.

5.        Ул үз –үзен кулга алырга өлгерде.

6.        Дәүләтләре кылт итеп искә төшәдер. (3 минут вакыт бирелә)

  Укытучы. Нәтиҗә ясыйбыз. Кайсы җөмләләр сездә кыенлык тудырды?

 ( бишенче, алтынчы җөмләнең баш кисәкләрен таба алмадык)

Укытучы. Әйдәгез презентацияне карап китик, җөмләләрне тикшерик.

Тактада бирелгән җөмлә сезнең 5, 6 җөмләләргә туры килә.

 

1. Хәлим яза торган хәбәрен очлап килә иде.  Хәлим – ия, Хәбәр  - очлап килә иде.

Очлап килү – фразеологизм , ул бетерү, тәмамлау мәгънәсен аңлата. Шуңа күрә тулысы белән хәбәр итеп күрсәтелә. Ә нәрсә ул фразеологизм? Что такое фразеологизм? (устойчевое  словосочитание - Тотрыклы сүзтезмә). Әгәр сүзтезмәдә сүзләр үзләренең төп лексик мәгънәләрен белдермиләр икән, бу фразеологизм була.

Укытучы . Хәзер берничә минут вакыт бирелә, тагын бер кат җөмләләрне тикшереп чыгыгыз, хәбәрләрне билгеләп бетерегез. 5,6 җөмләдә хәбәр, димәк, фразеологизм белән белдерелгән. (укучылар билгеләп чыгалар)

Укытучы. Беренче җөмләне Аида тикшерә.

 - Беренче җөмләнең баш кисәкләре - без ̳күрдек ͇͇͇͇.   Күрдек – хәбәр

Җөмлә слайдка чыга.

                     Икенчесен Илнар укый.

-        Икенче җөмләнең баш кисәкләре – өе ерак.      Ерак – хәбәр

 Җөмлә слайдка чыга.

Укытучы. Бу ике җөмләдә нинди охшашлык бар? ( хәбәрләр 1 сүз белән бирелгән)

Укытучы . Бер сүз белән белдерелгән хәбәрне гади хәбәр дип атыйлар. Сезнең өстәлләрдә төсле каләмнәр, фломастерлар ята, шулардан файдаланып, Әйдәгез карточкаларда шул хәбәрләр янына гади хәбәр дип язып куябыз.

Җөмләләр слайдка чыга, хәбәр янына гади хәбәр дип языла.

Укытучы. Өченче җөмләне Фахрутдинова Алина укый.

Җөмлә слайдка чыга.

- Өченче җөмләнең баш кисәкләре - Галимулла кайтып керде.

 

Укытучы. Дүртенче җөмләне Эльдар укый.

Җөмлә слайдка чыга.

- Дүртенче җөмләнең баш кисәкләре -  авторитеты  зур иде.

Укытучы. Бу ике җөмләдә нинди охшашлык бар? ( хәбәрләр 2 сүз белән бирелгән)

Укытучы . Ике сүз белән белдерелгән хәбәрне кушма хәбәр дип атыйлар. Әйдәгез карточкаларда шул хәбәрләр янына кушма хәбәр дип язып куябыз.

Җөмләләр слайдка чыга, хәбәр янына кушма хәбәр дип языла.

Укытучы. Бишенче җөмләне Дилия укый.

Җөмлә слайдка чыга.

  • Ә бишенче җөмләнең баш кисәкләре -         ул үз –үзен кулга алырга өлгерде.
  • Укытучы. Алтынчы җөмләне Лотфуллина Алина укый.
  • Ә алтынчы  җөмләнең баш кисәкләре - Дәүләтләре кылт итеп искә төшәдер.
  • Җөмлә слайдка чыга.

  • Укытучы. Бу ике җөмләдә нинди охшашлык бар? ( хәбәрләр  фразеологизмнар  белән бирелгән)

Фразеолологик сүзтезмәләр  белән белдерелгән хәбәрне  тезмә хәбәр дип атыйлар.

Әйдәгез карточкаларда шул хәбәрләр янына  тезмә хәбәр дип язып куябыз.

Җөмләләр слайдка чыга, хәбәр янына тезмә хәбәр дип языла.

Укытучы. Әйдәгез, әле белгәннәребезне, өйрәнгәннәребезне ныгытып куябыз.

 Без сезнең белән Куиз- куиз- трейд үткәрәбез.

Мин сезнең һәрберегезгә сораулары һәм җаваплары язылган кәгазьләр ята, алар алар №3 белән бирелгән.  Сораулары һәм җаваплары белән танышасыз. Сез шул язулар белән 6 пар ясарга тиеш буласыз.  Сорауны укыйсыз, иптәшегез җавап биргәч, дөрес җавапны күрсәтәсез. Аннары икенчегез сорауны укый, беренче укучы җавап бирә. Җавап дөрес булса, кызыклы сорау өчен бер – берегезгә рәхмәт әйтәсез, уңышлар телисез. Һәм икенче пар ясыйсыз. Очрашулар тәмам булгач, урыннарга килеп утырасыз.

  • Хәзер басасыз, урындыкларны алып куябыз, Кулларны күтәрәбез һәм  башладык.

 

  • Укытучы. Хай файф. Барыгызга да рәхмәт.  
  • Эшебезне дәвам итәбез.  Ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз, числоны язып куябыз һәм 75 нче күнегүне эшлибез.  Карточкада  эшләгән эшегез сезгә үрнәк булып торсын.

Биремен укып чыгабыз. Айсылу биремдә нәрсә эшләргә кушкан?  

Айсылу: гади һәм кушма хәбәрләрне тарга кушкан.

(укучылар күнегүне эшлиләр).

Укытучы вакытка карап, эшне туктата.

Берничә укучыдан җөмләнең иясен һәм хәбәрен әйттерәбез.

Димәк, бүген без сезнең белән нинди теманы өйрәндек?

 Дилия?

  • Хәбәр темасын.
  • Укытучы: хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?Данис?
  • Нишли, нишләде, нинди? Сорауларына җавап бирә.
  • Хәбәрнең ничә төре була? Аида?
  • Хәбәрнең 3 төре була.
  • Ниндиләр? Алия?
  • Җөмләдә хәбәр гади,кушма, тезмә булырга мөмкин.

  1. Дәресне йомгаклау.  Барыгызга да дәрестә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт.

Хәзер көндәлекләрне ачабыз. Бүген мин ..... бишлеләр куям, .......дүртлеләр куям, ә калганнарга бераз гына тырышырга кирәк.

 

  1. Һәм өй эшен дә язып куябыз. Өй эше.  76 нчы күнегү.  Кушма  һәм тезмә хәбәрләре булган җөмләләрне күчереп язарга, хәбәрләрне билгеләргә.
  2. Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План – конспект открытого урока по теме: «Развитие навыков самостоятельной работы на уроках литературы при изучении рассказа А.П.Чехова «Хамелеон» в 7 классе КО вечерней школы

Тема урока: Рассказ А.П.Чехова «Хамелеон»Цель урока:1.     Познакомить учащихся с живой картиной нравов в рассказе А.П.Чехова «Хамелеон»2.     Попытаться ...

План-конспект открытого урока и самоанализ урока по технологии в 7 классе.Часть 2..

Разработка практического урока с презентацией по теме:"Вышивка крестом.Разновидности болгарского креста".Отработка практических упражнений и закрепление пройденного материала в первой части урока по д...

План-конспект открытого урока по английскому языку в 5 классе. Тема урока: «Would You Like a Cup of Теа?»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 5б классе. Урок проведен 21.02.2008 г. по учебнику Климентьва Т., Монк Б., “Happy English” - 5-6 кл. UNIT 9. Учитель - Багдасарян Сусанна Гео...

План-конспект открытого урока по английскому языку в 6 классе. Тема урока: «Talking about the Famous»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 6б классе. Урок проведен 5.10.2012 г. по УМК Биболетовой М.З. и др., “Enjoy English” - 5-6 кл. UNIT 5, Section 2. Учитель - Багдасарян Сусанна...

Презентация к уроку в 10 классе на тему "Предприниматель и мотивация его деятельности. Предпринимательский доход" и разработка урока. А также План-конспект открытого урока в 5 классе на тему:Семья как потребитель товаров и услуг на рынке

В данном материале дана разработка открытого урока на тему "предприниматель и мотивация его деятельности. Предпринимательский доход" и презентация к данному уроку. И План-конспект урока в 5 классе на ...

План-конспект открытого урока по астрономии в рамках районного семинара.Тема урока: «Атмосферное давление».Тема урока: «Агрегатные состояния вещества».

«Развитие и поддержка талантливых и одаренных детей в системе воспитания и дополнительного образования детей....

План-конспект открытого урока в 8 классе по 1 теме "Schön war es im Sommer" Thema der Stunde: " Планы на отдых у молодёжи разные."

1. Учить читать короткие тексты с полным пониманием прочитанного и определять содержание текста с ситуацией.                          ...