Дәрес эшкәртмәсе. "Аергыч һәм аның белдерелүе"
план-конспект урока (8 класс) на тему

Шайхулова Милауша Фагиловна

Дәрестә танып белү эшчәнлеге Ә.З.Рәхимовның үстерешле белем бирү технологиясенә нигезләнеп,  компьютер технологияләрен,  Сингапур методикасы алымнарын кулланып үткәрелә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе
МИЛӘҮШӘ ШӘЙХУЛОВА,.
Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең  8 нче сыйныфы  (татар балалары) өчен

Аннотация. “Аергыч һәм аның белдерелүе” темасы программада 26 нчы дәрес булып үтелә.“Җөмлә кисәкләре” бүлегенең 5 нче дәресе. Нәтиҗәлелеккә ирешү максатыннан,  дәрестә танып белү эшчәнлеге Ә.З.Рәхимовның үстерешле белем бирү технологиясенә нигезләнеп,  компьютер технологияләрен,  Сингапур методикасы алымнарын кулланып үткәрелә.

Максатлар:

Дидактик : Аергыч турында тулырак төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.Үстерешле: Укучыларның фикерләү сәләтен, игътибарлылыкларын, иҗади активлыкларын  үстерү.Тәрбияви: “тәмле” теллелек тәрбияләү, табигатьне саклауга карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;

Җиһазлау:

1.Дәреслек: Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең  8 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен).Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011. Р.Ә.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов,М.К.Зиннуров;

2. Экран, магнитлы карточкалар, перфокарталар, “Җөмлә кисәкләре” таблицасы, таратма такталар, төсле маркерлар, чиста А4 битләре, төсле кечкенә флаглар, төсле түгәрәкләр; Т.Шәрипованың “Сүзнең көче” шигыре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, мотивлаштыру. 1.Уңай психологик халәт тудыру.                                                                                        1)  Сәламләү.

2)Дежур укучы чыгышын тыңлау.               2. Актуальләштерү.

а) Үткән дәрестә нәрсә турында фикер алыштык?

ә) Өй эшен тикшерү.

II.Уку мәсьәләсен кую. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

Язгы көн. Аяз күктә көләч кояш елмая.Йөгерек гөрләвекләр ага. Шат балалар төрле уеннар уйныйлар. Нинди күңелле вакыт.

(Көтелгән җавап: Калын хәрефләр белән бирелгән җөмлә кисәкләре—аергычлар. Димәк, бүген аергычларны өйрәнәбез.)

Модель тулыландырыла. (Кушымта 1)(Һәр укучы үз кулындагы модельне тулыландыра, укытучы экранда күрсәтә һәм тактадагы “Җөмләнең иярчен кисәкләре” таблицасын тулыландыра)

Тактага һәм дәфтәргә тема языла.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  1. 94 нче күнегү. Исем сүзтезмәләрне язып алырга, ияртүче кисәктән чыгып, иярүче кисәккә сорау куярга. Иярүче кисәкнең кайсы сүз төркеме белән белдерелүен ачыкларга (Дөрес җаваплар экранда күрсәтелә).
  2. Магнитлы карточкалар ярдәмендә тактада модель төзү.(Һәр төркемнән 3 нче номерлы укучы такта янында эшли, калганнар төркемнәрдә төзиләр).Аергычка билгеләмә бирү.

Соравы

Белдерелә

Ачыклый

Аергычны ияртеп килгән сүзнең аерылмыш дип аталуы әйтелә.

Исемебулса да аергыч,  

Тормыйбердәаерылып.    

Башкаларга  кушылмый

Һәм дә  читкә  каерып.

 Исемне  ачыклап  килә,

Сыйфат белән белдерелеп.  

Бу вакытта ул төрләнми,    

Шуны  истә тот элек.

Аерылмышы белән аергыч

Була һәрчак янәшә.

Нинди, кайсы соравына

Ул җавап биреп дәшә.  

 Кемнең?Кайдагы? Ничә?гә        

 Җавап булып та килә.

 Астында дулкын сызык  

        Әйтерсең  суда  йөзә.

  1. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

(Кәгазь бите  4кә бүленә. Аергычның мәҗбүри билгеләре, мәҗбүри булмаган билгеләре, мисаллар, кире мисаллар языла. Төркемнән 1 укучы җавап бирә).

  1. 95 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне аерылмышлар итеп һәм алар алдына аергычлар өстәп язарга.

5.96 нчы күнегү.

- текстны сәнгатьле итеп уку;

- текстның эчтәлеге буенча фикер алышу;

- аергычларны аерылмышлары белән язып алу (янәшә утыручылар парларда эшли (партнер по плечу)

(1 нче пар-сыйфат, 2 нче-иялек килешендә килгән исем, 3 нче - сорау алмашлыгы,   4 нче – ясалма сыйфат, 5 нче  пар үткән заман сыйфат фигыль белән белдерелгән аергычларны язып ала. Биремнәрнең үтәлешеэкранярдәмендә тикшерелә ).

  1. Ял итү. МИКС ФРИЗ ГРУП (музыка астында укучылар аралашалар, музыка туктагач, сайлаган тема буенча төркемнәргә оешалар)
  2.  КОНЭРС (Сыйныф бүлмәсенең почмакларына ел фасыллары(җәй, кыш, көз) язылган.Һәр укучы  үзе сайлаган ел фасылы язылган урынга  барып баса. Яңа төркемнәр оеша).

- Ни өчен шул фасылны сайладыгыз?

- Һәр укучы шул фасыл турында бер җөмлә төзи. Җөмләләрдә аергычлар кулланылырга тиеш.

- Төркемнәрдә фикер алышына. Һәр төркем шул ел фасылы турында кечкенә генә хикәя төзи.

7. ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН   “Яшь иҗатчылар ярышы” уены.

Бирем. Шигырьгә һәм мәкальләргә аергычлар өстәгез. Кем беренче тәмамлый, шул җиңүче (һәр укучы аерым үти, соныннан төркемнәрдә фикер алышалар,     4 нче номерда утыручы укучы җавап бирә.).

а) Урман буе

    ...  агачлар

Җилдә шаулыйлар.

...  кошлар,

Сандугачлар

Матур сайрыйлар.

б) Гыйлемнән  ...     дус юк, чирдән   ...   дошман юк.

в) Дөньяда иң  ...  бәхет-байлык, иң  ...  бәхет-саулык.

г)   ...  һава- тәнгә дәва.

  1. Рефлексия.
  1. Сүзләрне  кирәкле урыннарына куярга, җөмлә төзергә. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. ( Җөмлә экранда күрсәтелә).

Йөз

таныганчы

бел

кешенең

йөзен

бер

атын

кешенең

2. КОННЕКТ-ЭКСТЕНД-ЧЕЛЭНДЖ

- Бу тема буенча дәрестә алган белемнәрнең кайсылары сезгә таныш иде?

- Нинди яңа белемнәр алдыгыз?

-  Нинди сорауларга җавап табарга, нәрсәләрне әле ачыклап бетерергә кирәк дип уйлыйсыз?

IV. Белемнәрне формалаштыру.                                                                                            1. Перфокарталар белән эш. 93 нче күнегү телдән үтәлә. (Җаваплар экранда күрсәтелә. Укучылар биремне перфокарталарда дәвам итәләр.Перфокартаның дөрес схемасы экранда күрсәтелә). (Кушымта 2).                                                                                                         2. Бәя. Үзбәя. (Кушымта 3).                                      

  1. Өй эше бирү.

Азнакай районы шагыйрәсе Т.Шәрипованың “Сүзнең көче” шигырен яттан уку.Сүзнең кешегә тәэсир итү көче турында фикер алышу.

  1. Мәҗбүри бирем. 1,3,5 нче строфаларны ятларга, хәтер диктантына әзерләнергә.
  2. Ярым иҗади бирем. Шигырьне хикәяләп язарга.
  3. Иҗади бирем. Хикәя язарга. “Яхшы сүз – җан азыгы”.

Кушымта1

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ

    БАШ КИСӘКЛӘР

ИЯРЧЕН КИСӘКЛӘР

    ИЯ

ХӘБӘР

?

Кушымта 2

93 нче күнегү

Аергычбелдерелгән

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

исем

*

*

*

сыйфат

*

*

*

*

*

*

*

*

алмашлык

*

*

*

сан

*

рәвеш

фигыль

*

*

Көтелгән җавап:  1-кызгылт-сары яфраклар; 2-кайбер каеннар; 3-яшь каеннар; 4-карачкыл яшел чыршыдан; 5-үзләренең яшеллекләрен; 6- үзләренең яшеллекләрен; 7-нәфис яшеллекләрен; 8- саф яшеллекләрен; 9-көзнең кагыйдәләренә; 10-кырыс кагыйдәләренә; 11-яңгыр тамчылары; 12-агачларның яфраклары; 13-йөгертелгән  яфраклары; 14-ничәмә төсләргә; 15-төрле төсләргә, 16-сугарылган җир өстеннән; 17-дымлы җир.

Кушымта 3

 Бәя. Үзбәя. Төркемләп эшләнгән биремнәр төсле флаглар белән бәяләнеп бара. Үз җавапларын һәр укучы дәрес барышында төсле түгәрәкләр белән бәяләп бара. Үзбәягә, бәя өчен критерийлар электрон тактада күрсәтелеп бара.

Кушымта 4

Тәкыя Шәрипова.

Сүзнең көче.

  1. Яхшы сүз- җан азыгы,                                                                                                     Яман сүз – баш казыгы.                                                                                            Яман сүздән бик тиз китә                                                                                                      Бу тормышның кызыгы.
  2. Яхшы сүздән канатланып

Очар кебек буласың,

Игелеккә җавап итеп,

Изге гамәл кыласың.

  1. Җылы сүз сиңа җан кертә,

Дәртләндерә, тергезә.

Яман сүз белән ялган сүз

Рухларыңны җимерә.

  1. Саксыз әйтелгән төртмә сүз

Калдыра хәтереңне.

Яла сүз тагы да хәтәр –

Телгәли бәгыреңне.

  1. Тупас сүзләр, нахак сүзләр

Күңелләрне рәнҗетә.

Бер-береңә тәмле телле

Булуга нәрсә җитә?!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аергыч һәм аның белдерелүе

7 нче сыйныф укучыларына "Аергыч" темасы буенча дәрес үткәрү өчен план - конспект....

План-конспект урока "Хәбәр һәм аның белдерелүе".

Урок  содержит в себе учебный материал 7 класса. Построен  с использованием сингапурских обучающих структур....

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

"Ия һәм аның белдерелүе" темасына презентация

"Ия һәм аның белдерелүе" темасына төзелгән презентация укучыларда әлеге тема буенча күзаллау булдыру максатыннан төзелде.Кирәкле белемнәрне булдыру өчен ,презентациядә урын алган схемалар,җөмләләр дәр...

5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе." [Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе".

“Укыту эшчәнлеген  формалаштыру аша,укучыларның  иҗади фикерләү сәләтен үстерү” регионара семинар-практикумга  Ә.З.Рәхимовның иҗади  үсеш    техно...

Аергыч һәм аның белдерелүе

   Һәммәгезгә хәерле, имин көннәр теләп, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.  Бүгенге дәресебезнең темасы-аергыч һәм аның белдерелүе....

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе (техн.карта)

Технологик карта 7 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен төзелде. Бу җөмлә кисәкләрен өйрәнү буенча беренче дәрес. Дәрестә проблемалы укыту, өлешчә эзләнү методлары кулланылды. Укучыларга аралашу өчен ком...