Аергыч һәм аның белдерелүе
план-конспект урока (7 класс) на тему

Васильева Гульназ Фазиловна

     Һәммәгезгә хәерле, имин көннәр теләп, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.  Бүгенге дәресебезнең темасы-аергыч һәм аның белдерелүе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aergych_achyk_deres.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе

          Максат: 1.Укучыларга аергычлар, аларның белдерелүен аңлату,                                                   2. Практик яктан аергычларны башка җөмлә кисэкләреннән аеру күнекмәләрен ныгыту, җөмләнең баш кисәкләре буенча белемнәрен ныгыту,

                         3.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, туган     якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

         Җиһазлау: дәреслек, тест, карточка, компьютер, магнит такта,

         Дәрес төре: катнаш.

         Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

         Метод: әңгәмә

          Алым: иҗади, индивидуаль, дифференциаль эш

Дәрес планы.

           I Оештыру өлеше.

1.Сыйныф белән исәнләшү;

2.Дәрес темасы, максаты

                   3.Уңай психологик халәт булдыру

Елмаям мин бүген һәркемгә дә

Төшенкелек минем дус түгел.

Кычкырмыйм да, шауламыйм да бүген.

Тәмен белсен көннең бу күңел!

Кәефемә мин бит үзем хужа

-Хәерле көн!-диям барчагызга

Һәм елмаям безнең арабызда

Татулык һәм дуслык булганда. (Слайд№ 2)

     Һәммәгезгә хәерле, имин көннәр теләп, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.  Бүгенге дәресебезнең темасы-аергыч һәм аның белдерелүе. Без бу дәрестә үзебезгә максат итеп, аергычның нинди сүз төркемнәре белән  белдерелүен, башка җөмлә кисәкләреннән аера белүне, шул ук вакытта җомләнең баш кисәкләре буенча белемнәрне ныгытуны алдык. Моңа ирешү өчен, туган якның күренекле шәхесләренең әсәрләренә, татар халкының күренекле мэгърифәтчесе Р.Фәхреддиннең хикмәтле мәкаль-гыйбарәләренә игътибар итәрбез.

-Татар дөньясы, гомумән төрки халыклар татар милләтенең бөек мәгърифәтчесе булган,(слайд ачыла, портрет, китаплары. (Слайд №3) алтын хәрефләр белән тарихка кереп калган бөек мәгърифәтченең тууына150ел булуны билгеләп үтте., Русиядәге төрки халыклары тарихында биниһая күп хезмәтләре һәи фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган Р.Фәхреддинннең иҗади мирасы гаять күпкырлы. Дәрестә Р. Фәхреддин әсәрләреннән мисаллар китереләчәк. Чөнки үгет- нәсихәтләре, әйтелгән гыйбарәләре тирән мәгънәгә, олы фикер байлыгына бай.

     Дәрескә дә мин эпиграф итеп олуг мәгърифәтче галим Риза Фәхреддиннең мондый сүзләрен алдым: (слайд №4Китап  кешеләрнең йөзенә, күңелләренә нур китерә».

- Укучылар игътибар белән  җөмләне  күзәтик.(уку). Сезнең үткән дәрестә җөмләнең баш кисәкләрен карап үттек. Әлеге бик тапкыр гыйбарәдән ия белән хәбәрне билгеләп үтик.  Китап- гади ия. Исем сүз төркеме белән белдерелә. Китерә- гади хәбәр. Фигыль сүз төркеме белән белдерелә.

II Актуальләштерү. Индивидуаль эшчәнлек.

1. Тест(вариантлапөстәлдән тестларны алалар)

- Җөмләнең баш кисәкләре белемнәрегезне бәяләү өчен, тестларэшләп аласыз. Тестлар биш төрле варианта, белем дәрәҗәләрегез исәпкә алынып бирелә..(I-белем, II-әхлак,- III-хәтер, IV-елмаю, V-тырыш) Һәр сорауны игьтибар белән укыгыз. Бер генә дөрес җавап. Дөрес җавап бирсәгез, сүз килеп чыгар.        

                  Белем

                   Әхлак

                   Хәтер              Бәхет

                  Елмаю        

                  Тырыш

         -Әлбәттә,  белемле булу, шулай ук әхлак кануннары белән яшәү, борынгы тарихны онытмыйча,  ата- бабалардан калган мирасны хәтердә яңарту, елмаюлы караш, һәркайда тырышып эшләү, яшьнәү кирәк. Мин инде исә, сездә әлеге сыйфатларның барлыгына ышанып калам.

2. Алдагы дәресләрдә җыйнак һәм җәенке җөмләләрне карадык.

Бакчалар күмелде. (җөмләне үзгәртәләр)

-Җөмлә нинди кисәкләрдән генә тора?(баш)

-Ә хәзер икенче төрле вариантта үзгәртеп карагыз.

-Димәк иярчен кисәкләр, җөмләне җәенкеләндерәләр, матурлык өстиләр.

III Яңа төшенчәләр формалаштыру

  1. Укучылар татар телендә баш кисәкләрдән кала тагын иярчен кисәкләр дә бар. Без бүген сезгә Инде башлангыч һәм 5 нче класста таныш булган җөмләнең иярчен кисәге аергычның нинди сүз төркемен ачыклавын белербез. Кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен ачыкларбыз. Сезнең игътибарга ике төрле текст бирелә. Чагыштырыгыз, аермаларна табарга тырышыгыз. (текст тикшерелә)

I текст

  Кич. Рәхимҗан йолдызларга сокланып туймады. Кичке авылның ямен күрде. Якында гына  сарык  кычкыра.  Кемнеңдер әтәче кычкырды. Җил исә башлады. Су буеннан бөтнек исен алып килде ул. Авыл халкы йоклый. Көне буе эшләп, хезмәт иткән.  

II текст

 Кичке авыл киче. Рәхимҗан күкнең зәңгәрлегенә, җемелдәвенә  сокланып туймады. Кичке авылның шундый ямен беренче кат күрде. Аргы урамда ялгыз сарык кычкыра. Серле тынлыкны бүлеп, әтәч кычкырды. Салмак җил исәргә тотынды. Су буеннан бөтнекнең  татлы исен алып килде ул. Авыл халкы тыныч йокыда. Көне буе эшләп,  күп хезмәт куелган.

- Укучылар текстларны чагыштырыгыз әле. Нинди үзгәлек күрәсез? ( Беренчесе-коры, икенчесе- ягымлы).

-Кайсы текст матур?

- Ике текст арасында нинди үзгәлек бар?

-Беренче текста күбрәк җыйнак җөмләләр кулланылды, икенчесендә җәенке. Нинди сорауга җавап була торган сүзләр кулланылган?

- Һәрберегез үзегез күргән аергычны ачыклап килгән сүзе белән аерып алып алыгыз. Тексттан аергычларны үзләре бәйләгән сүз белән алып язарга

-Аергыч нинди нинди кисәкне ачыклады? -Аергыч булган сүз нинди сүз төркемнәре белән белдерелде?

 (Димәк, аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш була)

-Өстәлгән сүзләргә сорау кую.(Кичке авыл(сыйфат), күкнең зәңгәрлеге(исем),кичке  авылның(исем), беренче кат(сан), аргы урамда(сыйфат), ялгыз сарык(сыйфат), серле тынлык(сыйфат), салмак җил(сыйфат), бөтнекнең исен(исем), татлы исен (сыйфат)тыныч йокыда( сыйфат), күп хезмәт куелган(рәвеш)

Укучылар әйтә бара, тактага язарга кирәк, сүз төркемен билгеләргә кирәк

- Инде нәтиҗә ясыйк (укучылар нәтиҗә ясый, соңыннан слайд ачыла)

Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган иярчен кисәк аергыч дип атала. Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш була). Дулкынлы сызык сызыла.  

- Нинди сүз төркемнәре белэн белдерелә?(әйткәч кенә слайд ачыла)

 Аергыч  сыйфатлар  белән, шулай ук сан,  алмашлык,  рәвеш,  исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелә:

акыллы бала (сыйфат)

 җиденче класс (сан)

 күп хезмәт куелган (рәвеш)

 кешенең кадере (иялек килешендәге исем)

 йөгерү тизлеге (исем фигыль).

   Өстәмә нәтиҗәне үзем ясыйм. Аергыч тагын килеш кушымчасыннан башка килгән кайбер исемнәр — газета-журнал, китап, авыл, шәһәр, район, ил, тулы исеме белән бирелмәгән оешма һәм шулай ук профессияне аңлаткан сүзләр белән дә белдерелә

1)Без «Ялкын» журналын яратып укыйбыз;

2) Субаш  авылы Көшкәт елгасы буена урнашкан;

3) Сыйфатлы белемгә ирешү укучылар оешмасының  төп бурычы;

4) Быел «Тукай» хуҗалыгы ярышта беренче урынны алды;

2. Дәреслек белән эш. 81 нче күнегү. Аергыч белән аерылмышны язып алырга.(берәү тактада эшли)Дәфтәрдә эш.

3. Р. Фәхретдиннең гыйбрәтле мәкаль һәм әйтемнәреннән аергычларны табарга.(Слайд №12)

1. Акыллы кеше сүзен уйлап әйтер.

2. Балага иң куәтле кеше- ата.

3. Гүзәл эш сүздән яхшырак.

4. Якты йөз- күңелнең көзгесе.

5.Яхшы дус кара көндә беленә.

6. Ана җылысы- кояш җылысы

Проектор сүнә. Физкульминутка (Музыка астында эшләтү)

IV Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1.Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, аергычларны аерым баганаларга языгыз.        (Дәфтәрләрдә)

Яшь имәннең төбен йомшартып, яфракларын сөртеп торганда, әрәмә башындагы Олы күл ягыннан кинәт кенә җиз торбадан чыккандай калын һәм яңгыравыклы аккош тавышы ишетелде. Бу тавышка икенче аккош тавышы кушылды. Өченче, дүртенче! Инде кычкыручы аккош да күренде. .

Сый         Сыйфат

Исе     Исем

Сан  Сан

Фиг    Фигыль

 Алм    Алмашлык

         

Нәтиҗә. Нинди сүз төркемен ачыклый?

Аергыч күп очракта исем, сыйфат, сан, алмашлык белән белдерелә. Фигыль, рәвеш белэн сирәк очрый.

2. «Мөстәкыйль эшләр җыентыгы  Г.Мөхәммәтшин «Моңлы вальс» төшереп калдырган сүзләрне куеп, шигырьне күчереп язарга.            

Саргайган каен, саргайган имән,

Бушаган кырлар, корыган үлән.

Әкрен шыбырдап яфрак коела,

Җир әкият сөйли кебек тоела:

..., ... язлар турында,

Тезелеп кайткан казлар турында.

        җәйләр турында.

Җәйдәге ...    ямьнәр турында,

Һәм ..., ...   көзләр турында.

Өзелә әкият шушы урында.

 ...  җил вальс уйнап җибәрә,

Бии яфраклар — калмый җилләрдән.

                   Бииләр алар ...    вальсны —

                   вальсны,  ...      вальсны.

                                      (Г. Мөхәммәтшин)

–Аергычларның җөмләдәге әһәмияте. ( Җөмләне матурлыйлар, әдәби әсәрләрдә еш кулланылалар.)

V Йомгаклау.

Аергыч дигән сүз беркетелә.

-нинди сорауларга җавап бирә (сорауларны сайлап, тактага беркетәләр.

Кайсы сүзне ачыклый?( исем сүзен аерып куялар)

Нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?(исем, сыйфат, рәвеш, фигыль, сан)

Астына нинди сызык сызабыз?(дулкынлы)

Нинди? Кайсы?                                            исем

Кемнең? Нәрсәнең?

Аергыч

  Сыйфат, исем, сан,                                 дулкынлы

Алмашлык, фигыль, рәвеш

Өй эше  I вариант 86нчы күнегү 1 нче өлеш

              II вариант 86 нчы күнегү 2 нче өлеш

Класста иҗади эшләүчеләргә Чулпан Габделганиева һәм Г.Мөхәммәтшинның иң күп аергычлар кулланып язылган шигырьләрен табарга.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аергыч һәм аның белдерелүе

7 нче сыйныф укучыларына "Аергыч" темасы буенча дәрес үткәрү өчен план - конспект....

План-конспект урока "Хәбәр һәм аның белдерелүе".

Урок  содержит в себе учебный материал 7 класса. Построен  с использованием сингапурских обучающих структур....

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

"Ия һәм аның белдерелүе" темасына презентация

"Ия һәм аның белдерелүе" темасына төзелгән презентация укучыларда әлеге тема буенча күзаллау булдыру максатыннан төзелде.Кирәкле белемнәрне булдыру өчен ,презентациядә урын алган схемалар,җөмләләр дәр...

5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе." [Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе".

“Укыту эшчәнлеген  формалаштыру аша,укучыларның  иҗади фикерләү сәләтен үстерү” регионара семинар-практикумга  Ә.З.Рәхимовның иҗади  үсеш    техно...

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе (техн.карта)

Технологик карта 7 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен төзелде. Бу җөмлә кисәкләрен өйрәнү буенча беренче дәрес. Дәрестә проблемалы укыту, өлешчә эзләнү методлары кулланылды. Укучыларга аралашу өчен ком...

Дәрес эшкәртмәсе. "Аергыч һәм аның белдерелүе"

Дәрестә танып белү эшчәнлеге Ә.З.Рәхимовның үстерешле белем бирү технологиясенә нигезләнеп,  компьютер технологияләрен,  Сингапур методикасы алымнарын кулланып үткәрелә....