• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Син безнең йөрәк түрендә"

Опубликовано Абдуллина Гульнур Ризвановна вкл 04.11.2016 - 6:47
Абдуллина Гульнур Ризвановна
Автор: 
Сафиуллина Алсу

Шигырь бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sin_beznen_york_turend.doc22 КБ

Предварительный просмотр:

                                         Син безнең йөрәк түрендә

“Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу”, -

Әбием энемне йоклата,

Сызылып кына таң ата.

Ай югала, Кояш чыга,

Төн белән көн алмаша.

Көзләр, кышлар, язлар үтә,

Җәй дә якынлаша.

Җәйләр җитсә, бала-чага

Су буйларына чаба.

Бала-чаганың чыр-чуыннан

Су анасы куркып качар.

Урманнарга керсәң, исең китәр,

Беркайда юк мондый матурлык.

Шүрәлеләр килеп чыкса,

Җитәр бездә батырлык.

Былтыр бабай кебек

Хәйләкәр вә тапкыр без.

Ул Шүрәле белән, бәлки,

Дуслашып та алырбыз.

Тукай әкиятләре безне

Гомер буе озата бара.

Шигырьләрен укып, ятлап,

Үсә бездә һәр бала.

Син безнең йөрәк түрендә

Булырсың  Тукай көн дә.

Син яшәсәң, телем яшәр,

Халкым яшәр мәңге-мәңге!

“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының 2 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 9 “Б” сыйныф укучысы Сафиуллина Алсу


Поделиться:

Как нарисовать черёмуху

Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши

Учимся рисовать горный пейзаж акварелью

Прыжок (быль). Л.Н.Толстой

Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"