"Р.Миңнуллинның “Спортның бер төре” шигыре" темасына технологик карта
план-конспект урока по теме

Абдуллина Гульнур Ризвановна

Спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлек темасы хәзерге вакытта актуаль. Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес буларак формалаштыруда нигез булып тора. Мин шигырьне укып анализлаганнан соң һәм өстәмә мәгълүматлар ярдәмендә укучыларда үз сәламәтлегең турында кайгырту, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен кирәклеген аңлауларын бурычым итеп куйдым. Технологик карта Федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, үстерешле укыту технологиясен кулланып төзелде. Шулай ук Сингапур методикасы да кулланылды.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы икенче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе

“Р. Миңнуллинның “Спортның бер төре” шигыре” темасына әдәби уку дәресенең технологик картасы (4 нче сыйныф, татар  төркеме)

                                                                              Автор: Абдуллина Гөлнур Ризван кызы

                                                                                           I квалификация  категорияле татар теле

                                                                                            һәм әдәбияты укытучысы

                                                                              УМК: “Әдәби уку”, 4 нче сыйныф, 2 нче кисәк / Ф.Ш.Гарифуллина,                

                                                                              И.Х.Мияссарова; - Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.

                                                                 2015 нче ел

                                                            Аннотация

     Мин “Р. Миңнуллинның “Спортның бер төре” шигыре” темасына әдәби уку дәресенә технологик карта төзедем. Спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлек темасы хәзерге вакытта бик актуаль. Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес буларак формалаштыруда нигез булып тора. Мин шигырьне укып  анализлаганнан соң һәм өстәмә мәгълүматлар ярдәмендә  укучыларда үз сәламәтлегең турында кайгырту, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен кирәклеген аңлауларын бурычым итеп куйдым. Технологик карта Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үстерешле укыту технологиясен кулланып төзелде. Шулай ук Сингапур методикасы да кулланылды. Мин бу дәрес 4 нче сыйныф укучылары өчен файдалы булыр дип уйлыйм.

Кереш өлеш.

Р.Миңнуллинның “Спортның бер төре” шигыре “Балачак әдипләре” бүлегенә кертелгән. Бу бүлектә Р.Миңнуллинның ике шигыре өйрәнелә. Хәзерге вакытта спортка зур игътибар бирелә, ләкин шул ук вакытта балаларның күпчелеге сәламәт яшәү рәвешен сайламый, ә күбрәк телевизор карау, компьютер артында утыру, төрле уеннар уйнау кебек гамәлләрне артыграк күрә.

Әдәби уку дәресенә технологик карта            

         

Класс:        4

Предмет: әдәби уку

Тема: Р.Миңнуллинның “Спортның бер төре” шигыре

Максат: 1) белем бирү максаты: текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү;  сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; 2)фикер сәләтен үстерү: хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны арттыру; 3) тәрбияви максат:  шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту, спортны ярату кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек  белән эшли белү; йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле  ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Төп төшенчәләр: сәламәтлек,          

Пространство оештыру:  индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: “Әдәби уку”, 4 нче сыйныф, 2 нче кисәк / Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова; - Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014, 21-23 нче бит

Җиһазлау: Презентация Power Point,   Р.Миңнуллинның китаплары, портреты, стенд

Предметара бәйләнеш: татар теле,  музыка, ИЗО, физкультура

Дәрес этабы

 Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат:дәрес эшчән- легенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

Слайд № 2

- Исәнмесез, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Рәхмәт,  балалар.

Ә хәзер бер -беребезгә карап елмаеп алыйк.

- Дежур укучы рапорты

- хәзер дәрестә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтик.

  • Әдәпле һәм игътибарлы бул!
  • Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!
  • Иптәшләреңне хөрмәт ит!
  • Башкаларны бүлдермә!

-Исәнмесез, саумысез! Хәерле  көн!

-Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

 Укучылар укыйлар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

  • 1. Алдагы дәрестә без кемнең тормышы һәм иҗаты белән танышкан идек?
  • 2. Мин сезгә фикерләр әйтәм, әгәр дә килешсәгез, торып басасыз. Килешмәсәгез, утырып торасыз. (ТЕЙКОФ-ТАЧ ДАУН)
  1. Р.Миңнуллин – шагыйрь.
  2. Р.Миңнуллин Татарстанда туган.
  3. Р.Миңнуллин  шигырьләренең герое малай, татар малае.
  4. Р.Миңнуллин “Салават күпере” журналында эшли.
  5. Р.Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре.

3.   Өйдә  теләгән укучылар Р.Миңнуллинның шигырьләрен ятлап килергә тиеш иде. Аларны тыңлап китик әле.

  •  4. Калган укучылар рәсем ясап килделәр. “Әни, мин көчек күрдем!” шигыре буенча өйдә ясап килгән рәсемнәрне карау

 

Укучыларның җавабы тыңлана

Хаталы фикерләрне дөресләп әйтәләр

Укучылар Р.Миңнуллинның шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Укучылар рәсемнәренә аңлатма бирәләр

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Слайд  № 3

  •  Дәреснең нәрсә турында барачагын белү өчен безгә кроссворд чишәргә туры килер.
  • 1 . 2013 нче елда Казанда булган зур вакыйга.
  • 2. 2014 нче елда Сочида үткәрелгән уеннар.
  • 3. Универсидада үткәрелгән спорт төре.
  • 4. Универсиаданың талисманы.
  •      5. Безнең мәктәп укучылары уйный торган хоккей командасының исеме.
  •  
  • - Без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

  • - Ничек уйлыйсыз, спорт белән шөгыльләнү нәрсәгә кирәк?
  • - Балалар, Р.Миңнуллинның да спортка багышланган шигыре бар. Шигырьне укыр алдыннан  нинди максат куярсыз үзегезгә ?

 

- Кроссвордны чишү

Укучыларның җаваплары

  • Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, укыган буенча үз фикереңне әйтә белергә, шигырьнең эчтәлеген ачарга, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белергә, авторның әйтергә теләгән фикерен ачыкларга.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

Слайд №4

Слайд №5 (юмор)

Слайд № 6

 

1. Шигырьнең исеменә игътибар итик.

Нинди яңа төр спорт төре турында сүз бара икән?

2. Сүзлек өстендә эш.

- Ә хәзер 1 минут эчендә сүзләрдән сүзтезмәләр, аннары җөмләләр төзеп әйтәбез.

3.Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.

      -Укучылар, игътибар белән мине тыңлыйбыз.

Укытучының үрнәк укуы.

  1. - Сәнгатьле укуга хәзерлек.
  2. - Чылбырлап  уку.
  3. 4. Шигырь өстендә эш.
  4. -Әсәрнең герое кем?
  5. –исеме буенча эчтәлекне аңлатып карыйк әле.

   

     -автор спортның нинди яңа төре турында сөйли?

   -Андый спорт төре бармы?

       -Димәк, шигырь нәрсә турында?

  • -Шигырьнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла?  

  • -Ул юллар ничек язылган? Ни өчен?

  • - Ә Алмаз үзе спорт белән дусмы?
  • - Шулай дәвам итсә, ул  сәламәт булып үсәрме?
  • -Сез ничек уйлыйсыз, ул хатасын төзәтә аламы?
  • - Бу шигыре белән автор нәрсә әйтергә тели?

   - Ә хәзер 23 нче биттәге 6 нчы сорауга игътибар итик әле.

   - Сез  сыйфатлар, геройның эш-гамәлләрен күрсәтүче  сүзләр, сүзтезмәләр ярдәмендә Тимершага бәя биргән идегез. Сезгә хәзер нәрсә эшләргә кирәк була?

-Ничек уйлыйсыз, бу геройлардан үрнәк алып буламы?

Физкультминут.

  • Ә хәзер басабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Ял итеп алыйк.
  1. Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка астында  бер укучы физик күнегүләр ясый, калганнар  кабатлыйлар.
  2. Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча ашыкмыйча гына йөриләр. Музыка туктатыла, укучылар укытучының соравын игътибар белән тыңлый, кычкырмыйча сорауга җавап бирерлек санны барлыкка китерәләр – төркемләп басалар. МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы “музыка яңгыраганда боталалар”, “музыка туктагач (селкенмичә) торалар”, “төркемнәргә берләшәләр”)
  • шигырьнең исеме ничә сүздән тора? (өчәрләп басалар)
  • һәр строфа ничә юлдан тора?(дүртешәрләп басалар)
  •  ничә герой катнаша?(берәмләп басалар)
  • Сыйныфта ничә укучы бар? (барысы бергә җыелалар)

Рәхмәт! Урыннарыгызга утырыгыз.

Дәреслекнең 21 нче  битен ачалар.

-слайдтагы сүзләрне укыйлар

-(ТАЙМ РАУНД РОБИН структурасын кулланып, укучылар 1 минут эчендә сүзләрдән сүзтезмәләр, аннары җөмләләр төзеп бер-берсенә әйтәләр. Иң матур дип тапкан җөмләне һәр пардан берсе әйтә).

Укучылар пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.

Укучыларның җаваплары тыңлана

1 укучы укый.

-Алмазга да бәя бирергә кирәк була.

Укучылар  төркемнәрдә эшлиләр, ике геройны чагыштыралар (аермалы һәм охшаш якларын табалар)

Үзбәя

“5” ле – мин сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирдем.

“4” ле – мин сорауларга тулы  итеп җавап бирдем, ләкин 1-2 урында хата җибәрдем.

ТБУУГ: шигырьне аңлап уку, эчтәлекне сөйләү, геройны бәяләү, чагыштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:        

яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру

Стенд (хоккей сыйныфы, аларның уңышлары)

Слайд № 7 (мәкальләр)    

1. Сез үзегез нинди спорт төрләрен беләсез? Төркемнәрдә эшлибез. 1 нче санлы укучы яза башлый, калганнар дәвам итә.

-Ә хәзер 2 нче өстәлдәге  1 нче санлы укучы укый, калганнар игътибар белән тыңлыйлар.

2. Син үзең кайсы спорт төре белән шөгыльләнәсең? Нинди ярышларда катнаштың?

 3. Укучылар, безнең мәктәптә кайсы спорт төре белән шөгыльләнүче сыйныфлар бар? Сез кемнәрне беләсез? (стенд күрсәтелә). Стендта безнең Әдилнең дусты да бар икән. Ул безгә аның уңышлары турында сөйләп китәргә тели.

4. Безнең районыбызда спортка зур игътибар бирелә.

 Универсиадада катнашып чемпион исемен яулаган  Нәфис Миңнебаев Биектау авылында яши. Ул – Раниянең күршесе. Рания бик теләп аның турында сөйләргә риза булды.

-Ничек уйлыйсыз, ни өчен  илебездә спортка зур игътибар бирелә?

-Нинди нәтиҗәгә килдегез?

-Укучылар, ә хәзер мәкальләрне укып, аларны  аңлатып китик.

Раунд Тейбл структурасын кулланып, 1 мин. эчендә сорауга чиратлап җавап язалар(команда)

-укучы укый

-әйтелмичә каган спорт төрләрен әйтәләр

 

укучы чыгышы (презентация)

мәкальләрне уку, аңлату,  дәфтәргә язу

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә материал куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Слайд № 8

  • -Дәрес сезгә ошадымы?
  • -Аеруча  нәрсә кызыклы булды?

  • -Нинди яңалык белдегез?

  • Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

 

-Үзбәя

“5”ле – дәрестә үтелгәннәрне бик яхшы аңладым, иптәшләремә дә ярдәм итә алам.

“4”- дәрес материалын яхшы аңладым.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Слайд № 9

Сыйныфтан тыш укуга хәзерләнергә

1)Р.Миңнуллин,Ш.Галиевнең үзегезгә ошаган бер шигырен ятларга;

2)үзегез укыган бер шигырьгә рәсем ясарга;

3)Р.Миңнуллин,Ш.Галиев шигырьләрен укырга.

Йомгаклау.

Кулланылган әдәбият.

  1. ”Мәгариф” №11, 2014 ел. Татар теле дәресләрендә мультимедиалы проектор.  Фәрит Вафин.

  1. ”Мәгариф” №11, 2014 ел. Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр. Рима Камаева.

Өстәлмәләр.

  1. Презентация спорт.
  2. Презентация Нәфис Миңнебаев.

     3.  Кроссворд.

       

У

н

и

в

е

р

с

и

а

д

а

О

л

и

м

п

и

я

ф

у

т

б

о

л

б

а

р

с

Б

и

е

к

т

а

у


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Әдәпле һәм игътибарлы бул! Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт! Иптәшләреңне хөрмәт ит! Башкаларны бүлдермә!

Слайд 3

1 . 2013 нче елда Казанда булган зур вакыйга. 2. 2014 нче елда Сочида үткәрелгән уеннар. 3. Универсидада үткәрелгән спорт төре. 4. Универсиаданың талисманы. 5. Безнең мәктәп укучылары уйный торган хоккей командасының исеме.

Слайд 4

Мавыга – кызыксына Зыян – зарар Хәлдән тая – бик нык арый Чыныктыра – ныгыта (закаляет)

Слайд 5

Юмор – үзара сөйләшкәндә, матур әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә мәзәк итеп, дусларча тәнкыйтьләп көлү күренеше.

Слайд 6

– мин сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирдем. – мин сорауларга тулы итеп җавап бирдем, ләкин 1-2 урында хата җибәрдем.

Слайд 7

С әламәтлек – зур байлык. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Слайд 8

– дәрестә үтелгәннәрне бик яхшы аңладым, иптәшләремә дә ярдәм итә алам. - дәрес материалын яхшы аңладым.

Слайд 9

Өй эше 1)Р.Миңнуллин, Ш.Галиевнең үзегезгә ошаган бер шигырен ятларга; 2)Үзегез укыган бер шигырьгә рәсем ясарга; 3)Р.Миңнуллин, Ш.Галиев шигырьләрен укырга.

Слайд 10

Дәрес тәмам. Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...