Технологик карта
план-конспект урока на тему

Технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta.docx27.81 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

Cыйныф: 4 нче сыйныфның татар төркеме

Тема

Зат алмашлыкларын кабатлау

Максат

1)Дидактик – алмашлыклар турында белгәннәрне системага салып  гомумиләштерү.

2) Үстереш – гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү, балаларның бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәсен,  төркемнәрдә бер – берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү; фикерләү сәләтләрен  үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү.

3) Тәрбияви – туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек тәрбияләү. 

Планлаштырылган нәтиҗә

Алмашлыклар турында белгәннәрне системага салып,  гомумиләштереп үзләштерү.

Төп төшенчәләр

Алмашлыклар, зат алмашлыклары, берлек һәм күплек сан

Предметара бәйләнеш

Татар  әдәбияты, музыка, әйләнә тирә - дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар

1.  Компьютер, презентация, экран, кроссворд табышмаклар белән, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары, хат, тукталыш исемнәре язылган карточкалар.

 

Укытучы:   Э. И. Гыйльметдинова

Дәрес  тибы:  Үткән дәресләрдә өйрәнгән белемнәрне ныгыту.


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

  • - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

- Урман патшалыгыннан хат килә.Шүрәле безгә кроссворд алып килә, (табышмакларны чишү).

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

 -Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укучылар кроссворд чишәләр.

Уку мәсьәләсен чишү.

Балаларның җаваплары.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Исемнәрнең алмашлыклар белән алышынып килүе.

Укучылар өчен максат:

алмашлыкларны табып, аларны исемнәр белән алыштырып, нинди санда, килешен билгеләү.

  • Бу алмашлыкларны нәрсә берләштерә?
  • -Без нинди сүз төркеме өйрәндек?
  • Алар нәрсә белән төрләнделәр?
  • Димәк, бүгенге дәрестә сез, нинди уку мәсьәләсе чиштегез?

-Алар килеш белән төрләнгән.

-Алмашлыклар сан һәм килеш белән төрләнделәр.

-Алмашлыклар турында кабатлыйбыз, белемнәрне ныгытабыз.

 Үзбәя .

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Күзләр өчен күнегүләр эшләү.

 Белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 Белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат:  белемнәрне дәреслек һәм картачкалар кулланып камилләштерү

Дәреслек белән эш.

1.226 нчы күнегү.

Хат язу.

2. Карточка буенча эш.

  Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, күчереп язу;

Дәфтәрләргә дәреслек үрнәгендә хат язалар,аны укып күрсәтәләр.

Үзбәя.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Ял минуты

Модельләштерү.Нәтиҗә ясау.

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

1. Алмашлыкларга, үзегез нәтиҗә ясап, модельләштереп карагыз.

2.Саескан схема алып килә.

  -Модельнең шапкасы ничек атала?

  -Алмашлыклар дип нәрсә атала?

  -Җөмләдәге функциясе нинди?

  - Текстта ни өчен кулланыла?  

Үзләре модельләштерәләр.

- Алмашлыклар.

- Төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә торган сүз төркеме.

-Ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл булып килә ала.

-Кабатлаулар булмасын өчен.

Үзбәя.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә алмашлыкларны дөрес куллану.

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Рефлексия.

1.Тест

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше.Өч дәрәҗәдә бирелә.

Балаларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...

3нче сыйныф.Әдәби уку.Технологик карта.

Уку  предметы:   әдәби уку  Сыйныф: 3Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит  кызыУМК : автор Хәйдәрова  Р.З.Дәреснең  темасы:Ш.Галиев. «Кунаклар» шигыреДәреснең  тибы: я...