Гильмутдинова Эльвира Ивановна

Учитель татарского языка и литературы

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: использование современных технологий

Увлечения: чтение художественой литературы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Нижнекамск

Место работы: МБОУ "СОШ №1" НМР РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gilmutdinova-elvira-ivanovna
Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан! (М.Җәлил)

О себе

         Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Укытучы - сабый балага хәреф танытучы да, үсеп җитеп тормышка аяк басканда һәм дә аның ваклыклары арасында югалмасын өчен юл күрсәтүче дә ул. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз - үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Мин кечкенәдән  ук укытучы булырга хыяллана идем. Ул хыялым балаларны артык яратуым, аларга белем бирәсе килүдән чынга ашты. Күңелемдә укытучы булу теләге мине Түбән Кама педагогик училещесына, соңыннан Алабуга педагогия институтына алып килде. Язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мәктәп- иң гаҗәп ил. Анда бер көн икенчесенә охшаш түгел. Һәр мизгел - нидәндер яңалык эзләү. Һәр укучы - киләчәк төзүче. Шулай булгач, бу илнең бөтен вәкилләре дә киләчәк өчен җаваплы. Монда һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, тирә - яктагыларга кызыксынырлык булсын өчен, тирә - юньдәгеләргә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен...ашыгырга кирәк. Төп максатым - балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләрне ихтирам тәрбияләү, ана теле белән горурлану хисе уяту.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Ф. Яруллин әсәрләре.

Мой взгляд на мир

"...Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ кебек төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага кутәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".

Ф.Яруллин.

Мои достижения

Видеоурок татарский язык, 4 класс    https://cloud.mail.ru/public/A8JM/7uNaRgWcK

 

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы