Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау
план-конспект урока на тему

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utkru_vakyty.docx27.92 КБ

Предварительный просмотр:

МББУ  Максимов Н.М. исемендәге «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 1 нче мәктәп»

Тема: Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау.

 (4А  сыйныфы,  татар төркеме)

                                                           Татар теле һәм әдәбияты

 укытучысы: Гыйльметдинова Э.И.

Түбән Кама шәһәре

2014-2015 нче уку елы

Үткәрү вакыты: 20.02 2015

Сыйныф:

Тема:  Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау.

Максат: 1. Дидактик - хикәя фигыль турында белгәннәрне  системага  салып гомумиләштерү.

                 2. Үстереш – укучыларның орфографик һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

                3. Тәрбияви – туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек  дикъкатлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьютер, презентация, кроссворд, индивидаль  биремле карточкалар, тест сораулары, тукталыш исемнәре язылган карточкалар.

Метод һәм алымнар.

Әңгәмә, тест сораулары җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль биремне үтәү.

Дәрес барышы.

  1.  Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы.
  1. Психологик уңай халәт булдыру.
  • Хәерле иртә,укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? Әйдәгез әле, бер – беребезгә яңа көн белән котлыйк һәм бер –беребезгә елмаеп карыйк.
  • Утырыгыз, укучылар.
  1. Уку мәсьәләсен кую.

1) -Дәреснең темасын белү өчен, безгә кроссворд чишәргә кирәк булыр.

1. Хәрефләрнең билгеле бер тәртибе нәрсә дип атала? (алфавит)

2. Алтыдан соң килгән сан. (җиде)

3. Өч кат тун кигән.-

    Кем салдырса, шул җылый. (суган)

4. Барысын да ашатам, ә үземнең авызым юк. (кашык)

5. Бу эчкелтем җимешне чәйгә салып эчәләр.

6. Кышның соңгы ае. (февраль)

-Горизонталь буенча нинди сүз килеп чыкты? (Фигыль)

- Димәк, без алга таба нинди теманы үзләштерүне дәвам итәбез? (Фигыль)

Хәзер, мин сезгә  таблицалар бирәм,ә сез фигыль турында алган белемнәрегезне кулланып таблицаны тутырырсыз.

Сораулар

1.

Фигыль нәрсәне белдерә?

2.

Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

3.

Фигыль нәрсә белән төрләнә?

4.

Фигыль нинди формалары була?

5.

Фигыльнең юклык кушымчаларын яз.

2) Эш  дәфтәрләренә  бүгенге числоны  язу;

     Матур язу  минуты.

( тактада  түбәндәге  мәкаль  язып  куелган)                                    Атаң  улы  гына  булма,  Ватан  улы  да  бул.

- мәкальне  үрнәк  уку;

-балалар  хор  белән  укыйлар;

- мәкальне   укучылар  аңлата;

Әңгәмә  уздыру.

-Ни  өчен  Ватан  улы  да  булырга  кирәк?    (укытучы  сорый)

Укучылар  җавабы:

-Чөнки   без  булачак  солдатлар. Ә  солдатның  изге  бурычы- Ватанны,  илне  саклау.

-Әйе, укучылар,  бик  дөрес  әйттегез. Хәзер  шушы мәкальне   матур  һәм  дөрес  итеп  дәфтәрегезгә   язып  куегыз.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

 а)   -Укучылар, хәзер   без сүзләр  дөньясына  сәяхәткә  чыгарбыз. Сәяхәткә  чыгу  өчен  безгә бу  рәсемнәр  буенча  хәрәкәтне, эшне

белдергән  сүзләр  әйтергә  кирәк.

-Без  нинди  сүзләр  әйттек?

-Алар  нинди  сорауларга  җавап  бирәләр?

-Димәк, нинди  сүзләрне  кабатларбыз?

-Фигыльләрне.

-Әйдәгез, фигыльнең  билгеләмәсен  искә  төшерәбез.

(Укучылар  билгеләмәне  әйтәләр; таблица  буенча  да  укып  китәбез).

-Укучылар,  бүген  сәяхәттә  түбәндәге  тукталышлар   булыр:

     1)  «Мәкальләр  аланы».

     2)  «Барлык  һәм  юклык».

     3)  «Заманнар».

  1. «Зат – сан белән төрләнеш».

- Беренче  тукталышыбыз –   «Мәкальләр  аланы».

Менә  бу мәкальләрне  игътибар  белән  укып  карыйк   әле. Нинди  фигыльләр  җитми  икән?

- Эш   кешене  …,  ялкаулык  … .( төзәтә, боза)

-Сүзең  белән  … - эшең  белән … .(мактанма, мактан)

- Бүгенге  эшне  иртәгәгә … (калдырма)

- Беләге  юан   берне  … , белеме  юан  меңне  … .(егар)

- Без  капчыкта   … .(ятмый)

-Ялган  сөйләсәң - …,

Дөресен  сөйләсәң  … (тотылырсың,  котылырсың)

   (бу   мәкальләр  тактада  язылган  була; укучылар  фигыльләрне  рәт  буенча  тактага  чыгып   язалар)

-Икенче  тукталышыбыз – «Барлык  һәм  юклык».

- Алда  язган   мәкальләрдән   барлык  һәм  юклык  формасында  килгән  фигыльләрне  баганалап  язабыз. Бер  укучы  барлыкта , ә икенче  укучы  юклыкта  яза.      

 Барлык                                       Юклык

төзәтә                                          мактанма

боза                                             калдырма

мактан                                         ятмый

егар

тотылырсың

котылырсың

-Шулай  итеп, фигыльнең  юклык  формасы  ничек  ясала  һәм  нәрсә  белдерә?

- Фигыльнең  юклык   формасы эшнең  үтәлмәвен  белдерә  һәм     -ма, -мә;  -мый, -ми  кушымчалары  ярдәмендә  ясала.

Өченче  тукталышыбыз – «Заманнар».

-Фигыль   нинди  заманнарда  килә?

- Үткән, хәзерге, киләчәк.

-Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (Үткән заман хикәя фигыльләр сөйләгән вакытка кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерәләр)

- Хәзерге  заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?

- Киләчәк  заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?( Киләчәк  заман хикәя фигыль киләчәктә үтәләчәк яки үтәлмәячәк эшне белдерәләр.)

-Хәзер  мин  сезгә  таблицалар   таратам. Бирелгән   фигыльләрне   өч  заманда   язарга.

бара, килә

Үткән заман        

Хәзерге заман

Киләчәк заман

Дүртенче  тукталышыбыз – «Зат – сан белән төрләнеш».

-Фигыльләр нәрсә белән төрләнәләр?

  1. Бирелгән фигыльләрнең зат-сан кушымчаларын язарга.

Мин бара... .                               Безбара... .

Син бара ... .                               Сез бара ... .

Ул     бара                                   Алар бара ... .

  1. Дәреслекнең 89 биттәге 226 нчы күнегүне эшлибез. Фигыльләрне  таблицада күрсәтелгәнчә төрләндереп язарга. (Һәрбер укучыга аерым  сүз бирелә)

Укы,сөйлә, кайт, яшә,тор, кил, әйт, ю, көл, тара, кара.

  1.  -Ә  хәзер   бирелгән  фигыльләр  буенча  исемне  белдерүче  сүзләрне  табарга  кирәк.

   Оча, куна, сайрый, корт  чүпли, оя  ясый,  бала  чыгара  … (кош).

Чаба, кешни,  узыша,  йөк  ташый  … (ат).

Шуыша, чага, урала, ысылдый  …  (елан).

Йөзә, саклый,  ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).

  1. Хәзер дәрес барышында тутырган таблицаны тутырыйк.

Сораулар

1.

Фигыль нәрсәне белдерә?

2.

Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

3.

Фигыль нәрсә белән төрләнә?

4.

Фигыль нинди формалары була?

5.

Фигыльнең юклык кушымчаларын яз.

  1. Модельләштерү.

Предметның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләр

                            /  

Эш-хәрәкәт                      Нишли?

/

Эшләү

Йөрү

Очу

Йөзү

Үсү.

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Фигыль нәрсә белән төрләнә?

  1. Бәяләү.

     Белемнәренә, дәрестә  катнашканлыкларына   карап  билге  кую.

V. Өйгә  эш  бирү.

 89 бит 227 нче күнегү..

                           




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фигыль сүз төркемен кабатлау

Повторение темы глагол 4 класс...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен өйрәнү. 2 нче сыйныф, татар төркеме.

Татар теле атналыгында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты...

Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны г...

Фигыль сүз төркемен кабатлау(3 сыйныф)

  ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЛАРЫ: —ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ, АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ;—БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ;—ТЕЛГӘ, ТУГАН ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ, БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ ТЕЛӘГЕ БУЛДЫ...

Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны г...