Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест
рабочая программа (5 класс) по теме

Мирзаянова Лүзия Хабибяновна

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл test.docx16.85 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                           Тест  Фигыльләрне кабатлау                                                                                                                                                                                

А1.Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

А)эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен

ә)эш-хәрәкәтнең шартын

б)эш кушуны,боеруны

А2.Кайсы рәттә билгеле үткән заман хикәя фигыльләр  бирелгән?

А)кайта,барган.килгән

Ә)барды,очты,карады

Б)көлсә,уйлар,эшли

А3.Кайсы кушымчалар хәзерге заман хикәя фигыльнеке?

А)-ган\гән,-кан/-кән

Ә)-ар/-әр,-р

Б)-а/-ә,-ый/-и

А4.Фигыльнең барлык-юклык формасы нәрсәне белдерә?

А)эш-хәлнең һәрвакыт үтәлүен

ә) эш-хәлнең һәрвакыт үтәлмәвен

Б) эш-хәлнең  үтәлү-үтәлмәвен

А5.Килүе,кайтучы,китүче кайсы сүз төркеменә карый?

А)хәзерге заман сыйфат фигыль

Ә)исем

Б)сыйфат

А6.Хәл фигыльнең  ничә төре бар?

А)5                ә)4                      б)3

А7. Кайсы кушымчалар исем фигыльнеке

А)-у/-ү

Ә)-а/-ә

Б)-ый/-и

А8.Кайсы рәттә инфинитивлар бирелгән?

Ә)алып,караучы,калса

Б)ашарга,төзергә,әйтергә

А9.Хәзерге заман сыйфат фигыль ничә төрле була?

А)2                     Ә)3                                Б)4

А10.Сизәм,сизәсез,сизәләр сүзләре нәрсә белән төрләнгән?

А)сан белән  

Ә)тартым белән

Б)зат-сан белән

А11.Хикәя фигыльнең заманнары ничә?

А)3                        Ә)4                              Б)5

А12.Исем фигыль нинди җөмлә кисәге була?

А)Һәрвакыт тәмамлык

Ә)һәрвакыт ия

Б)төрле җөмлә кисәкләре

А13.Ничә затланышсыз фигыль төре бар?

А)5                           Ә)4                              Б)3

А14.Сөйләшегез сүзе нинди юнәлештә килгән?

А)уртаклык     Ә)төп        Б)кайтым

В1.Яп сүзен 5төрле юнәлешкә куеп языгыз

В2.Кагыйдәне дәвам итегез

Сөйләм моментыннан соң булачак яки булмаячак эш-хәлне белдерә торган фигыль...

С1.Алдыбызда ята кара икмәк,

Телем-телем итеп киселгән,

Өй эчләре шундый аңкып тора

Яңа пешкән икмәк исеннән!

Шигырьдәге төп фикерне үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фигыль сүз төркемен кабатлау

Повторение темы глагол 4 класс...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен өйрәнү. 2 нче сыйныф, татар төркеме.

Татар теле атналыгында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты...

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау...

Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны г...

Фигыль сүз төркемен кабатлау(3 сыйныф)

  ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЛАРЫ: —ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ, АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ;—БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ;—ТЕЛГӘ, ТУГАН ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ, БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ ТЕЛӘГЕ БУЛДЫ...

Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны г...