Эссе "Мин - укытучы"
статья на тему

Эссе "Мин - укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx14.55 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

 “Мин – укытучы”.

“Укытучы” дигән данлы исем

Бирелмидер ул һәр кешегә.

Җан җылысын бирү һәр балага

Була алмый һәрбер кешедә.

            Җан җылысын биреп һәр балага

Хезмәт итсә әгәр, эшендә,

Аклау белән яклау гадел булса,

Зур өметләр алса тормышка,

Бала күңеле җәрәхәтсез калса,

Зур куаныч алса чынлыкта –

Болар барда укытучы даны,

Укытучы була шундый да,

Укытучы бит ул – зур галим дә,

Төзүче дә, оста да маляр.

     Чыннан да, кеше бу дөньда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы – җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - сабый балага хәреф танытучы да, үсеп җитеп тормышка аяк басканда һәм дә аның ваклыклары арасында югалмасын өчен юл күрсәтүче дә ул. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз - үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Мин кечкенәдән  ук укытучы булырга хыяллана идем. Иптәш кызларым белән "укытучылы" уйнарга ярата идек. Дәресләрдә өйрәнгәннәрне өйгә  кайткач, күрше кызларына “укытам”: дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куям, яңа теманы “аңлата” идем. Бигрәк тә миңа дәфтәр тикшерүе ошый иде. Өйдә үзем генә булган чагында, җөмләләрне юри күп хаталы итеп яза идем дә, шуларны рәхәтләнеп тикшерә идем. Күңелемдә укытучы булу теләге мине Түбән Кама педагогик училещесына, соңыннан Алабуга педагогия университетына алып килде. Һәм уку дәверендә мин кечкенә сыйныфларга белем бирә башладым Язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мәктәп- иң гаҗәп ил. Анда бер көн икенчесенә охшаш түгел. Һәр мизгел - нидәндер яңалык эзләү. Һәр укучы - киләчәк төзүче. Шулай булгач, бу илнең бөтен вәкилләре дә киләчәк өчен җаваплы. Монда һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, тирә - яктагыларга кызыксынырлык булсын өчен, тирә - юньдәгеләргә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен...ашыгырга кирәк. Төп максатым - балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә,  гореф – гадәтләренә кызыксыну, бөек кешеләргә ихтирам тәрбияләү, ана теле белән горурлану хисе уяту.

Бүгенге уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып,  иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Шул максаттан укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам. Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү  алымнары да  белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра.  Мин укучыларыма әзер белем   генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм. Шуңа күрә дәреснең төрле формаларын: дәрес - сәяхәт, дәрес – бәйге,  дәрес – презентацияләр кулланам, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә омтылам. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне, тестларны, өй эшләрен төрле авырлыктагы биремнәр белән әзерләргә тырышам.

      Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Балаларның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Укытучы һөнәре – мәңгелек һөнәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Мин-укытучы"

Укытучы-иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе....

Эссе "Мин укытучы"

Эссе " Мин укытучы"...

Эссе "Мин - укытучы"

Эссе "Мин - укытучы"...

эссе мин укытучы

эссе мин укытучы...

Эссе "Мин - укытучы"

  ЭссеМин – укытучы...

Эссе. Мин – Укытучы!

Материал был представлен на районном этапе городского конкурса профессионального мастерства "Лучший учитель года - 2015"...